ДЭВИД МЕЙЗА | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Кайгы яра салса да, бәхетле булырга өйрәнәбез
Изге Язмаларны өйрәнеп аның принципларын куллана башлагач мин ниһаять, бәхетле гаилә тормышына ия булдым. Мин бу мөмкин түгел дип уйлаган идем! Без — мин, тормыш иптәшем һәм өч балам — Йәһвәгә бердәмлектә һәм чын күңелдән хезмәт иттек.
2004 елда, 24 апрель көнендә һич тә көтмәгәндә гаиләбез зур кайгы кичерде.
Кызыбыз Лорен туганда мин яхшы әти булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен әле белми идем. Ләкин икенче балабыз, улыбыз Майкл тугач та, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әле дә белми идем. Әти-әнием гомер буе талашып тордылар һәм ахыр чиктә аерылыштылар. Гаиләмнең яхшы башым буласым килсә дә, моның өчен нәрсә эшләргә икәнен мин белми идем.
Әле яшүсмер чагымда мин исерткеч эчемлекләр эчәргә һәм наркотиклар куллануга ияләшеп киттем. Бу гаиләмдәге хәлне тагын да катлауландырды. Яшүсмер чагымнан инде күптән узган булсам да, тормышыма үз-үзем хуҗа түгел идем. Эчү, наркотиклар, комарлы уеннар аркасында күп кенә начар карарлар кабул иттем. Хәл шулкадәр начарланды ки, хәтта хатыным Кей, ике баланы алып, мине ташлап китте. Тормышым челпәрәмә килде.
Кей Глория исемле бер хатын белән Изге Язмалар турында фикер алыша башлады. Глория Йәһвә Шаһите иде. Кейдан кире бер гаилә булып яшәр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк дип сорадым. Ул туры һәм гади җавап бирде: «Изге Язмаларны өйрән». Моның нәрсә икәнен төгәл белмәсәм дә, мин ризалаштым, чөнки Кей белән кире бер гаилә булып яшисе килә иде. Мин Глория һәм аның ире Бил белән очрашырга ризалаштым.
Тормышны үзгәрткән фикер алышу
Бил белән Глория өебезгә килгәч, мине аларның бер-берсенә мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. Алар бер-берсенә шулкадәр якын иде. Аларның минем яшьләремдә балалары бар иде. Алар мәгънәле тормыш алып бара иделәр. Шунда мин уйлана башладым һәм бәлки Изге Язмалар безнең гаилә тормышын да бәхетле итә алыр дип уйлап куйдым.
Шул килүләрендә без, Бил һәм Глория белән, минем проблемаларым турында сөйләштек. Алар миңа Гәләтиялеләргә 6:7 не күрсәтте: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр». «Эх,— дип уйлап куйдым мин, — әгәр дә шул принципны моңа кадәр белгән булсам иде. Мин күп кенә бәладән үземне саклап кала алыр идем!»
Вакыт узды. Мин Изге Язмалардагы принципларны кулландым һәм тормышым шактый гына яхшы якка үзгәрде. Кей һәм мин тәмәке тартуыбызны ташладык. Миңа элекке начар гадәтләремне дә ташларга булыштылар. 1985 елда өченче балабыз Дэйвид туды. Без аны яратып кына Дэйви дип атый идек. Ул туганда, мин яхшы әти булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен инде белә идем!
Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итәбез
Без шуңа игътибар иттек: балаларыбызны Йәһвәне яратырга өйрәткәндә без үзебез дә Аллаһыга якынлашабыз. «Бөек Укытучыны тыңла!» дигән китап һәм башка басмалар безгә зур файда китерде. Җыелышыбыздагы гаиләләр дә безнең гаилә өчен яхшы үрнәк булып тордылар.
Вакыт узу белән бар балабыз да пионер хезмәтен башлады. 2004 ел башларында Лорен испан җыелышында хезмәт итте. Майкл өйләнергә тиеш иде һәм Бәйтел хезмәтен тәмамлады. Булачак тормыш иптәше белән алар, вәгазьләр өчен, Гуамга китәргә җыена иде. Ә 19 яшьлек улыбыз Дэйви әле генә Доминикан республикасында хезмәт итә башлаган иде.
