Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Бөек Нәсыйхәтчебезне данлый торган биналар

Бөек Нәсыйхәтчебезне данлый торган биналар

2023 ЕЛ, 1 ИЮЛЬ

 Йәһвә үз халкын өйрәтергә ярата. Шуңа күрә, аның оешмасында берничә төр мәктәп бар. Аларда Аллаһы хезмәтчеләрен үз вазифаларын үтәргә өйрәтәләр. Мәктәпләрнең берсе: Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе. Соңгы елларда Аллаһы оешмасы шул мәктәпләрнең программасына гына түгел, ә шул мәктәпләр үткәрелгән биналарга да игътибар итә башлады. Төп максат: мәктәптә укучыларның да, укытучыларның уку-укыту шартларын яхшырту. Сезнең ирекле иганәләрегез шул максатка ирешергә ничек булыша?

Күбрәк укучы яхшырак шартларда укый

 Теократик мәктәпләр күп кенә еллар Патшалык Залларында һәм Конгресслар залларында үткәрелде. Алайса, ни өчен соң без соңгы елларда мәктәпләр өчен кулланыла торган биналарны ремонтладык я яңаларын төзедек? Өч сәбәп белән танышыйк.

 Ихтыяҗ зурая. «Филиаллар хәбәр иткәнчә, кырда ихтыяҗ бик зур»,— дип әйтә Җитәкче советның Хезмәт бүлеге ярдәмчесе Кристофер Мейвор. Ул болай дип дәвам итә: «2019 елда, мәсәлән, Бразилиядәге филиал хәбәр иткәнчә, үз территорияләре турында кайгыртыр өчен, аларга Вәгазьчеләр мәктәбен тәмамлаган якынча 7 600 кеше кирәк». Кушма Штатлар филиалы үзләренә күбрәк өйрәтелгән пионерлар сорый. Пионерлар башкаларны зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында, портларда һәм төрмәләрдә вәгазьләргә өйрәтер иде. Шулай ук филиалның Төзү-проектлаштыру бүлегендә һәм Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт итәр өчен күп кенә кардәш кирәк. Вәгазьчеләр мәктәбен тәмамлаган кардәшләр бу ихтыяҗны каплый алыр иде.

 Гаризалар саны арта. Күп кенә филиаллар мәктәпләрдә укыр өчен кардәшләрдән гаризалар алса да, әлегә аларны укырга чакыра алмый. Мәсәлән, Бразилиядәге филиал бер ел эчендә Вәгазьчеләр мәктәбендә укыр өчен үтенеч белән якынча 2500 гариза алган. Ләкин мәктәпләрне үткәрер өчен җитәрлек урын булмаганга, филиал 950 вәгазьчене генә укыта алды.

 Тиешле яшәү урыннары. Мәктәп Патшалык Залында я Конгресслар залында үткәндә, укучылар, гадәттә, якында яшәүче кардәшләрдә яши. Елга бер-ике класс кына укыса, андый тәртип бик уңайлы, ә инде күбрәк булса кардәшләргә укучыларны үзләрендә күп айлар кабул итеп тору инде мөмкин түгел. Шуңа күрә яңа биналарны уку үткән урын янында сайлыйлар һәм аны укучылар яшәрлек итеп ясыйлар.

 Укытучылар, ярдәмчеләр һәм 30 укучы өчен яшәү урынлы һәм бер укыту класслы бина берничә миллион долларга (АКШ) төшәргә мөмкин. Әлбәттә, бинаның бәясенә урнашкан урыны да, башка яклар да үз өлешен кертә.

Мәктәп биналарының үзенчәлекләре

 Мәктәп биналары өчен урынны, гадәттә, зур шәһәрләрдән читтә, тыныч урыннарда сайлыйлар. Әмма бу урында транспорт яхшы йөрергә тиеш. Шулай ук мәктәп үткәреләчәк урынны сайлаганда, шуны да исәпкә алалар: мәктәпне үткәрүдә, төзекләндерүдә һәм башка яклардан булышачак кардәшләрнең күпчелеге якында гына яшәргә тиеш.

 Биналарның гадәттә, китапханәләре, уку бүлмәләре, компьютерлары, принтерлары һәм башка җиһазлары булырга тиеш. Күп кенә очракларда шулай ук ашханә өчен дә урын бүлеп куела. Анда укучылар һәм укытучылар бергә ашый ала. Ял итәр өчен һәм физик күнегүләр ясар өчен дә урын булырга тиеш.

 Укыту бүлмәләренә аеруча игътибар бирелә. «Без Теократик өйрәтү бүлеге белән киңәшләшеп алдык. Алар укыту шартлары булсын өчен укыту бүлмәсенә кагылышлы киңәшләр бирде,— дип сөйли Уорвиктагы Төзү-проектлаштыру бүлегендә хезмәт итүче Трой.— Кардәшләр безгә укыту бүлмәсенең зурлыгына, планына, яктылыкка, тавыш һәм видео аппаратурага кагылышлы җитәкчелек бирде». Аудиоаппаратура турында Венгриядәге мәктәптә укытучы Золтан болай дип әйтә: «Мәктәптә башта микрофоннар булмады, шуңа күрә кычкырыбрак сөйләргә куша идек. Хәзер һәр укучы өстәленең үз микрофоны бар һәм һәркем әйбәт ишетә!»

«Йәһвәнең махсус кунаклары»

 Андый үзгәрешләр турында укучылар да укытучылар да нәрсә уйлый? «Монда бик тыныч, барысын уйлап эшләгәннәр икәне сизелә. Укыту бүлмәсе, яшәү бүлмәләребез бик уңайлы. Монда укыр өчен бар шартлар булдырылган»,— дип әйтә Палм Коуст шәһәрендә (АКШ) урнашкан Вәгазьчеләр мәктәбендә укыган Анжела. Венгриядә укыта торган Ксаба аеруча укучылар белән бергә ашарга мөмкинлек булуы өчен рәхмәтле. Ашаганда бергә аралашканда «укучылар еш кына үзләрен иркенрәк тота һәм төрле очраклар сөйли. Шулай итеп без укучылар белән яхшырак таныша алабыз һәм укыту программасын аларның ихтыяҗларына карап алып бара алабыз».

 Укучылар һәм укытучылар бар бу үзгәрешләрне Бөек Нәсыйхәтчебез Йәһвәнең фатихасы дип саный (Ишагыя 30:20, 21). Вәгазьчеләр мәктәбен тәмамлаган Филиппиндагы бер апа-кардәш яңартылган биналарның берсендә укыган һәм болай ди: «Мәктәптәге шартлар без укучылар гына түгел, ә Йәһвәнең махсус кунаклары булуыбызны исемә төшерде. Ул безнең үз Сүзен шатлык белән өйрәнүебезне тели».

 Мәктәп биналары сезнең ирекле иганәләрегез ярдәмендә төзелде, яңартылды һәм ремонтланды. Аларның күпләре donate.pr418.com сайты аша ясалды. Юмартлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Мәктәпкә керү урыны (Палм Коуст, Флорида, АКШ)

Гайсә көннәрендәге гыйбадәтханә (Палм Коуст, Флорида, АКШ)

Вәгазьчеләр мәктәбенә укучылар килә (Бразилия)

Уку бара (Бразилия)

Вәгазьчеләр мәктәбенә укучылар килә (Филиппин)

Бергә аш бүлмәсендә (Филиппин)