Икенче Тимутигә 4:1—22

  • «Үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә» (1—5)

    • Сүзне ашкынып вәгазьлә (2)

  • «Мин данлы көрәш алып бардым» (6—8)

  • Шәхси үтенечләр (9—18)

  • Йомгаклау сүзләре (19—22)

4  Үз Патшалыгы ярдәмендә,+ үзенең ачык күренүе аша,+ тереләрне һәм үлеләрне+ хөкем итәчәк Мәсих Гайсә+ һәм Аллаһы алдында сиңа катгый боерам:  сүзне вәгазьлә,+ моны уңайлы вакытта да, авыр вакытта да ашкынып, кичектермичә башкар, фаш ит,+ шелтәлә, үгетләгәндә түземле һәм өйрәтүгә оста бул.+  Чөнки шундый заманнар килер ки, кешеләр файдалы тәгълиматны тыңламаслар,+ ә үз теләкләренә ияреп, колакларына ятышлы итеп* өйрәтүче укытучыларны үз яннарына җыярлар.+  Алар хакыйкатьне тыңлаудан баш тартырлар, уйдырмаларга колак салырлар.  Син исә бар яктан да аек фикерле бул, кыенлыкларда нык кал,+ яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар, үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә.+  Мин инде шәраб бүләгедәй агылам.+ Минем азат ителү+ вакытым якын.  Мин данлы көрәш алып бардым,+ ярыш юлын тәмамладым,+ иманны саклап калдым.  Хәзер гадел хөкем итүче Хуҗабыз+ миңа тәкъваларга бирелә торган таҗ бирергә әзер.+ Ул миңа бу таҗны хөкем көнендә бүләк итәчәк,+ һәм миңа гына түгел, ә аның ачык күренүен зарыгып көткән һәркемгә бирәчәк.  Минем янга тизрәк килер өчен бар тырышлыгыңны куй. 10  Чөнки Дима́с,+ бу дөнья төзелешен* яратканга, мине ташлап Тисалу́никә шәһәренә китте. Крәскә́с Гәлә́тиягә юл тотты, Ти́тус исә Далма́тиягә китте. 11  Лүк кенә минем белән калды. Үзең белән Маркны алып кил, чөнки ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә. 12  Ә Ту́хикны+ мин Эфескә җибәрдем. 13  Килгәндә, Троас шәһәрендә Кәрпәсләрдә калдырган япанчамны, шулай ук язма төргәкләрне, аеруча күннән ясалганнарын алып кил. 14  Бакырчы Искәндә́р миңа күп явызлык эшләде. Йәһвә* аңа эшләренә карап тиешлесен бирер.+ 15  Син дә аңардан саклан, чөнки ул безнең хәбәргә бик нык каршы килгән иде. 16  Үземне беренче тапкыр яклаганда, минем якка беркем дә басмады, барысы да мине ташлап китте (бу аларга гаеп булып саналмасын). 17  Әмма вәгазь эше минем аша тулысынча үткәрелсен өчен һәм вәгазьне бар халыклар ишетсен өчен,+ Хуҗабыз минем янымда миңа көч биреп торды. Ул мине арыслан авызыннан коткарды.+ 18  Хуҗабыз мине һәркайсы явызлыктан коткарып торачак һәм үзенең күктәге Патшалыгы+ өчен саклаячак. Аңа мәңге дан булсын. Амин. 19  Прискә́ белән Әкилгә+ һәм Онисифо́р гаиләсенә+ сәламнәремне тапшыр. 20  Ира́ст+ Көринттә калды, ә Трәфимәсне,+ авырганга, мин Милетта калдырдым. 21  Кышка хәтле килеп җитәр өчен, бар тырышлыгыңны куй. Әүбү́л, шулай ук Пу́дис, Ли́нус, Кла́удия һәм барлык кардәшләр сиңа үз сәламнәрен җибәрә. 22  Хуҗабыз син чагылдырган рухны фатихаласын. Аның юмарт игелеге сезнең белән булсын.

Искәрмәләр

Яки «ишетергә теләгәннәренә».