Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Япониядәге (сулда) һәм Анголадагы (уңда) филиалларны реконструкцияләр өчен, әле бик күп эшләр башкарасы бар

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Вәгазьләргә булыша торган төзү эше

Вәгазьләргә булыша торган төзү эше

2023 ЕЛ, 20 ОКТЯБРЬ

 Бөтен дөнья буенча вәгазь эше алга барсын өчен, Җитәкче совет иганәләрне зирәклек белән куллана. Әмма бу эшне башкарыр өчен, Йәһвә Шаһитләренә уңайлы биналар кирәк. Мәсәлән, 2023 хезмәт елында Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буйлап Патшалык Залларын һәм Конгресслар залларын сатып алу, төзү, реконструкцияләү һәм кайгырту өчен 500 миллион доллардан артык акча сарыф иткән a. Бу суммага бөтен дөнья буенча җыелышлар Патшалык Залларын кайгырту өчен сарыф иткән акча керми.

 Моннан тыш, иганәләр филиалларны төзеп, аларны кайгыртыр өчен кулланыла. Филиаллар бөтен дөнья буенча вәгазь эшен оештыра. Без, филиаллардагы эшләрне гадиләштергәнгә, иганәләрнең күпмедер өлешен саклап калдык. Шул иганәләрне Патшалык Залларын һәм Конгресс залларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә куллана алдык. Шулай да филиалларны ремонтлау, реконструкцияләү я башка урынга күчерү өчен шактый күп акча кирәк. Ни өчен бар бу проектлар шулкадәр мөһим? Филиалларда башкарылган эшләр вәгазь эшенә ничек ярдәм итә? Әйдәгез, моны белик.

«Реконструкцияләү — биналарны яңартып җибәрүнең бер ысулы»

 Күп филлиаллар 30 я 40 тан артык ел кулланыла. Бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлегендә хезмәт итүче Николас болай ди: «Биналарны яхшы кайгыртып торсаң да, вакыт узу белән алар искерә башлый һәм ремонт таләп итә. Реконструкцияләү — биналарны яңартып җибәрүнең бер ысулы дип әйтеп була. Нәтиҗәдә шул биналарның „гомере“ озыная».

 Оешманың ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, Бәйтел комплекслары да үзгәрешләр кичерә. Бөтен дөнья буенча вәгазьчеләр санының артуын да исәпкә алырга кирәк. Филиаллар төзелгәндә Йәһвә Шаһитләренең саны зур булмаган, әмма хәзер хәл үзгәрде. Шуның өчен күбрәк ирекле хезмәтчеләрне чакырырга туры килә. Димәк, филиалларны да зурайтырга кирәк.

 Иминлек турында да кайгыртырга кирәк. Без соңгы көннәрнең ахырында яшибез, шуңа күрә тормышыбызны куркыныч астына куйган табигать афәтләре ешрак булгалый башлады (Лүк 21:11). Реконструкцияләү вакытында без алдынгы төзү ысулларын кулланабыз, шуңа күрә биналар күпкә ныграк булып китә. Моның ярдәмендә филиаллар гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм итү үзәге итеп кулланыла һәм табигать афәтләреннән соң вәгазь эшен дәвам итәргә булыша.

«Карарыбызны Йәһвә фатихалады»

 2023 хезмәт елында Җитәкче совет карары буенча 43 филиалда зур төзелеш эшләре башкарылды. Димәк, бөтен дөньядагы Бәйтелләрнең яртысында диярлек реконструкцияләү һәм ремонт эшләре алып барылды. Менә кайбер мисаллар.

 Ангола. Ангола филиалы комитетында хезмәт итүче Мэтт болай ди: «Һәггәй 2:7 дә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлешен без үз күзләребез белән күреп торабыз. Нибары 10 ел эчендә безнең илебездәге вәгазьчеләр саны 60 процентка артты! Шуңа күрә безгә өч тапкыр күбрәк бәйтелчеләр кирәк булды, әмма, безнең филиалыбыз кечкенә булганга, без шулкадәр күп кешене чакыра алмадык. Шуның өчен күпчелек бәйтелчеләрнең җилкәләренә авыр йөк ятты, һәм аларга еш кына күбрәк эшләргә туры килде».

Яңа офисларда (уңда) бәйтелчеләргә хезмәт итү күпкә уңайлырак

 Абый-кардәшләр бу проблеманың хәл итү юлларын эзли башлаган. Башта алар филиал биналары реконструкция үтсә, бу тизрәк һәм уңайлырак булыр дип уйлаган. Әмма, чыгымнарны җентекләп санап чыккач, алар иганәләрне алай тоту акыллы булмас дигән карарга килгән. Нәтиҗәдә, алар якындагы бинаны сатып алырга һәм аны ремонтларга булган. Мэтт болай итеп дәвам итә: «Башта филиал комитеты бу карар уңышлы булыр микән дип борчылды. Без бит яңа бина төзү яхшырак булыр дип уйлаган идек. Әмма нәтиҗәдә, сатып алынган бина бар таләпләргә туры килде. Әйе, карарыбызны Йәһвә фатихалады».

