2 Ишмуил 22:1—51
22 Давытның Йәһвә аны Шаулның+ һәм бөтен дошманнарының+ кулыннан коткарган көнне Йәһвәгә җырлаган җыры.+
2 Ул болай дип җырлады:
«Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам+ һәм мине коткаручы Аллаһым.+
3 Аллаһым — минем кыям,+ аңарда мин яклау табам.
Ул минем калканым,+ коткару мөгезем,* ныклы сыенычым,*+Качу урыным+ һәм коткаручым,+ җәбер-золымнан йолып алучым.
4 Мактауга лаек Йәһвәне чакырып,Дошманнарым кулыннан коткарылырмын.
5 Үлем дулкыннары миңа бөтен яктан китереп бәрде,+Юньсез адәмнәр, көтелмәгән су ташкыннары шикелле, мине тетрәтте.+
6 Кабер* богаулары мине уратып алды,+Үлем тозаклары белән йөзгә-йөз очраштым.+
7 Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым,+Аллаһыма аваз салдым.
Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте,Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште.+
8 Шунда җир дер селкенә, тетри башлады,+Күк нигезләре калтырап китте,+Алар дер селкенде, чөнки ул ярсыды.+
9 Аның борын тишекләреннән төтен чыкты,Авызыннан ялмап йотучы ут бөркелде,+Аңардан утлы күмерләр атылды.
10 Төшкәндә, ул күкләрне сыгылдырды,+Аягы астында дөм караңгылык иде.+
11 Ул керубим өстендә+ очып килде,Рухи затның*+ канатларында күренде.
12 Ышык урын итеп ул үзе тирәли караңгылыкны+ —Кара яңгыр болытларын урнаштырды.
13 Аның алдындагы яктылыктан утлы күмерләр дөрләп яна башлады.
14 Шунда Йәһвә күкләрне күкрәтте,+Аллаһы Тәгалә үз тавышын яңгыратты,+
15 Укларын атып,+ дошманнарымны таратып җибәрде,Яшен яшьнәтеп, аларны аптырашта калдырды.+
16 Йәһвәнең шелтәсеннән,Борын тишекләреннән чыккан көчле сулыштан+ диңгез төбе күренде,+Җирнең нигезләре ачылды.
17 Ул югарыдан кулын сузды,Мине тотып алып, тирән сулардан тартып чыгарды.+
18 Ул мине көчле дошманымнан,+Миннән көчлерәк булган күралмаучылардан коткарды.
19 Хәсрәт кичергән көнемдә алар миңа каршы чыкты,+Ләкин Йәһвә миңа таяныч булды.
20 Ул мине куркынычсыз урынга* алып чыкты,+Коткарды, чөнки мине хуш күрде.+
21 Йәһвә мине тәкъвалыгыма карап бүләкли,+Кулларымның сафлыгына карап әҗерен бирә.+
22 Чөнки мин Йәһвә юлларыннан йөрдем,Аллаһымны калдырып, явызлык кылмадым.
23 Аның бөтен хөкемнәре+ минем алдымда,
Мин аның кагыйдәләреннән тайпылмам.+
24 Мин аның алдында саф булып калырмын,+Үземне гаеп эштән саклармын.+
25 Йәһвә үзе алдында тәкъва булуыма,+Саф булуыма карап әҗерен бирсен миңа.+
26 Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+Намуслылыгында нык торган кешегә намуслы* буласың,+
27 Риясыз кешегә син риясыз мөгамәлә күрсәтәсең,+Ә мәкерле кешене син ахмакка калдырасың.*+
28 Син басынкыларны коткарасың,+
Ә тәкәбберләрне күреп, кире кагасың; син аларны түбәнсетәсең.+
29 И Йәһвә, син яктырткычым минем.+
Тирә-ягымдагы караңгылыкны Йәһвә яктылыкка әйләндерә.+
30 Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+
31 Хак Аллаһының юлы камил.+
Йәһвәнең сүзе саф.*+
Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+
32 Йәһвәдән башка Аллаһы бармы соң?+
Ходаебыздан башка кем кыя?+
33 Аллаһы — ныклы ныгытмам минем,+Ул юлымны камил итә.+
34 Ул аякларымны боланныкыдай җитез итә,Мине биек урыннарга куя.+
35 Ул кулларымны сугыш алып барырга өйрәтә,Кулларым бакыр җәяне бөгә ала.
36 Син мине калканың белән яклыйсың,Басынкылыгың мине бөек итә.+
37 Атлап барган сукмагымны син киңәйтәсең.
Аякларым һич таймас.+
38 Мин дошманнарымны куып җитеп, юкка чыгарырмын,Алар җир йөзеннән юк ителмичә, кире кайтмам.
39 Мин аларны тар-мар итәрмен, юк итәрмен; алар инде аякка баса алмас,+Алар минем аяк астымда булыр.
40 Син мине сугышка көч белән коралландырырсың,+Дошманнарымны аяк алдыма егып салырсың.+
41 Син дошманнарымны чигенергә* мәҗбүр итәрсең,+Һәм мин күралмаучыларымны тынсыз итәрмен.+
42 Алар ярдәм сорап кычкыра, ләкин аларны коткаручы берәү дә юк,Алар хәтта Йәһвәгә ялвара, әмма ул җавап бирми.+
43 Мин аларны тузан итәрмен,Аларны төеп ваклармын да урам пычрагын таптагандай таптармын.
44 Син мине халкымның гаепләүләреннән коткарырсың,+Халыклар өстеннән башлык итәр өчен, мине сакларсың.+
Мин белмәгән халык миңа хезмәт итәр.+
45 Чит ил кешеләре минем алдыма калтырап-куркып килер,+Минем хакта ишеткәннәре аларны миңа күндәм итәр.*
46 Чит ил кешеләре кыюлыгын җуяр,*Алар үз ныгытмаларыннан чыгып, калтырап килер.
47 Йәһвә — тере Аллаһы! Минем Кыям данлансын!+
Аллаһым — мине коткаручы кыям — югарылансын.+
48 Аллаһы минем өчен үч ала,+Халыкларны миңа буйсындыра,+
49 Ул мине дошманнарымнан коткара.
И Ходаем, миңа һөҗүм иткәннәрдән син мине югары күтәрәсең,+Мине мәрхәмәтсез бәндәдән саклыйсың.+
50 Шул сәбәпле мин сиңа, и Йәһвә, халыклар арасында рәхмәт әйтермен,+Исемеңә мәдхияләр җырлармын:*+
51 Ул, бөек эшләр башкарып, үзе сайлаган патшаны коткара,*+Ул үзенең майланганына — Давытка һәм аның токымына*Тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтә».+
Искәрмәләр
^ Яки «куркынычсыз биеклегем».
^ Яки «Җил».
^ Яки «иркен урынга».
^ Яки «Сафлыгында нык торган кешегә карата саф».
^ Я, бәлки, «Ә мәкерле кеше белән син ахмакларча эш итәсең», ягъни аның кылган эшләре мәкерлеләргә акылсыз булып күренә.
^ Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.
^ Яки «баш бөгәргә».
^ Сүзгә-сүз «Колакка ирешүгә, алар миңа күндәм булыр».
^ Яки «шиңеп төшәр».
^ Яки «көй уйнармын».
^ Яки «патшага бөек җиңүләр бирә».
^ Сүзгә-сүз «орлыгына».