ИРМА БЕНТИВОЛЬИ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
«Һәртөрле яхшы» бүләк Бирүчегә хезмәт итәм
Сирена тавышы яңгырагач, әнием мине җитәкләп, ә кечкенә энемне кулына алып, якындагы бакчада, агачлар астына яшеренде. Миңа ул вакытта 6 яшьләр генә иде.
Бомбаларның шартлавы тыңгач, без әни белән аның якын дустының хәлен белешергә киттек. Безне аяныч хәбәр көтә иде: әнинең дусты бомба шартлавы аркасында һәлак булган. Берничә көннән соң кабат сирена тавышы яңгырады. Шунда әтием мине алды да, велосипедка утыртып шәһәрдән читкә алып китте. Ул бик тиз барды.
Икенче бөтендөнья сугышы Италия иле аша да үтте. Ул еллар онытылмаслык хәтирәләр булып уелып калды. Ләкин тормыш юлын сайларга миңа Йәһвәне белгән һәм аны яраткан тирә-яктагы кешеләр булышты.
Хакыйкать — бүләк ул
Бу хәл 1936 елның кышында, минем тууыма әле берничә ай калганда булган. Ул вакытта әти тимер юл компаниясенә эшкә урнашкан булган. Аның белән бергә Винченцо Артузи исемле бер ир-ат эшләгән. Винченцо суга чумдырылмаган вәгазьче булган һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне бик кадерләгән. Тимер юллардагы карны чистарткан арада Винченцо әтигә белгәннәрен сөйли торган булган.
Әти бу хакыйкать икәнен шунда ук аңлап алган. Ул үзе, Винченцо һәм шәһәребездәге тагын берничә кеше тагын да күбрәк белергә теләк белдергәннәр. Шул көннәрдә фашистлар Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләгәнгә җыелыш очрашулары яшерен үткәрелгән. Берәр кешедә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият табылса, аны кулга ала алганнар. Кайбер Шаһитләрне төрмәгә утыртканнар. Шуңа күрә әтием һәм аның дуслары якындагы авылларда, ялгыз торган йортларда, Изге Язмаларны укыр өчен һәм үзләрендә булган басмаларны өйрәнер өчен бергә җыелган. Әти шулай ук, бар гаиләбезне җыеп, һәр атна кич белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә иде.
Яхшы үрнәк — бүләк ул
1943 елда дини эшчәнлекләре өчен төрмәгә утыртылган Шаһитләрнең күпчелеге азат ителде. Аларның берсе Мария Пиццато иде. Бу ялгыз апа-кардәш Италиянең төньягында яши иде һәм өенә кайтышлый бездә бер төн үткәрде. Ул Йәһвә Шаһитләрендә рухи ризык булсын өчен бик зур тырышлыклар куйган булган, шулай ук ул вакытта Италиядәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән Швейцария филиалы белән элемтә тоткан. Бу апа-кардәш тышкы яктан әллә ни көчле кеше булып күренмәсә дә, бик кыю Шаһит иде. Сугыш тәмамланганнан соң, ул вакыт-вакыт Фаэнцага килгәләде. Андый очрашулар безнең өчен үзенә күрә бер бәйрәм иде!
Албина Куминетти исемле апа-кардәш турында да яхшы хәтирәләр сакланды. Мин әле яшүсмер идем, ә бу апа-кардәшкә якынча 60 яшьләр иде. Ул яшәгән йортта безнең очрашуларыбыз үтте. Ул 1920 еллар башыннан башлап Италиядә китап таратучы булып хезмәт иткән булган. Ул вакытта тулы вакытлы вәгазьчеләрне шулай дип атый иделәр. Хезмәт итүенең беренче елларында булган күп кенә очракларны Албина кардәш бик мавыктыргыч итеп сөйли иде!
Албина еллар буе Оешмабыз чыгарган басмаларны һәм башка әйберләрне җыеп барган. Бер көн мин Изге Язмаларны тикшерүчеләр — ул көннәрдәге Йәһвә Шаһитләре — тагып йөрткән значокны күрдем. Значокта хач һәм таҗ күрсәтелгән иде. Хач бит мәҗүсиләрдән башлангыч алган! Мин значокны күргәч шаккатым һәм түзә алмыйча хихылдап куйдым. Шунда Албина кардәш Зәкәрия 4:10 дагы сүзләрне чак кына үзгәртеп болай диде: «Кечкенә башлангычлар көненә түбәнсетеп карама». Бу сүзләр гомергә уемда уелып калды!
