Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АСТЕР ПАРКЕР | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәсем килде

Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәсем килде

 Әти-әнием сабый чактан ук күңелемә хакыйкать орлыкларын чәчте. Алар «Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле» дип исемләнгән китаптагы рәсемнәрне һәм текстны кулланып, мине Йәһвәне яратырга өйрәттеләр. Мин белгәннәремне күрше балаларга һәм кунакка килгән бабаема сөйләп тордым. Әти-әнием гаилә белән гыйбадәт кылуны регуляр үткәреп торды. Бу гаиләбезгә Асмэра шәһәреннән (Эритрея) Аддис-Абебага (Эфиопия) күчкәч бик булышты.

 Мин хакыйкатьне бала чактан ук яратам. Минем үземне Йәһвәгә багышлап суга чумдырылу үтәсем килә иде. 13 яшемдә хыялым тормышка ашты. Ә 14 яшемдә Хельге Линк a кардәш миннән гомуми пионер булып хезмәт итәсең килмиме дип сорады. Шул сөйләшүне мин бик яхшы хәтерлим. Әтием белән әнием вакытлыча пионерлар (хәзер ярдәмче пионер) булып хезмәт итә иделәр, шулай да мин гомуми пионер булу нәрсә аңлата икәнен белми идем. Линк кардәшнең соравы миндә Йәһвә хезмәтендә күбрәкне эшләргә теләк уятты.

Мин һәм энем Джосайя

Мин эзәрлекләүләргә әзер

 1974 елда Эфиопиядә бик шомлы көннәр кичердек. Илдә тәртипсезлек хөкем сөрде, кешеләрне кулга алдылар, үтерделәр. Без йорттан йортка йөреп вәгазьли алмый идек, очрашуларны да кечкенә төркемнәргә җыелып үткәрдек. Әти-әнием безне каршы килүләргә әзерли башлады. Изге Язмалардагы принциплар мәсихче нейтралитет нәрсә икәнен аңларга булышты. Без белә идек: безгә сораулар бирсәләр, Йәһвә дөрес җавап бирергә булышачак, ә кайвакыт безгә дәшмичә торырга кирәк булачак (Маттай 10:19; 27:12, 14).

AFP PHOTO

Граждан сугышы барганда (1974 ел)

 Мәктәпне тәмамлагач, мин Эфиопия аэропортында эшли башладым. Бер көн эшкә барганда, минем белән бергә эшләүчеләр мине тәбрикли башладылар. Хөкүмәтнең еллыгына багышланган парад башында барыр өчен мине сайлаганнар икән! Мин шунда ук үз начальнигым янына киттем һәм, мәсихче нейтралитет саклаганга, андый парадта катнаша алмыйм дип әйттем.

 Киләсе көнне, аэропортта эшләп йөргәндә, мин коралланган кешеләрне күрдем. Алар касса янына бара иделәр. «Күрәсең, кемдер илдән качарга тели һәм алар аны кулга алырга килгәндер»,— дип уйлап куйдым мин. Ләкин алар мине эзләп йөри булып чыкты! Ни өчен? Әйбәт кенә башланган эш көне, һич көтмәгәндә үзгәрде дә куйды.

Миңа төрмәдә ярдәм итәләр

 Солдатлар мине бер бүлмәгә алып керделәр дә, миннән сорау ала башладылар. «Кем Йәһвә Шаһитләренә түли? Син Эритреянең азат итү фронтына булышлык итәсеңме? Син я әтиең Кушма Штатлары хөкүмәтенә хезмәт итәме?» — дигән сораулар биреп, алар мине берничә сәгать интектерде. Алар бик нык басым ясаса да, мин үземне тыныч хис иттем. Миңа Йәһвә булышып торды (Филипиялеләргә 4:6, 7).

 Сорау алганнан соң, солдатлар мине бер йортка илтеп куйдылар. Бу йортны төрмә итеп куллана иделәр. Мине бер бүлмәгә керттеләр. Аның зурлыгы 28 квадрат метр иде. Анда якынча 15 яшь хатын-кыз бар иде. Аларны монда сәяси карашлары аркасында япкан иделәр.

Мин эштә

 Минем аэропортта киеп йөри торган эш киемем генә бар иде. Мин идәнгә яттым һәм әти-әнием белән туганнарым турында борчылып уйлана башладым. Алар минем турында кайгыра торгандыр. Алар минем кулга алынуым турында белсәләр дә, мине кайда тотулары аларга билгеле түгел иде. Мин Йәһвәгә дога кылып, гаиләмә мине табарга булышчы дип әйттем.

