Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Алар авыр вакытларда рухи яктан нык булып калган

Алар авыр вакытларда рухи яктан нык булып калган

 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европаның зур өлеше җимерек хәлдә яткан. Әмма уңай як та булган: Йәһвә Шаһитләре һәм башкалар нацистлар концлагерьларыннан азат ителгән булган. Шулай да аларның тормышы җиңел булмаган. Күп кенә башка кешеләрнеке кебек үк, Йәһвә халкының ризыгы, киеме, тору урыны һәм башка кирәкле әйберләре җитәрлек булмаган. Карин Хартунг апа-кардәш болай ди: «Яшәү урыннарына кытлык булганга, һәркем үз өйләрендә туганнарын урнаштырырга я бүлмәләрен арендага бирергә тиеш булды». Мәсәлән, җиде ел ярым концлагерьларда үткәргән Гертруд Пётцингер апа-кардәш берникадәр вакыт, келәттә яшәп, урындыкта йоклаган.

 Сугыш җимергән өлкәләрдә яшәгән кардәшләргә, физик ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, нинди ярдәм күрсәтелгән булган? Һәм шул авыр вакытларда яшәгән кардәшләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Кардәшләрнең физик ихтыяҗларын кайгырту

 Йәһвә оешмасы, Аллаһының Европада яшәгән халкына ярдәм итәр өчен, тиз эш иткән. Бөтендөнья төп идарәсе вәкилләре Нейтан Норр һәм Милтон Хеншель Шаһитләр янына, ихтыяҗларын билгеләр өчен, килеп киткән. 1945 елның ноябрь һәм декабрь айларында алар Англия, Швейцария, Франция, Бельгия, Нидерланд, Дания, Швеция, Финляндия һәм Норвегия илләренә барган булган. «Монда без беренче тапкыр сугышның континентка китергән зыянын күрдек»,— дип хәбәр иткән Норр кардәш.

Нейтан Норр Шаһитләргә нотык сөйли, Хельсинки (Финляндия), 1945 ел, 21 декабрь

 Ул вакытта Норр кардәшкә Германиягә керергә рөхсәт бирелмәгән. Әмма оешманың Германиядәге филиалын күзәткән Эрих Фрост аның белән очрашыр өчен илдән чыккан. «Норр кардәш безгә гамәли киңәшләр бирде. Ул безгә ризык һәм кием белән ярдәм итәргә вәгъдә итте,— дип хәбәр иткән Эрих.— Тиздән Германиягә зур партияләр он, май, солы ярмасы һәм башка ашамлыклар килә башлады. Чит илләрдәге кардәшләр шулай ук киемнәр, шул исәптән костюмнар, эчке кием һәм аяк киемнәре салынган зур коробкалар җибәрде». Бу ярдәмне кардәшләр рәхмәт хисе һәм күз яшьләре белән кабул иткән. Моннан тыш, «Шаһитләр бу ярдәмне бер тапкыр гына түгел, ә ике ел ярым дәвамында җибәрүен дәвам итте», дип әйтелә хәбәрдә a.

Кушма Штатлардагы Шаһитләр иганә итеп бирелгән киемнәрне Европага җибәрер өчен әзерли

Алар игътибарын рухи нәрсәләргә туплаган

 Кардәшләрнең яшәү шартлары яхшыра барган, һәм алар игътибарларын рухи нәрсәләргә туплавын дәвам иткән. Аларга моны эшләргә нәрсә ярдәм иткән?

Юрген Рундель (алгы планда, сулда) Шпитталь-ан-дер-Драу (Австрия) җыелышындагы кардәшләр белән, 1954 ел

 Алар рухи эшләр белән мәшгуль булган (Эфеслеләргә 5:15, 16). Сугыш аркасында Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар чикле булган һәм кардәшләр регуляр рәвештә рухи эшләр белән шөгыльләнә алмаган. Әмма сугыштан соң мәсихче очрашулар һәм вәгазь эше әкрен-әкрен рәткә керә башлаган. Австриядә яшәүче Юрген Рундель исенә төшерә: «„Информатор“ b басмасы һәм күчеп йөрүче күзәтчеләребез безне рухи эшләрдә актив катнашырга дәртләндереп торды». Ул болай дип өсти: «Без игътибарыбызны Йәһвәгә, Гайсәгә, Изге Язмаларны шәхси өйрәнүебезгә һәм хезмәткә тупладык. Ул вакытта игътибарны читкә юнәлтә торган нәрсәләр, мәсәлән, телевидение, юк иде».

 Ульрике Кролоп апа-кардәш болай ди: «Әле дә исемдә, берәр рухи теманы тирән итеп өйрәнгәндә, нинди бәхетле идем мин. Ирем яхшы үрнәк булды. Яңа „Күзәтү манарасы“ журналын алу белән, ул, бар нәрсәне калдырып, аны өйрәнә иде». Алдарак искә алынган Карин исенә төшерә: «Сугыш вакытында материаль нәрсәләрне никадәр тиз югалтып була икәнен без күрдек. Ләкин рухи ризык, чикле күләмдә булса да, килә торды. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен фатихалады».

