Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Саңгыраулар онытылмаган

Саңгыраулар онытылмаган

2022 ЕЛ, 1 ИЮЛЬ

 Йәһвә Аллаһы һәр кешенең, шартларына карамастан, үзе турында һәм үз Патшалыгы турында белүен тели (1 Тимутигә 2:3, 4). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны һәм өйрәнү коралларын һәртөрле кешеләр өчен, шул исәптән саңгыраулар өчен дә, чыгара. Безнең оешмабыз меңләгән видеобасманы a 100 дән артык ишарә телендә чыгарды! Ничек без бу басмаларны чыгарабыз һәм таратабыз? Нинди уңышларга без ирештек?

Видеобасмалар ничек җитештерелә?

 Ишарәләр теленә басмалар бөтен җир шары буенча тәрҗемә ителә. Иң элек, һәр тәрҗемә төркеме басманың эчтәлеге турында уйлана. Аннан соң тәржемәчеләр фикерләрне ишарәләр теленә ничек аңлаешлырак тәрҗемә итеп була икәнен карар итә. Киләсе адым — басманы яздыру. Бүгенге көнгә Изге Язмаларны өйрәнер өчен кораллар даими рәвештә 60 телгә тәрҗемә ителә, ә тагын 40 телгә андый басмалар вакыт-вакыт чыгарыла.

 Үткәндә ишарәләр телендә видеолар чыгару кыйммәткә төшкән. Бүгенге көн белән чагыштырганда, үткәндә видеокамералар һәм башка җиһазлар кыйммәтрәк торган. Моннан тыш, яздыру аерым студиядә үткәрелгән, ә аны әле төзергә, яисә булган бинаны шактый гына үзгәртергә кирәк булган. Ишарә теленә тәрҗемә итүчеләр өчен барысын әзерләр өчен 30 000 нән артык доллар b сарыф ителгән.

 Ирекле иганә акчаларын акыллырак кулланыр өчен, оешмабыз, тәрҗемә эшен яхшырта алды һәм аларны тизрәк башкарырга булышкан ысулларны тапты. Без заманча җиһазлар куллана башладык. Аларны куллану уңайлырак, бәясе дә арзанрак. Хәзер тәрҗемә төркеме видеоларны яшел фонда, үз офисларында яздыра. Берничә башкаручы кирәк булса, кардәшләр үз өлешләрен өйләрендә я офиста яздыра. Шуңа хәзер студияләр кирәк түгел.

 Моннан тыш, без яздыруда булыша торган компьютер программалары ясадык. Бу тәрҗемә эшен икеләтә тизләтте. Андый үзгәрешләрне шул видеоларны кулланучы кардәшләр югары бәяләде. Александр исемле абый-кардәш болай ди: «Хәзер ишарәләр телендә видеолар ешрак чыга. Мин шундый шат! Мин аларны көн саен карыйм».

 Бүгенге көнгә ишарәләр теленә тәрҗемә итү төркеме өчен җиһазларның бәясе кимеде, һәм якынча 5000 доллар тәшкил итә. Моның ярдәмендә без басмаларны тагы да күбрәк телләрдә бастыра алабыз.

Ишарәләр телендәге басмалар ничек таратыла?

 Басма белән эш тәмамлангач, видеомонтаж ясала. Элек басмаларыбыз видеокассеталарда яисә DVD дискларда чыгарылган. Әмма бу кыйммәткә төшкән, күп вакыт һәм көч таләп иткән. Яздырылган материалны яздыру компанияләренә җибәргәннәр һәм анда аларны күпләп яздырып чыгарганнар. Аннан соң видеокассеталарны һәм DVD дискларны җыелышларга җиткергәннәр. 2013 елда гына без, DVD форматында ишарәләр телендә чыгарылган басмаларга 2 000 000 нан артык доллар сарыф иттек.

