Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Конгрессларда кулланыла торган аудио-, видеоҗиһазлар

Конгрессларда кулланыла торган аудио-, видеоҗиһазлар

1 ИЮЛЬ, 2024 ЕЛ

 Йәһвә Шаһитләре инде 130 елдан артык конгресслар үткәрә. Региональ конгресс программасында интервьюлар, музыка, 40 лап нотык яңгырый һәм видеороликлар күрсәтелә. Делегатлар программаны яхшы күрсә һәм ишетсә генә, ул аларга файда китерер (Лүк 2:20). Бу максатка ирешү өчен, кардәшләр ирекле иганәләрегезне ничек куллана?

Аудио-, видеоҗиһазлар

 Көнбатыш илләрендә күпчелек стадионнарда һәм ареналарда аудио-, видеосистемалар бар. Шулай да, анда конгресс үткәргәндә, без еш кына үз аппаратураларыбызны да урнаштырабыз. Ни өчен? Төп идарәдәге Трансляция бүлегендә эшләүче Дейвид болай дип аңлата: «Күп кенә стадионнарда аудиосистема бар барын, әмма ул ихтыяҗларыбызны канәгатьләндереп бетерми. Ул кыска белдерүләр һәм тәнәфес вакытында музыка яңгырату өчен генә көйләнгән. Ә мониторларда нибары уен исәбе, реклама һәм видеокабатлаулар күрсәтәләр. Конгресста исә делегатлар программаны көне буе тыңлый. Моннан тыш, без күп видеопостановкалар карыйбыз. Тыңлаучыларның сәхнәдән әйтелгән һәрбер сүзне яхшы итеп ишетүләрен теләгәнгә, без үз аудио-, видеоҗиһазларыбызны урнаштырабыз да».

 Конгресс үткәрү урыннары төрле. Шуңа күрә аудио-, видеоҗиһазларны да җирле шартларга җайлаштырырга туры килә. Конгресс өчен урын сайлангач, җирле филиалдагы Трансляция бүлегеннән кардәшләр, үткәрү урынының никадәр зур булганын һәм ничә делегат чакырылганын исәпкә алып, аларны кайсы секторларга утырту яхшырак булыр икәнен хәл итә. Кардәшләр шулай ук сәхнә һәм мониторлар кайда торырга тиешлеген билгели, аппаратураны ничек тоташтырырга икәнен карап чыга һәм бар кирәкле аппаратураның исемлеген төзи.

Җирле филиалдагы Трансляция бүлегеннән кардәшләр төзелгән план буенча эш итәләр

 Конгресс программасы берничә телдә булса, аудио-, видеосистема тагын да катлаулырак була. Мәсәлән, чыгышлар тәрҗемә белән барса, докладчының тавышы башта тәрҗемәчегә килә, ә аннан соң аның тәрҗемәсе билгеле бер радиоканалга китә. Шулай итеп делегатлар программаны үз телендә тыңлый ала. Махсус медиаплеер ярдәмендә, экранда видео күрсәтелгәндә, аны бер үк вакытта 8 телдә тыңлап була. Дейвид болай ди: «Бу системалар катлаулы, шуңа күрә алар белән эш итүче кардәшләр яхшы өйрәтелгән булырга тиеш».

 Күпчелек филиалларда конгрессларга җибәрү өчен аудио-, видеоҗиһазлар бар. Әлбәттә, барлык бу аппаратураны күчереп йөртү өчен акча китә. Мәсәлән, АКШта гына бу максатка ел саен 200 000 нән артык доллар a сарыф ителә. Шулай да, яңа аппаратура сатып алуга караганда, аны күчереп йөртү арзанрак чыга. Канададагы бер конгресста аудио-, видеоҗиһазлар өчен җаваплы булган Стивен кардәш болай ди: «Техник командабыз һәрбер шөрепне, гайканы, шнурны — һәрбер детальне санап, берсен дә югалтмыйча, ипләп кенә төреп, башка конгресска җибәрү өчен әзерләп куя».