Балаларыбызның сайлаган юлын күреп, без Кей белән алар белән горурландык. Без 3 Яхъя, 4 шигырьдә язылган сүзләр нең дөреслеген татыдык: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк». Бер көн телефоннан бер шалтырату тормышыбызны тулысынча үзгәртер дип һич тә уйламаган идек.
Җан өзгеч югалту
2004 елның 24 апрель көнендә без Кей белән һәм тагын ике пар белән бергә ресторанда ашап алырга булдык. Ресторан 100 километр ераклыкта урнашкан иде, шуңа бергәләп безнең машинага утырып бардык. Ашап алганнан соң мин аларны, десерт ашар өчен, башка бер кафеда калдырдым да, үзем машинаны куяр өчен урын эзләп киттем. Шунда телефон шалтырата башлады. Бу бер дустыбыз иде. Аның тавышы борчу хисе тудыра иде.
«Бер кайгылы хәбәр әйтәсем иде,— диде ул.— Дэйви авариягә эләккән».
Аның җавабыннан курыксам да мин: «Ул зур зыян күргәнме?» — дип сорадым.
Башта ул барысын әйтеп бирмәде, әмма соңрак Дэйви һәлак булды диде.
Сөйләшүдән соң мин телефонымны куйдым да, Йәһвәдән көч сорап дога кылдым. Шуннан соң кафега кереп, үземне начар хис итәм һәм кайту юлына чыксак яхшырак булыр дидем. Кейга Дейви турында үзебез генә калгач, әйтергә булдым.
Өйгә 90 минут кайттык, бу бик авыр минутлар булды. Кей башкаларга Дейвиның өйгә кайтуын түземсезлек белән көтә дип үз хисләре белән уртаклаша иде. Ә минем телефонга башкалардан кайгыбызны уртаклашуларын белдерүче хәбәрләр җыела бара иде. Кей моны белми иде.
Теге ике парны өйләренә илтеп куйганнан соң без өйгә кайттык. Кей миңа карап алды да, ниндидер коточкыч нәрсәнең булганын аңлады. «Нәрсә булды?» — дип сорады ул. Ике сәгать элек телефоннан бер сөйләшү генә тормышымны астын өскә китергән кебек, әйтәчәк сүзләрем аркасында аның тормышы да челпәрәмә киләчәген мин белә идем.
Улсыз яшәргә өйрәнәбез
Кейның да, минем дә моңа кадәр төрле авырлыклар белән очрашканы бар иде һәм Йәһвәнең үз халкына ярдәм итеп торуын без белә идек (Ишагыя 41:10, 13). Ләкин мондый авырлыкны безнең әле кичергән юк иде. Башымны һәрвакыт бер уй интектереп торды: «Дэйви Йәһвә өчен шулкадәр күпне башкарды бит, ничек инде ул андый хәлгә эләгә алган? Ни өчен Йәһвә аны якламаган?».
Балаларыбызга да бу бик нык тәэсир итте. Лорен Дэйви өчен икенче әнисе кебек булган иде. Шуңа күрә аның үлеме аны тетрәндереп куйды. Майкл да кайгыга батып йөрде. Ул якынча инде 5 ел читтә яшәсә дә, күптән түгел генә үз энекәшенең ничек җитлеккән ир-ат булып киткәнен күрер өчен кайтып киткән иде.
Җыелыштагы кардәшләр шунда ук безгә ярдәмгә килде. Кей Дэйвиның үлеменә әле дә ышанып бетмичә шок кичереп йөри иде. Шуңа кардәшләр безгә килеп булыштылар һәм юаттылар (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Алар чын ярату күрсәтте! Мин моны һичкайчан онытмам.
Кайгы белән көрәшер өчен без Кей белән һәрвакыт дога кылып тордык, Изге Язмаларны өйрәндек һәм җыелыш очрашуларына йөрдек. Шулай да күңел әле дә сыкрап тора иде. Ләкин без белә идек: безнең өчен рухи яктан нык калу мөһим, һәм моның өчен барысын эшләргә кирәк иде (Филипиялеләргә 3:16).
