МАЙЛЗ НОРТОВЕР | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвә хезмәттә куйган тырышлыкларымны фатихалады
Әти-әнием Йәһвә оешмасына булышлык итәр өчен кулларыннан килгәнне эшләп торды. Мәсәлән, бер көн Лондон Бәйтеле үз гаиләсе өчен үзе сөт булдырырга булды. Шунда әти бердәнбер сыерыбызның бозавын, тананы, Бәйтелгә бирергә булды. Без моны аннан соң еш кына көлеп искә алдык һәм безнең гаиләдән Бәйтелдә беренче булып тана хезмәт итә башлады дип әйтә идек. Әти-әниемнең яхшы үрнәге мине Йәһвәгә бар көчемне куеп хезмәт итәргә дәртләндерде. Мин «кулыма ял бирмичә» хезмәт итәргә булдым (Вәгазьче 11:6). Йәһвә чыннан да кулларымны һич тә көтмәгән хезмәттә кулланырга мөмкинлек бирде һәм тырышлыкларымны бүләкләде. Моның турында сезгә сөйләп бирәсем килә.
Мин Англиядә, Бистер исемле бер кечкенә шәһәр янында үстем. Минем апам һәм абыем бар иде. Әти-әнием бер фермада коттеджны арендага алган иде. 19 яшьләремдә апам белән абыем үрнәге буенча мин пионер хезмәтенә керештем. Соңрак мине Шотландиягә махсус пионер итеп билгеләделәр. Ә 1970 елда, 23 яшьләремдә, мине Лондондагы Бәйтелдә хезмәт итәргә чакырдылар. Анда хезмәт иткәндә ишарәләр телен өйрәнә башладым. Шулай итеп тормыш юлым яңа якка борылыш ясады һәм мин канәгатьлек китерә торган, гаҗәеп бүләкләр тулы юлдан киттем.
Ишарәләр телен өйрәнәм
Бәйтелдә хезмәт иткәндә мине «Милл-Хилл» җыелышына билгеләделәр. Анда берничә саңгырау кардәш бар иде. Мин алар белән дуслашырга булдым. Тел киртә түгел иде һәм мин очрашуларда алар янына утыра башладым.
Ул көннәрдә безнең илдә ишарәләр теле җыелышы юк иде. Шуңа начар ишетүчеләр инглиз телендәге җыелыш очрашуларына йөри иде. Ишетә торган кардәшләр аларга очрашудагы материалны ишарәләр теленә тәрҗемә итеп бирде, әмма аларның тәрҗемәләре сүзгә-сүз иде һәм грамматикасы да инглиз теле грамматикасы иде. Ишарә телендә сөйләшүче яңа дусларым мине түземлек күрсәтеп үз телләренә өйрәтә башлады һәм мин шунда шуны аңладым: ишарәләр теленең үз грамматикасы һәм үз сүз тәртибе бар икән! Инглиз теле алар өчен чит тел икән. Моны аңлагач, мин үз саңгырау дусларымны тагын да ныграк хөрмәт итә башладым, чөнки бар авырлыкларга карамастан алар очрашуларга тугрылык белән йөри иде. Мин бу телне тагы да яхшырак белер өчен күбрәк тырышлык куя башладым.
Бөек Британиядә саңгыраулар Британия ишарәләр телен куллана (БИТ). Вакыт узу белән безнең җыелыш очрашуларында да шул телне куллана башладылар. Бу тел инглиз телен ишарә теле ярдәмендә аңлатуга караганда күпкә алдынгырак иде. Нәтиҗәдә, саңгыраулар очрашулардан күпкә күбрәк файда ала башлады. Алар ишетә торган кардәшләргә тагын да якынрак булып китте. Инде 50 дән артык ел үтте һәм мин Йәһвәнең ишарәләр теле басуын фатихалаганын үз күзләрем белән күрдем. Ул миңа моңа үз өлешемне кертергә рөхсәт итте. Сезгә моның турында сөйләп китәсем килә.
