Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәткән мәдәни оешма

Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәткән мәдәни оешма

 Халыкара Изге Язмаларны тикшерүчеләр, бүгенге Йәһвә Шаһитләре, 1917 елда Мексикада кунакчыл кешеләргә вәгазьләр өчен тырышлыклар куя башлаган. Аннан соңгы дистә елларда йөзләгән эчкерсез кеше Йәһвәгә гыйбадәт кылырга керешкән. Әмма Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хөкүмәт тарафыннан куелган чикләүләр аркасында җыелышлар үткәрүдә һәм вәгазьләүдә кайбер кыенлыклар туган.

 Ул вакытта, Мексика законы буенча, бөтен гыйбадәт кылулар дәүләт биналарында үткәрелергә тиеш булган. Ә безнең конгрессларыбыз — иҗтимагый урыннарда, атна дәвамындагы очрашуларыбыз еш кына Йәһвә Шаһитләренең өйләрендә үткәрелгән булган, ә вәгазь эше урамнарда һәм өйдән өйгә йөреп алып барылган.

 1943 елда, бу законга буйсынып, без коммерциясез граждан оешмасы буларак, җәмгыятьнең иминлеге өчен белем бирүгә булышлык күрсәткән мәдәни оешма буларак теркәлдек. Димәк, хәзер без, хокуклар буенча, дини оешма түгел, ә мәдәни оешма идек.

 Нәтиҗәдә, без эшчәнлегебезне дәүләт биналарында гына түгел, ә бар җирләрдә дә алып бара алдык. Безнең эшчәнлегебез мәдәни һәм белем бирү программаларын үз эченә ала иде. Шуңа күрә без дәүләтнең граждан һәм мәдәни оешмаларына куйган таләпләренә тулысынча туры килә идек (Римлыларга 13:1). Әлбәттә, безнең максатыбыз үзгәрмәгән иде. Без кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкать белән таныштырырга теләдек (Ишагыя 48:17, 18). Тиздән без Йәһвәнең шулай эш итүебезне фатихалаганына инандык. Үсеш гаҗәеп зур булды.

Хезмәтебезне шартларга туры китерәбез

 Мексикадагы төп эшебез һәрвакыт Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү иде. Әмма без дә, рәсүл Паул кебек, үз хезмәтебезне җирле шартларга туры китерергә тиеш идек (1 Көринтлеләргә 9:20—23). Мәсәлән, рәсүл Паул, Ареопагта афиналылар белән сөйләшкәндә, турыдан туры Изге Язмалардан өзекләр китермәгән (Рәсүлләр 17:22—31). Без дә, хезмәт иткәндә, үзебез белән Изге Язмаларны алмадык һәм, сөйләшүләр башлаганда, аннан өземтәләр китермәдек.

Шаһитләр Изге Язмаларсыз хезмәттә катнаша. 1945 ел

 «Без үзебезне мәдәни һәм белем бирү оешмасының вәкилләре итеп атый идек,— дип әйтә Исабель.— Мин еш кына кешеләргә „Уяныгыз!“ журналыннан берәр мәкалә күрсәтә идем. Ул турыдан туры Изге Язмалар белән бәйле түгел иде». Ә кеше рухи нәрсәләргә кызыксыну күрсәтсә, без аның белән Изге Язмалардагы хакыйкать белән уртаклаша идек. «Без Изге Язмаларны үзебез белән йөртмәдек, шуңа күрә безгә күп кенә шигырьләрне яттан белергә кирәк иде»,— дип сөйли Аурора. Без, кешеләрдән үз Изге Язмаларын китерүен сорый идек тә, аннан укый идек. Кешеләргә бу бик ошый иде.

Өйдән өйгә йөреп вәгазьләүне яклыйбыз

 Без эшчәнлегебезнең законлы булуына шикләнгән кешеләргә нәрсә әйтергә кирәк икәнен белә идек (Филипиялеләргә 1:7). Бу яктан безгә хакимиятләр биргән документ булыша иде a. «Без чит ил эшләре министры кул куйган рөхсәтнамәне һәрвакыт үзебез белән йөрттек»,— дип әйтә Мария. «Полиция безне туктатканда һәм бездән, нәрсә без монда эшлибез, дип сораганда, без аларга һәрвакыт рөхсәт кәгазе күрсәтә идек»,— дип әйтә Самуэль.