Майкл белән Дайана безгә якынрак күченергә булды, ә Лорен кире безнең инглиз җыелышына кайтты. Берничә ел бе р-беребезгә якын булуыбыз әкрен-әкрен кайгы китергән яраларны савыктырырга булышты. Лорен кияүгә чыккач, аның ире Джастин безгә ярдәм итеп торды.
Авыр сәяхәт
Тиздән, улыбызның үлеменнән соң без кайгы белән көрәшер өчен тагын бер адым ясарга булдык. Бу бик авыр адым булса да, ул безгә зур фатихалар китерде. Моның турында Кей үзе сөйләп бирер.
«Ирем улыбыз Дэйви үлеме турында әйткәч, мин үземне караңны чокырга барып төшкәндәй хис иттем. Мин әле озак кына аннан чыга алмыйча яшәдем. Кайгы аркасында, мин хәлсез калдым, хәтта гади генә нәрсәләрне дә эшләү бик авыр бирелә иде. Мин күз яшьләремә батып йөрдем. Кайвакыт Йәһвәгә ачуым чыга иде. „Ни өчен алар яши, ә улым үле“,— дип кешеләргә үпкәләп йөри идем. Зиһенем чуалган иде.
Минем Доминикан республикасына барасы килде. Улым Дэйви соңгы айларда яшәгән һәм Йәһвәгә хезмәт иткән урыннарга барып кайтасым килде. Әмма мин әле хәлсез идем, юлга чыгарлык хәлдә түгел идем.
Безгә бер якын дустыбыз булышты. Ул миңа Дэйвиның шул илдә калган дуслары да кайгы кичерә һәм аларның безнең гаилә белән очрашасы килә диде. Аның сүзләрен ишеткәч, мин самолетка утырырлык көч таптым.
Анда бару гаиләбезгә файда китерде. Дэйви Йәһвәгә бирелеп хезмәт иткән булган, бу безгә бик нык тәэсир итте. Улыбыз хезмәт иткән җыелыштагы өлкән Дэйвига теләсә нинди йөкләмә тапшырып була иде дип әйтте.
Улыбыз яшәгән урамнан барганда, кешеләр аның алар өчен эшләгән игелекле эшләрен сөйләп бирде. Улыбызның игелекле кеше булуын мин белә идем, әмма ишеткәннәрем мине шаккаттырды: улым Гайсә эзләре буенча мөмкин кадәр төгәлрәк йөрергә тырышкан!
Без улыбызның бер өйрәнүчесе белән очраштык. Бу ир-ат кечкенә йортта яши иде, һәм яткан урыныннан тора алмый иде. Ул бик ярлы иде, ләкин кардәшләрнең сүзләре буенча, Дэйви аны бик тирән хөрмәт иткән булган. Мин улым белән горурланып куйдым!
Бу гомеремдәге иң авыр сәяхәт булды. Әмма улыбыз турында кайгырган кешеләр белән бергә булу, аларның кайгыларын уртаклашырга, киләчәккә өметебез турында сөйләшергә мөмкинлек бирде һәм безгә булышты. Без үзебезне яхшырак хис итә башладык».
Дэйви үрнәге көч өстәп җибәрә
«Уяныгыз!» журналында, 2005 елның 8 гыйнвар санында, Дэйвиның Доминикан республикасындагы хезмәте һәм үлеме турында бер мәкаләдә бастырылган иде. Журнал чыккач, ул укучыларга ничек тәэсир итәчәген без күз алдына да китермәгән идек. Мәсәлән, 2019 елның май аенда Ник исемле кардәш безнең белән элемтәгә керде һәм болай диде:
«2004 елда, мин колледжда укый идем. Рухи максатларым юк иде. Мин бәхетсез бер кеше идем. Шунда мин Йәһвәгә дога кылып үз яшьлегем елларын иң яхшы юл белән кулланырга булышсын дип сорадым. Күп тә үтмәстән мин журналдан Дэйви очрагын укыдым. Бу догама җавап иде!
