2 Ишмуил 7:1—29
7 Давыт патша үзенең сараенда яши башлагач+ һәм Йәһвә аңа тирә-яктагы бар дошманнарыннан тынычлык биргәч,
2 патша Ната́н+ пәйгамбәргә: «Мин үзем эрбет агачыннан салынган йортта яшим,+ ә Аллаһының килешүе сандыгы чатырда тора»+,— диде.
3 Натан исә патшага: «Бар, күңелең теләгәнчә эшлә, чөнки Йәһвә синең белән»+,— дип җавап бирде.
4 Шул ук төнне Йәһвә Натанга болай диде:
5 «Хезмәтчем Давыт янына бар да болай диген: „Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Синме миңа яшәргә йорт төзерсең?+
6 Минем Исраи́л халкын Мисырдан алып чыкканнан бирле һичбер йортта яшәгәнем булмады,+ мин чатырда гына яшәдем.+
7 Исраиллеләр белән йөргән чакта халкым Исраилне кайгырту өчен үзем билгеләгән кабилә башлыкларының берәрсенә: „Ник миңа эрбет агачыннан йорт салмыйсыз?“ — диеп, бер генә сүз әйткәнем булдымы?“
8 Хезмәтчем Давытка болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый: „Син халкым Исраилнең җитәкчесе булсын өчен,+ мин сине сарык утарларыннан, көтү көткән җирләрдән алдым.+
9 Кая гына барсаң да, мин синең белән булырмын,+ синең алдыңда дошманнарыңны юк итәрмен,+ исемеңне җир йөзендәге олуг кешеләрнең исемедәй бөек итәрмен.+
10 Мин халкым Исраил өчен урын бүлеп бирермен, аларны шунда урнаштырырмын. Алар шунда яшәр һәм бүтән инде борчу-кайгы күрмәс. Явыз бәндәләр аларны моңарчы җәберләгән кебек җәберләмәс+
11 һәм Исраил өстеннән хакимнәр+ куелган көннәрдәге кебек җәфаламас. Мин сиңа бар дошманнарыңнан тынычлык бирермен.+
Йәһвәнең сүзләре буенча, Йәһвә шулай ук сиңа йорт торгызыр.*+
12 Гомерең ахыры җитеп,+ син ата-бабаларыңа кушылгач, мин синнән соң синең токымыңны* — улыңны патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын нык урнаштырырмын.+
13 Минем исемемә дан китерәчәк йортны ул төзиячәк,+ һәм мин аның патшалыгының тәхетен мәңгегә урнаштырырмын.+
14 Мин аңа ата булырмын, ә ул минем улым булыр.+ Ул дөрес булмаганны кылса, мин аны кеше таягы белән һәм адәм* улларының чыбыгы белән төзәтермен.+
15 Синең алдыңнан юк иткән Шаулны мин тугры мәхәббәтемнән аерган идем,+ ә улыңны тугры мәхәббәтемнән аермам.
16 Йортың һәм патшалыгың синең алдыңда мәңге торачак, тәхетең мәңгегә нык урнаштырылачак“».+
17 Натан бу сүзләрне һәм бу күренешне тулысынча Давытка сөйләп бирде.+
18 Шуннан соң Давыт патша Йәһвә хозурына килде дә, утырып, болай диде: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, кем соң мин шул хәтле һәм минем йортым нәрсә ул? Син минем хакыма шулкадәр күп эшләр кылдың!+
19 Әйтерсең лә бу аз, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә. Өстәвенә, син үз хезмәтчең йортының ерак киләчәге турында да сөйлисең, һәм бу, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, бар кешеләр өчен күрсәтмә* булып тора.
20 И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син мине шулкадәр яхшы беләсең!+ Хезмәтчең Давыт сиңа тагын нәрсә дип әйтә алсын инде?
21 Үз сүзең хакына һәм үз күңелеңә ярашлы итеп* син барлык шушы бөек эшләрне башкардың һәм аларны хезмәтчеңә ачып бирдең.+
22 Менә шуңа күрә син чыннан да бөек,+ и Аллаһы Тәгалә Йәһвә. Синдәй берәү дә юк,+ һәм синнән башка бүтән Аллаһы юк.+ Колакларыбыз ишеткәннең барысы да моны раслый.
23 Җир йөзендә халкың Исраил кебек халык бармы соң?!+ Син, Аллаһы, килеп, алар хакына бөек һәм курку-хөрмәт уята торган эшләр башкарып,+ исем казандың+ һәм аларны үз халкың итәр өчен йолып алдың.+ Мисырдан үзеңә йолып алган үз халкың хакына син халыкларны илаһлары белән бергә куып җибәрдең.
24 Син Исраилне дәверләргә үз халкың иттең.+ И Йәһвә, син аларның Аллаһысы булып киттең.+
25 Һәм хәзер, и Йәһвә Аллаһы, хезмәтчең һәм аның йорты турында әйткән вәгъдәңне тормышка ашыр, һәм ул дәверләр буе гамәлдә калсын. Барысын үз вәгъдәң буенча эшләче.+
26 Кешеләр: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраилнең Аллаһысы“,— дисеннәр өчен, исемең мәңгегә югарылансын+ һәм хезмәтчең Давыт йорты синең алдыңда нык торсын иде.+
27 Син, Исраил Аллаһысы, Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үз хезмәтчеңә: „Мин синең өчен йорт* торгызырмын“,— диеп, үз ниятеңне ачканга,+ хезмәтчең сиңа шушы догада мөрәҗәгать итәргә батырчылык итте.
28 И Ходай Тәгалә Йәһвә, син хак Аллаһы. Синең сүзләрең хак,+ һәм син үз хезмәтчеңә барлык шушы яхшылыкны кылырга вәгъдә иттең.
29 Шуңа күрә хезмәтчеңнең йортын фатихалау күңелеңә хуш килсен иде һәм хезмәтчеңнең йорты синең алдыңда мәңге торсын иде,+ чөнки син, и Ходай Тәгалә Йәһвә, вәгъдә иттең, һәм хезмәтчеңнең йорты синең фатихаң белән мәңгегә фатихалансын иде».+
Искәрмәләр
^ Яки «династия торгызыр».
^ Сүзгә-сүз «орлыгыңны».
^ Я, бәлки, «Адәм».
^ Яки «канун».
^ Яки «үз ихтыярың буенча».
^ Яки «династия».