Икенче Тимутигә 1:1—18

  • Сәламләү сүзләре (1, 2)

  • Паул Тимутинең иманы өчен Аллаһыга рәхмәтләр укый (3—5)

  • «Аллаһы биргән бүләкне учакны ялкынландыргандай ялкынландырып тор» (6—11)

  • Файдалы сүзләрне үрнәк итеп тот (12—14)

  • Паулның дошманнары һәм дуслары (15—18)

1  Шушы хатны мин, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучыларга бирелгән тормыш турындагы вәгъдәне игълан итәргә җибәрелгән,+ Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Пау́л,  яраткан улым Тимутигә+ язам. Сиңа күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Мәсих Гайсәдән юмарт игелек, шәфкать һәм иминлек булсын.  Мин, ата-бабаларым хезмәт иткән кебек, Аллаһыга саф вөҗдан белән изге хезмәт башкарам. Көне-төне ялварып дога кылганда, сине һәрвакыт искә алам һәм Аллаһыга рәхмәтләр укыйм.  Күз яшьләреңне искә төшергәндә, күңелем шатлык белән тулсын өчен, сине бик күрәсем килә.  Башта Лаисә́ әбиеңдә, аннары әниең Әүникәдә булган эчкерсез иманыңны хәтеремә төшереп торам һәм андый иман синдә әле дә бар дип ышанам.+  Шул сәбәптән исеңә төшерәм: кулларымны өстеңә кую аша Аллаһы үзеңә биргән бүләкне учакны ялкынландыргандай ялкынландырып тор.+  Аллаһы бит безгә курку рухын түгел,+ ә кодрәт,+ мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән.  Шуңа күрә Хуҗабыз турында шаһитлек бирүдән дә, һәм аның хакына тоткын булган миннән дә оялма,+ әмма, Аллаһы кодрәтенә таянып,+ яхшы хәбәр хакына үз өлешеңә тигән бәла-казаларны кичереп чык.+  Аллаһы безне коткарды, изгеләр булырга чакырды+ һәм моны безнең эшләребез өчен түгел, ә үз нияте аркасында һәм юмарт игелекле булганга башкарды.+ Бу юмарт игелек безгә Мәсих Гайсә аша бик күптән бирелгән, 10  ә хәзер ул Коткаручыбызның — Мәсих Гайсәнең килүе аша ап-ачык күренеп тора.+ Ул үлемне бетерде+ һәм яхшы хәбәр аркылы+ черемәс тормышны+ ачык билгеле итте.+ 11  Мин шул яхшы хәбәрне җиткерер өчен вәгазьче, рәсүл һәм өйрәтүче итеп билгеләп куелган да.+ 12  Шуңа күрә мин газап чигәм,+ әмма оялмыйм,+ чөнки үзем иман иткән Затны беләм һәм ышанам: мин аңа ышанып тапшырганны ул хөкем көненә кадәр саклый алачак.+ 13  Мин сиңа сөйләгән файдалы сүзләрне+ киләчәктә дә үрнәк итеп тот, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә булудан килүче иман белән мәхәббәт күрсәтеп яшә. 14  Үзеңә ышанып тапшырылган бу хәзинәне бездә яшәүче изге рух ярдәме белән сакла.+ 15  Үзеңә билгеле булганча, А́сиядәге бар кеше,+ шул исәптән Фигилу́с белән Һирмаги́н, миннән баш тарттылар. 16  Ә Онисифо́р гаиләсенә+ Раббы шәфкать күрсәтсен, чөнки ул миңа еш кына көч өстәп торды һәм төрмә чылбырларымнан оялмады. 17  Ул, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән һәм эзләп тапты. 18  Хөкем көнендә Раббы Йәһвә* аңа үз шәфкатен күрергә бирсен. Ә инде аның миңа Эфестә тырышып хезмәт итүе сиңа бик яхшы билгеле.

Искәрмәләр