Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Глобаль пандемия вакытында глобаль ярдәм

Глобаль пандемия вакытында глобаль ярдәм

1 ИЮЛЬ, 2021

 2020 елның март аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 ны пандемия дип игълан иткәч, күпчелек кешегә бу вирусның җир йөзендә, әле бер ел үткәч тә, котырачак икәнен күз алдына китерү авыр иде. Миллионлаган кеше, шул исәптән кайбер Йәһвә Шаһитләре дә, пандемия аркасында физик, эмоциональ яктан нык интегә һәм финанс югалтулар кичерә. Бу катлаулы вакытта Йәһвә Шаһитләре нинди ярдәм күрсәтә?

Мохтаҗларга ярдәм

 Җитәкче советның Координаторлар комитеты җитәкчелеге астында COVID-19 пандемиясе белән бәйле бөтен дөнья буенча 950 дән артык Ярдәм итү комитеты оештырылган. Ниндидер очракларда бу комитетлар кирәкле урыннарда үзләре генә ярдәм күрсәтә, ә башка очракларда дәүләтнең ярдәмен куллана. Бу комитетлар шулай ук зуррак масштабта да ярдәм оештыра.

 Парагвайда менә нинди очрак килеп чыккан. Бер газетада пандемия белән бәйле экономик авырлыклар аркасында бик күп Парагвай халкы ачлыктан интегә дип әйтелгән булган. Әмма инде шул вакытка Ярдәм итү комитеты Парагвайда ике атнага җитәрлек (дүрт кешедән торган гаиләләр өчен) ризык, чисталык саклау һәм гигиена өчен җыелмалар өләшә башлаган. Һәрбер андый җыелманың хакы якынча 30 АКШ долларын тәшкил итә.

 Ярдәм итүчеләр үзләрен һәм башкаларны COVID-19 дан ничек саклый? Алар битлекләр киеп йөри һәм дистанция саклый. Шулай ук алар азык-төлек китерүче компанияләрнең биналарында җентекле дезинфекция үткәрүен һәм катгый саклык чараларын тотуын тикшерә. Абый-кардәшләр җыелмаларга катнашы булганнарның шәхси саклану чараларын күрүен, автомобильләрен юып, дезинфекцияләүләрен һәм җыелмаларны куркынычсыз урыннарда саклауларын күзәтә. Һәм, ниһаять, кардәшләр җирле Йәһвә Шаһитләренә җыелмаларны тапшырганда, алар да дистанция саклый.

Иганәләрне саклык белән сарыф итү

 2021 елның гыйнвар аена Координаторлар комитеты COVID-19 пандемиясе белән бәйле чыгымнарны каплар өчен 25 миллион АКШ доллары сарыф итүне хуплады. Филиаллар һәм Ярдәм итү комитетлары ирекле иганәләрне саклык белән куллана һәм һәрвакыт иң яхшы бәяләр табарга тырыша. Мәсәлән, Чилида ярдәм итүдә катнашкан кардәшләр, 750 килограмм ясмык сатып алырга планлаштырган булган. Әмма бер ай эчендә генә ясмык бәясе ике мәртәбә арткан. Абый-кардәшләр ясмыкны югары бәягә сатып алырга дип сөйләшкәннән соң, ике сәгать үткәч, сатучы аларга бер сатып алучының алган ясмыгын әле генә кире кайтаруы турында хәбәр иткән. Шуңа күрә сатучы кардәшләргә ясмыкны иске бәягә сатарга булган.

 Әмма абый-кардәшләр ясмыкны алып китәр өчен килгәч, сатучы килешүдән баш тартырга теләгән. Ул кардәшләрне, башка оешмалар кебек үк, үзләренә файда эзләүләрендә гаепләгән. Бер кардәш эчтән генә дога кылган һәм сатучыга һәрбер җыелышта, ихтыяҗларны билгеләр өчен, сораштыру үткәрелгәне турында әйткән. Кардәшләр шулай ук җыелмаларны җыйганда, бер нәрсә дә әрәмгә китмәсен өчен, гаиләнең культурасын да исәпкә алуларын аңлаткан. Ахырда, алар сатучыны Йәһвә Шаһитләре үз теләкләре белән иганәләр бирүләрендә һәм риясыз эшләүләрендә ышандырган. Сатучы шаккаткан. Ул иске бәягә генә ризалашып калмаган, ә кардәшләр икенче тапкыр заказ ясагач, үзе дә 400 килограмм иганә итеп биргән.

«Чын ярату дәлиле»

 Лусу — Либериядән булган олы яшьтәге тол хатын. Ул үзенең биш туганы белән бергә яши. Иртәнге аштан соң һәм көндәлек шигырьне карап чыкканнан соң, аның җиде яшьлек оныгы өйдә бүтән ашарга калмаганын аңлаган. Ул болай дип сораган: «Ә без нәрсә ашаячакбыз?» Лусу аңа инде Йәһвәдән моның турында догада сораганын һәм ул һичшиксез ярдәм итәчәген әйткән. Инде көндез аңа өлкән, шалтыратып, азык-төлек җыелмасы артыннан килә алуы турында әйткән. Ул болай дип сөйли: «Хәзер минем оныгым Йәһвә бар догаларны да ишетә һәм аларга җавап бирә икәнен белә».

Конго Демократик Республикасыннан булган балаларның азык-төлек җыелмалары өчен рәхмәтләрен белдереп ясаган рәсемнәре

 Конго Демократик Республикасында яшәүче бер хатын Йәһвә Шаһитләре гаиләсе белән янәшәдә тора. Ул, бу гаиләгә кардәшләре ризык бирүләрен күргәч, болай дип әйткән: «Пандемиядән соң, һичшиксез, без дә Йәһвә Шаһитләре булачакбыз, чөнки алар бу авыр вакытта үзләренекеләре турында кайгырта». Ире аңардан болай дип сораган: «Син бер капчык дөге ярмасы аркасында Йәһвә Шаһите булырга телисеңме?» Ул аңа: «Әлбәттә, аның өчен түгел. Дөге тутырылган бу капчык — чын ярату дәлиле бит»,— дип җавап биргән.

 Йәһвә Шаһитләре пандемия вакытында кардәшләренә тиз генә ярдәмгә килә ала. Бу сезнең юмарт иганәләрегез ярдәме белән генә мөмкин. donate.pr418.com сайтында искә алынган ысуллар ярдәмендә иганәләр җибәргәнегез өчен, сезгә чын күңелдән рәхмәт.