КАМИЛЛА РОЗЭМ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Мин Йәһвәгә буйсынып яшәргә булдым
Әниемнең әтисе белән әнисе Йәһвә Патшалыгы китерәчәк фатихалар белән 1906 елда танышкан. Моңа кадәр аларның дифтериядән уллары вафат булган. Улларын дәвалаган табиб Изге Язмаларны тикшерүче, ягъни Йәһвә Шаһите, булган. Табиб алар белән Изге Язмаларда язылган юатучы өмет белән, шул исәптән терелтүгә өмет белән, уртаклашкан һәм, нәтиҗәдә, әбием белән бабам, әнием һәм әниемнең апасы Изге Язмаларны тикшерүчеләргә кушылган.
Алар Йәһвәгә күп кенә еллар ашкынып хезмәт иткән. Кушма Штатлардагы Чикаго, Иллинойс кебек шәһәрләрдә «Барлыкка китерү фотодрамасы» күрсәтелгәндә, әбием, әнием һәм апам хәтта кешеләргә урыннарга утырырга булышып йөргән булган. Әмма, ахыр чиктә, әнием генә Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Алар 1930 елга кадәр бергә гыйбадәт кылган булган. Әнием өчен гаилә бик мөһим иде, шуңа ул туганнарының хезмәт итми башлауларын бик авыр кичерде. Әниемнең тугрылыгы һәм буйсынучан булуы миңа да тугры һәм буйсынучан булырга булышты. Әтиемнең тугры хезмәте дә моңа үз өлешен кертте.
Мин 1927 елда туганмын. Мин алты баланың беренчесе булдым. Барыбыз да хакыйкатьне кабул итте. Әти балтачы иде, һәм без Чикаго шәһәре янында уңайлы бер йортта яшәдек. Йорт кырыенда зур бакча бар иде, шулай ук тавык белән үрдәкләр дә тоттык.
Мин бар эшләрдә шатланып катнаштым. Гаиләдәге йөкләмәм барыбызның носкиларын ямаулау иде. Хәзер, гадәттә, ямаулап тормыйлар, ә ул көннәрдә носки тишелсә аны беркем дә чыгарып ташламый иде. Тишекне ямар өчен энә белән җеп кирәк иде. Андый эшкә өйрәнүем миңа гомеремдә бик зур файда китерде, чөнки соңрак күп кенә тегәргә туры килде.
Әти-әнинең яхшы үрнәге
Әти Йәһвәгә гыйбадәт кылу беренче урында торсын өчен бар тырышлыгын куйды. Шуңа күрә без, очрашуларга йөрдек, регуляр рәвештә вәгазьләдек, көндәлек шигырьне һәр көн карап чыктык. Шимбә кич «Күзәтү манарасы» журналын кулланып Гаилә белән өйрәнү үткәрә идек.
Якында яшәүче кешеләргә яхшы шаһитлек бирелсен өчен, кардәшләр эченә электр тогы үткәрелгән тарма ясадылар. Анда я булачак ачык нотыкка я безнең берәр басмага реклама язуы ясалган иде. Әти аны өй эченә, тәрәзә янына куйды. Шул тартма язуны да, тирә якны да яктыртып торды. Шуңа күрә үткән кешеләр аңа игътибар итми калмый иделәр. Әти шулай ук машинабызга да ике белдерү ясап куйды.
Үз сүзләре һәм үрнәге белән әти безне, балаларны, Йәһвәгә буйсынуның мөһимлегенә өйрәтте. Әниебез әтигә һәр яктан таяныч булып торды. Әнием сеңелләремә 5 яшь булганда тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә башлады һәм үлеменә кадәр шул хезмәттә катнашты. Әйе, әти-әнием гаҗәеп кешеләр иде.
Бала чактагы тормышыбыз бүгенге тормыштан бик нык аерылып торды. Ул көннәрдә телевидение юк иде һәм без, балалар, идәнгә утырып радио тыңлый идек. Анда кайбер кызык темаларга чыгышлар ясый иделәр. Әмма гаиләбез оешмабыз әзерләгән рухи программаларны күпкә мөһимрәк дип саный иде һәм без аларны бар гаиләбез белән бергә җыелып тыңлый идек.
