Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЕРРИ РЕЙНОЛЬДС | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә үзенә иң яхшысын бирергә булышты

Йәһвә үзенә иң яхшысын бирергә булышты

 14 яшьләремдә Сесил исемле бер абый-кардәш миңа үз Изге Язмалар китабын бүләк итте. Ул аны шәхси өйрәнүләр үткәрер өчен куллана торган булган, шуңа китап читләрендә төрле язулар бар иде. «Нинди гаҗәеп бүләк!» — дип уйлап куйдым мин.

 Сесил кардәш бик басынкы иде. Ул башкалар турында кайгыртып торды. Аның үрнәге, шулай ук әнием белән җыелыштагы башка кардәшләрнең үрнәкләре «эш итәр өчен», ягъни Йәһвәгә иң яхшысын бирер өчен, миндә «теләк уятты» (Филипиялеләргә 2:13). Сезгә моның турында сөйлисем килә.

Әниемнең ашкынуы йога

 Мин 1943 елда Австралиядә туганмын. Әти-әнием Тын океанга якын урнашкан Бандаберг шәһәре тирәсендә бер фермада яшәгән. Бу Квинсленд районы иде һәм монда шикәр камышы үстерә иделәр. Кешеләр шимбә кич белән шәһәргә җыелып аралашырга ярата иде. 1939 елда, андый аралашуларның берсендә, әти-әнием ике пионер белән очрашкан һәм Изге Язмалар турында сөйләшкән. (Пионер дип Йәһвә Шаһитләренең тулы вакытлы хезмәтчеләре атала). Алган белем әти-әниемә бик нык тәэсир иткән һәм вакыт узу белән алар Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Шуңа күрә без, апам Джин белән, мәсихчеләр гаиләсендә үстек. Өйдәге бер очрак аркасында, кинәт кенә әтием гомере өзелде. Миңа ул вакытта 7 яшьләр тирәсе иде. Аның үлеме мине тетрәндереп куйды. Мин әтине яхшы хәтерлим. Ул бик эшчән һәм шаяртырга яратучы кеше иде. Мин аның терелтүен көтеп яшим, аны яхшырак беләсем килә (Рәсүлләр 24:15).

 Әнием бик акыллы һәм игелекле иде. Безгә балаларга нәрсә ошый ә нәрсә ошамый икәнен без аңа тартынмыйча әйтә ала идек. Ләкин Изге Язмалар принциплары һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылу турында сүз барганда, әнием нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый дип сорап тормый иде. Без мәсихче очрашуларыбызга регуляр рәвештә йөрдек. Әни апам белән миңа киңәш бирде: Йәһвә Шаһите булмаган балалар белән күп вакыт үткәрмәскә кушты (1 Көринтлеләргә 15:33). Мин моның өчен әниемә әле дә рәхмәтле.

Миңа 14 яшь

 Ул шулай ук бик ашкынучан вәгазьче иде һәм еш кына ярдәмче пионер булып хезмәт итте. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын таратыр өчен, ул регуляр рәвештә 50 дән артык кешегә кереп чыга иде. Хәтта картайгач та, әллә ни хәле булмаса да, ул хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә бар көчен куеп ярдәм итәргә тырышты. Әни бар кешеләрне, аеруча безне, үз балаларын ярата иде. Без дә әниебезне яраттык һәм аңардан үрнәк алырга тырыштык. 1958 елда, миңа 14 яшь булганда, мин үз тормышымны Йәһвәгә багышладым һәм суга чумдырылу үттем.

Яхшы дуслар яхшы эшләргә дәртләндерә

 Тиздән, безнең җыелыштагы Рудольф исемле 20 яшьлек бер кардәш тә суга чумдырылды. Ул безнең илгә Германиядән килгән иде. Шимбә иртән без Рудольф белән еш кына бергә вәгазьгә чыга идек. Кайбер кешеләр машиналары белән кибет янында туктый иде. Берничәсе кибеткә кереп китә иде, ә берничәсе машинада кала иде һәм без шул кешеләргә шаһитлек бирә идек.