Ишарәләр теле басуы гөрләп чәчәк ата
Мине өлкән итеп 1972 елда билгеләделәр. Шуннан соң якынча бер ел үткәч, 1973 елда, Майкл Игерз исемле саңгырау бер абый-кардәш кайбер очрашуларны ишарәләр телендә үткәрергә тәкъдим итте. Филиал миңа һәм башка бер өлкәнгә Лондонның көньяк-көнчыгышында урнашкан Детфордта ишарәләр телендә аена бер тапкыр очрашу үткәрергә рөхсәт бирде.
Нәтиҗәсе гаҗәеп булды! Лондонда һәм Англиянең көньяк-көнчыгышында яшәүче саңгырау Шаһитләр Британия ишарәләр телендәге беренче очрашуга килде. Ниһаять, кардәшләрнең һәм кызыксынган кешеләрнең рухи ризык белән үз телләрендә тукланырга мөмкинлекләре туды. Очрашудан соң без аралашып һәм капкалап алдык. Саңгырау кардәшләр көтүче кайгыртуына мохтаҗ иде, шуңа мин бу вакытны андый килеп китүләр ясар өчен кулландым.
Соңрак ишарә телендә очрашулар Бирмингем һәм Шеффилд шәһәрләрендә дә үткәрелә башлады. Британия ишарәләр телен өйрәнергә теләгән күп кенә кардәш шул очрашуларга килде. Аларның күпләре илебездәге ишарә телендәге вәгазь эшенә булышлык итте.
Гомерлек тормыш иптәшен табам
1974 елда мин Стелла Баркер исемле бер гаҗәеп апа-кардәш белән таныштым. Ул Бәйтел янындагы бер җыелышта махсус пионер булып хезмәт итә иде. Без бер-беребезгә гашыйк булдык һәм 1976 елда өйләнештек. Мин дә махсус пионер булып хезмәт итә башладым. Җыелышыбыз Лондонның төньягында Хакнида урнашкан иде. Стелла да, минем белән ишарәләр телендә вәгазьли башлады. Шул көннәрне искә төшереп мин шуны әйтә алам: бергә пионер булып хезмәт итүебез гаилә тормышыбызның башы өчен бик шәп нәрсә булды.
Күп тә үтмәстән безне Бәйтелгә штаттан тыш хезмәтчеләр итеп чакыра башладылар. Без бик тыгыз график буенча яшәдек! Мин шулай ук район күзәтчесенең урынбасары идем, өлкәннәр өчен Изге хезмәт мәктәбен үткәрдем һәм соңрак инглиз телендәге региональ конгрессларда ишарә теленә тәрҗемәне оештырырга булыштым. Кайвакыт арыганлык сизсәк тә, бу тормыш безгә гаҗәеп шатлык китерә иде (Маттай 11:28—30).
1979 елда безнең улыбыз Саймон, ә 1982 елда улыбыз Марк туды. Бу безгә шатлык өстәсә дә, хәзер безгә әти-әни вазифасын да үтисе бар иде. Бар эшләрне дә башкарырга өлгерер өчен безгә акыл белән эш итү кирәк иде. Без болай эшләргә булдык: берәр теократик эшемне башкарырга кирәк булса, без аны үтәр өчен бергәләп барабыз һәм аны ял итү белән бергә берләштерәбез. Улларыбыз Йәһвәгә хезмәт итү безгә шатлык китергәнен күрергә тиеш иде! Бу улларыбызга нинди файда китерде? Үскәч, алар ишарәләр телен дә өйрәнде, пионер хезмәтен дә башлады. Ә әти-әнинең теге танасы «Бәйтел хезмәтен» башлап 40 ел үткәннән соң, Саймон белән Марк та Бәйтелдә хезмәт итәр өчен чакырылды. Башыбыз күккә тиде!