Конгресслар, патефоннар һәм плакатлар
Гаиләбез конгрессларны бик ярата иде. 1935 елда үткән конгресста Ачылыш 7 бүлек, 9 һәм 14 шигырьдә әйтелгән пәйгамбәрлек аңлатылды. Без шуны аңладык: «бөек афәтне кичереп» чыгачак «бихисап күп кешенең» җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өмете бар. 1935 елга кадәр әтием дә, әнием дә Кичәдәге символлардан авыз итте. Әмма шул конгресстан соң әнием аның өмете Мәсих белән күктән идарә итү түгел, ә җирдә мәңге яшәү икәнен аңлады һәм Кичәдәге символлардан әтием генә авыз итүен дәвам итте.
1941 елда Сент-Луиста оешмабызның президенты Джозеф Рутерфорд чыгыш ясады. Ул «Балалар» дигән китапның чыгарылышы турында белдерү ясады. Без шатланып кул чаптык! Миңа ул вакытта 14 яшь иде һәм мин әле бер ел гына элек суга чумдырылу үткән кыз идем. Әле дә хәтерлим: мин, башка балалар белән бергә чиратка басам һәм сәхнәгә күтәрелеп шул китапны алам.
Шул елларда вәгазь башкарак алып барыла иде. 1930 елларда без вәгазьдә патефон кулландык. Аның ярдәмендә без кешегә пластинкага яздырылган Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкны тыңларга тәкъдим итә идек. Ишек шакыр алдыннан без патефонның тоткычын борып аны әзерли идек һәм энә белән пластинканы тикшерә идек. Йорт хуҗасы чыккач, без кыска гына кереш сүзләре әйтә идек тә Изге Язмаларга нигезләнгән дүрт ярым минутлык нотыкны куя идек. Нотык тәмамлангач, без басмалар тәкъдим итә идек. Безнең территориядәге кешеләр безне хөрмәт белән тыңлый иде. Үзләрен тупас тоткан кешеләр булмады. 16 яшемдә мин пионер хезмәтен башладым. Шунда әтием миңа патефон бирде. Хәзер минем үз патефоным бар иде! Мин аны хезмәттә горурланып кулландым. Без гадәттә Лоррейн исемле гаҗәеп бер апа-кардәш белән хезмәт иттек.
Без шулай ук үзебезгә плакатлар элеп шаһитлек биреп йөрдек. Без плакатны үзебезгә алдан һәм арттан элә идек, шуңа күрә андый шаһитлек бирүне сэндвич парадлар дип атый идек. Плакатларга мондый сүзләр язылган иде: «Дин — алдау һәм капкан» һәм «Аллаһыга һәм Мәсих-Патшага хезмәт итегез».
Очрашуларда безне каршы килүләр белән очрашканда үзебезне дөрес тотарга һәм хакыйкатьне якларга өйрәттеләр. Каршы килүләр озак көттермәде! Без журналларны кибетләр янында, күп кеше йөргән урыннарда тәкъдим иттек. Шунда полиция килеп безне фургонга утыртты да үзләре белән алып китте. Берничә сәгатьтән соң безне азат иттеләр. Без Йәһвәгә тыңлаучан булуыбыз өчен эзәрлекләүләр кичердек. Без моңа бик шат идек!
Кияүгә чыгам, Гилад, иремне армия сафларына чакыралар
Бер көн Лоррейн мине Юджин Розэм исемле абый-кардәш белән таныштырды. Алар Миннесота штатындагы Миннеа́полиста район конгрессында очрашкан булганнар икән. Юджин Флоридада, Ки-Уэст шәһәрендә үскән булган. Унынчы сыйныфта укыганда аны мәктәптән чыгарганнар, чөнки ул патриотик церемониядә катнашудан баш тарткан булган. Ул шунда ук пионер хезмәтен башлаган. Бер көн ул бер сыйныфта укыган кызларның берсен очраткан. Юджин мәктәптә яхшы укыган булган, шуңа шул кыз аның мәктәптән чыгарылганына гаҗәпләнгән. Юджин аңа Изге Язмаларга нигезләнеп җавап биргән һәм теге кыз өйрәнүгә ризалашкан. Соңрак ул хакыйкатьне кабул иткән һәм тугры бер апа-кардәш булып киткән.
