ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?
Миссионерлар «җир читенә кадәр» вәгазьли
1 ИЮНЬ, 2021
Гайсә Мәсих шәкертләренә: «Җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйткән (Рәсүлләр 1:8). Бүген Йәһвә Шаһитләре бу йөкләмәне тырышып үти. Әмма Патшалык турындагы хәбәр кайбер җирләргә, шул исәптән күп халык яшәгән районнарга, әле килеп ирешмәгән. Ә кайбер илләрдә Йәһвә Шаһитләре күп түгел (Маттай 9:37, 38). Без, шатлыклы хәбәрне күбрәк кешегә җиткерер өчен, нәрсә эшлибез?
Гайсәнең йөкләмәсен үтәр өчен, Җитәкче советның Хезмәт комитеты миссионерларны куллана. Аларны вәгазьчеләр кирәк булган җирләргә билгелиләр. Хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча 3 090 миссионер хезмәт итә a. Аларның күпчелеге теократик мәктәпләрдә, мәсәлән, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә, белем алган. Миссионерлар әзерлек белән, өйләрен калдырып, башка илгә күченгән. Алган белемнәре ярдәмендә бу рухи яктан җитлеккән, тәҗрибәле абый һәм апа-кардәшләр җыелышларга Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләргә булыша һәм яңа шәкертләргә искиткеч үрнәк күрсәтә.
Миссионерларга ярдәм итеп, башкаларга да булышабыз
Һәр филиалның Хезмәт бүлегендә Кырдагы хезмәтчеләргә ярдәм итү төркеме бар. Алар Филиал комитеты җитәкчелеге астында миссионерларның ихтыяҗларын кайгырта: торак, медицина ярдәме белән бәйле чыгымнарын каплый һәм шулай ук шәхси ихтыяҗлары өчен берникадәр акча бүлеп куя. Йәһвә Шаһитләре 2020 хезмәт елында миссионерларны тәэмин итү өчен якынча 27 миллион АКШ доллары сарыф иткән. Миссионерларга шундый ярдәм күрсәтелгәнгә, алар үзләрен тулаем вәгазь эшенә һәм җыелышны дәртләндерүгә багышлый ала.
Миссионерларның вәгазь эшенә керткән өлешләре никадәр әһәмиятле? Малавидагы Филиал комитетыннан булган Фрэнк Мэдсен болай ди: «Миссионерларның кыю һәм тәҗрибәле булулары аркасында җыелыш элек хезмәт итеп булмаган урыннарда, мәсәлән, ябык общиналарда яки чит телләрдә сөйләшүче халыклар яши торган районнарда, вәгазьли башлый. Аларның җирле телне һәм культураны өйрәнер өчен куйган тырышлыклары башкаларга да зур йогынты ясый. Аларның үрнәкләре яшьләрне тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндерә. Йәһвәгә шундый тырыш хезмәтчеләр өчен рәхмәт!»
Башка илнең Филиал комитетының әгъзасы менә нәрсә ди: «Миссионерлар — Йәһвә халкының бердәмлеген күрсәтүче тере мисал. Хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр безнең культура ягыннан бүленмәгәнебезне күрә. Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә без бөтендөнья кардәшлеге булып киттек».
Миссионерлар җирле абый һәм апа-кардәшләргә ничек ярдәм итә? Көнчыгыш Тимордан булган Пауло үз җыелышында хезмәт иткән миссионерлар турында менә нәрсә ди: «Бездә бик кызу. Безнең миссионерлар салкын илләрдән күченеп килсәләр дә, һава торышы алар өчен киртә түгел. Иртәләрен алар һәрвакыт вәгазь очрашуларына килә. Мин еш кына аларның көндезләрен, урамда бик эссе булган вакытта, шулай ук кичләрен дә кабат килүләр ясаганнарын күрәм. Алар күп кенә кешеләргә, шул исәптән миңа да, хакыйкать белән танышырга ярдәм итте. Алар бик актив һәм шулкадәр дәртле! Алар бөтен тормышларын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлый һәм бу бар җыелышны дәртләндереп җибәрә. Аларга ияреп, барсының да күбрәк хезмәт итәсе килә».
Малавида яшәүче Кэтти исемле гомуми пионерга бер ирле-хатынлы миссионерлар ярдәм иткән. Ул алар турында болай дип сөйли: «Бу пар безнең җыелышка күчеп килгән чакта, гаиләмдә мин генә Йәһвә Шаһите идем. Алар мине бик ныгытты. Алар безнең гаиләбезнең якын дуслары булып китте. Аларның искиткеч үрнәкләре ярдәмендә минем балаларым Йәһвәгә хезмәт итү тормышны бәхетле һәм кызыклы итә икәнен күрде. Мин бу миссионерларга чиксез рәхмәтлемен! Хәзер минем өч кызым гомуми пионер булып хезмәт итә, ә ирем җыелыш очрашуларына йөри».
Миссионер хезмәте белән бәйле чыгымнар ничек каплана? Бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән ирекле иганәләр ярдәмендә каплана. Күпләр моны donate.pr418.com сайты аша эшли. Без сезнең юмарт иганәләрегез өчен бик рәхмәтле!
a Бу миссионерлар вәгазьчеләр аз булган җыелышларга билгеләнә. Ә 1 001 миссионер күчеп йөрү хезмәтендә катнаша.