Ангола филиалының территориясендәге йортлар күбрәк хезмәтчеләрне кабул итәргә мөмкинлек бирә

 Киләчәктә дә Анголадагы филиалын киңәю көтә. Әмма әлегә филиал территориясендә сатып алынган бинада, йортларда һәм арендага алынган фатирларда бар ирекле хезмәтчеләрне урнаштырып булды. Үз чиратында, бу хезмәтчеләр алга таба да бу илдәге зур үсешкә ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Анголадагы филиалның реконструкцияләвендә бик күп апа-кардәш катнаша

 Япония. Бу илнең Бәйтелендә төп биналар якынча 40 ел элек төзелгән булган, һәм аларның күбесенә беркайчан да җитди ремонт ясалмаган булган. Бу биналарны үз вакытында кайгыртып торганга, алар без уйлаганнан күпкә күбрәк кулланылды. Шулай да, зур ремонт эшләренә вакыт килеп җиткән.

 Бәйтелчеләрнең дә тормышлары үзгәрешләр кичерде. 2015 елга кадәр аларга иртәнге, төшке һәм кичке ашларны ашханәдә әзерләгәннәр. Шуңа күрә япон филиалындагы күпчелек бүлмәләрдә ризык пешерү урыны гади булган. Хәзер исә бәйтелчеләр күбесенчә үзләре ашарга әзерли. Шуңа ремонт ясалганда максатларның берсе мондый иде: бәйтелчеләр ризыкны үз бүлмәләрендә әзерли алсын өчен, шул урыннарны тиешенчә үзгәртү. Япон филиалында хезмәт итүче Кумико болай ди: «Ризык пешерү өчен урыннар яңартылгач, мин үземне өйдә кебек хис итә башладым. Хәзер миңа Бәйтелдәге яңа тәртип буенча эш итү күпкә җиңелрәк».

Бәйтелчеләргә яңа кухняләрдә (уңда) күпкә уңайлырак

 Япон филиалы оешмабызның эшчәнлегенә зур өлеш кертә (Маттай 28:19, 20). Изге Язмалар китабын ике филиал гына бастыра, һәм Япония филиалы  аларның берсе. Типографиядә калдыкларны һәм тузанны җыю системасын урнаштырырга кирәк булган, шуңа күрә реконструкция үткәндә бу эшләрне дә башкарганнар. Бу анда эшләүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртыр өчен эшләнгән. Бу системаны сатып алу һәм урнаштыру якынча миллион долларга төшкән, әмма шулай итеп Япониядәге филиал алга таба рухи ризыкны бастырып җибәрә алачак.

Эшчеләрнең сәламәтлеген кайгыртыр өчен, типографиядә калдыкларны һәм тузанны җыю системасы урнаштырылган

 Реконструкцияләү вакытында Изге Язмаларны бастырып чыгару бер минутка да тукталмаган. Япон филиалы комитетында хезмәт итүче Трей болай ди: «Типографиядә ремонт барган вакытта безнең оешмабыз Изге Язмаларны тагын да күбрәк телләргә тәрҗемә итте, шуңа күрә күбрәк китапларны бастыруга ихтыяҗ туды. Басмаларны бастыруны һәм яңа җайланмаларны урнаштыруны планлаштырыр өчен, филиал подрядчиклар белән хезмәттәшлек итте. Шулай ук филиалдагы күп кенә бүлекләр бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итте». 2023 елның мартыннан алып августына кадәр, типографиядә реконструкцияләүнең иң кызу чагында, япон филиалы аена якынча 220 000 Изге Язмалар китабын бастырган. Әмма бу ремонтның бәясенә тәэсир итмәгән.

 Япониядәге филиалның реконструкцияләвенең тагын бер максаты  энергияне саклап калу. Моның өчен кояш панельләрен урнаштырачаклар. Алар ярдәмендә электр энергиянең чыгымнары елына якынча 120 000 долларга кимеячәк. Моннан тыш, өч катлы тәрәзәләр дә куелачак. Бу чыгымнарны елына тагы 10 000 долларга киметергә булышыр. Кояш панельләре һәм яңа тәрәзәләр реконструкцияләүнең чыгымнарын арттырса да, нәтиҗәдә, без 3,5 миллион долларны саклап кала алырбыз. Бу шулай ук тирә-якка зыян китерүне дә киметергә ярдәм итәчәк.

Яңа өч катлы тәрәзәләр энергияне сакларга ярдәм итә

«Безнең тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар»

 Шушы ике проекттан күренгәнчә, Бәйтел комплекслары безнең оешмабызның таләпләренә туры килсен өчен, әле бик күп эшләр башкарасы бар. Бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлегендә хезмәт итүче Аарон болай ди: «Без күп нәрсәгә ирештек, әмма безнең әле тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар». Аннары ул моңа ничек ирешеп була икәнен аңлата: «Беренчедән, юмарт ирекле иганәләр. Нәкъ бу акчага без теократик биналар төзибез. Икенчедән, ирекле хезмәтчеләрнең фидакарьлек рухы. Без төзү проектларында катнашучыларга һәм киләчәктә катнашырга теләүчеләргә бик рәхмәтле. Кардәшләрнең хезмәте һәм аларның матди ярдәме Йәһвәнең безнең белән икәнен ачык күрсәтеп тора торган дәлил булып тора» (Зәбур110:3).

 Безнең оешма алып барган төзү һәм реконструкцияләү проектлары ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Аларның күбесе donate.pr418.com сайты аша бирелә. Юмарт булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

a Бу мәкаләдә сүз АКШ доллары турында бара.