Ульрике Кролоп

 Алар яңадан вәгазьли башлаган (Маттай 28:19, 20). Сугыш вакытында Йәһвә халкы вәгазь һәм өйрәтү эшен ирекле рәвештә алып бара алмаган. «Сугыштан соң һәркем шунда ук хезмәткә кереште»,— дип исенә төшерә Фридхельм исемле абый кардәш. Ульрике болай дип искә ала: «Иремнең гаиләсенә Патшалык хәбәрен сөйләгән беренче Шаһит әле дә концлагерь киемендә булган. Ап-ачык, ул шунда ук вәгазьли башлаган». Юрген болай ди: «Сугыштан соң барысы диярлек вәгазьләргә ашкынып торды. Күп кенә яшь абый һәм апа-кардәшләр тулы вакытлы хезмәтне башлады».

 «Җимерелгән шәһәрләрдәге яшәү шартлары коточкыч булды»,— дип әйтә Ульрике. Күп кешеләр хәрабәләрдә яшәгән. Шаһитләр аларны ничек тапкан соң? Ульрикенең гаиләсе хакыйкатькә сугыштан соң килгән булган. Ул болай ди: «Без лампа яктысын я морҗадан төтен чыгуын эзли идек».

 Алар бер-берсен дәртләндереп торган (1 Тисалуникәлеләргә 5:11). Сугыш вакытында күп кенә Йәһвә Шаһитләренә мәрхәмәтсез мөнәсәбәт күрсәтелгән булган. Әмма сугыштан соң алар игътибарларын үзләре кичергән газапларга тупламаган, ә бер-берсен ныгытып торган. Аларның иманнары сыналган булган, шуңа күрә алар зур шатлык кичергән (Ягъкуб 1:2, 3). Хәзер Кушма Штатларда яшәгән Йоганнес болай ди: «Концлагерьларда булган күчеп йөрүче күзәтчебез Йәһвәнең ярдәм кулы турында күп көч өстәүче очраклар сөйләде. Бу очраклар иманыбызны бик нык ныгытты».

 Сугыш беткәч, кардәшләр Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен саклаган. Ничек итеп? Алар «Йәһвәнең үзләренә лагерьларда ничек ярдәм иткәнен һәм догаларына ничек җавап биргәнен» исләренә төшергән, дип әйтә Йоганнес. Инде искә алынганча, азат ителгән Шаһитләр шулай ук яхшы рухи гадәтләрен тоткан, шул исәптән Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыган, мәсихче очрашуларга йөргән һәм хезмәттә катнашкан. Азат ителгән абый һәм апа-кардәшләр «һаман да ябык һәм көчсез булып күренә иде», дип исенә төшерә Элизабет. Ул 1946 елда Нюрнбергта үткән конгресска барган булган. Ул өсти: «Шулай да, алар, безгә үз очракларын сөйләгәндә, „рух ярдәмендә ялкынланып торды“» (Римлыларга 12:11).

Карин Хартунг

 Аларның имандашлары белән мөнәсәбәтләре нык булган (Римлыларга 1:11, 12). Сугыш вакытында Шаһитләр рәхимсез эзәрлекләүләр аркасында бер-берсе белән иркен аралаша алмаган. Карин әйтә: «Алар, үз кардәшләренең гомерен куркыныч астына куймас өчен, бер-берсенә сирәк килеп киткәннәр». Әлбәттә, сугыш беткәч, барысы да үзгәргән. «Кардәшләр бар эшләрне бергә башкарды,— дип әйтә Фридхельм.— Алар өчен һәрвакыт иң мөһиме очрашулар һәм хезмәт булды».

 Шул сугыштан соңгы көннәрдә «бик аз Шаһитләрнең машиналары булды» дип исенә төшерә Германиядә яшәгән Дитрих исемле өлкән. «Шуңа күрә без очрашуларга җәяү, төркем-төркем булып, йөри идек. Шулай бергә йөрү безнең мөнәсәбәтләребезне ныгытты. Без бер гаилә кебек идек».

Безнең өчен сабаклар

 Бүген Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре табигать афәтләре, авырулар, сугышлар, эзәрлекләүләр һәм икътисадый проблемалар аркасында авырлыклар кичерә (2 Тимутигә 3:1). Шулай да безгә чиктән тыш борчыласы юк. Ни өчен? Германиядә нацистлар режимы вакытында яшәгән тугры абый һәм апа-кардәшләребезнең үрнәге безне шуңа ышандыра: бу соңгы авыр көннәрдә Аллаһыбыз безгә ярдәм итүен дәвам итәчәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Без кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Еврейләргә 13:6). Без дә шундый ук карашка ия булыйк.

a Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кардәшләргә күрсәтелгән ярдәм турында күбрәк белер өчен, «Алар иң яхшысын биргән» дигән мәкаләне, шулай ук «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» китабының 211, 218 һәм 219 нчы битләрендәге рамкаларны карагыз.

b Җыелышларда хәзер «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре» кулланыла.