Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

WBBR радиостанциясе (1924 ел)

АРХИВЫБЫЗДАН

Яхшы хәбәр яңгырый!

Яхшы хәбәр яңгырый!

 Бу вакыйга 1924 елның 24 февраль көнендә була. Шул якшәмбе көнне Изге Язмалар тикшерүчеләрнең a яңа радиостанциясе (WBBR) эшли башлый. Аның тапшырулары турында нәрсә әйтеп була? Аларны кем тыңлаган? Йәһвә Шаһитләре «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнсен» өчен соңгы технологияләрне ничек кулланалар? (Маттай 24:14).

Бер кардәш WBBR белән идарә итү пульты янында

«Алга киттек»

 Яңа радиостанция үзенең беренче тапшыруын кичке тугызынчы яртыда башлаган һәм ике сәгать дәвам иткән. Тапшырулар Нью-Йорк штатындагы Стейтен-Айлендта төзелгән яңа студиядән алып барылган. Тавыш өчен Ралф Леффлер кардәш җаваплы булган. «Без бик дулкынлана идек,— дип исенә төшерә ул. — Безне берәр кем тыңлар микән? Барысын кабызып җибәргәч, без яхшыга гына өметләнеп, алга киттек».

 Шул тарихи радиотапшыруның дикторы итеп радиостанция өчен җаваплы Виктор Шмидт абый-кардәш сайланган булган. Программа башында ул бүген берничә музыкант белән җырчы катнашачак дип аларның исемнәрен әйткән. Алар барысы да Йәһвә Шаһите иде. Беренче булып бер абый-кардәш пианинода классик композиция башкарган. Аннан соң Кора Уэллман «Туксан тугыз» дигән җыр җырлаган. Бу җыр Гайсәнең югалган сарык турындагы хикәясенә нигезләнгән булган (Лүк 15:4—7). Шуннан соң башкалар чыгыш ясаган. Аларның берсе — Фредерик Френц «Тәүбә иткән гөнаһ кылучы» дигән җыр башкарган. Бу җырда сүз читкә киткән угыл турында барган (Лүк 15:11—25).

WBBR ның беренче көне

 Изге Язмаларны тикшерүчеләр оешмасы белән шул көннәрдә җитәкчелек итүче Джозеф Рутерфорд багышлану нотыгын сөйләгән. Ул радиостанция «Гайсә җитәкчелегендәге Патшалык эшләренә» булышлык итсен дип сораган. Ул болай дигән: «Раббыбыз бу көннәрдә үз радиостанциябезнең булуын рөхсәт итте. Ул үз бөек пәйгамбәрлекләре турында кешеләргә җиткерергә кирәк дип саный һәм моның өчен радиостанцияне кулланырга булган».

«Бер иҗекне дә төшереп калдырмады»

 Кушма Штатларның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче күп кенә кеше шул радиотапшыруны тыңлаган булган. 320 дән артык километр ераклыкта урнашкан Вермонт штатындагы Морисвиллда яшәүче бер кеше болай дигән: «Тапшыруыгызны тыңларга бик шат булдым... Рутерфорд тавышы шәп яңгырады. Бер иҗекне дә төшереп калдырмады». Хәтта Флорида штатындагы Монтиселло шәһәрендә яшәүче бер кеше дә тапшыруны тыңлый алган! Яңа радиостанция тапшыруларын күпләр шатлык белән кабул иткән һәм рәхмәт хатлары юллаган.

Джозеф Рутерфорд микрофон янында (WBBR студиясе). Виктор Шмидт абый-кардәш диктор булып хезмәт итә

 Бу радиостанциядән Патшалык хәбәре 33 ел буе яңгырап торды b. Аны күбрәк Кушма Штатларның төньяк-көнчыгыш өлеше тыңлый алды. Шулай да кайвакыт, WBBR башка радиостанцияләр белән хезмәттәшлек итте һәм Кушма Штатларының башка өлешендә, Канадада һәм башка җирләрдә яшәүче кешеләргә үз тапшыруларын җиткерә алды. 1975 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда болай дип әйтелгән иде: «1933 елда радиостанция үз тапшыруларын иң күп кешеләргә җиткерә алды. Ул елны тапшыруларыбызны 408 радиостанция 6 континентка җиткерде. Изге Язмаларга нигезләнгән 23 783 нотык яңгырады . . . Шул көннәрдә безнең тапшыруларны күп кенә башка радиостанцияләр кулланды. Шул радиостанцияләрне тыңлаган кешеләр Аллаһыны данлый торган хакыйкать сүзләре белән танышты».

