Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Пандемия вакытында Патшалык Залында куркынычсызлык чаралары күрү

Пандемия вакытында Патшалык Залында куркынычсызлык чаралары күрү

2022 ЕЛ, 1 ОКТЯБРЬ

 «Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы, беренче апрельдән башлап җыелыш очрашуларын Патшалык залларында үткәрергә дәртләндерә. Әлбәттә, очрашуларны хөкүмәт чыгарган боерыкларга каршы килмәсә генә үткәрергә рөхсәт ителә». Март башында сайтыбызда урнаштырылган бу белдерүне укыгач, бөтен дөнья буенча яшәгән Йәһвә Шаһитләре бик шатланды! Ләкин ул вакытта КОВИД-19 пандемиясе әле тәмамланмаган иде. a Җыелыш очрашуларына килгән кардәшләрне вирустан саклар өчен нинди чаралар күргәннәр, нинди җиһазлар сатып алынган? Ике ел тик торганнан соң Патшалык Заллары кунакларны кабул итәргә әзер идеме?

 Очрашуларны Патшалык Залларында үткәрүгә әзерләү эшләре күп айлар алдан башланган булган.

Карарлар ихтыяҗга карап кабул ителә

 2020 нче елда без Патшалык залларында очрашмый башлаган идек. Әмма нибары бер ай гына үткән һәм Уорвиктагы бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлеге бер мөһим эш башкара башлаган. Бу бүлек пандемиянең Патшалык Залларын куллануга нинди йогынты ясаганын бәяли башлаган. Шулай ук гыйбадәт кылу урыннарыбызны куркынычсызрак итәргә кирәк булган. Шуңа күрә бу бүлек эшкә керешкән.

 Дөньяның төрле төбәкләрендә куркынычсызлык чаралары да төрле. Төзү-проектлаштыру бүлегендә хезмәт итүче Мэттью Де Санктис кардәш болай ди: «Кайбер илләрдә, Патшалык Залларында кул юу өчен җиһазлар юк иде. Залга су үткәрелмәгән булса, суны сатып алырга, яисә елгадан, я коедан алып килергә кирәк иде. Кайбер илләрдә, мәсәлән, кондиционерлар урнаштыру, бүлмәләрне җилләтү, сәламәтлек саклау һәм шәхси гигиенага кагылышлы мәгълүмат урнаштыру буенча яңа законнар кабул ителгән булган».

 Кардәшләр бу авырлыкларны ничек җиңеп чыккан? Мэттью әйтүенчә, күпчелек Патшалык Заллары өчен «гади һәм арзан ысуллар куллану иң эффектив булып чыкты». Мәсәлән Папуа-Яңа Гвинеядәге Заллар өчен 20 литрлы канистралар сатып алганнар һәм аларга кран беркеткәннәр. Андый гади җиһаз нибары 40 долларга гына төшкән (АКШ доллары). Африкадагы Патшалык Заллары өчен кардәшләр Азиядәге бер җитештерүчедән 6000 нән артык югары сыйфатлы кул юу җайланмасы сатып алган.

Ата-аналар балаларына гигиена кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк күрсәтә

 Кайбер Патшалык Залларында вентиляторлар урнаштырырга, яисә вентиляция системасын яңартырга туры килгән. Күп кенә җыелышлар микрофонны кулдан-кулга биреп йөртмәс өчен, микрофон өчен озыная торган тоткычлар сатып алган. Кардәшләр шулай ук ишек тоткычларында һәм су краннарында вируслар калмасын өчен аларны дезинфекцияләү турында кайгырткан. Андый еш тотына торган урыннарны киметү өчен кайбер җыелышлар сенсор ярдәмендә генә эшли торган краннар сатып алган. Шуңа күрә, мәсәлән, Чилида, бер Патшалык Залын куркынычсыз итәр өчен уртача 1400 доллар акча киткән (АКШ доллары).

Озыная торган тоткыч ярдәмендә микрофонны комментарий бирүчегә тапшыралар

 Патшалык Залларын куркынычсызрак итәр өчен чаралар күргәндә, кардәшләр шулай ук иганә акчаларын сак тотарга тырышкан. Мәсәлән, кайбер илләрдә Патшалык Заллары өчен җиһазлар сатып алганда хөкүмәт тәкъдим иткән салым ташламаларын кулланганнар. Филиаллар, җиһазларны күпләп сатып алыр өчен, үз заказларын берләштергән. Алар шулай ук, халыкара тәэмин итү бүлеге белән берлектә эш иткән һәм җиһазларны турыдан-туры җитештерүчедән сатып алырга тырышкан. Нәтиҗәдә, арзанрак бәягә сатып ала алганнар. Заказны биргәннән соң товарның килүенә кадәр киткән вакыт та кимегән.

Кулларны дезинфекцияләү

«Мин үземне тыныч хис иттем»

 Кардәшләрнең алдан куйган тырышлыклары ярдәмендә, Патшалык Залларына килгән кешеләр үзләрен куркынычсыз хис иткән. Перуда яшәүче Дульсинә исемле апа-кардәш очрашуларның Залда үтәчәген белгәч, башта куркуга бирелгән. Ул болай дип сөйли: «Пандемия башланганнан соң күп тә үтмәстән мин коронавирус белән чирләдем. Шуңа күрә мин кабат чирләрмен дип Залга барырга курыктым. Ләкин барыбер Патшалык Залына барырга булдым. Анда килгәч исә, мин абый-кардәшләрнең безне вирустан яклар өчен нинди тырышлыклар куйганнарын күрдем. Алар кулларны дезинфекцияләү җайланмасы, микрофон йөртү өчен тоткычлар сатып алган булганнар. Кешеләр еш тотына торган урыннар исә, һәр очрашу алдыннан һәм очрашудан соң дезинфекция үтә иде. Шуңа күрә мин үземне тыныч хис иттем». b

Патшалык Залындагы кешеләр еш тотына торган урыннарны дезинфекцияләү

 Замбиядә яшәүче Сэра исемле апа-кардәш башка нәрсә турында борчылган. Ул болай дип сөйли: «Берничә ай элек коронавирустан ирем үлеп китте. Миңа Патшалык Залына беренче тапкыр үземә генә барырга кирәк иде. Мин үземне ничек хис итәрмен? Бу уй мине борчып торды». Шулай да ул куркуын җиңгән һәм Патшалык Залына килгән. Ул болай дип дәвам итә: «Патшалык Залында, очрашу вакытында мин тагы да ныграк шуңа инанам: шушы авыр соңгы көннәрдә Йәһвә безнең белән. Хәзер мин яратучы өлкәннәрнең һәм башка кардәшләрнең ярдәмен тагы да ныграк сизәм».

Залда үткән очрашулар зур шатлык китерә

 Бөтен дөнья буенча очрашулар кабат Патшалык Залларында үткәрелә башлады. Кардәшләр моңа шундый шат! Без сезгә юмарт иганәләрегез өчен бик рәхмәтле! Аларның шактый зур өлеше donate.pr418.com. сайты аша бирелә.

a Залдагы очрашуга килә алмаган кешеләр видеоэлемтә я телефон аша очрашуга тоташа ала.

b Патшалык Залында маска киеп йөрегез.