2 Ишмуил 6:1—23

  • Килешү сандыгы Иерусалимга китерелә (1—23)

    • Уза килешү сандыгына кагыла һәм үлә (6—8)

    • Милхәлә Давытны кимсетә (16, 20—23)

6  Һәм Давыт кабат Исраилнең иң яхшы гаскәриләрен — 30 000 ир-атны җыйды.  Аннары Давыт үзенең кешеләре белән, Аллаһының килешүе сандыгын алып килер өчен,+ Багали́-яһүдкә китте. (Кешеләр ул килешү сандыгы алдына керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы+ Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә+ исеме буенча ялвару өчен килеп йөри.)  Аллаһының килешүе сандыгын, калкулыкта урнашкан Абинада́б йортыннан алып китәр өчен,+ яңа арбага салдылар.+ Шул яңа арбаны Абинадаб уллары Уза́ белән Әхә́й алып барды.  Алар Аллаһының килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинадаб йортыннан алып, юлга чыкты; Әхәй килешү сандыгы алдыннан барды.  Ә Давыт һәм бөтен Исраи́л йорты, артыш агачыннан ясалган төрле уен коралларында, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап,+ шалтыравыклар,+ систрлар* һәм кимваллар+ кагып, Йәһвә алдында бәйрәм итеп барды.  Ләкин Наху́н ындырына җитәрәк үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, Аллаһының килешүе сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды.+  Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Аллаһы мондый башбаштаклык өчен+ аны һәлак итте.+ Шулай итеп Уза Аллаһының килешүе сандыгы янында үлде.  Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала.  Ул көнне Давыт Йәһвәдән куркып:+ «Ничек инде мин Йәһвәнең килешүе сандыгын үземә алып кайтыйм?» — диде.+ 10  Давыт Йәһвәнең килешүе сандыгын үзенә, Давыт Шәһәренә+ алып кайтырга теләмәде. Ул аны гефлы Оби́д-эдо́м йортына+ илтеп куйды. 11  Йәһвәнең килешүе сандыгы гефлы Обид-эдом йортында өч ай булды. Йәһвә Обид-эдомны һәм аның бар йортын фатихалап торды.+ 12  Бер көнне Давыт патшага: «Йәһвә Обид-эдом йортын һәм аның бар милкен Аллаһының килешүе сандыгы аркасында фатихалап тора»,— дип хәбәр иттеләр. Шунда Давыт, шатлана-шатлана, Аллаһының килешүе сандыгын Обид-эдом йортыннан Давыт Шәһәренә алып кайтырга китте.+ 13  Йәһвәнең килешүе сандыгын алып баручылар+ алты адым атлагач, Давыт бер баш үгез һәм бер баш көр мал корбан итеп китерде. 14  Давыт, җитен ефод киеп, Йәһвә алдында дәртләнеп биеп барды.+ 15  Давыт һәм бөтен Исраил йорты Йәһвәнең килешүе сандыгын+ шатлыклы авазлар белән+ һәм мөгез кычкыртып алып бардылар.+ 16  Йәһвәнең килешүе сандыгын Давыт Шәһәренә алып кергәндә, Шаулның кызы Милхәлә́+ тәрәзәдән карап тора иде. Давыт патшаның Йәһвә алдында сикереп биегәнен күргәч, ул аңа күңеленнән кимсетеп карый башлады.+ 17  Йәһвәнең килешүе сандыгын китергәч, аны Давыт корган чатыр эченә урнаштырдылар.+ Аннары Давыт Йәһвәгә яндыру корбаннары+ белән татулык корбаннары+ китерде.+ 18  Яндыру корбаннары белән татулык корбаннарын китереп бетергәч, Давыт халыкны Гаскәрләр Иясе Йәһвә исеме белән фатихалады. 19  Аннары ул күпсанлы Исраил халкына — һәр ир-атка һәм һәр хатын-кызга — һәммәсенә берәр боҗрасыман икмәк, тыгызлап ясалган финик көлчәсе һәм йөзем көлчәсе өләште. Шуннан соң барысы да үз өйләренә кайтып китте. 20  Давыт үз йортындагыларын фатихаларга кайткач, Шау́л кызы Милхәлә+ аны каршы алырга чыкты һәм: «Ай-яй, Исраил патшасы данын арттырып та карады инде! — диде.— Бүген, башсыз кешедәй, үз хезмәтчеләренең кол кызлары алдында ярым шәрә йөрде!»+ 21  Шунда Давыт Милхәләгә болай дип җавап бирде: «Мин Йәһвә алдында бәйрәм итеп бардым, ә Йәһвә үзенең халкы Исраил өстеннән җитәкче итеп әтиеңне һәм аның йортын түгел, ә мине билгеләде.+ Шуңа күрә мин Йәһвә алдында бәйрәм итәчәкмен, 22  мин үземне тагы да түбәнсетәчәкмен, хәтта үз күземдә ким-хур булырга әзермен, ә син әйткән кол кызлар мине данлаячак». 23  Шуңа күрә Шаул кызы Милхәләнең+ үлеменә кадәр балалары булмады.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «арасында».
Борынгы бәрмә уен коралы. Сүзлекне к.
Яки «Давыт күңелсезләнде».
Мәгъ. «Узага каршы купкан ачу».