Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДЖЕЙ КЭМПБЕЛЛ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Түбәннән югарыга

Түбәннән югарыга

 Мин бик оялчан кыз идем, кешеләрдән качып өйдә генә утыра идем. Үземне булдыксыз бер кеше итеп санадым. Кешеләр янына чыксам да, бу бик сирәк булгалады. Алар мине хөрмәт итмәс һәм җәберләр дип курка идем мин. Сезгә үзем турында сөйлим әле.

 1967 елның августында, миңа яшь ярым булганда, кинәт кенә температурым күтәрелә башлады. Икенче көн иртән уянгач, мин аякларымның хәлсезләнгәнен сиздем. Без Сьера-Леона илендә, Фритаун шәһәрендә яши идек. Хастаханәдә алган анализлар шуны күрсәтте: мин полиомиелит белән авырым киткәнмен. Бу йога торган чир иде һәм ул параличка китерә иде. Гадәттә, бу чир 5 я кимрәк яшьле балаларга йога. Физиотерапия үтсәм дә, аякларым көчлерәк булып китмәде. Вакыт узу белән, алар шулкадәр хәлсезләнде ки, мин йөри дә, басып тора да алмый торган кеше булып калдым. Моның аркасында әтием мине «ярты бала» дип атый торган иде. Мин үрмәләп кенә йөри ала идем һәм үземне бернәрсәгә яраксыз бер кеше итеп саный идем. Нәтиҗәдә, үземне түбән төшкән бер кеше итеп күрә башладым.

Җирдән үрмәли-үрмәли үсәм

 Бала чагым әни белән бергә үтте. Яныбызда шулай ук башка ярлы гаиләләр дә яши иде, алар белән дә аралашып тордык. Кешеләр мине яратты, әмма минем әтиемнең яратуын сизәсе килә иде, ләкин ул мине яратмый иде. Кайберәүләр аяксыз калуымның сәбәбе авыру түгел, ә сихерләү дип санады. Ә кайберәүләр әниемә мине гарипләр йорты янында калдырырга кирәк дигән киңәш бирде. Шулай итеп ул мине карап интегеп йөрмәс иде дип әйтә иде алар. Әнием андый киңәшләрне кире какты һәм минем турында кайгыртып торды.

 Мин басып та тора алмадым, йөри дә алмадым, шуңа үрмәләп йөрергә туры килде. Әмма җир я башка урыннар аша үрмәләп үтү җиңел бирелмәде һәм тәнемдә яралар калды. Җәрәхәтләнмәс өчен мин тыгызрак материалдан тегелгән кием кия идем. Кулларымны яклар өчен мин кулларыма перчатка кигәндәй тапочкалар кия идем. Соңрак мин кулларга таяныч итеп кулланып булган агачтан ясалган брусокларны куллана башладым. Мин кулларымны алга суза идем дә, шул брусокларга таянып тәнем белән алга күчә идем. Аннан соң аркам ярдәмендә аякларымны үземә таба тарта идем. Шул беренче «адымны» ясагач, шул ук тәртип буенча киләсе адымны ясый идем. Бу бик авыр иде, кулларым һәм җилкәләрем арып бетә иде. Андый «сәяхәт» күп көч алганга, мин тирә-як күршеләргә генә йөрдем. Мин мәктәпкә дә йөрмәдем, балалар белән дә уйнамадым. Әнием үлсә, үзем генә калгач, ничек яшәрмен микән дип кайгыра идем.

 Мин Аллаһыга дога кылдым, үземә булышсын дип сорадым. Соранып йөрүче кеше хәленә калдырма дип үтендем. Аңа якынрак булсам, аңа дөрес хезмәт итсәм, аның минем турында кайгыртып торачагына һич тә шикләнми идем. Шуңа күрә 1981 елның бер көнендә, мин безнең урамдагы чиркәүгә, анда бару бик авыр булса да, барырга булдым. Ләкин бу җиңел бирелмәде, кешеләрнең карап торулары аркасында үземне уңайсыз хис иттем. Пасторга килүем ошамады. Минем башкалар түләгән эскәмиядә утырганымны күреп, ул әниемне шелтәләде. Шунда мин чиркәүгә бүтән бармаска булдым.

Күктәге Әтием белән танышам

 1984 елның бер иртәсендә, мин гадәттәгечә өскә мендем дә тәрәзә янындагы үз урыныма урнаштым. Шулай итеп мин тышта булган хәлләрне күзәтеп утыра идем. Миңа инде 18 яшь тулган иде. Шуннан соң мин аска төшәргә булдым. Ул вакытта безнең ишегалдыбыз буш була иде. Ишегалдына төшкәч, йорттан йортка вәгазьләп йөрүче ике ир-атны күрдем. Алар яныма килеп матур киләчәк турында сөйли башладылар. Алар булачак үзгәрешләр турында әйтте һәм Ишагыя 33:24 белән Ачылыш 21:3, 4 не укыды. Шуннан соң алар миңа «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән бик матур бер брошюра бирде. Китәр алдыннан алар кабат килеп күбрәк сөйләячәкләр дип әйттеләр.

