Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Патшалык Залларын кайгырту

Патшалык Залларын кайгырту

1 АПРЕЛЬ, 2024 ЕЛ

 «Мин Патшалык Залыбызны бик яратам! Анда мин рухи гаиләм белән очраша алам»,— дип әйтә Колумбиядә яшәүче Николь исемле яшь апа-кардәш. Сез дә, Патшалык Залына килгәндә, шундый ук хисләр кичерәсездер, мөгаен.

 Бөтен дөнья буйлап якынча 63 000 Патшалык Залы бар. Бу биналар Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен бик уңайлы. Патшалык Залларыбыз яхшы хәлдә булсын өчен, без аларны җыештырып, ремонтлап торабыз. Залга килүче кешеләр моңа игътибар итми калмый. Колумбиядә яшәүче Дейвид исемле гомуми пионер болай ди: «Патшалык Залыбызның һәрвакыт тәртиптә булуы кешеләргә яхшы шаһитлек булып тора. Монда килеп, алар Залның яхшы хәлдә булуын күрә, һәм бу аларга бик тәэсир итә». Патшалык Залларыбызны кайгырту эше ничек оештырылган соң?

Патшалык Залларын кайгырту эше ничек оештырылган?

 Патшалык Залын кайгырту өчен, иң беренче чиратта, анда үз очрашуларын үткәргән җыелышлар җаваплы. Кардәшләр Патшалык Залын регуляр рәвештә җыештыра, кирәк булганда, вак ремонт ясый; шулай ук анда профилактик эшләр дә алып барыла.

 Җыелышларга Патшалык Заллары турында кайгыртырга булышыр өчен, Төзү-проектлаштыру бүлеге кайбер абый-кардәшләрне инструкторлар итеп билгели. Һәрбер инструктор ким дигәндә 6, күп дигәндә 10 Патшалык Залы өчен җаваплы. Ул, Патшалык Залларына килеп, кардәшләргә Залны кайгырту буенча киңәшләр бирә. 3 ел саен инструктор бинаны куркынычсызлык ягыннан бәяли һәм, ремонт таләп иткән җитди проблемалар юкмы икәнен билгеләр өчен, тикшерү үткәрә.

Инструкторлар безне Патшалык Залын яхшы хәлдә сакларга өйрәтә

 Кардәшләр инструкторларның өйрәтүләрен кадерли. Һиндстаннан булган Индхумати исемле апа-кардәш болай ди: «Патшалык Залыбызны яхшы хәлдә ничек сакларга икәненә өйрәнү күп файда һәм шатлык китерде. Өйрәтү шәп булды». Ә Кениядән булган Эванс исемле абый-кардәш болай ди: «Өйрәтү вакытында без шуны аңладык: зур ремонтлар ясамас өчен, кечкенә проблемаларның зур проблемага әверелүенә юл куймаска кирәк. Бу чынлап та экономия була».

Чыгымнарны каплау

 Патшалык Залын эксплуатацияләү һәм кайгырту өчен күпме акча китәчәк? Бу аның кайда урнашканы, ничә ел кулланылганы һәм анда ничә җыелыш йөргәне белән бәйле. Эксплуатацияләү һәм кайгырту өчен ел саен йөзләгән доллардан алып меңләгән долларга кадәр акча тотылырга мөмкин a. Бу чыгымнар ничек каплана?

 Патшалык Залларын кайгырту эше ирекле иганәләр ярдәмендә финанслана. Казахстанда хезмәт итүче Александр исемле абый-кардәш болай дип аңлата: «Иганә акчасы интернет, су, электр уты өчен түләүгә китә, шулай ук төрле кирәк-яраклар, мәсәлән перчаткалар, бәдрәф кәгазе, буяулар, җыештыруда кулланылган нәрсәләр өчен дә тотыла». Җыелышка кергән иганәдән калган акча бөтендөнья вәгазь эшенә җибәрелә, һәм ул бөтен дөнья буйлап теократик биналарны кайгырту өчен кулланыла.

