Икенче көринтлеләргә 4:1—18
4 Шуңа күрә без, үзебезгә күрсәтелгән мәрхәмәт аша шундый хезмәткә ия булганга, бирешмибез.
2 Без оятсыз яшерен эшләрне кире кагып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзенә бернәрсә катыштырмыйча,+ ә хакыйкатьне ачык белдереп, Аллаһы каршында һәр кешенең вөҗданы өчен яхшы үрнәк бирәбез.+
3 Игълан иткән яхшы хәбәребез бөркәнчек астына яшерелгән булса да, ул һәлак булучылардан,
4 имансызлардан яшерелгән. Бу дөнья төзелешенең* илаһы,+ аларга Аллаһының чагылышы+ — Мәсих турындагы данлыклы яхшы хәбәрнең яктылыгы сибелмәсен өчен,+ аларның акыл күзләрен сукырайткан.+
5 Без үзебез турында түгел, ә Гайсә Мәсих турында, аны Хуҗабыз дип танып, вәгазьлибез һәм Гайсә хакына үзебезне сезнең колларыгыз дип игълан итәбез.
6 Аллаһы үзе бит: «Караңгылыктан яктылык балкысын»+,— дигән һәм үзе турындагы данлыклы белем яктылыгы белән Мәсих йөзе ярдәмендә йөрәкләребезне яктырткан.+
7 Әмма без ия булган кодрәт — кеше көченнән өстенрәк кодрәт — безнеке түгел, ә Аллаһыныкы икәне ачык күренсен өчен,+ бу хәзинә+ балчык савытларда саклана.+
8 Безне һәр яктан каты кысрыкласалар да, почмакка китереп кысмадылар. Без аптырашта калсак та, котылгысыз хәлдә* түгел.+
9 Эзәрлекләнсәк тә, безне ташламадылар.+ Без бәреп төшерелсәк тә, һәлак булмыйбыз.+
10 Тәнебез газаплары аша Гайсә тормышы да ачык күренсен өчен, без һәрвакыт, аның сыман, үлем белән йөзгә-йөз очрашып торабыз.+
11 Фани тәнебез аша аның тормышы да ачык күренсен өчен, безгә, яшәүчеләргә, Гайсә хакына бертуктаусыз үлем янап тора.+
12 Шулай итеп, безгә үлем янау аша сез тормышка ия буласыз.
13 Иман рухы турында болай дип язылган: «Мин иман иттем, шуңа күрә сөйләдем»+. Без дә шул ук рухка ия, шуңа күрә иман итәбез, шуңа күрә сөйлибез һәм
14 шуны беләбез: Гайсәне үледән терелткән Аллаһы безне дә аны терелткән кебек үледән терелтеп, сезнең белән бергә аның алдына китереп бастырачак.+
15 Боларның һәммәсе дә сезнең хакка эшләнә һәм күбрәк кешеләрнең Аллаһыга рәхмәт укулары аша аның юмарт игелеге тагын да мулрак үссен өчен һәм бу аңа дан китерсен өчен башкарыла.+
16 Шуңа күрә без бирешмибез, һәм, тәнебез череп таркала барса да, эчке кешебез көннән-көн яңара бара.
17 Чөнки кичергән газапларыбыз, кыска вакытлы булса да һәм әллә ни авыр булмаса да, безгә артканнан-арта барган мәңгелек дан китерә,+
18 һәм без күренгән түгел, ә күренмәгән нәрсәләрне күздән ычкындырмыйча торабыз,+ чөнки күренгәне вакытлыча, ә күренмәгәне — мәңгелек.