Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Афәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү

Афәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү

1 ФЕВРАЛЬ, 2021

 2020 елда бөтен дөньяда күп табигать афәтләре булды һәм COVID-19 пандемиясе башланды. Йәһвә Шаһитләре зыян күргән кешеләргә ничек ярдәм итте?

 2020 хезмәт елы a дәвамында Җитәкче советның Координаторлар комитеты, афәтләр вакытында ярдәм күрсәтү өчен, 28 миллион доллар b бүлеп бирде. Бу ярдәм 200 дән артык афәтләрдән, шул исәптән COVID-19 пандемиясе, күп санлы тропик циклоннар, Африкадагы су басулар, Венесуэлладагы ризык җитмәү һәм Зимбабведагы корылыктан, зыян күргән кешеләр өчен кулланылды. Бу ирекле иганәләргә ризык, су, палаткалар, кием һәм медикаментлар, шулай ук чистарту, төзү, төзекләндерү өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Берничә мисал карап чыгыйк.

 COVID-19. COVID-19 пандемиясе бөтен дөньяда яшәгән кардәшләргә физик, эмоциональ һәм экономик яктан тәэсир итте. Аларга ярдәм итәр өчен 800 дән артык Ярдәм итү комитеты оештырылды. Бу комитетлар кардәшләрнең ихтыяҗын күзәтте һәм соңгы мәгълүматны Координаторлар комитетына тапшыра барды.

 Ел дәвамында Ярдәм итү комитетлары күпләрне ризык, су, санитария кирәк-яраклары һәм дарулар белән тәэмин итте. Кайбер җирләрдә бу комитетлар, җирле өлкәннәр белән хезмәттәшлек итеп, кардәшләргә хөкүмәттән ярдәм алырга булышты.

 Андый ярдәмне башкалар да күрми калмаган. Мәсәлән, Наконде шәһәренең (Замбия) тулы вәкаләтле вәкиле Филд Симвинья кардәшләребезгә болай дигән: «Зыян күргән гаиләләргә вакытында кирәкле ярдәм күрсәткәнегез өчен без сезгә бик рәхмәтле».

 Анголада ризык җитмәү. COVID-19 пандемиясе аркасында Анголада ризык запаслары кимегән һәм бәяләр шактый күтәрелгән. Күп кенә кардәшләребез өчен ризык сатып алу кыен булып киткән.

Азык-төлек җыелмалары Бразилиядән Анголага җибәрелгән булган

 Бразилия филиалына Анголадагы кардәшләргә азык-төлек җыелмалары җибәрергә әйтелгән булган. Иганә акчалары иң яхшы итеп кулланылсын өчен, кардәшләр ризык сатып алу һәм җибәрү буенча тикшерүләр үткәргәннәр, һәм нәтиҗәдә ризыкны зур партияләр белән сатып алганнар. Һәрбер азык-төлек җыелмасын сатып алу һәм җибәрү өчен уртача 22 доллар гына сарыф ителсә дә, ул 20 килограмм диярлек ризык үз эченә алган. Анда, мәсәлән, дөге, фасоль һәм үсемлек мае булган. Бүгенге көнгә 33 544 азык-төлек җыелмасы, тулаем алганда 654 тонна, җибәрелгән булган. Анголада сатып алынган һәм Бразилиядән җибәрелгән ризык 50 000 нән артык кешегә бирелгән булган!

 Бу ярдәмгә кардәшләребез ничек карый? Анголаның бер ерак төбәгендә яшәгән Александр болай ди: «Бу Йәһвәнең мине яратканын һәм минем ялгыз булмаганымны күрсәтә. Мине Йәһвәнең оешмасы кадерли!» Мариса исемле ялгыз әни кеше әйтә: «Йәһвә минем ялваруымны ишетте. Мин аңа һәм аның оешмасына рәхмәтлемен!»

Анголадагы кардәшләр ярдәм өчен рәхмәтле

 Зимбабведа корылык. 2020 хезмәт елында Зимбабведа коточкыч корылык булган һәм миллионлаган кеше көчле ачлыктан интеккән. Зимбабведагы меңләгән Йәһвә Шаһитләренең дә җитәрлек ризыклары булмаган.

 Кардәшләрне ризык белән тәэмин итәр өчен биш Ярдәм итү комитеты оештырылган булган. Йөзләгән кардәшләр ризыкны упаковкага салырга һәм аларны төяргә ярдәм иткән. Ә кайберләре үз машиналарын кулланырга биргән c. 2020 хезмәт елы дәвамында ярдәмгә 691 561 доллар сарыф ителгән булган, һәм бу ярдәмне 22 700 дән күбрәк кеше алган булган!

Зимбабведагы кардәшләр ризык алган

 Ярдәм килгәндә, кайбер кардәшләрнең ризыклары инде беткән булган. Ризык килгәч, кардәшләребез Йәһвәне мактаган, ә кайберләре хәтта Патшалык җырларын җырлый башлаган.

 Бер төбәктә тол калган ике апа-кардәш хөкүмәтнеке булмаган бер оешма оештырган очрашуга барган. Анда ризык өләшү мәсьәләсе каралырга тиеш булган. Әмма бу очрашуда күбрәк сәяси сораулар турында сүз барган. Шуңа күрә апа-кардәшләр ризык алу өчен таләпләрне кабул итәргә риза булмаган. Очрашудан киткәндә, алардан мыскыллап көлгәннәр һәм болай дигәннәр: «Безгә ризык сорап киләсе булмагыз». Әмма нибары ике атна үткәч, шул төбәккә кардәшләребез килеп җиткән һәм апа-кардәшләребезгә ризык китергән. Ә теге оешмадан ярдәм моннан соң күп вакыт үткәч кенә килгән!

«Йәһвә үз хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмый» (Приска)

 Зимбабведагы кардәшләргә ярдәм итү башкалар өчен яхшы шаһитлек булган. Бер кечкенә авылда яшәгән Приска мисалын карап чыгыйк. Корылык китергән авырлыкларга карамастан, Приска һәр чәршәмбе һәм җомга, хәтта җир сөрү вакытында да, вәгазьләгән. Авылдагы кешеләр: «Син, вәгазьлим дип, гаиләңне ачтан үтермәкче буласың»,— дип аңардан көлгәннәр. Ул аларга Йәһвә үз хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмый дип җавап биргән. Күп тә үтмәстән, ул оешмабыздан ярдәм алган. Бу аның кайбер күршеләренә нык тәэсир иткән һәм алар әйткән: «Аллаһы сине беркайчан да калдырмый, шуңа күрә безнең аның турында күбрәк беләсебез килә». Хәзер аның җиде күршесе радиодан тапшырылган җыелыш очрашуларын тыңлый.

 Ахыр якынлашкан саен табигать афәтләре күбәя барачак (Маттай 24:3, 7). Без сезнең donate.pr418.com сайты аша биргән юмарт иганәләрегез өчен бик рәхмәтле. Алар афәтләрдән зыян күргән кешеләргә вакытында кирәкле ярдәм күрсәтергә булыша.

a 2020 хезмәт елы 2019 елның сентябреннән алып 2020 елның августына кадәрге айларны үз эченә ала.

b Бу мәкаләдәге долларлар — АКШ долларлары.

c COVID-19 пандемиясе белән бәйле чикләр аркасында абый-кардәшләргә ризыкны илтәр өчен рөхсәт сорарга кирәк булган. Аларга шулай ук үзләренә вирус йоктырмас өчен саклык чаралары күрергә кирәк булган.