ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?
Күчмә стендлар ярдәмендә «бар халыкларга шаһитлек бирелә»
2023 ЕЛ, 1 АПРЕЛЬ
Соңгы 10 ел эчендә әдәбият өчен күчмә стендлар безнең хезмәтебезнең аерылгысыз өлеше булып китте. Аларны күрү белән, кешеләр безнең Йәһвә Шаһитләре икәнлегебезне аңлап ала. Безнең стендлар матур һәм уңайлы итеп ясалган. Польшада яшәүче Асенате исемле апа-кардәшебезнең сүзләре белән, бәлки, сез дә килешерсез: «Күчмә стендның конструкциясе гади генә булса да, ул үзенә кешеләрне җәлеп итә. Аны куллану һәм бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү бик уңайлы».
Шул стендларны яхшыртыр өчен һәм җитештереп чыгару өчен нинди эшләр башкарыла?
Стендның уңайлы яклары
2001 елда Франциядәге кардәшләр, Җитәкче совет хуплавы белән, иҗтимагый урыннарда вәгазьнең төрле алымнарын куллана башлады. Алар шул исәптән стенд ярдәмендә дә вәгазьләде. Алар хезмәттә төрле вариантларны сынадылар. Мәсәлән, хезмәт өчен махсус эшләнгән чемоданнарны һәм сумка-арбаларны кулланып карадылар. Вакыт узу белән Франциядәге филиал стендның бер төрен сайлады. Вәгазьчеләр аны берничә ел кулланды.
Франциядәге кардәшләр шуны күрде: стенд белән хезмәт итү искиткеч нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә, 2011 елда Җитәкче совет андый хезмәт төрен Нью-Йоркта (АКШ) башлап карарга булды. Башта, әдәбият өчен стендлар һәм өстәлләр кулланылды. Мондый хезмәттә катнашкан пионерлар тиздән шуны аңлап алды: стендның мөмкинлекләре күбрәк һәм ул уңайлырак. Шулай ук пионерлар стендның конструкциясен яхшыртырга ярдәм иткән тәкъдимнәре белән дә бүлеште. Беренче модель агачтан ясалган иде. Шуңа күрә ул шактый гына авыр иде һәм аны баскычтан өскә-аска йөртү уңайсыз иде. Соңыннан, стенд җиңелрәк булсын өчен һәм шул ук вакыт ул җил аудармаслык булсын өчен, аны башка материаллардан ясый башладылар. Аннары зуррак тәгәрмәчләр куелды һәм амортизация яхшыртылды. Шулай ук, өстәмә әдәбият салыр өчен, аерым кесә ясалды.
Боларга уңай бәя бирелгәч, 2012 елда Җитәкче совет әдәбият өчен стендны бөтен дөнья буйлап кулланыр өчен хуплады. Кардәшләр, җиңел һәм нык материаллардан ясалган стендны күпләп чыгарыр өчен аны җитештерүче компанияләр белән килешү төзеде.
Вакыт узу белән, бу стендларга кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, 2015 елда, яңгырдан саклану өчен аларга үтә күренмәле чехол ясалды. Моның турында Грузиядә хезмәт итүче Дина болай дигән: «Хәзер арбаның үз чатыры бар». 2017 елда берничә телдә магнитлы постерлар булдырылды. Польшада яшәүче Томаш болай дип әйтә: «Элегрәк, постерны алмаштырыр өчен байтак кына вакыт китә иде, ә хәзер алар магнитлы һәм аларны алмаштыру бик уңайлы!» 2019 елда стендны җитештерү процессы бераз үзгәрде, чөнки аны башка материаллардан ясый башладылар. Нәтиҗәдә, стендлар хәзер тагын да озаграк хезмәт итә.
Стендларны җитештерү
Безгә стендларны бер үк җитештерүче эшләп чыгара. Аннан соң аларны бөтен дөнья буйлап барча җыелышларга җибәрәбез. Бүген бер стендның хакы – 43 доллар. Бу бәягә стендны тиешле урынга кадәр китерү һәм башка төрле чыгымнар керми. Хәзерге вакытта җыелышларга 420 меңнән артык стенд җибәрелгән һәм аларның гомуми бәясе 16 миллион доллардан артыграк булып чыга.
Ирекле иганәләрне саграк куллану максаты белән стендларга күпләп заказ бирелә. Стендлар өчен запас частьларга да заказ ясап була, шулай итеп җыелышлар яңа стенд сатып алмыйча, булганнарын ремонтлый ала.
Стендлар ярдәмендә вәгазьлибез
Бөтен дөньядагы кардәшләргә әдәбият өчен стендлар белән вәгазьләү бик ошый. Ганада яшәүче Мартина болай ди: «Хезмәтнең күп кенә төрләрендә без үзебез кешеләр янына киләбез, ә стенд белән хезмәт иткәндә кешеләр үзләре безнең янга килә. Чынында исә, без узып баручыларга да вәгазьлибез дип әйтеп була».
Башка бер Африка илендә, әдәбият куелган стенд янында тукталган ир кеше үз телендәге басмаларны сорап алган. Бер атна узгач ул кабат килеп, болай дигән: «Мин барысын да укып чыктым һәм боларның мөһимлеген аңладым. Мин үземнең авылыма барып, барысын да гаиләмә сөйләргә телим». Шунысы кызык, аның авылы 500 километр ераклыкта урнашкан. Ике ай узгач, бу ир кеше авылыннан кайтып, болай дигән: «Минем авыл кешеләре бөтен басмаларны да укып чыкты һәм аларга бик ошады. Аларның Йәһвә Шаһитләре буласы килә. Әмма аларның сораулары бар. Мәсәлән, чумдырылыр өчен аларны тулысынча суга батырып алырга кирәк, әмма безнең авыл тирәсендә елга юк. Димәк, чумдырылыр өчен безгә монда килергә кирәкме?» Вәгазьчеләр бу ир кешене аның туган телендә сөйләшүче пионер белән таныштырганнар. Хәзер бу пионер шул ир кеше белән рухи темалар турында регуляр аралаша.
Әйе, стендлар ярдәмендә бар халыклар да Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ишетә ала. Бу безне бик сөендерә! (Маттай 24:14). Аларны җитештерер өчен чыгымнар ничек каплана? Бөтендөнья эше өчен бирелә торган ирекле иганәләр ярдәмендә. Аларны ничек тапшырып була? Моны белер өчен donate.pr418.com сайтына керегез. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!