Икенче тисалуникәлеләргә 2:1—17

  • Нык торырга өндәү (13—17)

2  Ә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең килү чоры+ һәм аның янына җыелачагыбыз турында әйткәндә,+ кардәшләр, сезгә мондый үтенечебез бар:  ашык-пошык фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз, Йәһвәнең* көне+ килеп җитте дигән иңдерелгән сүзләрдән дә,*+ телдән әйтелгән я имеш без хат аша җибәргән андый хәбәрдән дә хафага төшмәгез.  Сезне беркем дә юлдан яздырмасын, чөнки мөртәтлек+ тумыйча һәм канунсызлык кешесе+ — һәлакәт угылы+ ачылмыйча, ул көн килеп җитмәячәк.  Ул кеше — каршы чыгучы, ул «илаһ» дип аталучы һәркемнән яки кеше табына торган һәр нәрсәдән үзен югары куя. Ул үзен илаһ шикелле тотып, Аллаһы гыйбадәтханәсендә утыра.  Мин әле сезнең яныгызда булганда шул турыда сөйләгән идем. Әллә хәтерләмисезме?  Ул үз вакытында ачылачак, һәм аны нәрсә тоткарлап тора икәнен сез хәзер беләсез.  Шулай да сер булып торучы бу канунсызлык инде эш итә,+ ләкин тоткарлаучы киткәнчегә кадәр генә сер булып калачак.  Шунда канунсыз зат ачылачак, аны Хуҗабыз Гайсә үз авызының рухы белән үтерәчәк һәм,+ үзенең килү чоры ачык күренеп торганда, аны юк итәчәк.+  Ә канунсыз затның килү чоры Шайтан тәэсире астында булачак.+ Шайтан аңа кодрәтле эшләр, ялган галәмәтләр белән могҗизалы күренешләр башкарырга+ 10  һәм гаделсезлек тудырып төрлечә алдарга көч бирәчәк.+ Шайтан аңа бу көчне һәлак ителүчеләрне алдар өчен бирәчәк. Алар үзләрен коткара алучы хакыйкатьне кабул итмәгәнгә һәм яратмаганга һәлак ителәчәк, бу алар өчен җәза булачак. 11  Шуңа күрә Аллаһы, алар ялганга ышансын өчен, аларга алданырга юл куя.+ 12  Нәтиҗәдә, алар барысы да, хакыйкатькә ышанмыйча гаделсезлектән ләззәт тапканга, хөкем ителәчәк. 13  Шулай да, кардәшләрем, Йәһвәнең* сөеклеләре, без һәрвакыт Аллаһыга сезнең өчен рәхмәтләр укырга тиеш, чөнки Аллаһы сезне, үз рухы белән изгеләндерү аша+ һәм хакыйкатькә иманыгыз аркылы, инде башлангычта ук котылу өчен сайлады.+ 14  Ул сезне игълан иткән яхшы хәбәребез аркылы шул котылуга чакырды. Аллаһы моны сез Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең данына ия булсын өчен эшләде.+ 15  Шуңа күрә, кардәшләр, нык торыгыз,+ без сезгә сөйләп яки хатлар аша өйрәткәннәрне тотыгыз.+ 16  Юмарт игелекле булганга безгә мәңгелек юаныч белән какшамас өмет биргән+ һәм безгә үз мәхәббәтен күрсәткән күктәге Атабыз Аллаһы+ белән Хуҗабыз Гайсә Мәсих үзе 17  күңелләрегезне юатсыннар, сез һәртөрле яхшы эшләр башкарсын өчен һәм яхшы сүзләр сөйләсен өчен, сезне ныгытсыннар.

Искәрмәләр

Яки «рухтан да». Сүзлектән «Рух» к.