Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДОРИНА КАПАРЕЛЛИ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Оялчан булсам да, Йәһвә ярдәме белән барысын булдырам!

Оялчан булсам да, Йәһвә ярдәме белән барысын булдырам!

Мин бик оялчан кеше. Шуңа күрә Йәһвәгә хезмәт иткәндә булган бар хәлләрне искә төшерәм дә, алар чыннан да минем белән булган микән дип көлә башлыйм.

 Мин Италиядә, Пескара шәһәрендә, 1934 елда туганмын. Бу шәһәр Әдрән диңгезе янында, Италиянең көнчыгыш ярында урнашкан. Гаиләбездә дүрт кыз идек, мин иң кечесе идем. Әти безгә исемнәрне алфавит буенча сайлаган. Шуңа күрә итальян алфавиты буенча иң зур апаның исеме «А» хәрефенә, ә минем исемем «Д» хәрефенә башлана.

 Әти рухи нәрсәләр белән һәрвакыт кызыксынып торды. Йәһвә Шаһитләре белән ул 1943 елда, июль аенда танышты. Либератта Риччи исемле бер ир-ат үзе Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгән. Ул әтигә Изге Язмалар турында сөйли башлаган һәм аңа «Күзәтү манарасы» журналын биреп торган. Тиздән әти алган белемнәрен ашкынып башкаларга сөйли башлады. Әнием дә хакыйкатьне кабул итте. Әни укый белми иде, шулай да ятланган Изге Язмалар шигырьләре китереп кешеләргә хакыйкатьне сөйли иде.

 Өебез һәрвакыт кеше тулы иде. Бездә җыелыш очрашулары үтте һәм йоклар өчен ике бүлмәбез генә булса да, бездә район күзәтчеләре һәм пионерлар тукталды.

 Апамның икесе Изге Язмалар белән кызыксынмады һәм ахыр чиктә кияүгә чыгып йортыбызны калдырып киттеләр. Ләкин мин, апам Чезира белән бергә, әтинең Изге Язмаларны укуларын тыңларга ярата идем. Безгә шулай ук кечкенә төркемебезгә килеп киткән абый-кардәшләрнең ялкынлы чыгышлары ошый иде.

 Мин әтием һәм башкалар белән бергә вәгазьгә еш кына чыксам да, бик оялчан булганга, бернәрсә әйтмичә ияреп кенә йөрдем. Күп айлар узгач кына, мин кыюланып кешеләр белән сөйләшә башладым. Шулай да Йәһвәгә карата яратуым үсә барды һәм 1950 елның июль аенда мин суга чумдырылу үттем. Суга чумдырылу нотыгы безнең өебездә үтте, аннан соң без диңгез буенча төштек һәм мин суга чумдырылу үттем. Киләсе елны безнең территориягә махсус пионер булып хезмәт итүче бер ирле-хатынлы парны билгеләделәр. Мин алар белән еш кына вәгазьләдем. Күбрәк вәгазьләгән саен, кешеләр белән сөйләшү җиңелрәк булып китте. Мин махсус пионер хезмәтен ярата башладым!

Тормышымны үзгәрткән карар

 Беренче район күзәтчесебез Пьерро Гатти a булды. Ул мине пионер булып хезмәт итәргә һәм хәтта вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченергә дәртләндерде. Минем күченү турында уйлаганым да юк иде, чөнки безнең җирләрдә кыз бала кияүгә чыкканчыга кадәр әти-әнисе йортында яши. 1952 елның март аенда мин пионер хезмәтен башладым һәм әти-әни йортында яшәвемне дәвам иттем. Бу карарым тормышымны ничек үзгәртәчәк икәнен мин әле белми идем.

 Шул көннәрдә минем белән бер яшьләр тирәсендәге Анна исемле апа-кардәш тә пионер булыр хезмәт итәргә теләде. Ул безгә күченде һәм без бергәләп вәгазьләп йөрдек. 1954 елда безне махсус пионер итеп билгеләделәр һәм без 250 километр ераклыкта урнашкан Перуджа шәһәренә күчендек. Анда бер Йәһвә Шаһите дә юк иде.

