ФИЛЛИС ЛИАНГ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Риза булуымны Йәһвә фатихалады
Рабига: «Әйе, риза»,— дип әйткән булган. Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен ул үз тормышында иң зур үзгәреш ясарга ризалашкан (Яратылыш 24:50, 58). Мин үземне Рабига белән чагыштырырлык кеше дип санамасам да, Йәһвәгә хезмәт итү турында әйткәндә, шундый ук рух күрсәтергә тырыштым. Әлбәттә, авырлыклар булмады дип әйтмәс идем, әмма Йәһвәнең андый рухны, кайвакыт хәтта һич тә көтмәгәнчә, фатихалап торганын үзем татыдым.
Олы яшьтәге бер ир-ат хәзинә китерә
Гаиләбез көньяк Африкада урнашкан Рудепурт шәһәренә күченде. Берничә елдан соң әтиебез вафат булды. 1947 елда, 16 яшемдә, мин гаиләбезгә булышыр өчен эшкә урнаштым һәм бер телефон станциясендә тулы көн эшли башладым. Бер көн олы яшьтәге бер ир-ат йортыбызның ишеген шакыды. Ул безгә «Күзәтү манарасы» журналына язылырга тәкъдим итте. Без, аның күңелен табар өчен генә, ризалаштык.
Тиздән, Изге Язмалардан төгәл белем алу безгә ошый башлады. Әнием Германия Реформатор чиркәве әгъзасы иде. Әле яшь чагында ул Изге Язмалар тәгълиматлары һәм чиркәүдә өйрәткән нәрсәләр арасында аерманы күрә башлаган. Без Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштык һәм күп тә үтмәстән җыелыш очрашуларына йөри башладык. 1949 елны гаиләбездә беренче булып мин суга чумдырылу үттем. Берничә ел мин әле эшкә йөрдем, ләкин минем Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәсем килә иде.
Ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченергә ризалашам
1954 елны мин гомуми пионер хезмәтен башладым. Мин Көньяк Африка филиалыннан минем ярдәмем нинди җирдә кирәк дип сорадым. Миңа Претория шәһәренә күченергә тәкъдим иттеләр. Анда миңа тагын бер пионер апа-кардәш кушылды. Яшәгән урыныбыз бик уңайлы иде. Якында гына үреп ясалган һәм сиропка манчылган кабартмалар — коексистерс сата иделәр. Алар бик тәмле иде. Аларны әле дә хәтерлим.
Минем белән хезмәт иткән апа-кардәш кияүгә чыккач, филиал координаторы Георг Филлип миңа махсус пионер булып хезмәт итәргә тәкъдим итте. Мин бу тәкъдимне шатлык белән кабул иттем.
Махсус пионер хезмәтен 1955 елда Харрисмит шәһәрендә башладым. Яңа хезмәттәшем белән яхшы яшәү урыны эзли-эзли арып беттек. Безнең турында хәбәр мондагы чиркәүгә дә барып җитте һәм фатирыбызның хуҗабикәсенә, безне китәргә мәҗбүр итәр өчен, басым ясый башладылар.
Соңрак мине Паркхустка (Йоханесбургка) билгеләделәр. Анда инде ике миссионер апа-кардәш бар иде, мин аларга кушылдым. Соңрак берсе кияүгә чыкты, ә икенчесен башка җиргә билгеләделәр. Эйлин Портер исемле апа-кардәш, йортларында хәтта үз гаиләсенә кысан булса да, мине үзләренә яшәргә чакырды. Минем «бүлмәм» кечкенә иде һәм башкалардан мине чаршау гына аерып тора иде. Эйлин бик игелекле иде һәм мине һәрвакыт дәртләндереп торды. Аның белән бик җиңел булды. Өйдәге күп кенә эшләренә карамастан, ул бик ашкынучан апа-кардәш иде һәм бу миңа бик нык тәэсир итте.
Тиздән мине Алиуал Норф шәһәренә билгеләделәр. Ул Көнчыгыш Кэйп провинциясендә урнашкан. Мин Мэрлен Лауренс апа-кардәш белән хезмәттәшлек иттем. Бер икебез дә 20 дән чак кына узган яшь кызлар идек. Безгә Дороти апа-кардәшнең мисалы бик нык булышты. Без аны яратып Аунти Дот дип атый идек. Шул апа-кардәшне яшь чагында, вәгазь вакытында, этләр ташланып тешләгән булган, ләкин бу кардәш үз ашкынуын киметмәгән.
1956 елда Мэрленны Гиладның 28 классына чакырдылар. Минем дә аның белән барасы килә иде! Минем турында Аунти Дот кайгыртып торды, яшь аермасы зур булса да, без якын дуслар булып киттек.