 Бу рөхсәт кәгазе Шаһитләргә каршы килүләрне кичереп чыгарга ярдәм иткән. Мәсәлән, Халиско штатында хезмәт иткән Хесус болай дип сөйли: «1974 елда рухани котырткан бер төркем кеше мине һәм тагын бер парны тотып алды. Алар, эшебезне туктатырга теләп, безне муниципалитетка алып киттеләр. Анда без рөхсәт кәгазьләребезне күрсәттек. Һәм барысы тынычланды. Бу рөхсәтнамә ярдәмендә без шул җирдәге өйрәнүчеләр турында кайгыртуыбызны дәвам итә алдык. Бүген бу шәһәрдә берничә җыелыш бар».

Изге Язмаларны өйрәнү һәм грамотага өйрәтү курслары

 Белем бирүгә булышлык күрсәткән оешма буларак, без түләүсез грамотага өйрәтү курсларын үткәрдек  b. «Бу курслар бик вакытлы иде,— дип әйтә Ариель.— Шул елларда күпләр мәктәптә укымый иде, ләкин Изге Язмаларны укыйсылары килә иде. Без аларны укырга һәм язарга өйрәттек, һәм күпләр безнең белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады».

 Рут болай дип исенә төшерә: «Алар язарга өйрәнгәч, аларны инде бернәрсә дә туктата алмады. Бу, аларга канәгатьлек хисе биреп, аларны шатлыклы итте. Аннан соң алар рухи яктан үсә башладылар».

 1943 елдан башлап 1993 елга кадәр Йәһвә Шаһитләре граждан һәм мәдәни оешмасы буларак теркәлгән булган. Шул вакыт дәвамында без 127 000 нән артык кешене укырга һәм язарга өйрәттек, 37 000 нән күбрәк кешегә укуларын һәм язуларын яхшыртырга ярдәм иттек. Мексика хакимиятләре кешеләрне грамотага өйрәтүгә куйган тырышлыкларыбызны югары бәяләде (Римлыларга 13:3). Мәсәлән, 2010 елда хакимиятләр безгә кешеләрне грамотага өйрәтү буенча куйган тырышлыкларыбыз өчен махсус рәвештә үз рәхмәтләрен белдерде, чөнки моның ярдәмендә күп еллар дәвамында меңләгән кеше Мехико штатында һәм бөтен ил буйлап үз тормышларын яхшырта алган.

Бергә очрашу

 Теркәлү алганнан соң безгә очрашу урыннарыбызны класс бүлмәләре итеп үзгәртергә кирәк булды. Алар Мәдәни дәресләр заллары дип атала башлады. Анда без очрашуларыбызны һәм грамотага өйрәтү курсларын үткәрдек.

 Анхель болай дип сөйли: «Бу залларның күпчелеге кардәшләребезнең йортларында урнашты. Андый гаиләләр үзләре гадәттә бай түгел иде. Мин һәрвакыт алар белән соклана идем. Алар, шул залларда җыелыш очрашулары үтә алсын өчен, үз өйләренең бер өлешендә, кысанлыкта, яшәргә әзер иделәр».

 Андый корбаннар бик кирәк иде. Анхель болай дип аңлата: «Кайвакыт, очрашуларга шулкадәр күп кеше килде ки, күпләргә тышта гына торырга туры килде. Комментарий бирәсең килсә, тәрәзә янына килергә кирәк иде, ләкин без очрашуларны ярата идек».

 Үзебезгә авырлыклар тудырмас өчен, без очрашуларда җырламадык һәм кычкырып дога кылмадык. Эдмундо болай дип сөйли: «Мәдәни нотык, хәзерге ачык нотык, дәвамында докладчы Изге Язмалардагы киңәшләрнең гамәли якларына игътибар итә иде. Гадәттә, ул бу киңәшләрнең тыңлаучыларга яшәү рәвешләрен һәм тормышларын яхшыртырга ярдәм итәчәгенә басым ясый иде». Бер мәл без Изге Язмалар китапларының исемнәрен дә кулланмый башладык. Кешеләр кирәкле шигырьне ничек таба иде соң? Мануэль аңлата: «„Ачылыш, 21 бүлек, 3, 4 нче шигырьләр“ урынына, без әйтә идек: „66 нчы китап, 21, 3 һәм 4“. Мойсес исемле башка бер кардәш болай ди: «Кирәкле шигырьләрне табар өчен, безгә Изге Язмалардагы китапларның саннарын ятларга кирәк булды».

