Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДЭРЕЛ ШАРП | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Аллаһы кодрәте ярдәмендә без чигенмибез

Аллаһы кодрәте ярдәмендә без чигенмибез

«Ул бер ай да булдырмас!» Бу сүзләрне, мин отпуск пионеры, ягъни ярдәмче пионер булып хезмәт итә башлагач, җыелыштагы кайбер кардәшләр әйтте. Бу 1956 ел иде, миңа әле 16 яшь кенә иде. Дүрт ел элек, мин, дустымның — бер кардәшнең киңәшен тыңлап, суга чумдырылган идем. Ул елларда, кешенең суга чумдыруга әзер булуын билгеләр өчен, өлкәннәр белән әңгәмәләр үткәрү әле юк иде.

 Кардәшләрнең пионер хезмәтен булдыра алмаячакмын дип әйтер өчен нигезләре бар иде, чөнки тормышымда Йәһвәгә хезмәт итү беренче урында тормый иде. Вәгазьгә барырга яратмый идем, шуңа якшәмбе вәгазьгә чыкмас өчен, яңгыр яусын дип дога кылдым. Ә инде вәгазьгә чыксам, журналлар гына таратып йөри идем. Изге Язмаларны кулланып кереш сүзләр әйткәнем бер дә булмады. Ә кадерле әнием, мин Изге Язмаларны уку йөкләмәсен үтәсен өчен, миңа акча түли иде. Өйрәнергә яратмый идем шул, рухи максатларым да юк иде.

 Шул җәйне Кардиффта (Уэльс) өлкә конгрессы үтте (алар хәзер региональ конгресс дип атала). Конгресс тормышымны тулысынча үзгәртте. Бер докладчы мондыйрак сораулар бирде: «Син үзеңне Аллаһыга багышладыңмы һәм суга чумдырылу үттеңме?» «Әйе»,— дип уйлап куйдым мин. «Син Йәһвәгә бөтен йөрәгең, җаның, акылың һәм кодрәтең белән хезмәт итәргә вәгъдә бирдеңме?» «Әйе»,— дидем мин. «Пионер хезмәтенә комачаулый торган сәламәтлек белән проблемаларың я гаиләдә вазифаларың бармы?» «Юк». «Пионер булып хезмәт итмәс өчен башка сәбәпләрең бармы?» «Юк». «Соңгы сорауга „юк“ дип җавап биргән булсаң, ни өчен син пионер булып хезмәт итмисең?»

 Шунда күзләрем ачылып киткәндәй булды. Мин болай дип уйлап куйдым: «Тормышым заяга гына үтә икән бит! Мин Аллаһыга багышланганда биргән вәгъдәмне тотмыйм, аңа бирелеп хезмәт итмим». Йәһвәнең үземә биргән вәгъдәсен тотуын теләсәм, үземә дә аңа биргән вәгъдәмне тотарга кирәк. Шуңа күрә 1956 елның октябрь аенда мин отпуск пионеры булып хезмәт итә башладым. Хәзер андый пионер ярдәмче пионер дип атала.

1959 елда мине Абердинга махсус пионер итеп билгеләделәр

 Киләсе елны мин гомуми пионер булып хезмәт итә башладым һәм 19 вәгазьче булган җыелышка күчендем. Килүем белән мине һәр атна ачык нотык белән чыгыш ясарга билгеләделәр. Кардәшләр бик түземле булды һәм миңа нотыкларны яхшыртырга булышты. Ике елдан соң, 1959 елны, мине махсус пионер итеп билгеләделәр һәм мин төньяк Шотландиядәге Абердин шәһәренә күчендем. Ә берничә айдан соң мине Лондондагы Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар. Мин 7 ел типографиядә хезмәт иттем.

 Бәйтелдәге тормыш миңа ошый иде. Әмма минем вәгазьдә, махсус хезмәттә катнашасым килә иде. Мин яшь, сәламәт идем. Кайда җибәрсәләр Йәһвәгә шунда хезмәт итәргә әзер идем. 1965 елда, апрельда мин Гилад мәктәбенә гариза тутырдым. Миссионер хезмәтенә өйрәнәсем килә иде.

 Шул елны без, минем белән бергә яшәүче бер кардәш белән бергә, Берлинга конгресска барырга булдык. Безнең шулай ук берничә ел алдарак төзелгән Берлин стенасын күрәсебез килә иде.

 Конгресс көннәренең берсендә без вәгазьдә катнаштык. Мине Сузанн Бэндрок исемле апа-кардәш белән хезмәт итәргә билгеләделәр. 1966 елны без өйләнештек, ике елдан соң безне Гиладның 47 сыйныфына чакырдылар. Бу чын фатиха булды! Мәктәптәге 5 ай бик тиз үтеп китте, безне Заирга (хәзер Конго Демократик Республика) билгеләделәр. Без шок кичердек! Бу ил турында без бик әз белә идек. Борчу биләп алса да, без риза идек һәм, барысын Йәһвәгә тапшырып, шул илгә киттек.

