2 Ишмуил 19:1—43

  • Давыт Әбессәлам турында кайгыра (1—4)

  • Йоһаб Давытны шелтәли (5—8a)

  • Давыт Иерусалимга кайта (8ә—15)

  • Шимгый кичерү турында сорый (16—23)

  • Мәфибәшитнең гаепсезлеге раслана (24—30)

  • Барзилайга хөрмәт күрсәтелә (31—40)

  • Кабиләләр арасындагы бәхәс (41—43)

19  Йоһабка: «Патша елый, Әбессәла́м турында кайгыра»,— дип хәбәр иттеләр.+  Һәм җиңү* көне бөтен кеше өчен матәм көненә әйләнде, чөнки халык патшаның үз улы аркасында хәсрәткә батканын ишетте.  Ул көнне халык, сугыш кырыннан качып киткәнгә оятка калган кешедәй, сиздермичә генә шәһәргә кайта башлады.+  Ә патша, йөзен каплап, каты тавыш белән: «Улым Әбессәлам! Әбессәлам улым, улым минем!» — дип елый да елый иде.+  Ахыр чиктә Йоһа́б, патша йортына барып, аңа болай диде: «Бүген син үз җаныңны, улларыңны,+ кызларыңны,+ хатыннарыңны һәм җарияләреңне+ коткарган бөтен хезмәтчеләреңне оятлы иттең.  Син үзеңне нәфрәт итүчеләрне яратасың, ә сине яраткан кешеләрне нәфрәт итәсең. Бүген син башлыкларыңны һәм хезмәтчеләреңне санга сукмаганыңны күрсәттең. Бүген Әбессәлам генә исән калып, калганнарыбыз үлгән булса, синең өчен бу, һичшиксез, яхшырак булыр иде.  Хәзер тор да, чыгып, хезмәтчеләреңнең рухын күтәр,* югыйсә, Йәһвә белән ант итәм, бүген төнлә яныңда берәү дә калмаячак. Бу синең өчен яшь чагыңнан алып бүгенгә кадәр башыңнан узган бөтен бәлаләрдән дә яманрак булачак».  Шунда патша шәһәр капкасы янына чыгып утырды. Бөтен халыкка: «Патша капка янында утыра»,— дип игълан иттеләр, һәм барысы да патша алдына җыелды. Калган исраиллеләр* исә өйләренә качкан иде.+  Исраилнең бар кабиләләрендә бөтен халык үзара болай дип бәхәсләште: «Патша безне дошманнарыбыздан коткарды һәм филистилеләр кулыннан саклап калды,+ ә хәзер ул Әбессәлам аркасында бу җирдән качты.+ 10  Ә без патша итеп майлаган Әбессәлам+ сугышта вафат булды.+ Ник, алайса, патшаны кире кайтарыр өчен, сез бернәрсә дә эшләмисез?» 11  Аннары Давыт патша Сады́йк+ рухани белән Әбьятә́р+ руханига әйтте: «Яһүд+ өлкәннәренә болай диегез: „Бөтен Исраилдә йөргән сүз патшаның йортына кадәр иреште. Ник сезгә патшаны үз йортына иң соңгы булып кайтарырга? 12  Сез минем туганнарым, минем кан кардәшләрем* бит. Ник сезгә патшаны иң соңгы булып кайтарырга?“ 13  Ә Амасага+ болай диегез: „Син минем кан кардәшем* түгелме соң? Бүгеннән алып Йоһаб урынына гаскәрем башлыгы булмасаң, өстемә Аллаһы каргышы төшсен“».+ 14  Шулай итеп патша бөтен Яһүд кешеләренең күңелләрен үз ягына авыштырды, һәм аңа: «Син дә, хезмәтчеләрең дә кайтыгыз»,— дигән хәбәр җибәрделәр. 15  Патша кайтыр юлга чыкты һәм Үрдүнгә кадәр барып җитте. Ә Яһүд кешеләре, аны каршы алып Үрдүнне кичәргә булышыр өчен, Гилгәлгә+ килделәр. 16  Гайрә́ улы Шимгы́й+ да — Бахуримнан булган биньяминлы — Яһүд кешеләре белән бергә Давыт патшаны каршы алырга ашыкты, 17  аның белән 1 000 биньяминлы да бар иде. Шулай ук Шау́л йортыннан булган хезмәтче Сиба́+ да үзенең 15 улы һәм 20 хезмәтчесе белән патшадан алда тиз генә Үрдүнгә төште. 18  Ул,* патшаның йортындагыларны аръякка чыгарыр өчен һәм аның һәммә теләген үтәр өчен, елганы кичте. Гайрә улы Шимгый исә, патша Үрдүнне кичәргә торганда, аның алдына егылып, 19  болай диде: «Хуҗам патша мине гаепле дип тапмаса иде һәм хуҗам патша Иерусалимнан чыккан көнне хезмәтчеңнең аңа каршы кылган явызлыгын исенә төшермәсә иде.+ Патша моны йөрәгенә якын алмаса иде, 20  чөнки синең хезмәтчең гөнаһ кылганын үзе дә яхшы белә. Шуңа күрә, хуҗам патшаны каршы алырга дип, мин бөтен Йосыф йортыннан беренче булып төшеп җиттем дә». 21  Шулчак Сәруя́ улы+ Абиша́й:+ «Йәһвәнең майланганын каһәрләгәне өчен Шимгый үләргә тиеш»+,— диде. 22  Давыт исә болай дип әйтте: «Сезнең ни эшегез бар аңарда, Сәруя уллары?