 Иртән торгач, мин яшь сакчыны күрдем. Ул миңа таныш иде. Сакчы миңа гаҗәпләнеп карады да: «Астер, син монда нәрсә эшлисең?» — дип сорады. Мин аңа әти-әнием янына барып, барысын сөйләп бирергә куштым. Соңрак шул ук көнне, миңа әти-әниемнән ризык һәм кием китерделәр. Шул сакчы аларга хәбәр иткән булган. Йәһвә догама җавап бирде! Әйе, мин ялгыз түгел идем.

 Миңа Изге Язмалар китабын я башка берәр басманы үзем белән тоту тыела иде. Гаиләмә һәм дусларыма да минем янга килеп китү рөхсәт ителми иде. Шулай да Йәһвә миңа, минем белән бергә төрмәдә утырган кешеләр аша, көч өстәп торды. Мин аларга һәр көн вәгазьләдем, Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр аларга бик нык тәэсир итте. Алар еш кына болай дия иде: «Без кеше идарәсе өчен көрәшәбез, ә сез Аллаһы хөкүмәте өчен көрәш алып барасыз. Алар сиңа үтерәбез дисәләр дә, компромисска барма!»

 Кайвакыт сакчылар төрмәдә утыручылардан сорау алдылар һәм кыйнадылар. Бер төн, якынча төнге 11 ләрдә, мине дә алып чыгып киттеләр. Сорау ала торган бүлмәгә килгәч, алар мине күп кенә нәрсәләрдә гаепләделәр. Мине хөкүмәт ягында тормаганым өчен әрләделәр. Алар миңа сәяси бер лозунг кабатларга куштылар, мин моңа ризалашмадым, шунда ике сакчы мине кыйный башлады. Андый сорау алуга мине берничә тапкыр чакырдылар. Һәр очракта мин Йәһвәгә үтенеп-үтенеп дога кылдым һәм ул миңа булышты.

 Өч айдан соң, бер сакчы килде дә, мине төрмәдән азат итәләр һәм мин чыгып китә алам дип әйтте. Мин бу яңалыкка шаккаттым һәм шатландым. Шулай да чак кына күңелем кырылды, чөнки төрмәдә бер яшь хатын-кыз белән Патшалык турындагы өмет турында яхшы сөйләшүләр алып бара башлаган идем.

 Шуннан соң берничә ай узды. Мин өйдә булмаганда, солдатлар килеп гаиләбездәге бар яшүсмер туганнарымны — ике кызны һәм бер егетне кулга алган булганнар! Шунда мин илдән качу яхшырак булыр дигән нәтиҗәгә килдем. Гаиләмнән кабат ерак булу мине күңелсезләндерсә дә, әнием мине нык булырга һәм Йәһвәгә таянырга дәртләндерде. Тиздән мин, Кушма Штатларга очып киттем. Шул ук кичне, мине кабат кулга алыр өчен, өебезгә солдатлар килгән булган. Мине өйдә тапмагач, алар аэропортка киткәннәр. Ләкин аларның анда килүенә, минем самолет инде Кушма Штатларга юл тоткан иде.

 Мэрилендка килеп җиткәч, мине Хэйвуд һәм Джоан Уорд каршы алдылар. Алар миссионерлар иде һәм әти-әнием белән өйрәнгән иделәр. Биш айдан соң максатыма ирештем: мин пионер хезмәтен башладым. Хэйвуд белән Джоанның кызы Синди минем хезмәттәшем булып китте һәм без бергә шатланып хезмәт иттек.

Пионер хезмәтендә хезмәттәшем Синди Уорд

Бәйтелдәге хезмәтне бирелеп башкарам

Ирем белән Уолкилда хезмәт итәбез

 1979 елның җәендә мин Нью-Йорктагы Бәйтелгә барып килдем һәм шунда Уэсли Паркер исемле бер абый-кардәш белән таныштым. Ул гаҗәеп сыйфатларга ия яшь кеше иде. Аның Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәсе килә иде. 1981 елда без өйләнештек һәм мин, Уэсли белән бергә хезмәт итәр өчен, Уолкилга күчендем. Мин чисталык һәм химчистка бүлекләрендә хезмәт иттем. Соңрак компьютерлар бүлегендә, МЭПС төркемендә эшләдем. Бәйтелдәге хезмәт мине Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәргә булышты. Шул көннәрдә без гаҗәеп дусларга ия булдык һәм бүген дә алар белән элемтәдә торабыз.

 Әмма Эфиопиядә гаиләм каты эзәрлекләүләр кичерә иде. Бу мине боектыра иде. Өч туганымны кулга алып төрмәгә утыртканнар иде. b Төрмәдә ашатмый иделәр, шуңа әниемә һәр көн аларга ашарга әзерләп йөрергә туры килгән.