Өйдән өйгә йөреп вәгазьләү күбрәк уңышлар китерә башлый

 Изге Язмалар өйрәнүчеләр WBBR ны куллана башлаганда Кушма Штатларда якынча 1 064 вәгазьче яшәгән. Бу төркем әллә ни зур булмаса да, шул радиостанция ярдәмендә күп эшләр башкара алган. 1957 елда исә Кушма Штатларда якынча инде 187 762 вәгазьче, ә башка илләр белән бергә санаганда, якынча 653 273 вәгазьче яхшы хәбәрне тараткан. Өстәвенә, аларны җыелыш очрашуларында өйрәткәннәр, һәм моның ярдәмендә бу ашкынучан кардәшләр өйдән өйгә вәгазьләүдә һәм хезмәтнең башка өлкәләрендә оста булып киткәннәр.

 Андый яхшы якка үзгәрешләр җаваплы абый-кардәшләрне кайбер адымнар ясарга этәргән. Алар радиотапшырулар китергән файданы өйдән өйгә йөрү китергән файда белән чагыштырган. Нәтиҗәдә алар Күзәтү манарасы оешмасының бердәнбер радиостанциясен сатарга булган. 1957 елның 15 апрель көнендә аны сатканнар. Бер көн алдарак, радиотапшыруның соңгы махсус чыгарылышында Нейтон Норрга сорау биргәннәр: «Ни өчен радиостанцияне сатарга булдыгыз?» Ул Йәһвә Шаһитләренең саны хәзер күбесенчә өйдән өйгә йөрү нәтиҗәсендә үсә дигән. «WBBR радиостанциясе күп кенә кешеләргә булышты,— дип әйткәч, ул болай дип өстәгән: — Шулай да WBBR тапшыруларын тыңлаган җирләрдә үсеш башка җирләр белән чагыштырганда алай ук зур түгел». Шуңа күрә кардәшләр өйдән өйгә йөреп вәгазьләү радио аша вәгазьгә караганда күпкә уңышлырак дигән нәтиҗәгә килгән. Шулай да, бу Йәһвә Шаһитләре тапшыруларның андый төрләрен мәңгегә бетергән дигәнне аңлатмаган. Дистәләгән еллар узгач, тапшырулар кабат башланган, әмма инде яңа форматта.

Бүгенге тапшырулар

 2014 елның 6 октябрь көнендә Йәһвә оешмасының тарихында бер дулкынландыргыч вакыйга булды: интернет аша «Джей дабл ю телевидениесе» дип аталган телевизион тапшырулар күрсәтелә башлады. Йәһвә Шаһитләре һәм башкалар һәр ай чыга торган тапшыруларны браузер я Джей дабл ю лайбрири аша карый ала. Моның өчен алар башка мөмкинлекләрне дә куллана ала c. Ләкин кайбер илләрдә Йәһвә халкы әле дә радионы да, телевидениене дә куллана ала.

JW Broadcasting бер эпизоды (2014 ел, октябрь)

 Соңгы елларда Йәһвә оешмасы, интернет начар булган җирләрдә, һәр атна очрашулары һәм конгресслар программасын вәгазьчеләргә җиткерер өчен радио белән телевидениене куллана. Моның өчен алар дөньяви компанияләргә мөрәҗәгать итә. Бу тапшыруларны башка кешеләр дә, шул исәптән хакыйкать белән кызыксынган кешеләр дә, тыңлый һәм карый. 2021—2022 елларда, мәсәлән, радиостанция җитәкчеләре Йәһвә Шаһитләренең Көнчыгыш Африка филиалына мондый хәбәр җиткерде: Йәһвә Шаһитләренең очрашуларын тыңлаган күп кенә кеше шул очрашулар өчен үз рәхмәтләрен белдерә. Кения, Көньяк Судан һәм Танзания илләрендә яшәүче кайбер кешеләр Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдереп хәтта хат язган булган.

 Әмма Йәһвә Шаһитләре Патшалык хәбәрен бөтен дөнья буенча таратыр өчен күбрәк өйдән өйгә йөреп, стендлар һәм үзләренең сайтларындагы материалны кулланып вәгазьли. Безнең сайтны кулланып кызыксынган кешеләр шунда ук Изге Язмалар китабын я шул китапка нигезләнгән басмаларны укый ала. Алар басмаларны 1 080 телдә бушлай йөкли ала. Алар шулай ук Изге Язмалар нигезендә сорауларына җавап ала ала һәм мәсихче очрашулар үткәрелә торган урыннарны күрә ала. Бар бу тырышлыклар ярдәмендә Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне тагын да киңрәк тарата ала! Әйе, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнә» (Маттай 24:14).

a 1931 елда Изге Язмаларны тикшерүчеләр Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган.

b Йәһвә Шаһитләре берникадәр вакыт шулай ук башка илләрдәге радиотанцияләрне дә кулланган. Мәсәлән, Австралия һәм Канада илләрендә