ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?
Пандемиягә кадәр башкарылган төзү эшләре
1 НОЯБРЬ, 2020
Һәр ел йөзләгән мең кеше суга чумдырылу үтә, шуңа күрә безгә өстәмә теократик биналар кирәк. Моны исәпкә алып, филиаллардагы төзү-проектлаштыру бүлекләре 2020 хезмәт елы дәвамында 2 700 дән артык гыйбадәт кылу урынын төзергә я ремонтларга планлаштырды a.
Ләкин, кызганычка каршы, COVID-19 пандемиясе бу планнарны бозды. Кардәшләребезне яклар өчен һәм хөкүмәт чикләрен үтәр өчен, Җитәкче советның Нәшер итү комитеты бөтен дөньядагы күп кенә төзү проектларын туктатты. Шулай да 2020 хезмәт елы дәвамында пандемиягә кадәр 1 700 дән артык гыйбадәт кылу урыны төзелгән я ремонтланган булган. Өстәвенә, 100 дән артык филиалда зур проектлар башкарылды. Андый проектларның икесе кардәшләребезгә нинди файда китергән икәнен карап чыгыйк.
Камерун филиалы. Дуалада урнашкан элекке филиал бик кечкенә иде, һәм анда зур ремонт ясарга кирәк иде. Нәшер итү комитеты филиалны ремонтлау турында уйланган, ләкин моңа китәчәк акча бина бәясеннән дә зуррак булыр иде. Алар шулай ук яңа бина төзү я, инде төзелгән бина сатып алып, аны ремонтлау турында уйланган, әмма бу вариантларның берсе дә уңышлы булмаган.
Ул вакытта Дуаладан төньяктарак җирле хөкүмәтләр Конгресслар залыбыз янында юл төзүне планлаштырган. Бу юл ярдәмендә территориябезгә килү һәм анда коммуналь уңайлыклар кертү җиңелрәк булыр иде, ә безгә нәкъ бу кирәк иде дә. Шуңа күрә Җитәкче совет Конгресслар залы территориясенең өлешендә яңа филиал төзүне хуплады.
Йәһвә Шаһитләре һәм ялланган подрядчиклар бу эштә бергә катнашты. Бу күп кенә акча һәм вакытны саклады. Экономия 2 миллион доллардан артык булды. Бәйтел гаиләсе яңа биналарга нәкъ COVID-19 пандемиясе башланганчы күченә алды.
Камерундагы бәйтелчеләр хәзер яхшырак шартларда яши һәм эшли һәм яңа филиалны Йәһвәнең бүләге дип саный. Бер ирле-хатынлы пар болай диде: «Безнең тагы да тырышыбрак эшлисе һәм бу бүләкне кадерлисе килә».
Тохолабал тәрҗемә офисы (Мексика). Күп еллар дәвамында Тохолабал тәрҗемә төркеме Мехико шәһәре янында урнашкан Үзәк Америка филиалында хезмәт итте. Ләкин тохолабал телендә Альтамирано һәм Лас-Маргаритас муниципалитетларында, якынча 1 000 километр ераклыкта сөйләшәләр. Шуңа күрә тохолабал тәрҗемәчеләренә телдәге үзгәрешләрне күзәтү авыр иде. Өстәвенә, филиалга, тохолабал теленә тәрҗемә итүдә һәм аудиоязмаларны яздыруда катнаштырыр өчен, кардәшләрне эзләп табу авыр иде.
Шунлыктан Җитәкче советның Язу комитеты тәрҗемә төркемен тохолабал телендә сөйләшүче кешеләр янына күчерергә булды. Моның өчен филиал бина сатып алырга һәм аны ремонтларга карар итте. Бу яңа бина төзүгә я берәр бинаны арендага алуга караганда очсызрак булды.
Моның файдасы турында бер тәрҗемәче болай ди: «Мин инде ун ел тәрҗемәче булып хезмәт итәм һәм бу вакыт дәвамында үз телемдә сөйләшүче бер гаиләне дә очратмадым. Хәзер исә без тохолабал телендә сөйләшүче кешеләр арасында яшибез. Мин тохолабал халкы белән һәр көн аралашам. Бу минем телемне баетты һәм эшемне сыйфатлырак итте».
2021 хезмәт елына планнар
2021 хезмәт елында, мөмкинлек булса, 75 тәрҗемә офисы һәм теократик мәктәп биналарында эшләр планлаштырыла. Шулай ук 8 филиалда зур проектлар дәвам итәчәк, мәсәлән Нью-Йорк штатындагы Рамаподагы проект һәм Аргентина белән Италия филиалларын күчерү. Моннан тыш, 1 000 яңа Патшалык Залын төзергә, 6 000 нән артык гыйбадәт кылу урынын, яраксыз хәлдә булганга, алыштырырга һәм тагын 4 000 Патшалык Залын ремонтларга кирәк.
Бөтен бу эш акчалата ничек тәэмин ителә? Үзәк Америка филиалы комитетында хезмәт итүче Лазаро Гонсалес белән Тохолабал тәрҗемә офисы турында сөйләшкәндә, ул болай диде: «Территориябездәге кардәшләрнең материаль мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә, бөтендөнья кардәшлегебезнең ярдәме булмаса, җирле кардәшләр өчен тәрҗемә офисын төзү мөмкин булмас иде. Төрле илләрдә яшәүче кардәшләрнең иганәләре тәрҗемәчеләрне үз телендә сөйләшкән кешеләр янына күчерергә мөмкинлек бирде. Без бөтендөнья кардәшлегебезгә юмарт иганәләре өчен бик рәхмәтле». Әйе, бар бу проектлар сезнең бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән иганәләрегез ярдәмендә башкарыла. Күпләр иганәләрне donate.pr418.com сайты аша җибәрә.
a Филиалларның төзү-проектлаштыру бүлекләре үз территорияләрендә Патшалык Залларын төзүне планлаштыра һәм башкара. Төп идарәдәге бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлеге бу проектларны приоритет буенча билгели һәм күзәтә.