Алар мине мөһим хакыйкатькә өйрәтте. Шул еллардагы Изге Язмаларны өйрәнүчеләре хакыйкатьнең кайбер якларын аңлап бетермәсә дә, алар хөрмәткә лаек иде. Кайбер басмалар итальян теленә тәрҗемә ителмәгән иде, шуңа күрә кардәшләргә үзгәртелгән аңлау белән танышыр өчен көтәргә кирәк булган. Шулай да Йәһвә аларның тырышлыкларын кадерләгән һәм мин дә аларны хөрмәт итәргә тиеш идем.
Албина кардәш белән яшь ягыннан аерма зур булса да, миңа аның белән сөйләшеп утыру ошый иде. Ул үзе дә, Мария дә, башка ашкынучан апа-кардәшләр дә, төрле авырлыкларга карамастан, Йәһвәгә тугры хезмәт итә иделәр. Алар минем өчен яхшы үрнәк булды һәм алар белән бергә аралашып утыруыма мин бик шатмын.
Бәйтел хезмәте — бүләк ул
1955 елның җәендә мин Римга «Дан белән килүче Патшалык» дигән конгресска бардым. Төрле илләрдән килгән делегатлар белән бергә без Бәйтелдә экскурсиядә булдык. Шунда мин болай дип уйлап куйдым: «Монда хезмәт итсәм шәп булыр иде!»
1955 елның 18 декаберендә мин суга чумдырылу үттем. Мин әле мәктәптә укый идем. Шулай да тулы вакытлы хезмәт башларга булдым. 1956 елда Генуя шәһәрендә үткән район конгрессында Бәйтелдә ирекле хезмәтчеләр кирәк дигән белдерү яңгырады. Әмма филиал вәкиле апа-кардәшләр кирәк түгел диде.
Соңрак мин район күзәтчесе белән үз максатларым турында сөйләштем. Пьерро Гатти a үзе бик ашкынучан һәм көч тулы вәгазьче иде. Ул болай диде: «Мин сине махсус пионер итеп билгеләсеннәр дип язармын».
Вакыт узу белән Бәйтелдән хат килде. «Бу — пионер хезмәтенә билгеләнү»,— дип уйлап куйдым мин. Ләкин бу — Бәйтел хезмәтенә гариза тутырырга чакыру иде!
Мин Бәйтелгә 1958 елның гыйнварында килдем. Ул вакытта Бәйтелдә якынча 12 кеше хезмәт итә иде. Миңа Бәйтелдәге ике тәрҗемәчегә булышырга куштылар. Эш күп иде, әмма тәрҗемә эшендә тәҗрибәм юк иде. Шулай да Йәһвә ярдәме белән, мин үз эшемне ярата башладым.
Ике ел да узмады, тәрҗемә эшен оештыруда кайбер үзгәрешләр үтте һәм мине пионер итеп билгеләделәр. Минем өчен бу һич тә көтелмәгән хәл булды, чөнки мин Бәйтел тормышына инде ияләшеп беткән идем. Вакыт узу белән мин карашымны үзгәрттем һәм яңа билгеләнүем — Йәһвәнең тагын бер бүләге дигән нәтиҗәгә килдем.
Ашкынучан хезмәттәшләр — бүләк ул
1959 елның 1 сентябрь көнендә мин Кремона шәһәрендә махсус пионер хезмәтен башладым. Минем хезмәттәшем итеп Даниядән килгән Дорис Мейер исемле апа-кардәшне билгеләделәр. Ул миннән берничә яшькә генә олырак булса да, бик тәҗрибәле пионер иде. Мин аңа карап соклана идем. Дорис бик кыю, тиз генә куркуга бирелми торган, тәвәккәл эш итүче вәгазьче иде. Бу шәһәрдә без бердәнбер Шаһитләр идек, шуңа безнең икебезгә дә бу сыйфатлар кирәк иде.
Дорис Кремонага миннән алдарак килгән булган. Шуңа аның арендага алган фатирда җыелыш очрашуларын үткәрү буенча инде планнары бар иде. Католик руханилары безнең эшчәнлегебезгә шунда ук игътибар итте. Аларның ачулары чыкты һәм үз чиркәүләрендә чыгыш ясаганда алар безне пыр туздырып ташлый иделәр.
Бер көн безне полициягә чакырдылар. Безне кулга алырлар дип уйласак та, алмадылар, ләкин Дорис — чит ил кешесе — Кремона шәһәреннән китәргә тиеш дип әйттеләр. Дорис Данияга кайтып китте һәм Йәһвәгә тугры хезмәтен анда дәвам итте.
