Икенче тисалуникәлеләргә 3:1—18

  • Өзлексез дога кылырга өндәү (1—5)

  • Тәртип бозучылар турындагы кисәтү (6—15)

  • Йомгаклау сүзләре (16—18)

3  Ниһаять, кардәшләр, безнең турында өзлексез дога кылыгыз.+ Моны Йәһвә* сүзе тиз таралсын өчен,+ сездә данланган кебек данлансын өчен,  шулай ук без куркыныч һәм явыз кешеләрдән азат ителсен өчен эшләгез,+ кайбер кешеләр иман итми бит.+  Ләкин Хуҗабыз тугры, һәм ул сезне ныгытачак һәм Явыздан саклаячак.  Без, Хуҗабызның шәкертләре буларак, шуңа ышанабыз: сез кушканнарыбызны үтисез һәм алга таба да үтәп барачаксыз.  Сез Аллаһыны яратсын+ өчен һәм Мәсих хакына чыдам булсын өчен,+ Хуҗабыз киләчәктә дә йөрәкләрегез белән җитәкчелек итсен.  Кардәшләр, сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән шуны кушабыз: тәртип бозучы+ һәм без сезгә* әйткәнне үтәмәүче һәркайсы кардәштән читләшегез.+  Сез үзегез дә бездән ничек үрнәк алырга кирәк икәнен беләсез,+ чөнки без сездә үзебезне тәртипле тоттык,  беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык.+ Киресенчә, берегездән дә үз хакыбызга чыгымнар таләп итмәс өчен, көне-төне талчыкканчы тырышып эшләдек.+  Сорарга хакыбыз булмаганга түгел,+ ә сез эш иткәнебезчә эш итсен өчен, үрнәк булсын дип моны эшләдек.+ 10  Әле яныгызда булганда, без сезгә: «Эшләргә теләмәүче ашамасын да»+,— дигән сүзләрне боерык итеп әйтә идек. 11  Ә безгә кайберләрегез тәртипне боза,+ һич тә эшләми, кеше эшенә тыкшынып кына йөри дигән хәбәрләр ирешә.+ 12  Андый кешеләргә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үзләре эшләп алганны ашасыннар һәм тыныч кына эшләсеннәр дигән әмер бирәбез, аларны шулай эшләргә үгетлибез.+ 13  Ә сез, кардәшләр, яхшылык кылуыгызны дәвам итегез, бирешмәгез. 14  Ә инде берәрсе бу хатта әйтелгәнгә буйсынмаса, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз һәм аны кисәтү астында тотыгыз.+ 15  Шулай да аны дошман дип санамагыз, ә кардәшне үгетләгәндәй үгетләгез.+ 16  Хуҗабыз — тынычлык чыганагы — үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә тынычлык биреп торсын.+ Хуҗабыз барыгыз белән дә булсын. 17  Бу сәламләү сүзләрен мин, Пау́л, үз кулым белән язам,+ һәм бу һәр хатның миннән булуын күрсәтә. Мин шулай язам. 18  Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге сезнең барыгызга күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «аларга».