1948 елны мин Юджинга кияүгә чыктым һәм без Ки-Уэст шәһәрендә пионер булып хезмәт итүебезне дәвам иттек. Соңрак безне Гилад мәктәбенең 18 сыйныфына чакырдылар. 1952 ел башында без аны тәмамладык. Мәктәптә испан теленә өйрәттеләр, шуңа безне испан телендә сөйләшкән берәр илгә миссионер итеп җибәрерләр дип уйлаган идек, әмма алай булып чыкмады. Гиладта укыган вакытта Корея сугышы башланды һәм Юджинны армия сафларына чакырдылар. Без моңа гаҗәпләндек, чөнки Икенче бөтендөнья сугышы вакытында аны, рухани саннарына кертеп, армиядә хезмәт итүдән азат иткәннәр иде. Ләкин бу чакыру тапшырылганнан соң безгә Кушма Штатларда калырга куштылар. Бар хыялларыбыз челперәмә килде. Өметсезлектән мин елый башладым. Ике елдан соң Юджин кабат армия сафларыннан азат ителү турында документ алды. Бу очрактан без мөһим сабак алдык: бер ишек ябылса, Йәһвә икенчесен ача. Бу очракта ул шулай эшләде дә. Безгә сабыр гына булырга кирәк иде.
Район хезмәте һәм Канадада хезмәт итү
Башта без Аризона штатындагы Тусон шәһәрендәге испан телендә сөйләшүче җыелышта хезмәт иттек, аннан соң безне район хезмәтенә билгеләделәр. Без Огайода, Калифорниядә һәм Нью-Йоркта хезмәт иттек. 1958 елда Юджинны өлкә күзәтчесе a итеп билгеләделәр. Без Калифорниядә һәм Орегонада хезмәт иттек. Кунар өчен кардәшләрдә туктала идек. Ә 1960 елда без Канадага күчендек. Анда Юджин район күзәтчеләре өчен оештырылган Изге хезмәт мәктәбендә укытты. Канадада без 1988 елга кадәр хезмәт иттек.
Канадада вәгазьләгәндә бер очрак хәтеремдә уелып калды. Без өйдән өйгә вәгазьләгәндә Гейл исемле хатынны очраттык. Аның уллары, бабалары үлгәннәр соң, кайгырып Гейлга һәрвакыт мондый сораулар биреп торган: «Ни өчен ул үлде?», «Ул хәзер кайда?». Гейл аларга җавап бирә алмаган. Без җавапны Изге Язмалардан күрсәттек һәм андагы сүзләр ярдәмендә аны юаттык.
Юджин ул вакытта район күзәтчесе булыр хезмәт итә иде, шуңа күрә бер атнадан соң безгә ул шәһәрдән китәргә туры килде. Әмма минем белән шул хатынга барып килгән апа-кардәш аңа кабат килеп киткән. Нәтиҗәдә, Гейл, аның ире Билл һәм аларның өч улы хакыйкатьне кабул иткән. Бер улы Крис Канадада, өлкән булып хезмәт итә, икенчесе — Стив Флоридагы Палм-Коста шәһәрендә Изге Язмалар мәктәпләрендә укыта, өченчесе — Патрик Таиландта, Филиал комитетында хезмәт итә. Без бу гаилә белән күп еллар дусларча аралашып тордык. Аларның Йәһвә белән танышуларына мин дә, кечкенә булса да, өлеш керткән идем бит. Мин моңа шундый шат!
Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетлары оештырыла
Канадада хезмәт иткәндә Юджин алдында гаҗәеп һәм күп җимешләр китерә торган хезмәткә ишек ачылды. Моның турында кыска гына сөйләп китәсем килә.
Күп еллар элек кешеләр канга карашыбызны дөрес аңламый иделәр һәм нәтиҗәдә, күп кенә кеше безгә тискәре караш белән карый иде. Канададагы газеталарда Йәһвә Шаһитләре турында мәкаләләр бастырыла иде: имеш безнең балалар, без аларга кан салырга рөхсәт итмәгәнгә, үләләр. Ирем андый хәбәрләрнең ялган булуын күрсәтер өчен күп кенә көч сарыф итте.
