2 Ишмуил 5:1—25

  • Давыт бөтен Исраил өстеннән патша була (1—5)

  • Иерусалим яулап алына (6—16)

    • Сион — Давыт Шәһәре (7)

  • Давыт филистилеләрне тар-мар итә (17—25)

5  Вакыт узу белән Исраилнең бөтен кабиләләре, Давыт янына Хебрунга килеп,+ болай диделәр: «Без бит синең кан кардәшләрең.*+  Әле Шау́л безнең өстебездән идарә иткәндә, син Исраилне хәрби походларга алып бара торган идең,+ һәм Йәһвә сиңа: „Син халкым Исраилнең көтүчесе һәм җитәкчесе булырсың“+,— дигән иде».  Шуңа күрә Исраилнең бөтен өлкәннәре Хебрунга патша алдына килде, һәм Давыт патша алар белән Хебрунда Йәһвә хозурында килешү төзеде.+ Аннары алар аны Исраи́л өстеннән патша итеп майлады.+  Давыт 30 яшендә патша булып китте һәм 40 ел идарә итте.+  Ул Хебрунда Яһүд белән 7 ел да 6 ай, ә Иерусалимда+ бөтен Исраил һәм Яһүд белән 33 ел патшалык итте.  Көннәрнең берендә патша үз кешеләре белән Иерусалимга килеп, шул җирдә яшәгән йәвүслеләргә+ каршы чыкты. Алар исә: «Син монда беркайчан да керә алмассың! Хәтта сукырлар һәм аксаклар да сине куып чыгарыр»,— диеп, Давыттан мыскыллап көлде. Алар: «Юк, Давыт монда һич керә алмас»,— дип уйладылар.+  Шулай да Давыт Сио́н ныгытмасын яулап алды, һәм хәзер ул Давыт Шәһәре+ дип атала.  Давыт ул көнне: «Йәвүслеләргә һөҗүм иткән кеше, су туннеле аша үтеп, Давыт җаны нәфрәт иткән „сукырларны һәм аксакларны“ һәлак итсен»,— диде. Шуңа күрә: «Сукырлар һәм аксаклар беркайчан да йортка кермәячәк»,— дип әйтәләр дә.  Давыт шул ныгытмада яши башлады, һәм аны Давыт Шәһәре дип атадылар.* Давыт Милода*+ һәм шәһәрнең бүтән җирләрендә диварлар һәм корма-корылмалар төзергә кереште.+ 10  Давытның куәте үскәннән-үсә барды,+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы аның белән булды.+ 11  Тир патшасы Хира́м+ Давытка хәбәрчеләрен, шулай ук эрбет агачлары,+ балта осталары, ташчылар җибәрде, һәм алар Давытка сарай төзи башладылар.+ 12  Шунда Давыт Йәһвәнең Үз халкы Исраил хакына+ үзенең Исраилдәге тәхетен нык урнаштырганын+ һәм патшалыгын югары күтәргәнен+ аңлады. 13  Хебруннан Иерусалимга килгәч, Давыт үзенә тагын җарияләр+ һәм хатыннар алды, һәм аның алардан күп угыл-кызлары туды.+ 14  Менә аның Иерусалимда туган балалары: Шаммуа́, Шуба́б, Ната́н,+ Сөләйман,+ 15  Ибха́р, Илишуа́, Нәфи́къ, Йәфи́, 16  Илишама́, Илья́д һәм Әлфәли́т. 17  Давытны Исраил өстеннән патша итеп майлаганнарын+ ишетү белән, филистилеләр, җыелып, Давытны эзләргә чыктылар.+ Моның турында белгәч, Давыт яшерен урынга төште.+ 18  Шунда филистилеләр, килеп, рефалылар үзәне+ буйлап таралды. 19  Давыт Йәһвәдән: «Филистилеләргә каршы барыргамы? Син аларны минем кулыма тапшырырсыңмы?» — дип сорады.+ Йәһвә Давытка: «Бар, мин филистилеләрне синең кулыңа һичшиксез тапшырырмын»,— дип җавап бирде.+ 20  Шунда Давыт, Багалпәрәзимгә килеп, аларны тар-мар итте. Аннары ул: «Үзләренә юл ярып чыккан сулар шикелле, Йәһвә минем алдымда дошман сафларын бозды»+,— диде. Шуңа күрә шул урын Багалпәрәзи́м*+ дип атала. 21  Филистилеләр үзләренең потларын шунда калдырып качты, ә Давыт һәм аның кешеләре алардан арынды. 22  Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәненә+ килеп, үзән буйлап таралды. 23  Давыт Йәһвәдән сорагач, Ул аңа болай диде: «Туп-туры барма. Ә аларны арттан урап, баха́* куаклары арасыннан чыгып, һөҗүм ит. 24  Баха куаклары өстеннән аяк атлау тавышы ишеткәч, һич икеләнмичә эш ит, чөнки Йәһвә синнән алда барып, филистилеләр гаскәрен тар-мар итәчәк». 25  Шунда Давыт Йәһвә боерганча эш итте һәм филистилеләрне Гебәдән+ Газәргә+ кадәр кырып сала барды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сөягең һәм тәнең».
Я, бәлки, «атады».
Сүзгә-сүз «[җирне] тутыру». Күрәсең, ныгытма сыман корылма.
Мәгъ. «бәреп чыгулар хуҗасы».
Бу евр. сүзенең транслитерациясе, һәм аның мәгъ. төгәл билгеле түгел.