Тиздән минем янга, Кремонага, Брунильда Марчи исемле апа-кардәш билгеләнде. Брунильда йомшак, ягымлы бер апа-кардәш иде. Ул вәгазьләргә ярата иде һәм без күп кенә Изге Язмалар өйрәнүләре башладык. Өйрәнүчеләрнең кайберләре рухи яктан адымнар ясады.
Кремонадагы вәгазь эшенең кечкенә башлангычы гаҗәеп булды. Мин шул башлангычка үз өлешемне кертә алуыма Йәһвәгә бик рәхмәтлемен. Хәзер бу шәһәрдә 5 җыелыш хезмәт итә!
Һич көтелмәгән бүләк
Мин Кремонада якынча ике ел хезмәт иткәннән соң, миңа Бәйтелдән шалтыраттылар. 1961 елның июль аенда «Берләштерелгән хезмәтчеләр» дип исемләнгән алты көнлек конгресс булырга тиеш иде һәм шул конгресс программасын әзерләр өчен күп кенә материалны тәрҗемә итәргә кирәк иде. Шуңа мине кире Бәйтелгә чакырдылар. Мин шатлыктан сикереп куйдым! Бәйтелгә мин 1961 елның 1 февраль көнендә килдем.
Безгә күп кенә эшләргә туры килде, әмма без Изге Язмаларга нигезләнгән материалны һәр көн чыгару үзебез өчен зур хөрмәт дип саный идек. Айлар тиз үтеп китте, конгресс вакыты да җитте.
Конгресста белдерү яңгырады: «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» итальян теленә тәрҗемә ителәчәк! «О-о, эш әле күп икән»,— дип уйлап куйдым мин һәм ялгышмаганмын. Миңа Бәйтелдә калырга куштылар һәм мин әле дә монда. Инде 60 тан артык ел монда хезмәт итәм!
Йәһвәнең башка бүләкләре
Ялгыз тормыш итүем — минем тагын бер бүләгем. Минем бер дә кияүгә чыгасым килмәде дип әйтмәс идем. Дөресен генә әйткәндә, картлык көннәрендә ялгыз гомер итәргә туры киләчәк дигән уй мине бик борчып торды. Шунда мин моның турында Йәһвәгә дога кылдым. Мине, аңардан башка, беркем дә яхшырак белми бит. Мин аңардан минем очракта ничек эш итү яхшырак булыр дип сорадым.
Маттай 19:11, 12 һәм 1 Көринтлеләргә 7:8, 38 дә язылган сүзләр минем өчен аеруча кадерле булып китте. Йәһвә миңа барысын аңлатты, күңел тынычлыгы бирде. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле. Ялгыз калуыма мин бер дә үкенмим. Мин моның ярдәмендә Йәһвәгә иң яхшысын бирә алам.
Шушы еллар эчендә Тәрҗемә бүлегендә күп кенә үзгәрешләр үтте. Әйе, Йәһвә оешмасы яңа технологияләрне һәм «халыкларның байлыгын» куллана белә (Ишагыя 60:5). Бу үзгәрешләр бөтендөнья кардәшлекнең бердәмлеген ныгытты. Мәсәлән, 1985 елда итальян телендәге «Күзәтү манарасы» инглиз теле белән бер вакытта чыга башлады. Бүген, төрле мәкаләләрне һәм видеоларны jw.org сайтыннан күп кенә телләрдә укып я карап була. Аларның күпчелеге инглиз теле белән бер вакытта чыга. Шулай итеп Йәһвә үз халкын берләштерә һәм аңа рухи ризыкны үз вакытында өләшә.
Йәһвә миңа карата бик юмарт. Ул миңа махсус пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирде. Ул минем Бәйтелдә хезмәт итәргә теләгемне тормышка ашырды. Монда мин төрле кешеләр белән дуслаштым, алар төрле яшьтә һәм монда төрле җирләрдән килгән. Мин шулай ук зур фатиха алдым: әниемнең 68 яшендә суга чумдырылуына шаһит булдым. «Кабердәгеләрнең һәммәсе» терелтелгәч, мин аны да, башка туганнарымны да күрәчәкмен (Яхъя 5:28, 29).
Минем Йәһвәнең киләчәктә үз хезмәтчеләре хакына башкарачак бар эшләрен бик күрәсем килә. Шул көннәрдә Аллаһы «һәммә нәрсәне яңартачак» (Ачылыш 21:5). Йәһвә безгә «һәртөрле яхшы һәм камил бүләкне» мул итеп яудырып торачак, мин миңа тамчы да шикләнмим (Ягъкуб 1:17).
a Пьерро Гатти тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган иде (2011 ел, 15 июль, 20—23 битләр).