Мексикадагы тарихыбыздан сабаклар

 Гомүмән алганда, Мексикадагы оешмабызның эшчәнлеге башка илләрдәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегеннән берничек тә аерылып тормаган. Кыенлыклар булса да, күренеп тора: Йәһвә Мексикадагы халкын фатихалап торган. 1943 елда, без граждан оешмасы буларак теркәлгәч, илдә 1 565 вәгазьче булган. 1993 елда без дини оешма буларак теркәлдек. Шул елны илдәге вәгазьчеләрнең уртача саны 366 177 булган, ләкин үсеш тукталмаган. 2021 елга Мексикадагы вәгазьчеләрнең уртача саны 864 633 кә җиткән. Бу тарихтан нинди сабаклар алып була?

 Авырлыклар туганда, аларга ияләшегез. Кардәшләр шулай эшләгәнгә, Мексикада безнең эшчәнлегебез 50 ел дәвамында закон нигезендә үткәрелә алган. Марио болай ди: «Кайвакыт мин: „Ни өчен без башка илләрдәге кардәшләребез эшләгәнне эшли алмыйбыз?“ — дип уйлый идем. Әмма мин беркайчан да берәрсенең оешма җитәкчелеген шик астына алганын ишетмәдем. Без Йәһвәнең үз халкын җитәкләгәненә бер дә шикләнми идек. Шуңа күрә без һәр нәрсәдә тыңлаучан булдык».

 Игътибарыгызны Йәһвәнең эшенә туплагыз. «Без шәкертләр булдыру эше белән шулкадәр мавыккан идек, башка нәрсәләр турында борчылырга вакытыбыз юк иде,— дип исенә төшерә Гвадалупе.— Йәһвәгә хезмәт иткәнгә, без шатлык кичереп тордык. Бу безнең өчен иң мөһим нәрсә иде».

 Кардәшләр белән тыгыз мөнәсәбәтләр саклагыз. «Без Мәдәни дәресләр залында эшли алмаганны өйләребездә эшләдек, мәсәлән Патшалык җырларын җырладык,— дип әйтә Анита.— Без бердәм калдык һәм еш кына бергә җыелдык. Дуслык очрашуларыбызда без һәрвакыт рухи нәрсәләр турында сөйләштек».

 Флорентино, нәтиҗә ясап, болай ди: «Үткәннәргә карап, мин шуңа ышанам: һәр нәрсәнең үз максаты бар иде һәм бу безне күп нәрсәгә өйрәтте. Безнең эшебезгә каршылык күрсәтелсә дә, минем өчен шунысы ап ачык: бөтен бу вакыйгалар аша безне Йәһвә алып барды».

a Бу рөхсәтнамә эшчәнлегебезнең законлы булуын раслар өчен кирәк булган. Изге Язмалар буенча, кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләр өчен, мәсихчегә андый юридик рөхсәт кәгазе кирәк түгел. Соңрак Йәһвә Шаһитләре андый рөхсәт кәгазьләре я теркәлү алырга омтылмаган.

b Рәсми мәгълүматлар буенча, 1940 еллардан алып 1950 елларына кадәр Мексикада яшәгән кешеләрнең яртысы диярлек укый яза белмәгән.

Шаһитләр гаиләләре Чиуауа шәһәрендә, мәсихче очрашулар үткән урынның каршысында. Испан телендә язу: «Мәдәни дәресләр залы». 1952 ел

Шаһитләр төркеме Мехикодагы Бәйтелдә. Испан телендә язу: «Күзәтү манарасы. Граждан оешмасы». 1947 ел

Ике шаһит Идальго тирәсендә испан телендә «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итә. 1959 ел

Шаһитләргә вәгазьләргә хокук биргән хакимиятләр кул куйган рөхсәтнамә

2010 елда Мексиканың халык мәгарифе министры Йәһвә Шаһитләрен кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтер өчен куйган тырышлыклары өчен бүләкләгән

Шаһитләр мәдәни оешма буларак юридик статусы ярдәмендә зур җыелышлар, мәсәлән мондый халыкара мәдәни очрашулар, үткәрә алган. 1969 ел