Тиздән мине дә Гилад мәктәбенә чакырдылар. Шатлыгым эчемә сыймый иде! Анда китәр алдыннан мин 8 ай Нигел дигән шәһәрдә Гиладны тәмамлаган Кэти Кук белән хезмәт иттем. Аның сөйләгәннәре мәктәптә укырга теләгемне тагын да көчәйтте. 1958 елның гыйнварында мин Нью-Йоркка киттем.
Мин өйрәнергә риза!
Гиладта мин Самоадан килгән Тиа Алуни һәм маори халкыннан булган Иви Каухэ белән яшәдем. Көньяк Африкада яшәгәндә хөкүмәт ак тәнле кешеләр башкалардан аерым яшәсеннән өчен кайгыртып тора иде. Шуңа күрә бу кардәшләр белән бергә бер бүлмәдә яшәү минем өчен аеруча кызык булды. Мин алар белән дуслашып киттем. Андый күпмилләтле гаиләнең өлеше булуыма мин шундый шат идем.
Гилад мәктәбенең бер укытучысы Маквелл Фрэнд иде. Аның өйрәтү ысулларын кайвакыт кабул итү бик авыр иде. Уку бүлмәсендә өч төрле утны яндырып була иде: «башла», «тизрәк» һәм «көчлерәк». Укучы нотык сөйләгәндә я берәр демонстрациядә катнашканда, Фрэнд кардәш, әгәр чыгышны яхшыртырга кирәк булса, берәр утны кабыза иде. Мин оялчан булганга, чыгыш ясаганда ул еш кына утны кабызды. Моның аркасында мин кайвакыт елап ала идем. Шулай да, мин Фрэнд кардәшне ярата идем. Укыганда без җыештыруда да катнаштык. Андый җыештыру вакытында ул кайвакыт миңа кофе алып килә иде.
Айлар узып китте һәм мин үземне кайда билгеләрләр микән дип уйлап йөри идем. Минем белән кайчандыр хезмәт иткән Мэрлин Гиладтан соң Перуга билгеләнгән иде. Ул миңа Нейтон Норр белән сөйләшеп алырга киңәш итте. Ул вакытта Норр кардәш Оешма эшләре белән җитәкчелек итә иде. Ул һәр атна Гилад мәктәбенә килеп йөрде. Мин аның белән сөйләшеп алдым һәм Мэрлинның хезмәттәше тиздән кияүгә чыга һәм мине шул апа-кардәш урынына билгеләп буламы дип сорадым. Гиладтны тәмамлагач, мине Перуга билгеләделәр!
Тауларда хезмәт итәбез
Без Мэрлин белән бергә Перуда, Лима шәһәрендә кабат бергә хезмәт итә башладык. Мин моңа шундый шат идем! Перуга килү белән бер өйрәнү башладым. Өйрәнүчем рухи яктан әйбәт кенә үсә барды. Ә ул вакытта мин испан телендә юньләп сөйләшә дә белми идем бит! Соңрак безне Мэрлин белән тауларда урнашкан Аякучо шәһәренә билгеләделәр. Монда хезмәт итү авыррак иде. Мин испан телендә сөйләшсәм дә, монда күп кеше кечуа телендә генә сөйләшә иде. Биек таулы урында, кислород җитмәгән урында яшәргә ияләшер өчен вакыт кирәк булды.
Минемчә, без Аякучода әллә ни күп башкара алмадык, шуңа бу җирдә хакыйкать орлыклары кайчанда булса үсеп чыгар микән дип уйлана идем. Ләкин бүген Аякучо шәһәрендә 700 дән артык вәгазьче яши һәм кечуа (аякучо) теленә тәрҗемә итү офисы эшли.
Вакыт узу белән Мэрлин Раймон Кастилло исемле район күзәтчесенә кияүгә чыкты. 1964 елда Раймон 10 айлык Гилад мәктәбен үткән булган. Аның белән бергә минем белән Гиладта укыган бер классташым укыган булган икән. Аның исеме Фу-лон Лианг иде. Ул Гонгонгта хезмәт иткән һәм филиал аны өстәмә өйрәтү үтсен өчен кабат Гиладка җибәргән булган. a Фу-лон Раймоннан минем эшләрем турында сорашкан, шуннан соң без аның белән языша башладык.
Языша башлау белән Фу-лон шуны әйтеп куйды: безнең язышуыбыз йөрешү дигән сүз. Гонконгта почтадан хатларны, шул исәптән Фу-лонның да хатларын, гадәттә Харольд Кинг исемле миссионер ташый торган булган. Фу-лон язган хатларга Харольд кечкенә рәсемнәр ясый иде һәм кайвакыт мондыйрак язулар яза иде: «Мин бу егеткә сиңа ешрак язарга кушармын!»