 Шул авыр көннәрдә, Йәһвә минем сыенычым булды. Бәйтелдәге гаилә мине юатып торды һәм ярдәм итте (Марк 10:29, 30). Бер көн Джон Бут кардәш миңа болай диде: «Сезнең монда Бәйтелдә хезмәт итүегезгә без шундый шат. Йәһвә сезне фатихалап тормаса, бу мөмкин булмас иде». c Бу сүзләр мине шуңа ышандырды: Йәһвә Эфиопиядән монда күченүемне фатихалады һәм ул туганнарым турында кайгыртачак.

Бер гаилә булып Йәһвәгә хезмәт итәбез

 1989 елның гыйнвар аенда мин балага узганымны белдем. Башта без аптырап калдык! Әмма берничә көннән соң борчылу хисен шатлык алмаштырды. Шулай да ничек баланы тәрбияләрбез, кайда яшәрбез һәм Бәйтелдән киткәч кайда эшләрбез дигән сораулар безне борчып торды.

 1989 елында, 15 апрель көнне без әйберләребезне машинабызга төядек тә Орегона штатына киттек. Анда без тулы вакытлы хезмәтебезне пионер булып дәвам итәргә планлаштыра идек. Ләкин анда килгәч, кайбер дусларыбыз яхшы киңәш бирде һәм безгә, пионер булып хезмәт итү акыллы булмас, дип әйтте. Бу бик акыллы киңәш булды, чөнки акча ягыннан запаслар булса да, акча әллә ни күп түгел иде, өстәвенә, тиздән балабыз туарга тиеш иде. Нәрсә эшләргә? Шул вакытта җыелышыбызга район күзәтчесе Гай Пирс һәм аның хатыны Пенни килеп китте. d Алар безне куйган максатыбызга ирешергә дәртләндерде. Шуңа без пионер хезмәтен башладык һәм Йәһвәнең ярдәменә өметләнеп тордык (Малахи 3:10). Беренче улыбыз Лемюэль туганнан соң да, икенче улыбыз Джейдон туганнан соң да, без пионер хезмәтен дәвам иттек.

 Аларның сабый чакларында пионер булып хезмәт итүебезне без бик нык кадерлибез. Пионер хезмәте безгә рухи хакыйкатьләрне башка кешеләргә генә түгел, ә үз улларыбызга да чәчәргә мөмкинлек бирде (Канун 11:19). Әмма өченче улыбыз Джафет тугач, безгә пионер хезмәтен вакытлыча калдырырга туры килде (Микай 6:8).

Улларыбызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтәбез

 Безгә, әти-әни буларак, бик җитди йөкләмә бирелгән иде: улларыбыз Йәһвәне реаль шәхес итеп кабул итәргә өйрәнергә тиеш иде, аларның һәрберсенә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерер өчен булышырга кирәк иде. Шуңа күрә без гаилә белән гыйбадәт кылуны балаларыбыз аны зарыгып көтәрлек итеп үткәрергә булдык. Алар яшь булганда, без бергәләп «Бөек Укытучыны тыңла» һәм «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н укыдык. Кайбер хикәяләрне без хәтта сәхнәләштердек. Гаиләбездә бердән-бер хатын-кыз булганга, Изәбел турындагы хикәяне сәхнәләштергәндә, мин Изәбел булдым. Улларыбыз мине диваннан төртеп төшерә иделәр дә, Изәбелне ашаган этләр итеп үзләрен тота иделәр. Бу хикәяне сәхнәләштергәндә аларның шатлыкларын күрсәгез иде! Ирем, шулай ук, аларның һәрберсе белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрде.

 Без улларыбызны яраттык та, аларны кайгыртып та тордык. Йәһвәдән гаиләдә бер-беребезгә якын булырга булыш дип сорадык. Балалар үсә барган саен аларны төрле эшләрне башкарырга өйрәттек. Алар савыт-саба юдылар, үз бүлмәләрен җыештырдылар һәм үз киемнәрен юдылар. Алар шулай ук ашарга пешерергә өйрәнделәр.

 Балалар гына түгел, без дә өйрәнә идек. Кайвакыт без үзебезне дөрес тотмадык, бер-беребезгә тупас сүзләр әйттек. Андый чакларда без үзебезне тыйнак тотарга өйрәндек һәм гафу үтендек.

 Без җыелыштагы кардәшләрне дә үзебезгә кунакка чакырып тордык. Шулай ук бәйтелчеләрне, миссионерларны, район күзәтчеләрен һәм ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченгән кардәшләрне дә үзебездә кунак иттек (Римлыларга 12:13). Андый чакларда без балаларны, уйнар өчен, башка бүлмәгә җибәрми идек. Алар кунаклар белән бергә кала иделәр һәм алар белән аралашып, төрле очракларны тыңлый иделәр. Аннан соң, шул кунакларның сөйләгәннәрен искә төшергәндә, балалар, безгә караганда, күбрәк нәрсәләрне хәтерләрендә саклап калдырган булып чыга иде.