Анна, әтием һәм мин. Перуджага күченер алдыннан

 Минем өчен бу зур үзгәреш булды! Мин әле 20 яшьлек яшь кыз гына идем. Өйдән дә бер тапкыр гына киткәнем бар иде: әти-әнием белән конгресска барып килгән идем. Ә хәзер мин үземне дөньяның башка өлешенә күченгәндәй хис итә идем! Әти белән бергә бер йортта яшәгәндә ул безнең турында әллә ни кайгырмады, әмма без башка шәһәргә күченгәндә ул безнең белән бергә барырга булды һәм бер бүлмәне арендага алырга булышты. Шул бүлмә Патшалык Залы итеп тә кулланылды. Башта очрашуларга беркем дә килмәде. Без Перуджа һәм якындагы авыллар белән шәһәрләрдә вәгазьләп йөрдек. Бу гаҗәеп вакыт булды. Тиздән тырышлыкларыбыз уңыш китерде. Бер елдан соң Перуджага бер абый-кардәш күченде һәм очрашуларны ул үткәрә башлады. 1957 елда безне башка шәһәргә күчерделәр. Ул вакытта Перуджада инде кечкенә җыелыш бар иде!

Район күзәчесенең хатыны, Анна һәм мин. Урта гасыр фонтаны Маджоре янында (Перуджа, 1954 ел)

 Безне Италиянең үзәгендә урнашкан кечкенә Терни шәһәренә билгеләделәр. Бу җирләрдә күп кенә кызыксынучы кеше бар иде, шуңа вәгазьләү монда аеруча ошады. Ләкин авырлыклар да булгалады. 1943 елда фашистлар режимы рәсми рәвештә тәмамланган иде, әмма хакимлеккә ия кешеләр Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә әле дә каршы килеп тора иде. Алар вәгазь эшебезне туктатырга тырышты һәм өйдән өйгә вәгазьләп йөрер өчен лицензия кирәк дип әйтте.

 Еш кына безне полиция күзәтеп торды. Кайвакыт без башка кешеләр арасына кереп аларның күзәтүләреннән кача ала идек. Ләкин кайвакыт бу булып чыкмый иде һәм мине ике тапкыр кулга алдылар. Беренче тапкыр район күзәтчесе белән бергә вәгазьләгәндә кулга алдылар. Безне полициягә алып киттеләр. Алар безне рөхсәтсез вәгазләүдә гаепләде һәм штраф салдылар. Без бер законны да бозмаган идек, шуңа түләргә ризалашмадык. Йөрәгем дөп-дөп итеп тибеп торды. Ул шулкадәр нык типте, мин аны хәтта ишетә идем кебек! Әмма минем белән бергә район күзәтчесе иде. Мин Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтле идем. Шунда Ишагыя 41:13 тәге сүзләрне искә төшердем: «Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен». Безне азат иттеләр, эшне судта бирделәр, ә судья салынган штрафны гамәлдән чыгарды. Якынча 6 айдан соң мине кабат кулга алдылар. Бу очракта мин бер үзем генә идем. Судья мине кабат гаепсез дип таныды.

Йәһвәгә хезмәт итәр өчен яңа мөмкинлекләр

 1954 елда Италиянең көньягында урнашкан Неапольда конгресс үтте. Ул хәтеремдә аеруча уелып калды. Конгресска килгәч, мин чисталык бүлегенә булышырга язылдым. Мине сәхнә янындагы урынның чисталыгы өчен җаваплы итеп куйдылар. Шунда мин Антонио Капарелли исемле бер чибәр яшь егеткә игътибар иттем. Ул Ливиядә пионер булып хезмәт итә иде. Аларның гаиләләре 1930 еллар азагында Италиядән шул илгә күченгән булган.

Үз мотоциклына утырган Антонио (Ливия)

Туй көнебез

 Антонио көч тулы, кыю кардәш иде. Ул үз мотоциклына утыра иде дә, Ливия чүленең ерак җирләренә барып анда яшәүче Италия кешеләренә вәгазьли иде. Без аның белән хатлар язышып тордык. 1959 елның башында ул Италиягә кайтты һәм берничә ай Римдагы Бәйтелдә хезмәт итеп алды. Аннан соң аны Италия үзәгендә урнашкан Витербо шәһәренә махсус пионер итеп билгеләделәр. Безнең бер-беребезгә карата яратуыбыз үсә барды һәм 1959 елның 29 сентябрь көнендә без өйләнештек. Мин Антонио янына Витербо шәһәренә күчендем.

