Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр». Камера артында

«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр». Камера артында

1 ОКТЯБРЬ, 2024 ЕЛ

 Быел Йәһвә Шаһитләре «Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр» дигән видеопостановканың 1 нче сериясенең чыгуын зарыгып көткән иде. Миллионлаган кеше аны инде карады. Һәм бу әле башлангыч кына: безне тагын 17 серия көтә! Бу видеопостановканы төшерер өчен, камера артында нинди эшләр алып барыла? Ә сез бу эшкә нинди өлеш кертәсез?

Актерлар һәм видеопостановканы төшергән кардәшләр турында кайгырту

 «Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр»нең шактый өлеше Австралазия филиалында төшерелә a. Бер генә күренешне төшерер өчен, 50—80 кеше кирәк. Бар катнашучылар өчен төшке, кичке аш һәм капкалап алыр өчен ризык әзерләнә. Меню алдан төзелә. Ризык өчен җаваплы кардәшләрнең берсе, Эстер исемле апа-кардәш, болай ди: «Без иң сыйфатлы ашамлыкларны иң яхшы бәягә сатып алыр өчен, төрле фирмалар белән хезмәттәшлек итәбез. Калдыклар азрак булсын өчен, без рецептларыбыздагы ингридиентларны һәрвакыт үзгәртеп торабыз». Нәтиҗәдә, һәрбер кешене ашатыр өчен, көненә якынча 4 доллар сарыф ителә.

 Актерлар һәм видеопостановканы төшергән кардәшләр ризыкка гына түгел, ә яклауга да мохтаҗ. Нинди яклауга? Австралиядә кояшлы, җылы көннәр күп. Әмма моның аркасында еш кына ультрафиолет индексы югары була. Кардәшләр, һәрбер кешене кояштан һәм эсселектән яклар өчен, суыту системалары белән җиһазланган чатырлар куя; су, зонтиклар һәм кояштан яклаучы кремнар җитәрлек булсын өчен кайгырта. Аудио- һәм видеоязма бүлегендә хезмәт итүче Кевин исемле абый-кардәш болай ди: «Бу эшне күбесенчә ирекле хезмәтчеләр башкара. Алар басынкылык һәм шатлык белән һәртөрле эшкә тотына. Аларның ярдәменнән башка без булдыра алмас идек!»

Башка җиргә барып видео төшерү

 Кайбер күренешләр филиалда я студиядә төшерелсә, чынбарлыкта кебек күренмәячәк. Андый очракларда кардәшләр видеоны бүтән җиргә барып төшерә. Видеопостановкада борынгы вакыттагы күренешләр төшерелгәнгә, алар электр линияләр, асфальт юллар һәм заманча биналар булмаган, шәһәрдән ерак җирләргә бара. Шулай ук бар костюмнар, реквизит һәм җиһазларны, җыеп, шул урыннарга алып килер һәм саклар өчен, чаралар күрергә кирәк. Техник якны кайгырткан кардәшләр генераторлар, бәдрәфләр һәм чиста су мәсьәләсен хәл итә. Актерлар һәм видеоны төшерүче кардәшләр имандашларда, кунакханәләрдә, трейлерларда һәм башка урыннарда туктала.

Башка җиргә барып видео төшерү җиңел эш түгел

 Башка җиргә барып видео төшерү кыйммәткә төшә, күп көч һәм вакыт ала. Шуңа күрә 2023 елда Җитәкче совет бәясе 2,5 миллион доллар булган видеостенаны сатып алуны хуплаган. Аны кулланып, табигый булып күренгән виртуаль күренешләрне төшереп була. Моның барысы югары сыйфатлы экраннар һәм махсус яктыртучы панельләр ярдәмендә мөмкин. Панельләрдән төшкән яктылык экраннарда күрсәтелгән күренешләр белән синхрон рәвештә үзгәргәнгә, бу күренешләр ачык һавада төшерелгәндәй күренә. Австралазия филиалы комитетында хезмәт иткән Даррен болай дип әйтә: «Видеостена кулланылганга, актерлар алай ук армый, ә катлаулы күренешләрне, кирәк булса, кабат төшереп була. Мәсәлән, чын кояш баюын төшерер өчен, берничә минут кына бар. Әмма видеостена ярдәмендә, кояш баюы булган күренешне төшергәндә, күпме кирәк, шулкадәр дубль ясап була».

Кардәшләр күптән түгел сатып алынган видеостенаны көйли һәм сыный

«Мин корбаннарга бардым дип бер дә санамыйм!»

 «Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр»нең һәрбер сериясендә йөзләрчә актерлар катнаша, ә камера артында тагы да күбрәк кеше тырышып хезмәт итә. Алар кардәшләрнең кайгыртуы турында нәрсә уйлый?

 Бу проектта катнашыр өчен Мельбурн шәһәреннән 700 дән артык километр ара үткән Эмбер исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Самолеттан төшүем булды, бәйтелчеләр мине каршы алып, кайгырта башлады. Күпләре мине бергә ашап алырга я чәй эчәргә чакыра иде. Проектта катнашучыларның барысы да ачык күңелле иде һәм ярату чагылдырды. Монда килү минем өчен зур фатиха булды. Мин корбаннарга бардым дип бер дә санамыйм!»

 Видеоматериаллар белән эшләүче Дерек исемле абый-кардәш үз хисләрен болай дип белдерә: «Бу проект башлангач ук, безгә төрле-төрле бүлекләрдә хезмәт итүче кардәшләр булышты. Үз вакытын, акчасын һәм көчен жәлләмәгән кардәшләр белән хезмәттәшлек итү миңа зур шатлык китерә. Алар шундый игелекле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! Йәһвәнең безне дә, аларны да фатихалап торганы ачык күренә. Аның өчен эшнең нәтиҗәсе генә түгел, ә кешеләр үзләре, аларның тырышып хезмәт итүләре мөһим».

 Бу видеопостановканы төшерү ирекле иганәләрегез, шул исәптән donate.pr418.com сайты аша җибәрелгән иганәләрегез, ярдәмендә генә мөмкин. Зур рәхмәт сезгә!

a Австралазия филиалы күп кенә илләрдә, шул исәптән Австралиядә һәм Тын океанның көньягындагы башка илләрдә эшчәнлегебезне күзәтә. Бу филиал Сидней шәһәренең читендә урнашкан.