 Алар кабат килделәр һәм мине, әле генә илгә килгән Паулина исемле миссионер белән таныштырдылар. Паулина белән өйрәнгәндә, без бер-беребезгә бик якын булып киттек. Ул минем өчен әни кебек булдым, ә ул мине кызыдай кабул итте. Әнием «яңа әни» белән Изге Язмалар өйрәнүемне хуплап торды. Паулина фидакарь ярату күрсәтте, ул сабыр, игелекле иде, һәрвакыт минем хәлем белән кызыксынып торды. Ул мине укырга өйрәтте. Мин күктәге Әтием турында хыялланып йөргән иде һәм Паулина мине «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н кулланып мине аның белән таныштырды.

Паулина, миссионер, минем белән Изге Язмаларны өйрәнә

 Изге Язмалардан алган белем күңелемне шатлык белән тутырды. Бер көн мин Паулинадан җыелышның китап өйрәнүенә a барып килеп буламы дип сорадым. Йәһвә Шаһитләре андый өйрәнүләрне берәр кардәшнең йортында үткәрә иде. Аларның берсе без яшәгән йорттан әллә ни ерак түгел иде. Паулина мине анда алып барырга ризалашты. Киләсе сишәмбе көнне Паулина килде һәм мин юынып киенгәнче мине көтеп торды. Без очрашуга бергә барырга тиеш идек! Кемдер Паулинага такси алырга тәкъдим итте, ләкин мин: «Мин анда үз агач брусокларым ярдәмендә барам»,— дидем.

 Ниһаять китәргә вакыт җитте. Әнием һәм күршеләребез миңа куркыбрак карап тора иделәр. Ишегалды аша үткәндә кайбер күршеләр Паулинага: «Син аны барырга мәҗбүр итәсең!» — дип кычкырдылар.

 Паулина ипләп кенә миннән: «Джей, синең анда барасың киләме?» — дип сорады. Йәһвәгә таянганымны күрсәтер өчен вакыт җитте! (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). «Әйе! Мин үзем анда барырга булдым»,— дидем мин. Күршеләр тын калып мине күзәтеп торды һәм мин капкага якынлашкан саен, үз карашларын үзгәртә барды. Ә мин капкадан чыгып киткәч, алар шатланып кычкыра башлады.

 Шул очрашуда кичергән шатлыгым эчемә сыймый иде! Башым күккә тиде! Һәркем минем белән исәнләште. Беркем түбәнсетеп карамады. Үземне иркен хис иттем. Шуңа күрә мин андый очрашуларга һәр атна йөри башладым. Тиздән мин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында үтә торган очрашуларына барырга ярыймы дип сорадым. Бик ярлы булганга, минем ике күлмәгем һәм бер пар тапочка гына бар иде. Шулай да мин шуңа инанган идем: Аллаһы халкы мине кире какмаячак. Нәкъ шулай булды да.

 Патшалык Залына барып җитәр өчен, миңа урам азагына кадәр үрмәләп барырга кирәк иде. Шуннан соң мин таксига утырып Патшалык Залы урнашкан тау итәгенә бара идем. Анда кардәшләр мине кулларына күтәреп Залга алып керә иделәр.

 Мин Йәһвәнең игелеген татыдым, минем аңарда сыеныч табасым килде. Мин җыелыш очрашуларына регуляр йөрергә булдым (Зәбур 34:8). Яңгыр яуган көннәрендә мин очрашуга еш кына лычма су булып килеп керә идем. Киемем пычрак булганга миңа, килгәч, киемемне алмаштырырга туры килә иде. Ләкин очрашуда булу моңа лаек иде!

 1985 елның «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда минем очрагым турында яздылар. Шунда Швейцариядә яшәүче Жозетта исемле Йәһвә Шаһите минем турында укыганнан соң, миңа өч тәгәрмәчле инвалид коляскасы җибәрде. Аның кул белән әйләндерер өчен педальләре, матур отражателләре һәм башкасы бар иде. Хәзер миңа инде үрмәләп барасы юк иде! Балалар миңа сокланып карап торды. Алар минем үз коляскамда утырып йөрүемне күзәтеп торырга ярата иделәр. Әйе, мин түбәннән югарыга күтәрелдем. Мин үземне патшабикәдәй хис итә идем. Бүтән миңа мыскыллап беркем дә карамады. Мине хөрмәт итә башладылар.

