Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

«Аларның артыгы белән булганы сездәге кытлыкны каплый»

«Аларның артыгы белән булганы сездәге кытлыкны каплый»

1 ОКТЯБРЬ, 2020

 Йәһвә Шаһитләре 200 дән артык илдә мөһим эш башкара. Ләкин якынча 35 ил генә үз чыгымнарын җирле кардәшләр биргән ирекле иганәләр белән каплый ала. Ә калганнары үз чыгымнарын ничек каплый?

 Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы бөтен дөньядагы кардәшләрнең ихтыяҗларын кайгырта. Алар, без Аллаһыга гыйбадәт кыла һәм яхшы хәбәрне вәгазьли алсын өчен, барысын эшли. Кардәшләр бюджет төзи һәм ирекле иганәләрне шушы бюджет буенча куллана. Берәр филиал кирәгеннән күбрәк ирекле иганәләр алса, артык акчаны башка илләр өчен кулланалар. Бүген Йәһвә Шаһитләре, беренче гасырдагы мәсихчеләрдән үрнәк алып, тигезлек булсын өчен, акчаны булә. Берәүләрнең артыгы башкаларның «кытлыгын каплый» (2 Көринтлеләргә 8:14).

 Андый ярдәмне алган кардәшләр нәрсә хис итә? Танзания мисалын карап чыгыйк. Андагы кешеләрнең күбесе көненә ике доллардан азрак акчага яши. Мафинга җыелышы очрашкан Патшалык Залы бөтен дөньядагы кардәшләр биргән ирекле иганәләргә ремонтланган булган. Бу җыелыш болай дип язган: «Зал ремонтлангач, очрашуларыбызга күбрәк кеше килә башлады! Йәһвә оешмасының һәм бөтендөнья кардәшлегебезнең юмартлыгы ярдәмендә без шундый матур урында гыйбадәт кыла алабыз. Без аларга бик рәхмәтле».

 COVID-19 пандемиясе аркасында Шри-Ланкада яшәүче кардәшләр ачлык кичерә. Имара Фернандо апа-кардәшебез һәм аның кечкенә улы Инош андый хәлгә очраган. Башка илләрдәге кардәшләрнең ирекле иганәләре ярдәмендә алар кирәклесен алган. Үзләре открытка ясап, алар болай дип язган: «Без шушы авыр вакытларда безгә ярату күрсәткән кардәшләргә бик рәхмәтле. Без андый гаиләнең өлеше булуыбызга бик шат. Без Йәһвәгә бар кардәшләргә шушы авыр вакытларда булышсын дип дога кылабыз».

Имара һәм Инош Фернандо

 Кардәшләребез, кайда гына яшәсә дә, башкаларга ярдәм итәргә тели. Мәсәлән, Инош үзе өчен кечкенә ирекле иганәләр тартмачыгы ясаган. Шунда ул, башка гаиләләргә ярдәм итәр өчен, акча сала. Мексикада яшәүче Гваделупа Альварес исемле апа-кардәшебез шундый ук юмартлык күрсәтә. Ул яшәгән җирдә күпчелек кеше даими эш хакын алмый яисә бик аз акча ала. Шулай да ул кулдан килгәнчә ирекле иганәләр бирә. Ул болай дип яза: «Мин Йәһвәгә аның игелеге һәм тугры мәхәббәте өчен рәхмәтле. Мин беләм: ирекле иганәләрем, башка кардәшләрнең ирекле иганәләренә кушылып, ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшләргә файда китерәчәк».

 Акчалары булган филиаллар, ярдәмгә мохтаҗ булган илләргә акча җибәреп, моны шатланып эшли. Бразилия филиалы комитетында хезмәт итүче Энтони Карвальо болай ди: «Күп еллар дәвамында без башка илләрнең матди ярдәменә мохтаҗ идек. Андый ирекле иганәләр ярдәмендә илебездә гаҗәеп үсеш булды. Хәзер матди хәлебез үзгәрде, һәм без үзебез башкаларга ярдәм итә алабыз. Кардәшләр үзләре турында гына түгел, ә бөтендөнья кардәшлегебез турында уйлый. Гайсә Мәсих бөтен дөньяда вәгазьләргә кушкан, һәм кардәшләребез моңа үз өлешен кертергә шат».

 Ярдәмгә мохтаҗ кардәшләргә ничек булышырга? Иң яхшысы — акчаны турыдан-туры берәр филиалга җибәрү түгел, ә аны бөтендөнья вәгазь эшенә салу. Моның өчен җыелышта «Бөтендөнья вәгазь эшенә» дигән тартманы яисә donate.pr418.com сайтын кулланыгыз. Без бар иганәләрегезне бик кадерлибез.