 Безгә яшәр өчен һәм очрашулар үткәрер өчен урын кирәк иде. Ахыр чиктә без беренче этажда бер бүлмәне арендага алдык. Ул арткы өлешендә бәләкәй генә ванна урнашкан кечкенә кибеткә охшаш иде. Без кроватны бер почмакка куйдык та, аны чаршау белән аерып куйдык. Бу йокы бүлмәсе булды. Калган өлеш көненә һәм вакытка карап я өебезнең икенче бүлмәсе я Патшалык Залы иде. Бүлмәбез әллә ни мактанырлык булмаса да ярыйсы иде. Шулай да мин анда бер үзем генә яшәргә ризалашмас идем. Ләкин минем белән Антонио булганга мин бәхетле идем.

Мин ирем белән. Артта «йоклау бүлмәсен» аерып торган пәрдә

 1961 елны Антонионы район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Башта, аңа җыелыш хезмәтчеләре ягъни күзәтчеләр өчен бер айлык мәктәпне үтәргә кирәк иде. Мин бер ай бер үзем генә яшәргә тиеш идем! Мин үземне жәлли идем, аеруча кичләрен бер үзем генә кечкенә бүлмәбездә калгач, үземне жәлләп утыра идем. Ләкин Антонио Йәһвә эшендә файдалы булганга, мин бәхетле идем. Вакыт тизрәк үтсен өчен мин дә кул кушырып утырмадым.

 Район күзәтчесе күп сәяхәт итә. Без Италиянең көньягында урнашкан Венетодан алып Италиянең төньягындагы Сицилиягә кадәр җыелышларга килеп китеп йөрдек. Башта машинабыз юк иде, һәм без җәмәгать транспортын кулландык. Бер көн без, Сицилиянең авыл юллары буйлап автобуста барганнан соң, бер тукталышта төшеп калдык. Безне бер кардәш каршы алды. Безнең әйберләрне илтеп куяр өчен ул үзе белән ишәк алган иде! Антонио костюм, галстук кигән иде, ә мин җыелышка киенгәндәй киенгән идем. Шулай итеп без бергәләп киттек: безне каршы алган фермерлар, без һәм сумкаларыбыз, шул исәптән бастыру машинасы, төялгән ишәк. Моны читтән берәрсе күргән булса, елмаймыйча түзә алмагандыр!

 Кардәшләр булганнары белән, үзләрендә хәтта күп булмаса да, юмарт уртаклаштылар. Кайбер йортларда ванналар юк иде, суны да тыштан ташып кертергә кирәк иде. Бер килеп киткәндә безгә яшәр өчен бер бүлмә бирделәр. Анда инде берничә ел беркем яшәмәгән булган. Төнлә, мин шулкадәр нык бер яктан икенче якка боргаланганмын ки, хәтта Антонио түзмичә мине уятырга булган. Простыняны күтәреп карасак, матрас төрле бөҗәкләр белән мыжгып тора! Әлбәттә, төн уртасында моны хәл итеп торыр өчен вакыт юк иде, шуңа күрә аларны матрастан булдырганча сыпырып төшердек тә, кабат йоклап китәргә тырыштык.

Ирем белән район хезмәтендә (1960 ел)

 Әмма туган кыенлыкларның бу иң авыры түгел иде. Иң зур проблема минем оялчан булуым иде. Җыелышларга беренче килүебездә, миңа берәрсе белән дуслашып китү бик авыр бирелә иде. Ә минем апа-кардәшләргә булышасым, аларга көч өстәп җибәрәсем килә иде. Шуңа мин зур тырышлыклар куйдым. Йәһвә ярдәме белән, атна азагына мин үземне җыелышта өйдә кебек хис иткәндәй хис итә башлый идем. Кардәшләр белән бергә иңгә-иң хезмәт итү, аларның юмарт, тугры булуларын һәм Йәһвәне яратуларын күрү минем өчен зур хөрмәт иде.

 Ирем берничә ел район күзәтчесе һәм өлкә күзәтчесе b булып хезмәт итте. Шуннан соң 1977 елны безне Римдагы Бәйтелгә чакырдылар. 1978 елда «Җиңә торган иман» дигән халыкара конгресс булырга тиеш иде һәм безне аны әзерләүдә булышыр өчен чакырганнар иде. Берничә айдан соң безне Бәйтел гаиләсе әгъзалары итеп билгеләделәр. Күп тә үтмәде Антонионы Филиал комитеты әгъзасы итеп билгеләделәр.