Мин колледжны калдырдым һәм пионер хезмәтен башладым. Мин испан телен өйрәнеп чит илгә күченергә булдым. Берникадәр вакыт узгач, мин Никарагуада хезмәт итә башладым һәм тормыш иптәшем белән бергә Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен тәмамладым. Миннән берәрсе ни өчен пионер булып хезмәт итәргә булдың дип сораганда мин аңа Дэйви мисалын сөйлим».
Тагын бер сюрприз Эби исемле апа-кардәшне очраткач булды. Без аның белән 2019 елда, Буэнос-Айреста (Аргентина) үткән халыкара конгресска килгәч, кунакханәдә таныштык. Ул бик ягымлы һәм игелекле апа-кардәш иде. Кейга да, миңа да ул улыбызны хәтерләтте.
Үз бүлмәбезгә кайткач, без аңа Дэйви турындагы теге мәкаләне җибәрдек. Берничә минуттан соң ул җавап бирде. Аның безнең белән сөйләшәсе килә иде, без лоббида очрашырга булдык. 2011 елның сентяберендә аны пионер хезмәтен башларга Дэйви мисалы этәргән булган икән! Моны сөйләгәндә аның күз яшьләре ага иде. Пионер хезмәтен башлагач, ул вәгазьчеләр булмаган җиргә күченгән булган. Ул болай диде: «Авырлыклар туганда мин Дэйви турындагы мәкаләне кабат укып чыгам». Шул мәкаләне ул хәтта үзе белән йөрткән икән!
Андый очраклар безнең бөтендөнья кардәшлекнең өлеше булуыбызны күрсәтте. Әйе, бу дөньяда Йәһвә халкының бердәмлегенә тиң һичбер бердәмлек юк!
Дэйви очрагының башкаларга шулкадәр нык тәэсир итүен белгәч, без Кей белән шаккаттык. Әйе, Йәһвәгә тырышып хезмәт итүче кадерле бар яшьләребез дә яхшы үрнәк булып тора. Алар моны, бәлки, үзләре дә аңлап бетермидер, әмма башкалар аларның ашкынуларын күреп һәм аларның эшләренә игътибар итеп, Йәһвәгә иң яхшысын бирер өчен тырышлык куя башлый.
«Аның өчен барысы да тере»
Лүк 20:37 дә Гайсә Йәһвәнең сүзләрен өземтә итеп китерә. Йәһвә үзен «Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы» дип атый. Йәһвә шул хезмәтчеләр исән чакта аларның Аллаһысы булган дип әйтмәгән, ул әле дә аларның Аллаһысы дип әйткән. Ни өчен? Гайсә Лүк 20:38 дә җавап бирә: «Аның өчен барысы да тере».
Әйе, Йәһвә карашыннан, аның бар тугры хезмәтчеләре әле дә исән. Бу безгә шуны ап-ачык күрсәтте: ул аларны терелтергә тәвәккәл! (Әюп 14:15; Яхъя 5:28, 29) Йәһвә Дэйвига карата да, үлем йокысына талган башка хезмәтчеләренә карата да, шундый ук хисләр кичерә, мин моңа һич тә шикләнмим.
Минем улым Дэйви белән бик очрашасым килә, ләкин тагын да көчлерәк бер теләгем бар. Минем аның әнисе, тормыш иптәшем Кей белән очрашуын күрәсем килә, чөнки улыбызның үлеме аңа бик зур кайгы китерде. Лүк 7:15 тә болай дип әйтелгән: «Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Аннары Гайсә аны анасына тапшырды». Бу сүзләр минем өчен махсус мәгънәгә ия.
2005 елның сентябрь аенда мин Кейга кушылып пионер хезмәтен башладым. Мин тормыш иптәшем, балаларым һәм аларның тормыш иптәшләре белән бергә пионер хезмәтендә катнашырга шатмын. Бер гаилә буларак, без бер-беребезгә яңа дөньяда тормышка ашачак өметебез турында уйлап яшәргә булышып торабыз. Анда без яраткан улыбыз Дэйви белән бергә булачакбыз.