Икенче көринтлеләргә 6:1—18

  • Аллаһының юмарт игелегенең максатын онытмагыз (1, 2)

  • Паулның хезмәте (3—13)

  • Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез (14—18)

6  Аллаһы белән бергә хезмәт итеп,+ без сезне шуңа да өндибез: аның юмарт игелеген кабул итеп, моның максатын онытмагыз.+  Чөнки ул: «Сине фатихалау өчен уңайлы вакытта мин сине ишеттем һәм котылу көнендә мин сиңа ярдәм иттем»+,— ди. Менә! Хәзер фатихалау өчен аеруча уңай вакыт. Менә! Хәзер котылу көне.  Без, хезмәтебез кимчелексез булсын өчен, берәр кемнең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез.+  Киресенчә, һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотабыз:+ күп сынауларда, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкларда,+  кыйнап ташланганда, төрмәләрдә,+ чуалышларда чыдам булып калабыз. Без аның хезмәтчеләре булуыбызны шулай ук авыр эшләрдә, йокысыз төннәрдә, ач булганда,+  сафлыкта, белемдә, түземлелектә,+ игелек күрсәтүдә,+ изге рухта, эчкерсез мәхәббәттә,+  дөрес сүзләрдә, Аллаһы кодрәтендә,+ уң кулыбызга* һәм сул кулыбызга* тәкъвалык коралы алып,+  шулай ук дан һәм хурлык кичергәндә, яман һәм хуплаучы хәбәрләр таралганда күрсәтәбез. Безне алдакчылар дип исәпләсәләр дә, хак калабыз;  безне билгесезләр дип исәпләсәләр дә, таныйлар; үлемгә лаек дип санасалар да, без яшибез;+ җәзаласалар да, үлемгә тапшырылмыйбыз;+ 10  безне боектырсалар да, һәрвакыт сөенәбез; без ярлы, әмма күпләрне баетабыз; бернәрсәбез дә юк, әмма без һәрнәрсәгә ия — болар аша да без Аллаһы хезмәтчеләре булуыбызны күрсәтәбез.+ 11  Көринтлеләр, без сезнең белән ачыктан-ачык сөйләштек, йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган 12  һәм сезнең өчен һәрвакыт ачык кала,+ ә сез безнең өчен үз йөрәкләрегезне ябып куйдыгыз. 13  Үз балаларыма әйткәндәй әйтәм: сез дә йөрәгегезне киң итеп ачыгыз.+ 14  Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез.+ Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни бәйләнеше бар?+ Я яктылык белән караңгылыкның ни уртаклыгы бар?+ 15  Мәсих белән Вилиа́л* арасында нинди бердәмлек булсын?+ Я иман итүче белән иман итмәүче арасында нинди уртаклык булсын?+ 16  Аллаһы гыйбадәтханәсе белән потлар арасында нинди уртаклык булсын инде?+ Ә без — тере Аллаһы гыйбадәтханәсе.+ Аллаһы болай дигән: «Араларында яшәрмен+ һәм йөрермен, аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр».+ 17  «„Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә*,— нәҗес нәрсәгә кагылмагыз“;+ „һәм мин сезне кабул итәрмен“.+ 18  „Мин сезгә ата булырмын,+ ә сез улларым һәм кызларым булырсыз“+,— ди Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә».*

Искәрмәләр

Бәлки, һөҗүм итү өчен.
Бәлки, яклану өчен.
Бу сүз «юньсез» дигәнне аңлаткан евр. сүзеннән килә. Шайтанга карый.