АРХИВЫБЫЗДАН
Алар, матди авырлыкларга карамастан, Йәһвәгә хезмәт иткән
Күп кенә илләрдә кешеләр, шул исәптән Йәһвә Шаһитләре дә, очын очка ялгап яши. Әмма, борчуларга бирелер урынына, Аллаһының хезмәтчеләре аның «мин сине беркайчан да калдырмам» дигән вәгъдәсеннән юаныч таба (Еврейләргә 13:5). Йәһвә һәрвакыт үзенең бу вәгъдәсен үти. Филиппинда күп кенә кеше әле дә ярлылыкта яши. Әмма 1970—1980 елларда бу илдә аеруча авыр хәл булган. Йәһвә ул вакытта үз вәгъдәсен ничек үтәгән?
Викки a исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Кайвакыт мин ашарга булмаганлыктан елый идем. Кайчак безнең дөге ярмасы, тоз һәм судан башка, бернәрсә дә булмады». Флоренсио исемле абый-кардәш эш таба алмаган. Ул болай дип сөйли: «Минем җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга кияр өчен алмашка өч чалбар һәм өч күлмәк кенә бар иде». Йәһвә үз халкына бу авыр вакытларны кичереп чыгарга ничек булышкан? Аларга рухи яктан нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Аларның үрнәкләре безгә авыр вакытларны кичерергә ничек булыша ала?
Алар Йәһвәгә таянган
Филиппинда яшәүче кардәшләр Йәһвәнең үзләре турында авыр вакытларда кайгыртачагына шикләнмәгән (Еврейләргә 13:6). Һәм шулай булган да: еш кына Йәһвә бер дә көтмәгәнчә ярдәм иткән. Мәсәлән, Сесиль исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Без иртәнге ашка соңгы дөге ярмасын пешергәч, дүрт кешедән торган гаиләбезнең ашарга бер әйбере дә калмады. Шуңа күрә без Йәһвәдән, көнлек икмәгебезне бирсен дип, сорадык. Без әле ашап утырганда, бер абый-кардәш безгә биш килограмм дөге алып килде. Йәһвәнең андый фатихасын күреп, без рәхмәт хисеннән елап җибәрдек. Безнең моңа охшаш күп кенә очраклар булды».
Аллаһы халкына шулай ук Изге Язмалардагы зирәк киңәшләр дә файда китергән (Гыйбрәтле сүзләр 2:6, 7). Мәсәлән, ул вакытта берүзе яшәгән, яңа суга чумдырылган Арселита исемле апа-кардәш, үзен ничек тәэмин итәргә белмичә, Йәһвәгә күңелен бушаткан. Аннары ул Гыйбрәтле сүзләр 10:4 тә язылганнар турында уйланган. Анда болай дип әйтелә: «Ялкау куллар ярлы итәр, тырыш куллар баетыр». Бу сүзләр буенча эш итеп, Арселита бакча үстерергә булган. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә чыннан да тырышлыкларымны фатихалады. Минем ашарга ризыгым да, транспортка акчам да булды».
Алар җыелыш очрашуларын калдырмаган
Кардәшләрнең шулай ук, җир сатып алып, Патшалык Залларын төзер өчен, акчалары булмаган. Әмма бу аларны бер-берсен дәртләндерер өчен бергә җыелудан туктатмаган (Еврейләргә 10:24, 25). Алар үзләренең хәл-шартларына җайлашкан. Мәсәлән, Дебора исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Без якынча алты кеше җыела идек. Моның өчен без минем белән пионер булып хезмәт иткән апа-кардәш белән нипа пальмасыннан алачык төзедек. Түбә өчен без — яфракларын, стеналар өчен — ботакларын һәм утырыр өчен кәүсәләрен кулландык».
Күпчелек очракларда исә очрашулар кардәшләрнең йортларында үткән. Вирджиния исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Без бамбуктан һәм саламнан ясалган кечкенә генә йортта яшәдек. Һәр шимбә безгә, киләсе көнне үтәчәк очрашуга урын бушатыр өчен, өй җиһазларын алып куярга туры килә иде». Ә Ноэль исемле абый-кардәшнең йортында түбә аккан. Ул болай дип исенә төшерә: «Яңгыр яуганда, без су аккан урыннарга чиләкләр куя идек, әмма, рухи гаиләбез белән бергә җыелганга, бар бу уңайсызлыкларга игътибар да итми идек».
Алар хезмәттә ашкынып катнашкан
Матди авырлыклар кардәшләрнең хезмәттә ашкынучанлыкларын киметмәгән. Негрос утравында яшәүче Линдина исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Гаиләбез зур булганга һәм әтием берүзе генә эшләгәнгә, безнең еш кына транспортка акчабыз җитми иде. Шуңа күрә без вәгазьгә күбесенчә җәяү йөрдек. Әмма безгә күмәкләшеп йөрү ошый иде. Без шулай ук Йәһвәнең, безгә карап, сөенгәнен белә идек».
Җәмәгать транспорты бик сирәк йөргәнгә, вәгазьләр өчен таулы җирләргә барып җитү бик авыр булган. Лусон утравында яшәүче Эстер исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Зур араны җәяү үтәргә кирәк булганга, 6—12 кешедән торган төркемебез иртән иртүк юлга чыга иде. Без, көне буе вәгазьләп йөреп, агач күләгәсенә утыра идек тә үзебез белән алган ризыкны ашый идек. Кайбер кардәшләрнең үзләре белән алыр өчен ризыклары булмаса да, алар барыбер вәгазьгә бара иде. Без аларга: „Борчылмагыз, ризыгыбыз барысына җитәр“,— дип әйтә идек».
Йәһвә кардәшләрнең фидакарьлеген мул итеп фатихалаган. Мәсәлән, 1970 елда Филиппинда 54 789 вәгазьче булган. Ә 1989 елда аларның саны, икеләтә диярлек артып, 102 487 гә җиткән. 2023 елда вәгазьчеләрнең саны 253 876 га кадәр үскән.
«Ярлылык безне Йәһвәнең яратуыннан мәхрүм итмәде»
Җитди матди авырлыкларга карамастан, Йәһвә Шаһитләре рухи яктан чәчәк аткан. Антонио исемле абый-кардәш: «Ярлылык безне Йәһвәнең яратуыннан мәхрүм итмәде»,— дип әйтә. Ә Фе Абад исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Без ирем белән, матди авырлыкларга очрагач, Йәһвәгә тагы да якынрак булып киттек һәм гади тормышка шатланырга өйрәндек. Нәтиҗәдә, балаларыбыз да Йәһвәгә таянырга өйрәнде».
Самар утравында яшәүче Лусила исемле апа-кардәш мондый нәтиҗәгә килгән: «Йәһвәгә хезмәт иткәндә, ярлылык проблема түгел. Аллаһыны беренче урынга куйганда, без канәгатьлек һәм шатлык кичерәбез. Минем өйрәнүчеләрем Йәһвәгә хезмәт итә башлады һәм миңа пионер хезмәтендә кушылды. Моннан да зуррак шатлык була аламы соң?!»
Киләчәктә барыбызны да авыр вакытлар көтә. Шуңа күрә Родольфо исемле өлкәннең мондый сүзләрен истә тотыйк: «1970—1980 елларда тормыш җиңел булмаса да, мин һәрвакыт Йәһвәнең кулын күрдем. Акча аз булуына кармастан, мин үземне мескен кеше итеп хис итмәдем. Йәһвә мине бик яхшы кайгыртты. Мин бик бәхетле һәм киләчәктә оҗмахтагы „чын тормышны“ зарыгып көтәм (1 Тимутигә 6:19)».
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.