Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Яңа Зеландиядәге Йәһвә Шаһитләре. Тынычлык яратучы тугры мәсихчеләр кичергән авырлыклар

Яңа Зеландиядәге Йәһвә Шаһитләре. Тынычлык яратучы тугры мәсихчеләр кичергән авырлыклар

 1940 елның 21 октяберендә Яңа Зеландия Йәһвә Шаһитләрен хөкүмәткә каршы торучы, җәмгыять өчен куркыныч кешеләр дип атаган. Хөкүмәтнең андый карары авырлыклар тудырса да, Йәһвә Шаһитләре боекмаган. Мәсәлән, хакимият кешеләре тарафыннан кулга алу куркынычы булса да, алар гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелуларын дәвам иткән.

 Мэри исемле бер апа-кардәшнең Эндри Кларк исемле ире, үзе Йәһвә Шаһите булмаса да, җыелыш очрашуларына йөри башлаган. Ни өчен? Ул игътибар иткән: хатынына кулга алу куркынычы янаса да, ул җыелыш очрашуларына йөрергә тәвәккәл кала. Шуңа күрә, хатынын андый очрашуда кулга алырлар дип куркып ул, хатыны белән бергә анда йөрергә булган. Ул Мэрига болай дигән: «Сине кулса алсалар, мине дә кулга алсыннар!» Шулай итеп ул һәр очрашуга йөри башлаган, һәм вакыт узу белән суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булып киткән. Яңа Зеландиядә яшәүче күп кенә Йәһвә Шаһите Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, эзәрлекләүләргә карамастан, үзләрен Мэри кебек тоткан.

Кулга алынсалар да, вәгазьләрен дәвам итәләр

 Бер көн полиция йорттан йортка Изге Язмалар турында сөйләп йөргән 78 яшьлек Джон Марины туктаткан. Суд аны зыянлы оешманың эшендә катнашуында гаепләп хөкем иткән. Дистәләгән башка Йәһвә Шаһитләренә дә суд алдына басарга туры килгән. Кайберләренә штраф салганнар, ә кайберләрен якынча өч айга төрмәгә утыртканнар.

 Изге Язмаларга нигезләнгән вөҗданнары кушуы буенча, Шаһитләр армия сафларында хезмәт итәргә ризалашмаган (Ишагыя 2:4). Шуңа күрә сугыш барган елларда күпләргә, хәрби хезмәткә чакыру алгач, авырлыклар кичерергә туры килгән. Якынча 80 Шаһитне сугыш ахырына кадәр махсус лагерьга җибәргәннәр, чөнки алар хәрби хезмәткә әзерләү курсларын үтәргә теләмәгән. Ләкин хәтта шул лагерьларда да, каты суыклар һәм авыр шартларга карамастан, шул кардәшләр Йәһвәгә шатланып хезмәт итүләрен дәвам иткән.

 Шаһитләр тиздән шул лагерьларда рухи эшләрне оештырган. Алар бер җыелыш булып оешкан, регуляр очрашулар үткәрә башлаганнар һәм вәгазь эшен оештырганнар. Кайбер лагерьларда аларга, сакчылар күзәтүендә булса да, хәтта конгресслар үткәрергә рөхсәт иткәннәр. Лагерьдагы кайбер кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән танышканнар һәм шунда ук суга чумдырылу да үткәннәр.

Шаһитләр лагерьда Теократик хезмәт мәктәбен үткәрә

 Мэри белән Эндринең бер улы Брюс андый лагерьдагы вакытны Изге Язмалар белән яхшырак танышыр өчен бик яхшы мөмкинлек дип санаган. Ул болай дип әйтә: «Лагерь минем өчен мәктәп кебек булды. Минем рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән тирән хакыйкатьләр турында фикер алышырга мөмкинлек булды. Мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем».

 1944 елда хөкүмәт лагерьларда утырган кайбер кардәшләрне азат итәргә ризалашкан. Ләкин хәрби начальникалар моны эшләргә ризалашмаган. Аларның карашлары буенча, азат ителгән Шаһитләр үз иманнары турында сөйләүләрен дәвам итәчәкләр. Аларның бер хатында болай диелгән булган: «Аларны лагерьларда калдырсак, әз булса да бу фанатикларны контрольда тотарбыз, чөнки аларны һич тә төзәтеп булмый».

Җәмгыять өчен куркыныч түгел

 Йәһвә Шаһитләренең тыелган булуы турында масса-күләм мәгълүмат чараларында күп кенә язганнар, шуңа күрә андый хәбәрләр кешеләрдә Йәһвә Шаһитләренә карата кызыксыну уята башлаган. Вакыт узу белән күпләр Йәһвә Шаһитләре куркыныч секта түгел икәнен аңлаган. Тынычлык яратучы мәсихчеләр беркемгә дә зыян китерергә җыенмаган. Нәтиҗәдә, Яңа Зеландиядә Шаһитләр саны үскән. 1939 елда алар саны 320 булса, 1945 елда инде 536 булган!

 Вакыт-вакыт, гаделлеккә омтылган хакимият кешеләре Йәһвә Шаһитләрен юкка гына тыйганнар икәнен таныган. Бер судья янына вәгазьдә катнашкан кардәшебезне китергәннәр. Судья бар дәлилләрне тыңлап чыкканнан соң кардәшебезне азат итәргә карар чыгарган. Судья болай дигән: «Изге Язмалар өзекләре язылган басмалар таратуны җинаять дип санап була мени инде! Минем карашым буенча, бу законны бозу дип санала алмый».

 Ахыр чиктә, сугыш азагына, эшчәнлегебезне тыю алып куелган. Йәһвә Шаһитләре тагын да ашкыныбрак Аллаһы Патшалыгы турында сөйли башлаган. 1945 елда Яңа Зеландия филиалы җыелышларга җибәргән хатта болай диелгән булган: «Һәр Шаһит үзен әдәпле, дусларча тотсын, игелекле булсын. Фикер каршылыклары туса да, бәхәсләшмәгез. Истә тотыгыз: кешеләр үз диннәренә эчкерсез ышана һәм шуның буенча яшәргә тырыша... Аларның күпләре — Хуҗабызның булачак сарыклары. Аларны да Йәһвә һәм Патшалык турында әле өйрәтәсе бар».

 Бүген Яңа Зеландиядәге Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы хәбәрне бу илдә яшәүче кешеләргә һәм туристларга таратуын дәвам итә. Бер көн ике сәгать эчендә, 4 Шаһиттән торган төркем Туаранга шәһәренә 17 илдән килгән 67 кеше белән сөйләшә алган!

 Яңа Зеландиядә яшәүче кешеләр Йәһвә Шаһитләрен тынычлык яратучы, Изге Язмалардагы хакыйкатьне тирән хөрмәт итүче Аллаһыга тугры кешеләр дип саный. Һәр ел йөзләгән кеше Йәһвә Шаһите булуын күрсәтеп суга чумдырылу үтә. 2019 елда бу илдә шатланып 14 000 нән артык Шаһит хезмәт иткән.

Изге Язмаларны өйрәнү буенча очрашу (1940 елда эшчәнлегебез тыелганнан соң үткәрелә)

Лагерьдагы бер кешелек камера (Төньяк утрау, Яңа Зеландия)

Науру шәһәрендәге лагерь (Төньяк утрау, Яңа Зеландия)

Нейтралитет өчен лагерьда утыручы Шаһитләр (1949 ел)