 Рудольф ашкынучан абый-кардәш иде. Ул мине мәктәптәге каникуллар вакытында ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә чакырды. Бер көн без Гладстон шәһәренә барып анда алты атна үткәрдек. Бу шәһәр безнең Бандаберг шәһәреннән төньякка таба 190 километр ераклыкта урнашкан иде. Рудольф кардәшләрчә минем белән кызыксынып торды, ярдәмче пионер булып хезмәт итү дә миңа зур шатлык китерде. Моның барысы мине гомуми пионер хезмәтен башларга этәрде. 16 яшемдә мин гомуми пионер хезмәтен башладым. Шулай итеп мин тулы вакытлы хезмәткә керештем.

 Пионер хезмәтен башлагач, мине Маккай шәһәренә билгеләделәр. Бу шәһәр Бандабергтан төньякта, ярга якын урнашкан. Зур барьер рифы да шул шәһәрдән әллә ни ерак түгел. Якынча бер ел узгач, 17 яшьләремдә, мине Австралия иленең ерак җирләрендә яшәгән кешеләргә вәгазьләр өчен махсус a пионер итеп билгеләделәр. Минем белән бергә майланган мәсихче Беннет Брикелл (Бен) вәгазьләде. Ул миннән якынча 30 яшькә олырак иде. b Бен тәҗрибәле вәгазьче иде һәм бу минем өчен чын фатиха булды! Күпләр Бенны пионерларның пионеры дип атады.

Ерак җирләрдә бер хатын-кызга вәгазьлим (1963 ел)

 Безгә билгеләнгән территория Квинслендтан төньяк-көнбатышта урнаша иде. Бу Култык иле иде — Карпентария култыгы янында урнашкан территория иде. Монда әз кеше яши иде, ә Йәһвә Шаһитләреннән мин һәм Бен гына идек. Бер йорттан икенчесенә кадәр барып җитәр өчен безгә берничә сәгать машинада барырга туры килде. Шул озын сәяхәтләр вакытында Бен миңа еш кына хезмәттә булган очракларын сөйли иде. Аңа, мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, Австралиядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган вакытта, машиналарга куелган рупорлар c белән вәгазьләргә туры килгән.

Бер абый-кардәш белән мин (уртада) ерак җирләрдә Изге Язмалар өйрәнүе алып барабыз

 Көне буе вәгазьләгәннән соң без юл кырыенда төн үткәрерлек берәр урын таба идек тә, туктала идек. d Ашарга әзерләр өчен утын җыеп учак яндыра идек. Йоклау урыныма мин су үткәрми торган простыня җәя идем, шулай ук юрганнарым һәм мендәрем бар иде. Тирә якта бернинди дә утлар булмаганга, күк йөзе йолдызлар белән тулы иде. Аларга карап күңелем Йәһвәгә карата курку-хөрмәт белән тула иде.

 Бик сирәк кенә кеше я машина йөри торган урында машинаның берәр нәрсәсе ватылса, харап буласың. Бер көнне машинаның күчәре ватылды. Көн бик кызу иде, ә суыбыз әллә ни күп түгел иде. Бен, күчәр алыр өчен, юлдагы машиналарга утырып барып, Клонкарри шәһәренә китте, ә мин машина янында өч көн үткәрдем. Һәр көн берничә машина үтте, һәрберсе әз булса да су бирде. Берсе миңа шактый гына таушалып беткән бер китап бирде. «Мә, егет, укы. Бәлки бу сиңа булышыр»,— дип әйтте ул. Бу безнең оешма бастырмаган китап булса да, анда Йәһвә Шаһитләренең нацистлар концларенда кичергәннәре турында әйтелә иде!

 Без Бен белән якынча бер ел бергә хезмәт иттек. Аның белән соңгы очрашуыбыз вакытында ул миңа болай диде: «Тугры калыр өчен бар көчеңне куй». Бен Аллаһыга бирелгән, аңа ашкынып хезмәт итүче кеше иде. Аның үрнәге мине тулы вакытлы хезмәтне дәвам итәргә көч өстәп җибәрде.

Гилад, аннан соң Тайвань

 Берничә ел пионер булып хезмәт иткәннән соң, мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Хәзер миңа һәрбер җыелыш я төркем белән бер атна хезмәттәшлек итәргә туры килә иде. Мин район хезмәтендә берничә ел үткәрдем һәм 4 райондагы җыелышларга булыштым. Алар санына Квинсленд һәм Яңа Көньяк Уэльс җирләрендә урнашкан җыелышлар да керде. 1971 елда миңа зур хөрмәт күрсәтелде: мине Гиладның 51 классына чакырдылар. Гилад — Нью-Йорк штатында урнашкан Йәһвә Шаһитләренең миссионерларны әзерли торган мәктәбе иде. Биш ай эчендә без тулысынча Изге Язмаларны үттек. Мәктәптәге укучылар төрле илләрдән килгән иде. Алар белән һәм мәктәп инструкторлары белән аралашу мине киләсе йөкләмәгә — Тайваньда миссионер булып хезмәт итүемә әзерләде.