1969 елда Нью-Йорк штатындагы Буффало шәһәрендә халыкара конгресс үтәргә тиеш иде. Юджин һәм берничә башка кардәш конгресс үтәчәк урын тирәсендә урнашкан бар зур хастаханәләргә бардылар һәм аларга халыкара конгресска 50 000 гә якын Йәһвә Шаһите киләчәк дип хәбәр иттеләр. Әгәр берәр кардәшкә җитди операция ясарга туры килсә, табиплар канга кагылышлы безнең карашны белергә һәм аның акыллы булуын аңларга тиеш иделәр. Кардәшләр табипларга ышанычлы басмалардан алынган кан кулланмыйча дәвалануга кагылышлы мәкаләләр бирделәр. Табиплар андый килеп китүләрне яхшы кабул итте. Шуңа күрә Юджин һәм башка кайбер кардәш Канададагы хастаханәләргә кереп чыгарга булды. Җыелыштагы берәр кардәшкә ашыгыч ярдәм кирәк булган очракларда, аңа булышыр өчен, алар шулай ук җыелыштагы өлкәннәрне өйрәттеләр.
Әкрен-әкрен генә андый тырышлыклар үз җимешләрен китерә башлады. Әмма тиздән бу яктан оешма зур гына эшләр башкарды һәм без ул вакытта андый эшне күз алдана да китерә алмый идек.
1980 елларда Юджинга Бруклиннан, төп идарәдән, Милтон Хеншель шалтыратты. Җитәкче совет Кушма Штатлардагы башланган программадан башка табиплар да файда алсын өчен адымнар ясарга җыена иде. Шуңа күрә безгә Бруклинга күченергә куштылар һәм 1988 елның гыйнвар аенда Җитәкче совет төп идарәдә яңа бүлек оештырды. Аны Медицина мәгълүматы бирү бүлеге дип атадылар. Соңрак Юджинга һәм тагын ике абый-кардәшкә семинарлар үткәрергә куштылар. Башта алар Кушма Штатларда үтте, аннан соң аларны башка илләрдә дә үткәрә башладылар. Медицина мәгълүматы бирү бүлеген башка филиалларда да оештырдылар, ә Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетлары үз эшләрен күп кенә шәһәрләрдә башкара башлады. Йәһвә ярату белән биргән бу үзгәрешләр күп кенә Йәһвә Шаһитенә һәм аларның балаларына файда китерде. Юджин семинарлар үткәреп, хастаханәләргә килеп киткән арада мин шул илдәге Бәйтелдә хезмәт иттем. Миңа я берәр нәрсә тегәргә куша иделәр я мин аш бүлмәсендә булыша идем.
Иң зур кайгы кичерәм
2006 елда мин үз гомеремдә иң зур кайгы кичердем: ирем Юджин вафат булды. Яраткан кешеңнең яныңда булмавы шундый авыр! Бу кайгыны кичереп чыгарга миңа нәрсә булышты? Мин Йәһвәгә дога кылдым, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыдым, Бәйтел гаиләсе белән бергә иртәнге гыйбадәт кылуны тыңладым, шул шигырь алынган бүлекне үзем укып чыктым. Мин Тегү бүлегендә хезмәт итәм һәм үзем өчен бу эшне зур хөрмәт дип саныйм. Үткән елларда мин хәтта Нью-Джерси һәм Нью-Йорктагы Конгресслар залы өчен пәрдәләр тектем. Мин хәзер Фишкиллда урнашкан Бәйтелдә хезмәт итәм. Киемнәр ремонтлыйм һәм башка эшләрдә катнашам. b
Минем өчен иң мөһиме Йәһвәне ярату, аңа һәм аның оешмасына буйсынып яшәү (Еврейләргә 13:17; 1 Яхъя 5:3). Бу ирем белән тормышыбызда иң беренче урында торды һәм мин моңа шатмын. Шуңа күрә мин Йәһвәнең безне җирдәге мәңгелек тормыш белән бүләкләячәгенә һич тә шикләнмим. Без анда минем кадерле тормыш иптәшем белән кабат бергә булачакбыз (Яхъя 5:28, 29).