Саңгырау кешеләргә булышабыз
1990 елларның азагында илдә саңгырау өлкәннәр юк иде, берничә хезмәттәш ярдәмче генә бар иде. Шуңа күрә ишарәләр телендә сөйләшә белми торган өлкәннәр шул кардәшләр өлкән булыр өчен таләпләргә туры киләме, «өйрәтергә сәләтлеме» юкмы икәнен билгели алмый иде (1 Тимутигә 3:2). Шул саңгырау хезмәттәш ярдәмчеләрнең берсе, Бернард Остин, инглиз теле җыелышында хезмәт итә иде. Кардәшләр аны хөрмәт итә иде һәм ул Йәһвә сарыклары турында чын күңелдән кайгырта иде. Ул өлкән итеп билгеләнгәч, мин бик сөендем! Ул Бөек Британиядә өлкән итеп билгеләнгән саңгырау кардәшләрнең беренчесе булды.
1996 елда бер мөһим вакыйга булды: филиал Британиядәге ишарәләр телендәге беренче җыелышны теркәде. Ул Лондонның көнбатыш өлешендә, Илингта урнашкан иде. Аннан соң башка яклардан үсеш башланды.
Очрашуларның барысыннан файда алабыз
1980, 1990 елларда мин Бәйтелдәге Хезмәт бүлегенә үз өемдә генә яшәп булышып тордым. Аларның ишарәләр теле басуына кагылышлы сорауларына җавап биреп тордым. Кайвакыт басуда хезмәт итүче кардәшләр филиалга хат язып, саңгырау кешеләргә инглиз телендәге очрашуларда, конгрессларда яңгыраган нотыкларны аңларга ничек булышып була дип сорый иде. Башта очрашуларда ишарәләр теленә тәрҗемә итүчеләр юк иде, басмалар да ишарәләр телендә чыкмый иде. Шуңа күрә мин еш кына кардәшләрне — саңгырауларны да, ишетүчеләрне дә — сабыр булырга һәм Йәһвәне көтәргә дәртләндерә идем.
Сабыр булуыбыз бүләкләнде! Тиздән филиал инглиз телендә үтүче очрашуларны һәм конгрессларны ишарәләр теленә тәрҗемә итәр өчен кирәкле чаралар күрде. Саңгырауларга шулай ук алгы рәтләргә утырырга куштылар. Шулай итеп алар докладчыны да, аны тәрҗемә итүче кардәшне дә күрә алыр иде. Саңгырау кардәшләр Йәһвәнең үзләрен чыннан да яратканын татыдылар. Алар үзләрен рухи гаиләнең мөһим бер өлеше булуларын сизделәр.
1995 елның 1 апрелендә ишарәләр телендә беренче махсус конгресс үтте. Ул Уэст-Мидлендта, Дадлидагы Конгресслар залында үткәрелде. Мин үткәндә район күзәтчесе булып хезмәт иткән Дэвид Мэррига шул конгрессны оештырырга булыштым. Кайбер саңгырау кардәшләргә шул конгресска килер өчен йөзләгән километр үтәргә туры килде. Алар төньякта урнашкан Шотландиядән дә, көньяк-көнбатыштагы Корнуоллдан да килде. Бу тарихи вакыйгага 1000 нән артык кеше килде. Бу бик дулкынландыргыч булды. Мин моны әле дә хәтерлим.
2001 елда филиал Мэрри кардәшкә һәм миңа киләсе елга ишарәләр телендә региональ конгресс оештырырга кушты. Моның өчен безгә бик күп эш башкарырга туры килде! Йәһвә күп кенә ирекле хезмәтчеләрнең тырышлыкларын фатихалады. Конгресс бик әйбәт үтте һәм күпләрнең хәтерендә уелып калды! Шуннан соң мине ишарәләр телендә үтә торган конгрессларның күзәтчесе итеп билгеләделәр. Мин бу вазифаны күп еллар үтәдем, аннан соң Йәһвә бу йөкне күтәреп йөртә алырлык башка яшьрәк кардәшне сайлады.