 Саңгырау кешеләр андый басмаларны бик югары бәяләде. Әмма басмаларны һәм кассеталарны куллану уңайсыз иде, аеруча алар саны күбәйгәч куллану катлауланды. Кайвакыт Изге Язмаларның бер китабын гына чыгарыр өчен берничә DVD диск кирәк иде. Жилней исемле абый-кардәш (Бразилия) болай дип исенә төшерә: «Изге Язмалардагы берәр шигырьне укырга кирәк булса, безгә кирәкле видеокассетаны алырга һәм аңарда кирәкле шигырьне табарга кирәк иде. Бу бер дә җиңел түгел иде». Рафания исемле апа-кардәш DVD дисклар турында менә нәрсә ди: «Элек шәхси өйрәнү үткәреп арып бетә идең. Шигырьне я берәр басмага сылтаманы табар өчен бик күп вакыт китә иде». Вәгазьгә кардәшләр еш кына үзләре белән я DVD диск, я видеокассеталар алганнар һәм аларны кызыксынган кешенең телевизорыннан күрсәткәннәр. Кайберәүләр үзләре белән хәтта DVD-уйнаткыч йөрткән. Вакыт узу белән экранлы портатив DVD-уйнаткычлар чыккан һәм күпләр аларны куллана башлаган. АКШтан булган Бобби бүлешә: «Син кешегә берәр шигырьне күрсәттең ди. Киләсе шигырьне күрсәтер өчен, еш кына DVD дискны алмаштырырга туры килә иде. Моңа вакыт китә иде, шуңа күрә Изге Язмаларны кызыксынган кеше белән сөйләшкәндә куллану авыр иде».

 2013 елны Йәһвә оешмасы ишарәләр теле өчен Лайбрири кушымтасын чыгарды. Ул ишарәләр телендәге видеоларны телефонга, я планшетка йөкләргә һәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Башта ул Америка ишарәләр телендә генә чыкты. Ә 2017 нче елдан башлап аны инде бар ишарәләр телендә дә кулланып була иде. Бөтен җир шары буенча яшәүче кардәшләр моңа чиксез шатланды! Жушселину исемле кардәш (Бразилия) болай ди: «Мин моңа ышана алмый идем! Әйе, Җитәкче совет безне, саңгырау кешеләрне бик ярата! Мин уйланып шуны аңладым: алар безнең рухи яктан ишетүче кешеләрнең кебек үк үсүебезне тели. Мин бик шат идем! Бу кушымта мине тагы да тырышыбрак Изге Язмаларны укырга этәрде».

Ишарәләр телендәге Лайбрири кушымтасын куллану

 Бүген бар видеолар сайтыбызда һәм ишарәләр телендә Лайбрири кушымтасында чыга. Хәзер тәрҗемә итүгә айлар һәм еллар түгел, ә берничә көн генә китә һәм андый басмалар ишетүче кешеләр өчен бастырылган басмалар белән бер ук вакытта чыга.

 Моның турында Клизия исемле апа-кардәш шатланып болай ди: «Саңгыраулар турында шундый гаҗәеп итеп кайгырткан тагын берәр оешма бар микән? Безгә рухи ризык шундый уңайлы форматта бирелә! Дөньяда Йәһвәнең безнең өчен эшләгәне белән чагыштырырлык бернәрсә дә юк!» Владимир менә нәрсә ди: «Видеолар мине шуңа инандыра: Йәһвә саңгыраулар турында да, ишетүчеләр турында да бертигез кайгырта».

 Еш кына ишарәләр телендәге видеоларда «Бу басма бөтен дөнья буенча Изге Язмаларга нигезләнгән белем тарату максаты белән иганә акчасына бастырыла» дигән сүзләрне ишетеп була. Без сезнең иганәләрегезне, шулай ук donate.pr418.com сайты аша ясалган иганәләрне дә, бик кадерлибез.

Алар ярдәмендә без бар кешеләр өчен, шул исәптән ишарәләр телендә сөйләшкән кешеләр өчен Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен коралларны чыгарабыз.

a Ишарәләр телендә фикерләр куллар һәм мимика ярдәмендә җиткерелә, шуңа басмалар язма форматта түгел, ә видео форматта чыга.

b АКШ доллары