Гилад классыбыз

 Безнең класстан 9 кешене Тайваньга билгеләделәр. Аларның берсе — Яңа Зеландиядән Ян Браун — миссионер хезмәтемдә хезмәттәшем булып китте. Тайвань турында без бернәрсә дә белми идек диярлек. Дөресен генә әйткәндә, аның кайда урнашканын да белми идек. Картаны карагач кына, кайдарак урнашканын аңладык.

 Квинсленд һәм Тайвань һич тә бер-берсенә охшаш түгел иде. Иң зур авырлыкларның берсе тел булды. Бу — Кытай теле иде. Җыелыш очрашуларын мин шактый гына вакыт узгач аңлый башладым. Ә без нәкъ шул очрашулар аша бит иманыбызны ныгытабыз. Кардәшләр белән аралашу да бик нык аксап торды. Без Ян белән ни өчен безне Гиладта шулкадәр күп нәрсәләргә өйрәткәннәрен һәм никадәр бу мөһим икәнен аңладык. Без шулай ук Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәндек, эчкерсез дога кылдык. Моның барысы Йәһвә белән дуслыгыбызны нык килеш сакларга булышты. Кардәшләр белән аралашуыбыз бик авыр үтсә дә, аларның безне һәм Йәһвәне яратулары безгә көч өстәп торды.

Кытай телен өйрәнәбез

 Тайваньга килү белән бар миссионерлар кытай телен өйрәнү буенча кыска, әмма бик эчтәлекле курс үттеләр. Безне Австралиядән килгән бер апа-кардәш өйрәтте. Аның исеме Кэтлин Лоуган иде. e Ул Гилад мәктәбенең 25 классын тәмамлаган иде. Без телне мавыгып өйрәндек һәм үзебезгә киңәш ителгәнчә, алган белемне шунда ук кулланырга тырыштык. Вәгазьгә беренче тапкыр чыгар алдыннан Ян һәм мин кыска гына кереш сүзләр ятладык. Участокка барышлый, без беренче ишек янында кем беренче булып сөйләшүне башлаячак дип фикер алыштык. Мин Яннан олырак идем, шуңа шаяртып аңа беренче булып сөйләшүне башларга тәкъдим иттем. Ишекне бер кытай ир-аты ачты. Ул бик абруйлы кеше булып күренә иде. Ян аңа кытай һәм инглиз сүзләрен бутый-бутый сөйли башлады. Ир-ат сабыр гына тыңлады. Аннан соң саф инглиз телендә безгә нәрсә кирәк дип сорады! Без кыска гына сөйләшеп алдык һәм ул безне кытай телен өйрәнегез, бирешмәгез дип дәртләндерде. Аның җылы сүзләре безне, Бен әйткәнчә, «бар көчемне» куеп дәвам итәргә этәрде.

 Без башкала Тайбэйның бер зур гына өлешендә вәгазьләдек. Монда яшәгән кешеләрнең Патшалык хәбәрен ишеткәннәре юк иде. Чөнки монда берничә генә Йәһвә Шаһите яши иде. Ләкин без Ян белән бирешергә җыенмый идек һәм җиң сызганып эшкә керештек. Ул көннәрдә без еш кына аена йөзләгән журнал тараттык. Дөресен генә әйткәндә, кайбер кешеләр аларны безнең кем икәнебезне белер өчен һәм нәрсә әйтергә теләгәнебезне белер өчен генә ала иде! Шулай да, Патшалык хакыйкате орлыкларын чәчәр өчен без бар көчебезне куйдык һәм берәр орлык кайчан да булса эчкерсез йөрәктә тамырлар җибәрер дип өметләндек.

Гомерлек яңа хезмәттәшкә ия булам

Вень-хуа белән вәгазьлибез (1974 ел)

 Шул көннәрдә мин Тайваньда яшәүче бер апа-кардәш белән таныштым. Вень-хуа хакыйкатьне ярата иде һәм үз илендә яшәгән кешеләргә Изге Язмалардагы хәбәрнең файда китерүен тели иде. Ул моның өчен бар көчен куйды. Ул күп кенә миссионерларга, шул исәптән миңа да, кытай телен өйрәнергә булышты. Мин бу апа-кардәшкә гашыйк булдым һәм 1974 елда без өйләнештек.

