Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

2022 елда ярдәм күрсәтү. Кардәшләргә ярату күрсәтәбез

2022 елда ярдәм күрсәтү. Кардәшләргә ярату күрсәтәбез

2023 ЕЛ, 1 ГЫЙНВАР

 Без яшәгән соңгы көннәрдә сугышлар, җир тетрәүләр, үләтләр булыр дип Изге Язмаларда алдан әйтелгән булган (Лүк 21:10, 11). Бу сүзләр 2022 хезмәт елында да үтәлүен дәвам итте a. Мәсәлән, миллионлаган кешенең тормышына тәэсир иткән Украинадагы конфликт. Бөтен дөньяда күпчелек кеше әле дә КОВИД-19 пандемиясе аркасында гадәти тормышка кайта алмый. Ә табигать афәтләреннән зыян күргән кешеләр санын хәтта төгәл хисаплап та булмый. Андый афәтләр санына, мәсәлән, Гаитидагы җир тетрәү, Үзәк Америка, Көнчыгыш Африка һәм Филиппиндагы булган давыллар керә. Йәһвә Шаһитләре зыян күргән кешеләргә нинди ярдәм күрсәткән?

 2022 нче хезмәт елында оешмабыз якынча 200 афәт вакытында зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәткән. Ярдәм күрсәтүгә барлыгы 12 миллион доллар бүлеп бирелгән b. Бу мәкаләдән сез ике шундый афәт турында һәм зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтер өчен иганә акчалары ничек кулланыла икәнен белерсез.

Гаитидагы җир тетрәү

 2021 нче елның 14 август көнендә Гаитиның көньягында 7,2 баллы җир тетрәү булган. Кызганычка каршы ике апа-кардәшебез һәм бер абый-кардәш вафат булды. Ә исән калганнарның физик һәм эмоциональ яралары калды. Стефан исемле абый-кардәш болай ди: «Шәһәрчегебездә җир тетрәү аркасында шулхәтле күп кеше вафат булды ки, ике ай дәвамында атна саен берничә кешене җирләделәр». Эльезер исемле башка бер абый-кардәш болай дип сөйли: «Күп кенә Йәһвә Шаһитләре өйсез, киемсез, тормыш өчен кирәк-яраксыз калды. Афәттән соң айлар дәвамында күпләр куркып яшәде, чөнки җир тетрәүләр күп тапкыр кабатланып торды».

 Оешмабыз шундук ярдәм оештырды. Гаитидагы филиал 53 тонна азык-төлек өләште. Моннан тыш, зыян күргәннәр өчен брезент, палаткалар, матраслар, телефоннар өчен кояштан эшли торган зарядкалар таратылды. Өстәвенә, 2022 нче хезмәт елы дәвамында кардәшләр 100 дән артык йортны төзекләндерде. Бу эшләрне башкарыр өчен 1 миллион доллардан артык акча тотылды.

Азык-төлекне төяп җибәрү (Гаити)

 Кардәшләребез зур рәхмәтләр белдергән! Лоретта исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Җир тетрәү аркасында без өебезне һәм бизнесыбызны югалттык. Безнең хәтта ашарыбызга да юк иде. Ләкин Йәһвә оешмасы безгә ярдәмгә килде һәм бар кирәклесен бирде!» Мишлина исемле башка бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин ике улым белән яши идем. Җир тетрәү аркасында йортыбыз тулысынча җимерелде. Мин нишләргә дә белмәдем. Мин бары тик ярдәм сорап дога кыла алдым. Йәһвә үз оешмасы аша догама җавап бирде. Хәзер без элеккеге йортыбызга караганда күпкә яхшырак йортта яшибез. Мин үземә сүз бирдем: „Йәһвәгә рәхмәтле булуымны күрсәтер өчен көн саен кулымнан килгәнне эшләрмен!“»

 Ярдәм күрсәтер өчен куйган тырышлыкларыбыз җирле хакимиятләр тарафыннан да югары бәяләнде. Ласиль шәһәренең рәисе болай дигән: «Шундый тиз ярдәм оештырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сез хакимиятләргә карата хөрмәт чагылдырасыз, сезне моның өчен дә мактыйсым килә. Шулай ук сез акчага хирыс түгел. Сезнең өчен иң мөһиме кешеләргә ярдәм итү. Сез яратудан чыгып эш итәсез».

Малави һәм Мозамбикта үткән «Ана» тропик давылы

 2022 нче елның 24 гыйнвар көнендә Мозамбикка «Ана» исемле тропик давыл ябырылган. Нәтиҗәдә илдә җир шуышу очраклары булган. Давыл тынмаган һәм көнбатышка таба, Малавига күчкән. Давыл вакытында көчле яңгыр яуган һәм җил тизлеге секундына 28 метр тәшкил иткән, электр чыбыклар өзелгән, күперләр җимерелгән һәм кайбер җирләрне су баскан.

