Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Изге Язмаларны өйрәнер өчен уникаль китап

Изге Язмаларны өйрәнер өчен уникаль китап

2022 ЕЛ, 1 АПРЕЛЬ

 2021 елның гыйнварында Җитәкче совет Изге Язмаларны өйрәнер өчен яңа китапның чыгарылышы турында белдерү ясады. Китап исеме: «Мәңге шатланып яшәгез!» a Сез бу белдерүне ничек кабул иттегез? Канадада яшәүче Мэтью болай дип әйтә: «Моны ишетү бик дулкынландыргыч булды. Бу басманы чыгарыр өчен һәм аны сынар өчен башкарылган эшләр турында нотыкларны тыңлаганда да, видеоларны караганда да, мин дулкынланып утырдым. Ул басманы тизрәк күрәсем һәм кулланып карыйсым килә иде».

 Яңа китап ярдәмендә Изге Язмаларны яңача өйрәнеп булачак. Бу аны моңа кадәр чыгарылган андый басмалардан аерып торса да, аның башка үзенчәлекле яклары да бар. Әгәр яңа китапны бастырылган форматта куллансагыз, аны тотып карагач, аны нәрсә аерылып тора икәнен сизәрсез. Әйдәгез, шул яңа китап белән яхшырак танышыйк.

Яңа китапның үзенчәлекләре

 Яңа кәгазь. Ни өчен яңа кәгазь кулланырга булганнар? «Мәңге шатланып яшәгез!» китабында 600 дән артык иллюстрация кулланыла. Ә «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапта, мәсәлән, алар саны 60 ка гына җитә иде. Яңа китап битләрендә зуррак буш урын калдырылган. Ул урыннарда текст та, рәсем дә булмаганга, кәгазь нәзек булса, киләсе биттәге рәсем күренеп торыр иде. Шуңа күрә Уолкилдагы халыкара бастыру бүлегендә хезмәт итүче кардәшләр кәгазьнең дүрт төрен сынап караган. Җитәкче советның Язу комитеты аларның һәрберсен тикшергән һәм катырак кәгазьне сайлаганнар. Кәгазьнең андый төре, гадәттә, басмаларны бастырыр өчен кулланылган кәгазь төреннән 16 процентка кыйбатрак булса да, ул күбрәк файда китерәчәк. Чөнки яңа китапны куллана торган өйрәнүче, киләсе биттәге рәсемнәр күренеп тормаганга, фикерләрен кирәкле материалга туплап өйрәнә алачак.

Уңдагы рәсемдә күрсәтелгән кәгазь «Мәңге шатланып яшәгез!» китабын бастыруда кулланыла

 Яңа тышлык. Яңа китапның тышлыгы да аерылып тора, чөнки аны пленка белән каплыйлар. Пленка шома түгел, ә кытыршы, шуңа рәсемнәр тагын да ачыграк булып күренә. Ул шулай ук китапны да яклап тора. Әмма кытыршы пленка шомасыннан 5 тапкыр кыйбатрак тора, шуңа күрә, аны арзанрак сатып алыр өчен, берничә филиал аны берләшеп сатып алырга булган.

Китап тышлыгы пленка белән каплана

 Ни өчен кыйбатрак материаллар кулланырга булганнар? Халыкара бастыру бүлегендә хезмәт итүче кардәш болай дип аңлата: «Бу китап еш кына кулланылачак. Шуңа күрә, ул тиешле хәлдә саклансын өчен, без андый материалларны кулланырга булдык». Эдуардо Бразилия филиалында, типографиядә эшли. Ул болай ди: «Йәһвә оешмасының сыйфатлы материаллар куллануын күрү безне бик шатландыра. Андый материаллар китапны матуррак, чыдамлырак итә һәм шул ук вакыт ирекле иганәләрне акыллырак кулланырга булыша».