Җиһазаларны сатып алу һәм кайгырту

 Аудио-, видеоаппаратураны арендага алу бик кыйбат. Еш кына бу җиһазларның сыйфаты әллә ни мактанырлык түгел һәм алар яхшы хәлдә дә түгел. Шуңа күрә, гадәттә, без аудио-, видеоҗиһазларны сатып алабыз. Әмма, әйтергә кирәк, сатып алу да әллә ни арзанга төшми. Мәсәлән, хәзер 5 кә 3 метр зурлыгындагы видеостена якынча 24 000 доллар тора. Ә 15 метр озынлыктагы микрофон кабелен сатып алу якынча 20 долларга төшә. Бу эштә Трансляция бүлеге Тәэмин итү бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар бергәләп сатып алынасы әйберләр «күпмегә төшәсен хисаплап чыга» (Лүк 14:28). Кардәшләр мондый сораулар турында уйлана: Бу аппаратура ничә конгресста кулланылыр? Яңа җиһазларны сатып алу чыннан да иң яхшы вариантмы? Моның барысын саклар өчен склад бармы? Җиһазларны кайгыртыр өчен, инструментларыбыз һәм кешеләр бармы?

 Аудио-, видеоҗиһазларның куллану вакытын озынайту һәм шулай итеп иганәләрне экономияле тоту максатыннан без электрониканы һәм төрле механизмнарны ремонтлап торабыз. Шулай ук без, җиһазлар ватылмасын өчен, аларны ныклы кейсларда күчереп йөртәбез. Бу кейсларны да без яхшы хәлдә сакларга тырышабыз.

Аудио-, видеоҗиһазларның төзеклеген кайгырту һәм ремонтлау аның куллану вакытын озынайта

Яхшы ишетелгән һәм күренгән программа искиткеч шаһитлек бирә

 Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр ишетелү һәм күренү ягыннан яхшы оештырылган программага шакката. Бер конгресста, мәсәлән, бер күренекле телекомпаниянең хезмәткәре программабызның югары сыйфатына сокланган. Аудио-, видеоҗиһазларны урнаштыру һәм куллану өчен җаваплы булган Джонатан болай дип сөйли: «Бу кеше, техник командабыз ирекле хезмәтчеләрдән торганын һәм аларның профессионаллар булмаганын белеп, бик гаҗәпләнде. Ул болай диде: „Сез көн ярым эчендә урнаштырган җиһазларны урнаштырыр өчен, безнең кешеләргә биш көн кирәк булыр иде“». Ә башка бер конгресста бина менеджеры болай дигән: «Безгә бу эшләрне эшләр өчен күп профессионаллар килә иде, ләкин сездәге кебек профессионализмны беренче тапкыр күрәм!»

Кардәшләр программаны рәхәтләнеп тыңлый

 Англиядә яшәүче Дейвид болай ди: «Миңа 88 яшь, һәм мин гомер буе конгрессларга йөрим. Соңгы елларда программаны игътибар белән тыңлау бик җиңеләйде дип әйтә алам. Видеороликлар ярдәмендә программа сизелми дә үтеп китә, фикерләрне үзләштерү, аңлау да җиңелләште». Нигериядә яшәүче Майкл болай ди: «Кардәшләр нотыкчыларны да, видеороликларны да яхшы ишетә һәм күрә, шуңа программаны игътибар белән тыңлау аларга җиңелрәк бирелә». Һичшиксез, сез дә бу кардәшләрнең хисләрен уртаклашасыздыр.

 Кардәшләр, быел «Яхшы хәбәрне игълан итегез!» дигән региональ конгресска килгәч, барысы да яхшы күренсен һәм ишетелсен өчен, күпме тырышлык куелганына игътибар итегезче. Монда сезнең дә фидакарь өлешегез бар! Ирекле иганәләрегез, шул исәптән donate.pr418.com сайты аша җибәрелгән иганәләрегез өчен без сезгә бик рәхмәтле! Зур рәхмәт сезгә!

a Америка доллары күздә тотыла.