 Йәһвәгә хезмәт итүебез шатлыклы булсын өчен, бер ирем белән һәрвакыт көч куеп тордык. Мәсәлән, без алдан ук барысын планлаштырдык һәм, башка илләргә сәяхәт итәр өчен, акча җыеп отпуск вакытын кулландык. Һәрбер илдә Бәйтелгә барып килергә, очрашуларга барырга һәм хезмәттә катнашырга тырыша идек. Без Йәһвә оешмасын тагын да ныграк кадерли башладык һәм бер гаилә булып бер-беребезгә тагын да якынрак булып киттек.

Гаиләм белән Бруклиндагы Бәйтелдә экскурсиядә (2013 ел)

Бирелеп хезмәт итәбез

 Без яшәгән җирдә күп кенә кеше испанча сөйләшә иде. Әмма бу телдә регуляр рәвештә вәгазь эше оештырылмаган иде. Шуңа күрә, без Пирс кардәш белән сөйләшеп алырга булдык һәм аңа, балаларыбыз әле яшь булганда, испан теле җыелышына күчәргә уебыз бар дидек. Ул киң генә елмаеп куйды да: «Сез балыкчылар икән, балык кайда, шунда барыгыз»,— диде. Бу дәртләндергеч сүзләрне ишеткәннән соң, без Вудберн шәһәрендәге испан теле җыелышына күчендек. Бу хезмәт безгә күп шатлык китерде. Без берничә яхшы өйрәнү алып бардык. Соңрак кайбер өйрәнүчеләр суга чумдырылу үтте. Әкрен-әкрен генә испан теле төркеме җыелыш булып китте.

 Бер көн ирем эшсез калды. Яңа эшне ул Калифорниядә тапты. Шуңа безгә анда күченергә туры килде. Ике елдан соң улларыбыз Лемюэль, Джейдон һәм мин пионер хезмәтен башларга булдык. 2007 елда мин улларым белән бергә Пионерлар мәктәбен үттем. Мәктәпне тәмамлагач, без шуңа игътибар иттек: территориябездә гарәп телендә сөйләшүче күп кенә кеше яши икән. Шулай итеп испан теле кырында 13 ел хезмәт иткәннән соң, гаиләбез гарәп теле җыелышына күчәргә булды. Без үз территориябездә гарәп телендә сөйләшүче иммигрантларга яхшы хәбәрне сөйләдек һәм махсус кампанияләрдә катнашып башка җирләрдә вәгазьләдек. Бу безгә күп шатлык китерде. Без әле дә Сан-Диего шәһәрендә гарәп теле территориясендә пионерлар булып хезмәт итәбез.

 Уэсли гаҗәеп ир һәм искиткеч гаилә башы. Ул Йәһвә оешмасын бик хөрмәт итә. Аның Бәйтелдәге дә, җыелыштагы да тәртип турында беркайчан да, бернинди тискәре сүз әйткәне булмады. Ул шул тәртипне мактар өчен һәрвакыт берәр нәрсә таба иде. Ул минем белән бергә һәм минем турында дога кылды. Без берәр авыр хәлгә эләксәк, аның догалары мине юата иде һәм тыныч калырга булыша иде.

 Мин үткән тормышыбыз турында уйланганда, шуңа игътибар итәм: тулы вакытлы хезмәт, гаилә тормышы һәм ихтыяҗ зуррак булган җыелышларда хезмәт итү безгә зур шатлык китергән! Әйе, Йәһвәне беренче урынга куйган кешеләрне Аллаһы фатихалап тора. Без моны үзебез татыдык һәм без беркайчан да бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадык (Зәбур 37:25). Йәһвәгә тулысынча багышланган тормыш сайлап, мин иң яхшы сайлау ясадым. Мин моңа һич тә шикләнмим (Зәбур 84:10).

Минем белән бергә Джафет, Лемюэль, Джейдон һәм Уэсли (сулдан уңга)

a Линк кардәш Кения филиалында хезмәт итте. Эфиопиядәге хезмәт өчен шул филиал җаваплы иде.

b Туганнарымны дүрт елдан соң төрмәдән азат итәләр.

c Джон Бут кардәш Җитәкче совет әгъзасы булып хезмәт итте. 1996 елда ул җирдәге хезмәтен тәмамлады.

d Пирс кардәш соңрак Җитәкче совет әгъзасы булып хезмәт итте. 2014 елда ул җирдәге хезмәтен тәмамлады.