Пандемия вакытында бастыру эше

 Яңа китапны 2021 елның март аенда бастыра башладылар. Ул вакытта пандемия башланды һәм кайбер авырлыклар туды. Нәтиҗәдә, Бәйтелдә локдаун игълан ителде. Бәйтелгә килеп эшләгән кардәшләр килми башлады, яңа бәйтелчеләрне дә инде чакырып булмый иде һәм типографияләр ярдәмсез калды. Шуңа күрә анда эшләргә кеше булмаганга, кайбер типографияләрне вакытлыча ябып куйдылар. Хөкүмәт боерыгы буенча да аларның кайберләрен ябарга туры килде.

 Туган авырлыклар ничек хәл ителде? Типографиягә хөкүмәт ягыннан эшләргә рөхсәт булса, башка бүлекләрдә хезмәт итүче кардәшләр вакытлыча типографиядә эшләргә күчерелде. «Аларның фидакарь рухлары һәм эшнең яңа төрләренә өйрәнергә теләкләре ярдәмендә, без кирәкле эшләрне башкарып тордык»,— дип әйтә халыкара бастыру бүлегендә хезмәт итүче Джоел.

 Авырлыкларга карамастан, инде берничә миллион яңа китап бастырылды. Моның өчен безгә төрле материаллар, шул исәптән бастыру машиналары өчен кирәк-яраклар, пленка, кәгазь, кара һәм ябыштыру материаллары кирәк булды. Бастыра башлагач, беренче биш ай эчендә генә 2 миллион 300 меңнән артык доллар (АКШ) сарыф итәргә туры килде. Бу материал сатып алыр өчен генә киткән акча булды. Акчаларны юкка гына сарыф итмәс өчен, без җыелышлардан китапка күпме заказ килсә, шулкадәр генә бастырдык.

«Ул — сәнгать әсәре»

 Изге Язмаларны өйрәнер өчен бу яңа корал турында безнең кардәшләр нәрсә уйлый? Австралиядә яшәүче Пол болай ди: «„Мәңге шатланып яшәгез!“» китабы гаҗәеп. Миңа аны кулланып өйрәнүләр үткәрү шулкадәр ошый! Китап искиткеч итеп төзелгән һәм чыннан да интерактив өйрәнергә мөмкинлек бирә. Анда барысы ап-ачык язылган, сораулары йөрәккә үтеп керә, видеолары, рәсемнәре, схемалары һәм максатлар рамкасы зур ярдәм булып тора. Ул — сәнгать әсәре һәм мине остарак өйрәтергә дәртләндереп тора».

 Кушма Штатларда Изге Язмаларны өйрәнүче бер ир-ат болай дигән: «Яңа китап миңа бик ошый. Иллюстрацияләр төп фикерләрне аңларга булыша. Видеолар йөрәккә үтеп керерлек итеп ясалган һәм мине эш итәргә дәртләндерә». Бу ир-ат атнасына ике тапкыр өйрәнә һәм җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри.

 Башкарасы эш әле күп, чөнки әле миллионлаган яңа китапны күп кенә телләрдә чыгарасы бар. Җитәкче совет бу китапны 710 телгә тәрҗемә итәргә хуплау бирде бит! Ә «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китап тәрҗемә итәр өчен 370 телгә генә рөхсәт ителгән иде.

 Бу китапны бастырыр өчен акча кайдан алына? Бөтендөнья эше өчен бирелгән иганәләрдән. Аларның күпләре donate.pr418.com сайты аша бирелә. Юмартлык күрсәтеп бирелгән иганәләрегез өчен рәхмәт сезгә! Алар ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итүче төрле кораллар чыгарыла. Нәтиҗәдә, кешеләр, Йәһвә турында белем алып, мәңге яшәү өметенә ия була (Зәбур 22:26).

a Яңа китапның чыгуы турында еллык очрашуда әйтелгән иде. Шул очрашу JW Broadcasting® программасында күрсәтелде.