Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Җирле халыкларның дин иреген яклау

Җирле халыкларның дин иреген яклау

1 МАЙ, 2021

 Латин Америкасында йөзләгән миллион кеше яши. Миллионлаганнары — җирле халыклар. Аларның үз телләре һәм йолалары бар. Бу халыклар арасында үз культураларын кадерләгән кардәшләребез дә бар. Кешеләргә рухи яктан ярдәм итәр өчен, алар Йәһвә Шаһитләренең басмаларын Латин Америкасының 130 дан артык җирле халык телләренә тәрҗемә итә һәм тарата a. Ләкин кайберләре, Йәһвәгә хезмәт иткәнгә һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән җирле йолаларда катнашудан баш тартканга, каршылыкларга очрый. Аларга ярдәм итәр өчен, сезнең ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?

Кире йортларына кайтырга булышу

 Мексикада Халиско штатының тауларындагы уичоль халкыннан булган кардәшләребез вөҗданнарына каршы килгән дини йолаларда катнашудан баш тарткан b. Бу җирле халыклардан булган кайбер кешеләрне ярсыткан. 2017 елның 4 декабрендә ачуы кабарган халык төркеме кайбер Йәһвә Шаһитләренә һәм алар белән булганнарга һөҗүм иткән. Бу төркем аларны яшәү урыннарыннан куып чыгарган, милекләрен юк иткән һәм кайтырга тырышучыларны үтерәчәкбез дип янаган.

 Күрше шәһәрләрдән булган Йәһвә Шаһитләре шунда ук кардәшләр турында кайгырткан. Аларга кире йортларына кайтырга ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк булган? Августин исемле кардәш болай ди: «Безнең адвокат яллар өчен җитәрлек акчабыз юк иде, һәм без юридик ярдәм алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә белмәдек».

 Кардәшләребезнең дин ирегенә куркыныч янаганга, Үзәк Америка филиалы шунда ук эш иткән. Беренче булып кардәшләр җирле хөкүмәтләрне бу җинаятьне һәрьяклап тикшерергә сораган. Җитәкче советның Координаторлар комитеты Төп идарәдәге Юридик бүлекнең бу эштә катнашуын һәм уичоль халкыннан булган кардәшләр исеменнән судка дәгъва бирүен хуплаган. Ахыр чиктә бу эш Мексиканың Югары судына кадәр барып җиткән.

 Безнең халыкара юристлар төркеме бер документ әзерләгән. Бу документта аңлатылганча, башкалар җирле халыкларның культураларын хөрмәт итәргә һәм җирле халыклар үзләре дә үз кешеләренең иреген хөрмәт итәргә һәм якларга бурычлы. Кеше хокуклары һәркайда якланган булырга тиеш.

 2020 елның 8 июлендә Югары суд бертавыштан Йәһвә Шаһитләре файдасына карар чыгарган. Суд карары буенча, җирле халыклар куып чыгарылганнарның кире кайтуына каршы килмәскә тиеш. Элегрәк искә алынган Августин үзенең һәм башкаларның хисләрен белдереп болай ди: «Без кардәшләрнең безнең хакка башкарган бар эшләрен кадерлибез. Без аларга бик рәхмәтле. Алар безгә ярдәм итмәсә, без бер нәрсә дә эшли алмас идек».

«Йәһвә... хәтта азлар өчен шулкадәр күпне башкара!»

 Эквадордагы Сан-Хуан-де-Илуман авылында яшәүче кардәшләр (анда Отавало халкыннан булган күп кенә җирле кешеләр яши) охшаш каршылыкларга очраган. 2014 елда Патшалык Залын төзү өчен бар кирәкле рәсми рөхсәтләр алганнан соң, төзү эшләре башланган. Ләкин бер рухани, 100 дән артык кешедән торган халык төркемен алып килеп, кардәшләрне төзелешне туктатырга мәҗбүр иткән. Җирле халык Йәһвә Шаһитләренең гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелуын тыйган.

 Эквадор филиалындагы һәм Төп идарәдәге Юридик бүлекләр, кардәшләрнең дин иреген яклар өчен, бергә хезмәттәшлек иткән. Юристлар судка мөрәҗәгать иткән. Моның ярдәмендә җирле халык бүтән каршылык күрсәтмәгән һәм кардәшләргә җыелыш очрашуларын үткәрергә һәм төзү эшләрен дәвам итәргә рөхсәт иткән. Киләчәктә кардәшләрнең хокукларын яклар өчен, юристларыбыз югарырак судларга шундый мөһим сорау буенча карар кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән: җирле халыклар кеше хокукларын хөрмәт итәргә тиешме?

 2020 елның 16 июлендә бу эш Эквадорның Конституцион судында (илдәге иң югары суд) карап чыгылган. Бу эшне җирле юристлар алып барган. Өстәвенә, процесста төрле илләрдә яшәүче һәм халыкара хокук буенча тәҗрибәләре булган дүрт кардәшебез катнашкан. COVID-19 аркасында алар судка видеоконференция аша тоташкан. Бу — суд Йәһвә Шаһитләренең юристларына процесска видеоконференция аша тоташырга рөхсәт иткән беренче очрак c. Кардәшләребез халыкара хокук нормаларыннан сылтамалар китергән. Алар буенча, кеше, җирле халык өлеше булса да, үз хокукларыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел.

Төрле илләрдән булган юристларыбыз кардәшләрнең хокукларын судта видеоконференция аша яклаган

 Отавало шәһәрендә яшәүче кардәшләребез Конституцион судның карарын түземсезлек белән көтә. Алар күрсәтелгән ярдәм өчен бик рәхмәтле. Җирле җыелышта өлкән булып хезмәт итүче Сесар болай ди: «Йәһвә үз оешмасы аркылы хәтта азлар өчен шулкадәр күпне башкара!»

 Бу эштә катнашкан барлык юристлар — Йәһвә Шаһитләре. Алар юридик ярдәмне бушлай күрсәтергә шат. Шулай да эшләрне алып барыр, аларга әзерләнер һәм судта карар өчен вакыт һәм акча таләп ителә. Юристларыбыз һәм кардәшләребез Мексикадагы суд эше өчен юридик документларны әзерләүгә — 380 нән артык сәгать һәм аларны тәрҗемә итүгә 240 сәгать сарыф иткән. Эквадордагы суд эшен алып баруга төрле илләрдән булган якынча 40 юрист йөзләгән сәгать багышлаган. Кардәшләрне яклау белән бәйле чыгымнар ничек капланган? Сезнең donate.pr418.com сайты аша төрле юллар белән ясалган ирекле иганәләрегез ярдәмендә. Юмартлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.

a Йәһвә Шаһитләре үз басмаларын шулай ук Латин Америкасында кулланылган башка күп кенә телләргә һәм берничә җирле ишарәләр теленә тәрҗемә итә.

b Уичоль халкын шулай ук «виксаритари», ә телләрен «виксарика» дип тә атыйлар.

c Оешмабыз бу суд эшендә рәсми рәвештә катнашмаса да, судьялар кардәшләребезгә судта экспертлар (amicus curiae, ягъни «суд дусты») буларак утырырга рөхсәт иткән.