2 Ишмуил 3:1—39

  • Давыт йортының көче үсә бара (1)

  • Давытның уллары (2—5)

  • Абинир Давыт ягына күчә (6—21)

  • Йоһаб Абинирны үтерә (22—30)

  • Давыт Абинир өчен матәм тота (31—39)

3  Шау́л йорты белән Давыт йорты арасындагы сугыш озакка сузылды. Давытның көче үсә барса,+ Шаул йортының куәте кимегәннән-кимеде.+  Ул арада Хебрунда Давытның уллары туды:+ беренчесе — йәзриилле Әхинәдән+ туган Әмну́н,+  икенчесе — мәрхүм Набалның хатыны кармиллы Абигыядән+ туган Кила́б, өченчесе — Гашу́р патшасы Талмайның+ кызы Магахадан туган Әбессәла́м,+  дүртенчесе — Һаҗифәнең улы Адания́,+ бишенчесе — Абитәнең улы Шәфәта́й,  алтынчысы — Давытның хатыны Әгъләдән туган Итра́м. Болар Давытның Хебрунда туган уллары.  Шаул йорты белән Давыт йорты арасында сугыш барган арада, Шаул йортында Абинирның+ куәте артканнан-арта барды.  Шаулның Риспа́+ исемле җариясе бар иде. Ул Аяһның кызы иде. Бервакыт Ишбәши́т+ Абинирга: «Ник әле син әтиемнең җариясе белән якынлык кылдың?»+ — диде.  Шунда Абини́р, Ишбәшитнең сүзләренә ачуы чыгып, болай диде: «Мин сиңа Яһүднең юньсез этеме әллә? Бүгенгә кадәр мин әтиең Шаул йортына, аның туганнарына, дусларына тугры мәхәббәт күрсәтеп яшәдем һәм сине Давыт кулына тапшырмадым. Ә хәзер син мине хатын-кыз белән гөнаһ кылуда гаеплисеңме?  Әгәр мин Йәһвәнең Давытка биргән анты буенча эшләмәсәм, өстемә Аллаһы каргышы төшсен.+ 10  Аллаһы патшалыкны Шаул йортыннан тартып алырга һәм Давытның тәхетен Даннан алып Бәхи́р-шебага+ хәтле бөтен Исраи́л һәм Яһүд җирендә урнаштырырга ант иткән иде». 11  Тегесе, Абинирдан курыкканга, аңа бүтән бер сүз дә дәшә алмады.+ 12  Абинир шунда ук Давыт янына хәбәрчеләр җибәреп: «Бу җир кемнеке? — дип сорады.— Әйдә килешү төзик, һәм мин бөтен Исраилне синең якка авыштырыр өчен кулымнан килгәнне эшләрмен».+ 13  Моңа Давыт: «Ярый, әйдә килешү төзик. Ләкин бер шартым бар: миңа килгәндә, яныма Шаул кызы Милхәләне+ китермәсәң, күземә күренәсе булма»,— дип җавап бирде. 14  Шуннан соң Давыт Шаулның улы Ишбәшиткә+ хәбәрчеләр аша: «Миңа хатыным Милхәләне бир. Аны ярәшү өчен, мин 100 филистиленең сөннәт тиресе белән түләдем»+,— диде. 15  Шунда Ишбәшит Милхәләне ире Лаи́ш улы Палтыялдан+ алып килергә кушты. 16  Ире Палтыя́л елый-елый Милхәлә́ артыннан Бахуримга+ хәтле ияреп барды. Шунда Абинир аңа: «Бар, кайт»,— диде. Һәм тегесе кайтып китте. 17  Шул арада Абинир Исраил өлкәннәренә мондый хәбәр җибәрде: «Элегрәк сез Давытның үз өстегездән патшалык итүен теләгән идегез. 18  Хәзер исә эш итәргә вакыт, Йәһвә бит Давытка: „Хезмәтчем Давыт+ кулы белән халкым Исраилне филистилеләр һәм бөтен дошманнар кулыннан коткарырмын“,— дигән иде». 19  Аннары Абинир Биньями́н халкы+ белән сөйләште. Ул шулай ук Давыт белән Хебрунда икәүдән-икәү сөйләшеп, аңа Исраил белән бөтен Биньямин йортының нәрсә эшләргә ризалашканы хакында әйтеп бирде. 20  Абинир үзенең 20 кешесе белән Хебрунга Давыт янына килгәч, Давыт алар өчен сый мәҗлесе оештырды. 21  Абинир Давытка: «Теләсәң, мин барам да бөтен Исраилне хуҗам патша янына җыям, һәм алар синең белән килешү төзер. Шулчак син җаның теләгәннең барысы белән идарә итәрсең»,— диде. Давыт Абинирны җибәрде, һәм тегесе исән-имин китеп барды. 