Без якынча 18 ай языштык һәм өйләнешергә булдык. Перуда 7 ел хезмәт иткәннән соң мин Гонконгка күчендем.
Гонконгтагы яңа тормыш
Туебыз 1965 елның 17 ноябрь көнендә үтте. Без филиал бинасында яши башладык, безнең белән бергә тагын ике ирле-хатынлы яши иде. Ирем филиалда тәрҗемә эшен башкара иде, ә мин вәгазьләп йөри идем. Кантон теле бик авыр бирелде, әмма башка миссионерлар да, ирем дә миңа булышып тордылар. Мин кайбер балалар белән өйрәнүләр үткәрдем. Бу да миңа тел ягыннан булышты.
Берничә елдан соң без ирем белән Гонконгның башка өлешендә урнашкан Куньтхонда урнашкан миссионерлар йортына күчендек. Анда ирем әле генә килгән миссионерларны кантон теленә өйрәтте. b Вәгазь миңа зур шатлык китерде, минем хәтта өйгә дә кайтасым килми иде!
1968 елны «Мәңгелек тормышка алып бара торган хакыйкать» дигән яңа китап чыкты. Бу өйрәнүләр үткәрер өчен чыккан яңа китапка мин бик шат булдым! Моңа кадәр без «Аллаһы тугры» дигән китап кулланган идек, яңасы күпкә гадирәк иде. Изге Язмалар һәм христиан дине белән таныш булмаган кешеләр өчен ул аеруча файдалы булды.
Мин өйрәнүче кеше китаптагы сорауларга җавап бирә алса, хакыйкатьне кабул итәчәк дип уйлаган идем, әмма мин ялгышканмын. Бер өйрәнүчем «Хакыйкать» китабын тәмамласа да, әле дә Аллаһыга ышанмый иде! Мин өйрәнүчеләр белән аралашырга өйрәндем, аларның алган белем турында нәрсә уйлаганнарын белергә тырыштым.
Куньтхонда без берничә ел яшәдек, шуннан соң кире филиалга кайттык. Ирем Гонгонгта филиал комитеты әгъзасы булып хезмәт итә башлады. Мин шул елларда җыештыру эшләрендә ярдәм иттем я кабул итү бүлмәсендә эшләдем. Иремә вакыт-вакыт үз эше буенча сәяхәт итәргә туры килә иде. Алар конфиденциаль булганга мин аңа кушыла алмый идем. Шулай да аңа йөкләмәләрен башкаруда ярдәмче булу минем өчен зур хөрмәт булды.
Көтелмәгән үзгәреш
2008 елда тормышым тулысынча үзгәрде. Ирем эш буенча сәяхәт иткәндә көтмәгәндә вафат булды. Бу Гайсә үлемен искә алу кичәсе алдыннан булды. Кайгыдан нәрсә эшләргә дә белмәдем. Кардәшләр шунда ук ярдәмгә килде. Кичә нотыгы яңгыраганда мин өйрәнүчеләргә кирәкле шигырьләрне ачарга булышып тордым һәм бу миңа еламаска ярдәм итте. Иремнең яраткан шигырьләренең берсе мондый иде: «Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам... Мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишагыя 41:13). Бу сүзләр миңа көч өстәп торды.
Иремнең үлеменнән соң җиде ел узгач, Гонконгтагы кардәшләр миңа зуррак филиалга күченергә киңәш иттеләр. Анда миңа сәламәтлек ягыннан яхшырак ярдәм күрсәтә алырлар иде. Шуңа 2015 елда, мин Көньяк Африка филиалына күчендем. Филиал минем 1947 елда хакыйкать белән танышкан урыныма бик якын урнашкан иде.
Мин Йәһвә хезмәт итеп күп бәхетле еллар үткәрдем. Ул минем риза булуымны фатихалап торды. Йәһвәгә тугры хезмәт итүче өйрәнүчеләрем белән мин әле дә аралашып торам. Әйе, вәгазьгә кечкенә өлеш кертсәм дә, Йәһвә аны да фатихалап торды. Мәсәлән, Перуда 1958 елда якынча 760 вәгазьче бар иде, ә 2021 елда аларның саны якынча инде 133 000 иде. Ә Гонконгта 1965 елда 230 вәгазьче хезмәт итте, ә 2021 елда анда инде якынча 5 565 вәгазьче хезмәт итә иде.
Картлык аркасында мин үткәндәге кебек инде күп хезмәт итә алмыйм. Әмма рухым шул ук булып калды һәм мин аны Йәһвәнең яңа дөньясында кулланачак вакытны көтеп яшим. Әйе, ул вакытта күп кенә эшләр башкарырга кирәк булачак. Шул вакытта мин: «Әйе, мин риза»,— диярмен.