Зур күләмле ремонтлар

 Патшалык Залын ремонтлау бәясе бер айлык чыгымнардан ике-өч тапкыр артып китсә, өлкәннәр башта Төзү-проектлаштыру бүлеге билгеләгән инструктор белән киңәшләшә. Әгәр инструктор ремонтны хупласа, бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән иганәләр кулланыла ала. 2023 хезмәт елында 8 793 зур күләмле ремонт башкарылган булган. Моның өчен 76,6 миллион доллар киткән. Ике мисалга игътибар итик.

 Ангола илендәге бер Патшалык Залына ремонт кирәк булган. Бу Патшалык Залы төзелгәнгә 15 ел үткән. Аның электр уты системасының куллану срогы чыккан, стеналарда ярыклар барлыкка килгән. Моннан тыш, Патшалык Залы ягыннан күрше участокка сулар ага башлаган. Җаваплы кардәшләр бу җитешсезлекләрне төзәтергә күрсәтмә биргән. Ремонт эшләре 9 285 долларга төшкән. Күршеләр кардәшләребезнең шундый чаралар күрүенә бик рәхмәтле булган һәм бу эшнең ничек башкарылганына сокланган.

Төзәтү-төзекләндерү эшләреннән соң Патшалык Залы (Ангола)

 Польшадагы бер Патшалык Залына түбәдән су ага башлаган. Өстәвенә, Залда ковролин начар хәлгә килгән. Төзү-проектлаштыру бүлеге түбәне ремонтларга һәм ковролинны алыштырырга рөхсәт биргән. Ремонт эшләре 9 757 долларга төшкән. Нәтиҗәдә, бу Патшалык Залында зур күләмле ремонтны инде тиз генә ясарга туры килмәс.

Төзәтү-төзекләндерү эшләреннән соң Патшалык Залы (Польша)

Патшалык Залларын кайгыртуыбыз Йәһвәне данлый

 Теократик биналарны кайгыртып торганга, без иганәләрне сак тота алабыз. Ә иң мөһиме, бу эшләр Йәһвәне данлый. Тонга илендә яшәүче Шон исемле абый-кардәш болай ди: «Патшалык Залын һәрвакыт кайгыртып торганга, без Йәһвәгә төзек, чиста итеп җыештырылган бинада гыйбадәт кылабыз. Бу җирле халык өчен дә яхшы шаһитлек. Без аларны кыенсынмыйча очрашуларга чакыра алабыз».

Сез ничек булыша аласыз?

 Барыбыз да гыйбадәт кылу урынын җыештыруда һәм кайгыртуда катнаша ала. Австралиядә хезмәт итүче Марино исемле инструктор болай ди: «Бар кардәшләр дә Патшалык Залын кайгырту хөрмәтенә ия. Аларның тырышлыклары нәтиҗәсендә ирекле иганәләребез янга кала. Бу акчаны башка теократик биналарны кайгыртуда кулланып була».

 Һиндстанда яшәүче Джоэл кардәш Патшалык Залын кайгырту турында болай ди: «Кардәшләр белән бергә Патшалык Залында эшләү яңа дөньяда алар белән ничек хезмәттәшлек итәчәгемне күз алдына китерергә булыша». Ә Николя болай ди: «Безнең Залда бәдрәфтә су ага башлады. Кардәшләр аны төзәткәндә, мин, берәрсе таеп егылмасын өчен, идәнне сөртеп тордым. Шулай итеп, бәдрәфне төзәтүдә катнашмасам да, кардәшләрне бәхетсез очрактан саклый алуыма мин бик шат».

 Әгәр сез дә Патшалык Залын кайгырту эшләрендә катнашырга телисез икән, бу теләгегез турында өлкәннәргә әйтегез. Иганәләрне бирүегез белән дә сез бу эштә катнаша аласыз. Аларны махсус тартмага салып яисә donate.pr418.com сайты аша җибәреп була. Сезнең ирекле иганәләрегез үз Патшалык Залыгызны гына түгел, ә бөтен дөнья буйлап Патшалык Залларын кайгыртуда кулланыла. Кадерле кардәшләр, без сезгә юмарт булуыгыз өчен бик рәхмәтле!

Бар кардәшләр дә Патшалык Залын кайгырту хөрмәтенә ия

a Америка доллары күздә тотыла.