 Мозамбикның зыян күргән өлкәсендә 30000 нән артык Йәһвә Шаһите яши. Ярдәм күрсәтү эшендә катнашкан Чарлз исемле абый-кардәш болай ди: «Кардәшләр күп нәрсәләрен югалтты, газап чикте. Моны күрү йөрәгемне әрнетте, мине хәлсез калдырды». Өстәвенә, кардәшләрнең чәчелгән ашлыкларын су ташкыны алып киткән булган. Күбесе йортларын югалткан. Бер абый-кардәшнең хатыны белән ике кызы коткару катерына утырып киткән булган. Давыл аркасында, катер әйләнгән һәм алар батып үлгән».

Кардәшләребезнең җимерелгән йорты (Мозамбик)

Яңадан торгызылган йорт

 Давыл коточкыч булган. Нчало исемле шәһәрчегендә яшәүче Сенгередо гаиләсе төнге бердә коточкыч тавыш ишеткән. Бу ярларыннан чыккан ике елганың су тавышы булган. Сенгередо абый-кардәш өйдә калу куркыныч булуын аңлап, йортны калдырып гаиләсе белән китәргә булган. Ул бик акыллы эш иткән, чөнки тиздән су ташкыны аларның йортын җимергән, ә йорттагы әйберләрне су алып киткән. Абый-кардәш үз гаиләсе белән Патшалык Залына юл тоткан. Гадәттә Залга 30 минутта барып җитеп була. Ләкин бу юлы алар 2 сәгать бара-бара хәлдән тайганнар. Лычма су булсалар да, алар исән калганнарына шат булганнар.

 Малави һәм Мозамбик филиаллары шундук ярдәм күрсәтүгә керешкән һәм кардәшләргә җитәкчелек биреп торган. Район күзәтчеләренә һәм өлкәннәргә күрсәтеләсе ярдәмнең күләмен бәяләргә кирәк булган. Кардәшләр рухи һәм эмоциональ ярдәмгә дә мохтаҗ булганнар. Эшне тиешенчә алып барыр өчен, берничә ярдәм күрсәтү комитеты оештырылган. Бу комитетлар шундук эшкә керешкән һәм кардәшләргә ризык белән башка кирәк-яраклар тарата башлаган. Гуманитар ярдәм күрсәтер өчен 33000 доллардан артык акча бүлеп бирелгән. Йортларны төзү һәм төзекләндерүгә исә 300000 доллар акча бирелгән.

 Илдә инфляция югары булганга, комитетлар акчаны бик сак кулланган. Мәсәлән, беренче җиде ай дәвамында, кукуруз онының бәясе 70 процентка арткан. Ә бу Малавида төп ризык. Шулай ук ягулык бәясе дә арткан. Иганә акчаларын сак тотар өчен, кардәшләр азык-төлек һәм төзү материалларын төзелеш барган урыннардан, шулай ук күпләп сатып алырга тырышканнар. Нәтиҗәдә, аларга ташламалар ясалган, һәм материалны китерү өчен алар түләмәгән.

 Оешманың ярдәме җирле кардәшләргә бик нык тәэсир иткән. Мозамбикта яшәүче Филишберту исемле абый-кардәш болай ди: «Андый юмарт оешманы әле күргәнем юк иде. Безгә төзү материалларын, транспорт, эшчеләрне, ризык бирделәр. Без гамәли киңәшләр дә ишеттек. Ярдәм күрсәтеп башкарылган эшләр Гайсәнең Яхья 13:34—35 тәге „бер-берегезне яратыгыз“ дигән сүзләренең үтәлеше булды!» Давыл вакытында йортын югалткан Эстер исемле тол хатын, (Малавида яшәүче апа-кардәш) болай ди: «Мин нишләргә дә белми идем. Яңа йорт төзергә акчам юк иде бит. Шуңа күрә кардәшләр килеп миңа яңа йорт төзеп биргәч, мин үземне оҗмахта кебек хис иттем!»

 Яңа дөньяга якынлашкан саен афәтләр саны арта барачак (Маттай 24:7, 8). Шулай да без бер дә шикләнмибез: сезнең юмарт иганәләрегез ярдәмендә Йәһвә халкы афәтләр вакытында кирәкле ярдәм алачак. Ирекле иганәләрне ничек тапшырып булганын donate.pr418.com сайтыннан белеп була. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

a 2022 хезмәт елы 2021 ел, 1 сентябрь башланды һәм 2022 ел, 31 август тәмамланды.

b АКШ доллары