22  Ә ул арада Давытның хезмәтчеләре һәм Йоһа́б бик зур табыш белән хәрби походтан кайтып төште. Абинир ул вакытта Хебрунда Давыт янында түгел иде, чөнки Давыт аны исән-имин генә үз юлы белән җибәргән иде. 23  Йоһаб+ үзенең бар гаскәре белән кайткач, аңа: «Патша янына Нәйи́р+ улы Абинир+ килгән иде. Ул аны җибәрде, һәм тегесе исән-имин үз юлы белән китеп барды»,— диделәр. 24  Шунда Йоһаб патша янына килеп, аңа болай дип әйтте: «Ник син алай эшләдең? Сиңа Абинир килгән иде бит! Нишләп аны исән-имин җибәрдең? 25  Нәйир улы Абинирны беләсең ич! Ул монда сине алдар өчен, һәр адымыңны, кылган һәр эшеңне белер өчен килгән иде». 26  Йоһаб, Давыт яныннан чыгып, Абинир артыннан хәбәрчеләр җибәрде, һәм алар Абинирны Сира́ сулыгыннан кире кайтардылар. Давыт исә бу хакта берни белми иде. 27  Абинир Хебрунга әйләнеп килгәч,+ Йоһаб аны, икәүдән-икәү генә сөйләшергә дигән булып, читкәрәк, капка эченә алып керде һәм шунда аны эченә кылыч чәнчеп үтерде.+ Моны ул Абинир бертуганы Асаилне үтергәне өчен эшләде.+ 28  Соңрак Давыт, бу турыда ишеткәч, болай диде: «Нәйир улы Абинирның каны түгелүдә+ мин үзем дә, патшалыгым да Йәһвә алдында һич тә гаепле түгел. 29  Бу гаеп Йоһабның үзендә+ һәм атасы йортындагыларның өстендә булсын. Йоһабның йорты эренле бүлендек агудан+ я махаудан интеккән+ ир-аттан, орчык әйләндерүче ир кешедән,* кылычтан үлгән я икмәк соранып утырган+ ир-аттан һич арынмасын!» 30  Шулай итеп, Йоһаб белән аның бертуганы Абиша́й+ Абинирны+ үтерделәр. Алар моны Гибо́н янындагы сугышта үзләренең бертуганы Асаилне һәлак иткәне өчен эшләделәр.+ 31  Аннары Давыт Йоһабка һәм аның кешеләренә: «Киемегезне ертып һәм матәм киеме киеп, Абинир турында кайгырып елагыз»,— диде. Давыт патша үзе Абинирның мәете* артыннан барды. 32  Абинирны Хебрунда җирләделәр. Патша Абинирның кабере янында бик каты елады, һәм бөтен халык та елады. 33  Патша Абинир турында җыр җырлап җибәрде: «Абинир акылсызлар үлеме белән үләргә тиеш идемени? 34  Синең кулларың богауланмаган,Аякларың зынҗырланмаган иде. Җинаятьчеләр* кулыннан үлгәндәй үлдең син».+ Шунда бөтен халык янә аның турында кайгырып елый башлады. 35  Ә соңрак, әле көндезге сәгатьләрдә, бөтен кеше Давыт янына килеп, аны юатыр өчен икмәк бирмәкче иде, ләкин Давыт: «Кояш батканчы икмәк ашасам я авызыма берәр нәрсә капсам, өстемә Аллаһы каргышы төшсен!»+ — дип ант итте. 36  Бөтен халык моны күреп, аның белән ризалашты. Патша ни генә эшләмәсен, халыкка барысы да ошый иде. 37  Шул көнне Давытның бөтен кешеләре һәм Исраил халкы патшаның Нәйир улы Абинирның үлемендә гаепле булмаганын аңлады.+ 38  Шунда патша үз хезмәтчеләренә әйтте: «Белегез, бүген Исраилдә түрә һәм бөек кеше вафат булды.+ 39  Үзем патша булсам да,+ бүген минем куәтем җитәрлек түгел. Ә бу Сәруя́ уллары+ шундый аяусыз.+ Йәһвә явызлык кылучыга явызлыгына карап кайтарсын».+

Искәрмәләр

Күрәсең, хатын-кызлар эшен башкарырга мәҗбүр булган гарип ир-ат турында сүз бара.
Яки «җеназа агачы».
Сүзгә-сүз «Тәкъвасызлык уллары».