Икенче көринтлеләргә 12:1—21

  • Паулның күренешләре (1—7а)

  • Паулны «чәнечке интектереп тора» (7ә—10)

  • «Атаклы» рәсүлләрдән ким түгел (11—13)

  • Паул көринтлеләр турында кайгырта (14—21)

12  Миңа мактанырга туры килә. Хәер, файдасы булмаса да, Хуҗабыз биргән илаһи күренешләр+ белән ачылышларга күчим.+  Мин Мәсих белән бердәмлектә торучы бер кешене беләм. Моннан 14 ел элек ул — тәндәме яки юкмы, белмим, Аллаһы белә — өченче күккә алынды.  Әйе, миңа андый кеше билгеле. Ул — тәндәме яки юкмы, белмим, Аллаһы белә —  оҗмахка алынды һәм сөйләп бирә алмаслык, әйтергә рөхсәт ителмәгән сүзләр ишетте.  Андый кеше белән мактанырмын, ә үзем белән мактанмам. Мактансам да, үз йомшак якларым белән генә мактанырмын.  Ә инде берәр мактанып аласым килсә, бу акылсызлык булмас, чөнки мин хакыйкатьне сөйләячәкмен. Әмма сез миннән күргәнгә яки ишеткәнгә генә нигезләнеп минем турында фикер йөртсен өчен, мактанудан тыелып торам.  Мин гаҗәеп ачылышлар алганга күрә, беркем дә минем турында артыгын уйламасын. Шуңа күрә, мин масаеп йөрмәсен өчен, тәнемне чәнечке интектереп тора.+ Ул, Шайтан фәрештәсе сыман, мин масаеп тормасын өчен, мине камчылап тора.  Шуңа күрә Раббыма, аны миннән алып куйсын дип, өч тапкыр ялвардым,  ләкин ул болай диде: «Сиңа күрсәткән юмарт игелегем җитәр, чөнки кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә».+ Шуңа күрә, Мәсих кодрәте мине чатыр кебек каплап торсын өчен, үз йомшак якларым белән шатланып мактаначакмын. 10  Шул сәбәпле Мәсих хакына йомшак яклар, хурлаулар, мохтаҗлыкта булу, эзәрлекләүләр һәм кыенлыклар мине шатландыра, чөнки мин көчсез вакытта көчле.+ 11  Мин акылсыз булып киттем. Сез мине моңа мәҗбүр иттегез. Сез бит мине яклап сөйләргә тиеш идегез, ә сез мине чүпкә дә санамыйсыз, шулай да мин «атаклы» рәсүлләрегездән бер ягым белән дә ким түгел.+ 12  Үземнең рәсүл булуымны мин сезгә зур чыдамлылык күрсәтеп,+ билгеләр, галәмәтләр һәм кодрәтле эшләр аша исбат иттем.+ 13  Сезне, башка җыелышлардан аермалы буларак, нәрсәдән мәхрүм иттем соң? Шул сезгә авыр йөк булмавым белән генә мәхрүм иткәнмендер инде.+ Бу гаебемне ихлас күңелдән кичерә күрегез. 14  Менә мин инде өченче тапкыр яныгызга килергә әзермен, шулай да сезгә авыр йөк булмам. Миңа бит милкегез түгел,+ ә сез үзегез кирәк, чөнки милекне балалар+ ата-аналарына түгел, ә гадәттә ата-аналар балаларына җыя. 15  Җаннарыгыз хакына үземне сарыф итәргә, тулысынча сарыф ителергә шат булырмын.+ Мин сезне шулкадәр яратам икән, сез дә мине шулай ук яратырга тиеш түгелме соң? 16  Һәрхәлдә, мин сезгә авыр йөк булмадым.+ Шулай да сез, мин «хәйләкәр» булганмын, сезне «алдау ятьмәсенә» тотканмын, дисез. 17  Әллә үзегезгә җибәрелгәннәрнең берәрсе аркылы сездән файдаландыммы? 18  Мин Ти́тусны яныгызга барырга күндердем һәм аның белән бергә бер кардәшне җибәрдем. Әллә Ти́тус сездән файдаландымы?+ Без бергә бер рухта, бер үк юлдан йөрдек түгелме? 19  Без сезнең алдыгызда акланабыз дип уйлыйсызмы әллә? Без, мәсихчеләр буларак, Аллаһы алдында сөйлибез. Әмма, кадерле кардәшләр, ни генә эшләсәк тә, һәммәсен сезне ныгытыр өчен башкарабыз. 20  Мин килгәч, сезнең тәртибегез минем өметемне акламас, ә минем карашым сезнең өметегезне акламас дип куркам. Арагызда тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, яла ягу, гайбәт сату, масаю һәм тәртипсезлек була күрмәсен. 21  Килгәч, Аллаһым сезнең алда мине хурлыкка калдырыр, һәм элек гөнаһ кылып йөргән, әмма кылган нәҗеслек, фәхешлек* һәм азгынлыкларыннан* тәүбә итмәгән күпләр аркасында миңа көенергә туры килер дип куркам.

Искәрмәләр

Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Яки «оятсыз тәртипләреннән». Гр. асе́лгейа. Сүзлекне к.