+ Миңа каршы эш итмәкче буласызмы әллә? Бүген Исраилдә беркем дә үләргә тиеш түгел. Мин бүген бөтен Исраи́л өстеннән кабат патша булдым түгелме?» 23  Аннары патша Шимгыйга: «Син үлмәячәксең»,— диеп, ант бирде.+ 24  Шаулның оныгы Мәфибәши́т+ тә патшаны каршы алырга килгән иде. Патшаның китүеннән алып исән-имин кайткан көненә кадәр ул аякларын юмый-нитми йөргән, мыек-сакалын кисмәгән һәм киемнәрен юмаган иде. 25  Ул Иерусалимга* патшаны каршы алырга килгәч, патша аңардан: «Мәфибәшит, нигә син минем белән бармадың?» — дип сорады. 26  Тегесе аңа болай дип җаваплады: «Хуҗам патша, хезмәтчем+ мине алдады. Аксак булганга,+ мин: „Ишәгемне иярләп, аңа утырыйм да патша белән барыйм“,— дигән идем. 27  Әмма ул патша алдында миңа яла якты.+ Ләкин хуҗам патша Аллаһының фәрештәсе шикелле, шуңа күрә ничек дөрес дип санасаң, шулай эшлә. 28  Хуҗам патша әтиемнең йортындагыларның һәммәсен дә үлемгә хөкем итә алыр иде. Шулай да син хезмәтчеңне үз табыныңнан ашаучылар арасына утырттың.+ Минем тагын патша алдында зарланырга хакым бармы соң?» 29  Әмма патша аңа: «Ярар, булды. Карарым шул: кыр-басуларны Сиба белән үзара бүлешегез»+,— дип әйтте. 30  Шунда Мәфибәшит патшага: «Бөтенесен дә үзенә алсын, иң мөһиме, хуҗам патша үзенең йортына исән-имин генә кайтты»,— дип җавап бирде. 31  Гиладлы Барзила́й+ да Рәгалимнән патшаны Үрдү́н елгасына кадәр озатырга килде. 32  Барзилай бик карт иде, аңа 80 яшь иде. Маханаимда яшәгәндә, ул патшаны ризык белән тәэмин итеп торды,+ чөнки бик бай иде. 33  Патша Барзилайга: «Әйдә минем белән. Иерусалимда минем белән бер табыннан ашарсың»,— диде.+ 34  Ләкин Барзилай патшага әйтте: «Иерусалимга барыр идем дә, әмма миңа яшәргә күп калмады шул. 35  Миңа инде 80 тулды.+ Мин инде яхшыны начардан аерырга да сәләтле түгел. Синең хезмәтчең ашаган ризыгының һәм эчкән эчемлегенең тәмен дә сизми бит. Җырчыларның — ир-атларның һәм хатын-кызларның — җырлаганнарын да колагым ишетми бит инде хәзер.+ Нигә миңа хуҗам патша өчен өстәмә йөк булырга? 36  Хезмәтчең патшаны Үрдүнгә кадәр озата алгач, шунысы да җитәр миңа. Нигә патшага мине шулай бүләкләргә? 37  Хезмәтчеңне өенә җибәрче. Минем үз шәһәремдә, әти-әниемнең кабере янында үләсем килә.+ Менә, минем Кимга́м исемле хезмәтчем бар.+ Ул хуҗам патша белән Үрдүнне кичсен, һәм аңа үзең яхшы дип санаганны кыл». 38  Моңа патша: «Ярар, Кимгам минем белән кичсен. Мин аңа син яхшы дип санаганны кылырмын. Ни сорасаң, шуны эшләрмен»,— дип җавап кайтарды. 39  Бөтен халык Үрдүнне кичә башлады. Елганы кичәр алдыннан патша Барзилайны үбеп,+ аңа хәер-фатихасын бирде. Аннары Барзилай өенә кайтып китте. 40  Патша Гилгә́л+ ягына кичеп чыкканда, Кимгам да аның белән чыкты. Бөтен Яһүд халкы һәм Исраил кешеләренең яртысы патшаны аръякка чыгардылар.+ 41  Аннары бөтен Исраил кешеләре патша янына килеп, аңа болай диде: «Нишләп кан кардәшләребез — Яһүд халкы — сине урлап алып китте һәм сине дә, йортыңдагыларны да, бөтен кешеләреңне дә Үрдүн елгасы аша кичерде?»+ 42  Һәм бөтен Яһүд кешеләре исраиллеләргә болай дип әйтте: «Чөнки патша безнең туганыбыз.+ Ник сезнең моңа ачуыгыз чыкты әле? Нәрсә, безне патша исәбенә ризык ашаган я безгә бүләк биргәннәр дип уйлыйсызмы?» 43  Әмма исраиллеләр Яһүд кешеләренә болай дип җавап кайтардылар: «Патшалыкта безнең ун өлешебез бар, шуңа күрә, Давытка килгәндә, безнең сезгә караганда хокукларыбыз күбрәк. Ник, алайса, безне кимсетеп эш иттегез? Без беренче булып патшаны китерергә тиеш түгел идекме?» Ләкин Яһүд кешеләре исраиллеләр белән сүз көрәштерүдә өстен чыкты.*

Искәрмәләр

Яки «котылу».
Сүзгә-сүз «күңеленә үтеп керерлек итеп сөйлә».
Ягъни Әбессәлам яклы булганнар.
Сүзгә-сүз «сөягем һәм тәнем».
Сүзгә-сүз «сөягем һәм тәнем».
Я, бәлки, «Алар».
Я, бәлки, «Иерусалимнан».
Яки «Яһүд кешеләренең әйткән сүзләре кырысрак иде».