Тагын да югарырак күтәреләм

 Миңа рухи яктан үсү җиңел булды, чөнки мин инде әхлакый яктан саф гади тормыш алып бара идем. Коляскам ярдәмендә мин хезмәттә катнаша алдым һәм 1986 елның 9 августында мин суга чумдырылу үттем. Тормышым тагын да яхшырак булып китте, мин тагын да югарырак күтәрелдем: үземне тагын да яхшырак хис итә башладым, эчке шатлык, канәгатьлек кичердем. Мин үз-үземне хөрмәт итә идем, үз-үземә ышанычым үсте, чөнки хәзер минем Әтием бар иде, ә ул мине ярата иде. Минем шулай ук үзем турында эчкерсез кайгырткан кардәшләрем бар иде.

 Минем Йәһвәгә бар игелеге өчен берәр ничек кайтарасым килә иде. Шуңа күрә гомуми пионер хезмәте турында уйлана башладым, әмма аны үти алырмын микән дип шикләнә идем (Зәбур 116:12). Мин дога кылдым һәм бу хезмәтне башкарып карарга булдым. Хезмәтне 1988 елның 1 гыйнварда башладым һәм хәзер дә пионер булып хезмәт итәм. Бу хезмәт минем өчен чын фатиха булды! Кардәшләр, ярату күрсәтеп, миңа айлык норманы үтәргә булышып тордылар. Йәһвә миңа үз изге рухы белән ярдәм итте, мин моны үзем сизеп тордым (Зәбур 89:21).

 Пионер хезмәтендә катнашканга, миңа күбрәк йөрергә туры килде. Бу аякларыма, алар зәгыйфь булсалар да, файда китереп торды. Берникадәр вакыт узгач, мин әле генә ачылган бер яңа хастаханәгә бардым: физиотерапия һәм күнегүләр ярдәмендә булышырлар дип өметләнгән идем. Әмма андагы бер шәфкать туташы мин тиздән үләчәкмен, шуңа үзләрен борчып йөрмәскә кушты. Аның белән эшләгән башка кешеләр дә шулай дигәч, мин бик боектым һәм өйгә кайтып Йәһвәгә дога кылдым. Мин аңардан бу хисләремне җиңеп чыгарга булышсын дип сорадым һәм миңа авыруымны дәваларга ярдәм итсен дип үтендем.

 Хезмәтем иң яхшы дәвалый торган «физиотерапия» булып чыкты. Аның ярдәмендә мин күп кенә күнегүләр ясадым. Берничә ел узды һәм бер көн Патшалык Залы яныннан теге шәфкать туташы узып китте. Барганда минем сау-сәламәт булуымны күреп ул шаккатты!

 Хәлем авыр булса да, мин Йәһвәгә бар көчемне куеп хезмәт итәргә тырышам. Кардәшләр мине, ашкынуым һәм очрашуларга иртә килүем өчен, мактап тора. Мин һәрвакыт шулай киләм, чөнки шулай итеп кардәшләремне каршы ала алам һәм хәлләрен белешә алам.

 Мин Йәһвәнең игелеген татыдым, Йәһвә мине күп яклардан фатихалады. Мин өйрәнү үткәргән өч кеше суга чумдырылу үтте. Аларның берсе, Амелия, Гиладның 137 нче классын тәмамлады. Ә мин үзем Пионерлар мәктәбендә укыдым. Йәһвәнең бу рухи бүләгенә мин берничә тапкыр шатлана алдым! Аның ярдәме белән минем рухым күтәрелеп китте, мин үз-үземне хөрмәт итә башладым, үз-үземә ышанычым үсте. Хәзер кешеләр мине хөрмәт итә. Мин инде үз-үземнән оялмыйм. Минем яхшы дусларым бар. Алар туган Фритаун шәһәремдә генә түгел, ә бөтен илдә, бөтен дөнья буенча яши.

 Аллаһының яңа дөнья турындагы вәгъдәсен ишеткәнемә инде якынча 40 ел булды. Яңа дөньяда гарипләр инде булмаячак, һәр кеше сәламәт булачак. Бу вәгъдә әле дә күңелемне җылытып тора һәм мин шул көнне зарыгып көтәм. Мин «коткаручы Аллаһымны сабырлык белән көтәм», чөнки һич тә шикләнмим: Аллаһым Йәһвә тоткарланмаячак (Микай 7:7). Авырлыкларым булса да, мин бирешмәдем һәм күп кенә фатихалар урдым. Бар туып торган авыр хәлләрдә миңа Йәһвә булышып торды. Аның ярдәмен мин иң кирәкле вакытта алдым. Мин чыннан да бәхетле, йөзем шатлыктан балкып тора, чөнки мине үрмәләп йөрергә ияләшкән җирдән күз алдына китерә алмаслык югары урыннарга күтәрделәр.

a Хәзер Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү дип атала