2 Ишмуил 21:1—22
21 Давыт көннәрендә өч ел рәттән ачлык булды.+ Шунда Давыт бу турыда Йәһвәдән сорады, һәм Йәһвә аңа: «Шау́л гибонлыларны үлемгә дучар иткәнгә күрә, ул һәм аның йорты кан коюда гаепле»+,— дип әйтте.
2 Шулчак патша гибонлыларны+ чакыртып, алар белән сөйләште. (Гибонлылар исә исраиллеләр түгел, ә аморлыларның+ калдыгы иде. Исраиллеләр аларны юк итмәскә ант иткән иде,+ ләкин Шаул аларны кырып бетерергә теләде, чөнки ул Исраи́л белән Яһүдкә карата милли хис-тойгылар белән сугарылган иде.)
3 Давыт гибонлылардан: «Сез Йәһвәнең мирасын фатихаласын өчен, сезнең өчен нәрсә эшлим һәм гаепне ничек йолыйм?» — дип сорады.
4 Гибонлылар аңа: «Безгә Шаулдан һәм аның йортыннан көмеш тә, алтын да кирәк түгел.+ Шул ук вакыт безнең бер Исраил кешесен дә үтерергә хакыбыз юк»,— дип җавап бирделәр. Моңа Давыт: «Нәрсә әйтсәгез, шуны эшләрмен»,— диде.
5 Алар патшага болай диде: «Безне үтереп, бөтен Исраил җиреннән кырып бетермәкче булган кешенең+
6 җиде улын безнең кулыбызга тапшырсыннар. Без аларның үле гәүдәләрен Йәһвәнең сайланган+ патшасы Шаул Гибәсендә+ Йәһвә алдында асып куярбыз».+ Шунда патша: «Ярар, мин аларны сезгә тапшырырмын»,— диде.
7 Әмма Давыт һәм Шаулның улы Йонафа́н Йәһвә алдында бер-берсенә ант биргәнгә,+ Давыт патша Шаулның улы Йонафан улы Мәфибәшиткә+ мәрхәмәт күрсәтте.
8 Патша Ая́һ кызы Риспаның+ Шаулга табып биргән ике улы Әрмуни́ белән Мәфибәшитне һәм Шаул кызы Милхәләнең*+ микалалы Барзила́й улы Әдрәилгә+ табып биргән биш улын алып,
9 гибонлылар кулына тапшырды, һәм тегеләр аларның үле гәүдәләрен тау башында Йәһвә алдында асып куйдылар.+ Аларның җидесе дә бергә үлде. Аларны урак өсте вакытының беренче көннәрендә, арпа уру башланганда үтерделәр.
10 Аяһ кызы Риспа́+ матәм киеме алып, аны кыяга җәеп салды һәм урак өсте башланганнан алып күктән яңгыр коеп ява башлаганчыга кадәр шунда калды. Көндез ул кошларга мәетләр өстенә утырырга бирмәде, ә төнлә кыргый хайваннарны аларга якын китермәде.
11 Давытка Шаул җариясе Аяһ кызы Риспаның нәрсә эшләгәнен сөйләп бирделәр.
12 Шунда Давыт, барып, Ябе́ш-гила́д+ җитәкчеләреннән* Шаул белән улы Йонафанның сөякләрен алды. (Шаул Гилбуада үтерелгәннән соң, улы белән аның мәетләрен филистилеләр Бәйтша́н мәйданында асып куйганнар иде, ә Ябеш-гилад кешеләре мәетләрне шуннан урлап алып киткәннәр иде.)+
13 Ул аннан Шаул белән улы Йонафанның сөякләрен китерде. Шулай ук асып куелган кешеләрнең сөякләрен дә җыеп алдылар.+
14 Аннары Шаулның һәм улы Йонафанның сөякләрен, Биньями́н җирендәге Зила́+ шәһәренә илтеп, атасы Киш+ җирләнгән кабергә салдылар. Патша кушканнарның барысы да башкарылганнан соң, Аллаһы җир турындагы ялваруларны ишетте.+
15 Бер көнне филистилеләр белән Исраил арасында янә сугыш чыкты.+ Шунда Давыт һәм аның хезмәтчеләре, барып, филистилеләр белән сугышты, һәм Давыт арып хәлдән тайды.
16 Рефалылар+ токымыннан булган, кулына 300 шәкыл* авырлыктагы бакыр сөңге тоткан,+ яңа кылыч белән коралланган Ишбибәнү́т исемле берәү Давытны үтерергә ниятләде.
17 Шул вакытта Сәруя́ улы Абиша́й+ аңа ярдәмгә ашыкты+ һәм филистилегә һөҗүм итеп, аның үзен үтерде. Шунда Давытның кешеләре аңа: «Исраил яктырткычы сүнмәсен өчен,+ син бүтән безнең белән сугышка бармаячаксың!»+ — диделәр.
18 Аннан соң Гобта кабат филистилеләр белән сугыш башланды.+ Шул вакытта хушалы Сибха́й+ рефалылар+ токымыннан булган Сафины үтерде.
19 Гобта филистилеләр белән яңадан сугыш купты,+ һәм бәйтлеһемле Яриәрки́м улы Илхана́н гефлы Голиатны үтерде. Филистиленең сөңгесенең сабы күшә баганасы* кебек иде.+
20 Аннары Гефта сугыш чыкты. Анда гаять зур бер кеше бар иде. Аның һәр кулында һәм һәр аягында алтышар бармак иде — барлыгы 24 бармак. Ул да рефалылар токымыннан иде.+
21 Ул Исраилдән мыскыллап көлгәнгә,+ Давытның абыйсы Шимгыйның+ улы Йонафан аны үтерде.
22 Болар дүртесе дә Гефтагы рефалылар токымнары иде. Алар Давыт кулыннан һәм аның хезмәтчеләре кулыннан һәлак булдылар.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Мәйрәпнең».
^ Я, бәлки, «җир хуҗаларыннан».
^ Як. 3,42 кг. Ә14 кушымт. к.
^ Ягъни туку станогындагы вал.