 Вень-хуа миссионерларга хезмәтләрендә тагын да уңышлырак булырга булышты. Мәсәлән, ул Тайваньдагы гореф-гадәтләрне һәм кешеләрнең фикер йөртүләрен аңларга булышып, телне камилләштерергә ярдәм итте. Ул шулай ук кереш сүзләрне мондагы кешеләргә яраклаштырырга булышты, чөнки кешеләрнең күпчелеге буддистлар һәм даосизм тарафдарлары иде. Күп кенә кешеләр үз үлгән туганнарына табына иде, күпчелегенең Изге Язмалар китабын бер дә укыганы булмаган я хәтта күргәне дә булмаган. Шуңа күрә без кереш сүзләрдә күбрәк Барлыкка Китерүче турында сөйли идек. Аның исеме Йәһвә һәм ни өчен без аның барлыгына ышана алабыз икәнен аңлата идек. Мәсәлән, берәр игенче я балыкчы: «Ризыкны безгә күкләр бирә»,— дисә, без болай дия идек: «Ә кем бар ризыкны бирә? Чиксез кодрәт иясе Аллаһы түгелме? Ул бит бар нәрсәне барлыкка китергән. Ул гына гыйбадәт кылуыбызга лаек түгелме?»

Мин һәм Вень-хуа (1975 ел)

 Вакыт узу белән тырышлыкларыбыз бүләкләнде: Патшалык орлыклары күп кенә кешенең эчкерсез йөрәгендә тамырлар җибәрде. Аларның кайберләре тирән тамырлар җибәргән гореф-гадәтләр һәм ялган тәгълиматлардан арыныр өчен күп тырышлык куйды. Миссионерлар белән башка вәгазьчеләр ярдәмендә алар тиешле адымнар ясады һәм тормышлары яхшы якка үзгәрде (Яхъя 8:32). Күп кенә абый-кардәшләр үз җыелышларында җаваплы вазифалар үти башлады, кардәшләрнең күпләре тулы вакытлы хезмәткә кереште, шул исәптән Бәйтелдә хезмәт итәр өчен чакырылды.

 1976 елдан башлап мин Тайваньның филиал комитетында хезмәт иттем һәм шул ук вакыт миссионер булып та калдым. 1981 елда мине һәм тормыш иптәшемне Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар һәм мин филиал комитетында күп еллар хезмәт иттем. Тулы вакытлы хезмәтне башлавыма инде 60 тан артык ел үтте. Шул елларның 50 сен мин Тайваньда үткәрдем. Якынча 50 ел без тормыш иптәшем белән тулы вакытлы хезмәттә катнашабыз. Минем элекке хезмәттәшем Ян Браун 2013 елга кадәр, үз үлеменә кадәр, тулы вакытлы хезмәттә катнашты.

Минем эш урыным (Тайвань, 1997 ел)

 Без хатыным белән Бәйтелдә хезмәт итәбез, кытай җыелышына булышабыз. Андый хезмәттә катнашу безнең өчен зур хөрмәт. Без Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтле. Ул миңа үзенә чын күңелдән хезмәт итәр өчен теләк тә, кодрәт тә бирде. Мин моны егет чагымда да, соңрак та, үз тормыш иптәшем белән бергә хезмәтне дәвам иткәч тә татыдым.

a Махсус пионерлар — тулы вакытлы хезмәтчеләр. Аларны Йәһвә Шаһитләренең филиалы Изге Язмаларга өйрәтүчеләр күбрәк кирәк булган җибәрә.

b Беннет Брикелл тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы»нда бастырылган иде. Инглиз телендәге 1972 ел, 1 сентябрь санын карагыз.

c Рупорлар куелган андый машиналардан Патшалык хәбәрен бик ерактан ишетеп була иде.

d Култык илендәге вәгазь турында күбрәк белер өчен, «Ерак урнашкан җирләрдә вәгазьләү. Австралия» дигән видеоны карагыз.

e Харви һәм Кэтлин Лоуган тәрҗемәи хәле турында белер өчен «Күзәтү манарасы» 2021 ел, гыйнвар санын карагыз.