Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Укый-яза белмәүчеләргә ярдәм

Укый-яза белмәүчеләргә ярдәм

 «Мин фермада үстем,— дип сөйли Бразилиядә яшәүче Агостинью.— Ярлы яшәдек. Шуңа мәктәпне ташлап, гаиләмә булышыр өчен, эшкә урнаштым». 33 яшенә кадәр Агостинью укый да, яза да белмәгән. «Укырга һәм язарга өйрәнгәч, мин үз-үземне хөрмәт итә башладым!» — дип әйтә ул.

 Агостиньюны укырга һәм язарга Йәһвә Шаһитләре өйрәткән. Соңгы 70 ел эчендә алар 250 меңнән артык кешегә булышкан. Ни өчен алар андый курслар үткәрә? Бу кешеләргә нинди файда китерә?

Укый-яза белүчеләргә өйрәнү җиңелрәк

 1930 елларның урталарында Йәһвә Шаһитләре 115 илдә вәгазь эшен алып барган. Миссионерлар төрле телләргә тәрҗемә ителеп, пластинкага яздырылган нотыкларны кулланган. Кайвакыт кешеләргә аларның телләрендә әдәбият калдыра алганнар. Изге Язмаларны өйрәнергә теләүчеләр күп булса да, укый-яза белмәгәннәр.

 Аллаһы Сүзен укый алмаганга, кешеләр андагы принципларны ничек кулланырга икәнен аңлап бетермәгән (Йошуа 1:8; Зәбур 1:2, 3). Алар шулай ук, мәсихчеләр буларак, үз вазифаларын үти алмаган. Мәсәлән, укый белмәгән әти-әниләр үз балаларын Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтә алмаган (Канун 6:6, 7). Ә яңа вәгазьчеләр укый белмәгәнгә кешеләргә Изге Язмалардан өзекләрне укып бирә алмаган.

Укый-яза белмәүчеләргә ярдәм итү программасы

 1940 һәм 1950 елларда Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итүче Нейтан Норр һәм Милтон Хеншель төрле илләргә килеп киткән һәм анда вәгазь эшен оештырган. Илдә күп кенә кеше укый-яза белмәсә, алар илдәге филиалга җыелышларда уку-язу курсларын оештырырга кушкан.

Уку-язуга өйрәтүдә кулланыла торган басманың ньянджа телендә чыгуы (Чинголадагы конгресс, Замбия. 1954 ел)

 Курсларны үткәрер өчен филиал җыелышларга кирәкле җитәкчелек җибәргән. Кайбер илләрдә хөкүмәт үзе андый программаларга булышлык иткән. Мәсәлән, Бразилиядәге филиал шул программа аркасында хөкүмәттән кирәкле китаплар, төрле әйберләр алып җыелышларга җибәргән. Кайбер илләрдә Шаһитләргә, укый-яза белмәгән кешеләргә булышыр өчен, үзләренә программа төзергә туры килгән.

 Курсларга һәр кеше килә алган: ир-атлар да, хатын-кызлар да, яшьләр дә, картлар да. Һәр кешене үз туган телендә укырга өйрәткәннәр. Кайбер җыелышларда, андый курслар бер үк вакыт берничә телдә үткән.

Программа җимешләр китерә

 Укый-яза белмәгән кешеләргә программа нинди файда китергән? Мексикада яшәүче бер Шаһит болай дип әйтә: «Хәзер мин Изге Язмаларда язылганны аңлыйм. Андагы сүзләр күңел түрләремә ирешә. Укырга өйрәнгәч, күршеләрем белән сөйләшү җиңелрәк булып китте. Мин хәзер кешеләр белән Изге Язмалар турында яхшырак сөйләшүләр алып барам».

 Бу программа кешеләргә Изге Язмаларны да яхшырак аңларга һәм башка яклардан да булыша. Бурундида яшәүче Изак болай дип әйтә: «Укырга һәм язарга өйрәнгәч, мин төзелеш эшләренә өйрәнә алдым. Хәзер мин зур төзелешләрдә бригадир булып эшлим».

Уку-язуга өйрәтү курслары Лилонгве шәһәрендә, Патшалык Залында үтә (Малави, 2014 ел)

 Перуда яшәүче Хесусе уку-язу курсларын 49 яшендә үткән. Ул болай дип әйтә: «Мин өйдәге эшләрне карыйм һәм еш базарга йөрим. Ә андагы бәяләрне һәм сатылган әйберләрне белмәсәң, эш харап. Курсларга кадәр бу авырлык тудыра иде. Әмма курсларны үткәч, мин базарда барысын үзем белеп эшлим».

 Төрле илләрдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре, хакимият кешеләре тарафыннан, уку-язуга өйрәтү эшләрен алып барганнары өчен, мактау сүзләренә лаек булган. Шаһитләр әле дә шул курсларны үткәрә һәм вакыт-вакыт яңарып торган укыту ысулларын куллана. Укый-яза белмәгән кешеләргә булышыр өчен Йәһвә Шаһитләре 720 телдә 224 миллион брошюра бастырган a.

a Мәсәлән, «Укырга һәм язарга өйрән» дигән брошюра 123 телдә, ә «Аллаһыны тыңла» дигән брошюра 610 телдә бастырылган.