Саңгыраулар өчен видеолар
1998 елда Йәһвә оешмасы ишарәләр телендә беренче басма чыгарды. Бу «Аллаһы бездән нәрсә таләп итә?» дигән видеокассета иде. Аның ярдәмендә без күп кенә өйрәнүләр үткәрдек. Соңрак башка басмалар да чыкты.
2002 елның региональ конгрессында беренче тапкыр Патшалык җырларын Британия ишарәләр теленә тәрҗемә итеп карадык. Хәзер саңгырау кардәшләр җырчы белән бергә җырның сүзләрен «җырлый» иде. Алар шулай ук җырның ритмын да сизә ала иде. Җырларның беренчесен җырлый башлагач, саңгырау өлкәннәрнең берсе елый башлады. Бу онытылмаслык вакыйга булды!
Шул региональ конгресста тагын бер гаҗәеп вакыйга булды. Лондондагы ишарәләр теле җыелышына беренче драманы фильм итеп яздырырга куштылар. Аны ничек ясарга? Бу яктан тәҗрибә юк иде. Безгә кабат Йәһвә ярдәмгә килде. Ул безгә видеоны төшерә һәм эшкәртә ала торган кардәш табарга булышты. Бу видео бик әйбәт килеп чыкты! Өстәвенә без тәҗрибә тупладык һәм бу безгә 2003—2008 елларда Бәйтелдә конгресслар өчен видеоларны чыгарганда күзәтче эшен башкарырга булышты.
Стелла һәм мин Бәйтелгә улларыбыз янына барып эшләргә яратабыз. Әмма анда без тырышып эшлибез! Берничә атна репетицияләр ясап видео төшергәннән соң актерлар да, яздыруда булышучы башкалар да бик арыган иделәр. Ләкин без бик бәхетле идек! Изге Язмалардагы вакыйгалар саңгырау кардәшләр өчен җанланып киткәнен күреп тору бик шатлыклы вакыйга булды. Аларның күпләре шатлыктан елый иде.
Йәһвә безне өзлексез бүләкләп торды. 2015 елда видео итеп Британия ишарәләр телендә «Күзәтү манарасы» журналы чыкты. Аннан соң 2019 елда, Маттай китабы дөнья күрде. Хәзер безнең Мәсихче грек язмалары бар. Тиздән Еврей язмалары чыгачак дип өметләнеп калабыз. Саңгырау кардәшләр Йәһвәгә моның барысы өчен бик рәхмәтле!
Йәһвә халкы буларак, без рухи гаиләнең бер өлеше һәм күктәге Атабызның яратуын чагылдырып яшәргә тырышабыз, ә ул кешеләрне аермый (Рәсүлләр 10:34, 35). Оешмабыз һәркайсы кешегә, шул исәптән саңгырау һәм сукыр кешеләргә, булышыр өчен вакытын да, көчен дә, акчасын да сарыф итә a. Бу мине дә, гаиләмне дә таң калдыра.
Бар бу тырышлыклар юкка гына булмады. Хәзер Бөек Британиядә берничә ишарә теле җыелышы. «Кечкенә башлангычлар көнендә» катнашуым миңа шатлык та, канәгатьлек тә китерде (Зәкәрия 4:10). Әлбәттә, бу үсеш өчен бар дан Йәһвәгә булсын. Ул үз оешмасы белән җитәкчелек итеп тора. Ул үз хезмәтчеләрен яхшы хәбәрне һәркайсы кешегә игълан итә алсыннар өчен коралландыра. Ул Патшалык орлыкларының лаеклы булган кешеләрнең йөрәкләрендә үсеп чыксын өчен үз изге рухын куллана.
a «Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла? Тормышны үзгәртүче нокталар» дигән мәкаләне карагыз.