Икенче көринтлеләргә 5:1—21

  • Күктәгесен кияргә омтылу (1—10)

  • Татулаштыру хезмәте (11—21)

    • Яңа зат (17)

    • Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр (20)

5  Безгә шул билгеле: җирдәге йортыбыз, шушы чатыр җимерелсә,+ Аллаһы безгә күкләрдә кеше кулы салмаган йорт,+ мәңгелек корылма бирәчәк.  Шушы йортыбызда яшәп, без чынында ыңгырашабыз һәм күктәгесен кияргә омтылабыз:+  аны кигәч, без ялангач булмаячакбыз.  Әйе, без, шул чатырдагылар, аны үзебездән салырга теләп түгел, ә башкасын кияргә теләп, кичергән авырлыклар аркасында ыңгырашабыз. Без фани тәнне мәңгелек тормыш алмаштырсын өчен,+ башкасын кияргә телибез.+  Андый тормышка безне Аллаһы әзерләде,+ ул, биреләчәк фатихаларга дәлил* итеп, үз рухын бирде.+  Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез һәм безгә шул билгеле: бу тәндә яшәгәндә, без Хуҗабыздан ерак торабыз.+  Без моны күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөргәнгә беләбез.  Без бер дә шикләнмибез һәм тәнебездә калуга караганда Хуҗабыз янына урнашуны яхшырак дип табабыз.+  Шуңа күрә без аның белән бергә торсак та, аңардан ерак булсак та, максатыбыз бер — аны сөендерү. 10  Һәрберебез бит Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килеп басарга тиеш, һәм һәркем тәндә булганда кылганнарына, алар яхшымы, яманмы икәненә карап тиешлесен алачак.+ 11  Шуңа күрә Хуҗабыздан куркып яшәргә кирәклеген танып, без кешеләрне инандырып өйрәтәбез, әмма Аллаһы безнең кем икәнебезне белә, һәм сезгә* дә кем булуыбыз билгеле дип өмет итәм. 12  Сезнең алдыгызда кабат мактанмыйбыз, киресенчә, сезгә үзебез белән мактанырга мөмкинлек бирәбез, моны күңелләрендәге белән түгел, ә тышкы күренешләре белән мактанучыларга җавап бирә алуыгыз өчен эшлибез.+ 13  Без акылдан шашкан булсак,+ бу Аллаһы өчен булды, ә инде аек фикерле икәнбез, бу — сезнең өчен. 14  Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора, чөнки без мондый нәтиҗәгә килдек: бер кеше барысы хакына үлгән,+ чөнки барысы инде үлгән булган. 15  Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел,+ ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән. 16  Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше карашыннан чыгып карамыйбыз.+ Хәтта кайчандыр Мәсихкә кеше карашыннан чыгып караган булсак та, хәзер инде алай карамыйбыз.+ 17  Шулай итеп, әгәр берәр кем Мәсих белән берләшкән икән, ул яңа зат итеп яратылган.+ Элеккегеләр үтеп китте. Менә! Яңалар барлыкка килде. 18  Ләкин боларның барысы — Аллаһыдан, ул безне Мәсих аша үзе белән татулаштырды+ һәм безгә татулаштыру хезмәтен тапшырды,+ 19  ягъни Аллаһы, кешеләрнең ялгышлыкларын гаепкә санамыйча,+ Мәсих аша үзе белән дөньяны татулаштырды+ һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып тапшырды.+ 20  Шуңа күрә без — Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр,+ һәм Аллаһы безнең аша кешеләрне чакыра. Мәсих исеменнән без: «Аллаһы белән татулашыгыз»,— дип үтенәбез. 21  Аллаһы гөнаһсыз Мәсихне,+ аның аша без Аллаһы каршында тәкъва булып китсен өчен,+ гөнаһларыбыз өчен гөнаһ йолу корбаны итте.

Искәрмәләр

Яки «беренче взнос (задаток); гарантия».
Сүзгә-сүз «вөҗданыгызга».