 Бәйтел тормышы минем өчен яңа нәрсә иде һәм оялчан булуым, кайвакыт, миңа уңайсызлыклар тудырып торды. Ләкин Йәһвә мине фатихалап торды, бәйтелчеләр дә миңа булышты. Шуңа күрә тиздән мин Бәйтелне үз өем дип саный башладым.

Яңа авырлыклар кичерәбез

 Берничә елдан соң сәламәтлегебез начарлана башлады. 1984 елда Антониога, йөрәгенә операция ясадылар. Ә якынча 10 ел үткәч, тагы да зуррак проблемалар туды. 1999 елда иремдә яман шеш таптылар. Антонио көче ташып торган кеше иде, әмма бу авыруны җиңеп чыга алмады. Аның хәлсезләнә баруын күреп йөрәгем өзгәләнде. Мин Йәһвәгә үтенә-үтенә дога кылдым, кадерле иремә булыша алыр өчен үземә көч сорадым. Мин шулай ук еш кына Зәбур китабыннан мәдхияләр укыдым. Борчылулар биләп алганда алар мине юата иделәр. Ирем 1999 елның 18 мартында вафат булды. Без аның белән бергә якынча 40 ел бергә гомер иттек.

 Тирә ягымда кешеләр булса да, мин үземне ялгыз хис итә идем. Бу ышанмаслык хәл иде. Әлбәттә, бәйтелчеләр дә, башка дуслар да мине юатыр өчен, ярату күрсәтер өчен күп көч куеп тордылар. Андый ярдәм күрсәтелсә дә, күңелемдә бушлык сизеп тора идем. Аеруча кич белән үз буш бүлмәмә кайтканда кичергән бушлыкны сүзләр белән аңлатып биреп булмый. Мин дога кылдым, шәхси өйрәнүләр үткәрдем. Моның барысы һәм вакыт шул җан ярамны төзәтергә булышты. Ахыр чиктә ирем бергә үткәргән көннәрне искә төшерү миңа кабат шатлык китерә башлады. Мин бергә башкарган эшләребезне искә төшерәм, алар турында уйланам. Мин һич тә шикләнмим, Йәһвә иремне хәтерендә саклый һәм Антонио терелтелгәч, без кабат очрашырбыз.

 Бәйтелдә мин күп кенә йөкләмәләр үтәдем. Хәзер мин тегү машинасында эшлим. Зур Бәйтел гаиләбез өчен күп эшләр башкару миңа бәхет өстәп тора. Мин вәгазьдә дә ашкынып катнашыр өчен тырышлыклар куям. Әлбәттә, яшьрәк чакта күпне башкара ала идем, шулай да Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратуда көчемнән килгәнчә катнашам. Мин бу хезмәткә әле яшь кыз булганда гашыйк булдым һәм шул хезмәттә катнашу кеше өчен зур хөрмәт дип саныйм. Шуңа күрә мин яшьләрне пионер хезмәтен башларга дәртләндереп торам. Бу хезмәт нинди гаҗәеп икәнен үзем татып карадым.

«Зур Бәйтел гаиләбез өчен күп эшләр башкару миңа бәхет өстәп тора»

 Мин тулы вакытлы хезмәттә инде якынча 70 ел катнашам. Шул елларны искә төшерәм дә, Йәһвәнең үземне ничек фатихалап торганын һәм ничек булышканын күрәм. Мин әле дә оялчан бер кеше. Әйе, башкарган эшләремне мин үз көчем белән генә булдыра алмас идем. Мин ерак җирләрдә хезмәт иттем, гаҗәеп һәм шаккатыргыч нәрсәләр күрдем һәм татыдым. Кардәшләр мине күп кенә мөһим нәрсәләргә өйрәтте. Мөмкин булса, мин кабат андый тормыш юлын үтәр идем.

a Пьеро Гатти тәрҗемәи хәле белән танышыр өчен, 2011 елның 15 июль санының «Күзәтү манарасы»ннан «Кайчандыр мин үлемнән курка идем» дигән мәкаләне укыгыз.

b Өлкә күзәтчесе — берничә район өчен җаваплы абый-кардәш.