1969 елда без Сузанна белән Гилад мәктәбен тәмамладык

 Аэропортта һәм самолетта күп сәгатьләр үткәргәннән соң, без Колвези шәһәренә килеп җиттек. Бу кечкенә шәһәрдә күпчелек күмер шахталарында эшләүчеләр яши иде. Безне каршыларга беркем дә килмәде. Без аптырашта идек. Соңрак безгә шул билгеле булды: кардәшләргә җибәрелгән телеграмма без килгәннән соң ике көн үткәч кенә килеп җиткән булган. Аэропортның бер хезмәтчесе безнең янга килеп француз телендә нәрсәдер әйтте. Ул вакытта без ул телне әле белми идек. Каршыда торган бер хатын безгә таба борылып: «Сезне кулга алалар»,— дип тәрҗемә итте.

 Безне кулга алган полицейский машинага утырырга кушты. Бу иске кечкенә машинаның багажнигы алда урнашкан иде. Сузанн, мин, полицейский һәм машина йөртүче ир-ат шул ике урынлы машина эченә кысыла-кысыла кереп утырдык. Чокырлар тулы юлдан сикерә-сикерә баруыбыз берәр комедия фильмын хәтерләткәндер инде. Өстәвенә, чемоданнарыбыз багажникка сыймаганга ул яртылаш ачык калды һәм машинабыз, авызына чемоданнар салынган, балык башына охшаш булып китте.

 Без миссионерлар йортына барып җиттек. Аның кайда урнашканын белмәсәк тә, полицейский белә иде. Йортта беркем дә юк иде, капкалары да ябык иде. Миссионерларның кайберләре халыкара конгрессларга һәм отпускка киткән иде. Без машинадан кыздырып торган кояшка чыгып бастык. Нәрсә безне көтә? Без аптырашта идек. Шунда бер кардәш килде. Безне күргәч, ул елмаеп куйды. Шунда без җиңеллек сиздек. Алар полицейский белән таныш иделәр. Алар чак кына сөйләшеп алганнан соң полицейский китеп барды, ә без йортка кереп урнаштык. Полицейский, күрәсең, без аңа акча бирербез дип өметләнгән булган.

Миссионерлар йорты алдында (Заир, 1971 ел). Нейтон Норрның килеп китүе

Чигенмибез

 Мондагы халык шат күңелле, кайгыртучан кешеләр иде. Әмма алар күп бәла-каза кичереп, 10 елга сузылган тәртипсезлек белән фетнәләрдән зыян күреп яши иде. 1971 елны, илдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелды. Безне нәрсә көтә? Без моны әле белми идек.

 Әмма без куркуга бирелеп, чигенергә җыенмый идек. Берничә кардәш кенә куркуга бирелде. Шулай да мәсихче нейтралитетны бозарга этәрүче көч бик нык иде. Илдәге һәр кешенең партия документы булырга тиеш иде һәм һәр кеше партия значогын йөртергә тиеш иде. Значок тагып йөрмәсәң, хөкүмәт күрсәткән ярдәмнән мәхрүм кала идең, солдатлар һәм полиция хезмәткәрләре дә тыныч кына яшәргә мөмкинлек бирми иде. Кардәшләр эшләрен югалтты, ә балаларын мәктәптән куып чыгардылар. Йөзләгән кардәшне төрмәгә утырттылар. Бу бик авыр чор булды. Шулай да Шаһитләр яхшы хәбәрне кыюлык белән таратуларын дәвам итте.

Чыдамлык булышып тора

 Шул елларда мин һәм тормыш иптәшем күп кенә вакытны ерак авылларга йөреп юлда үткәрдек. Мин район, өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем. Авылларда яшәү кайвакыт һич тә көтмәгән авырлыклар тудырып торды. Салам каплаган йортлар кечкенә иде. Ятсаң, башың бер стенага, ә аякларың икенчесенә терәлә иде. Ә йортка кергәндә һәрвакыт диярлек башым белән бәрелеп керә идем. Чишмәләр һәм елгалар безнең «ванный» иде, ә кич җиткәч, шәм яктысында укып утыра идек. Ашарга күмерләрдә әзерләдек. Шулай да бу чын миссионер тормышы иде! Без нәкъ шул хезмәт өчен монда килгән идек тә. Без теократик хезмәтнең иң алдынгы сафларында бара идек.

 Бу илдәге Шаһитләрнең гаиләләре белән бергә яшәү безне кайчандыр кадерләмәгән нәрсәләрне кадерләргә өйрәтте. Без ризык, су, кием һәм яшәү урыны булса, шуңа канәгать булырга өйрәндек (1 Тимутигә 6:8). Ә инде күбрәк берәр нәрсә булса, бу безнең өчен чын бүләк иде! Без әле дә шундый карашта калабыз.

 Без, әлбәттә, рәсүл Паул кичергән сынаулар аша үтмәдек, шулай да сәяхәт иткәндә кайвакыт иманыбыз һәм мотивларыбыз сынала иде. Без бик начар юллар, я юл булмаган урыннар аша үттек. Ташлы юллар буйлап барганда, сикерә-сикерә бара идек. Ә кайвакыт машинабыз комга батып кала иде. Яңгырлар ява башласа, бөтен җир сазлыкка әйләнә иде һәм без пычракка бата-бата бара идек. Бер көн машинаны 12 тапкыр казып чыгарырга туры килде. Ул көнне нибары 70 километр гына үтә алдык.

Хезмәт иткәндә юлда еш кына авырлыклар туып тора иде

 Әмма андый авыр шартларда хезмәт иткәндә без үзебезне Йәһвәгә шулкадәр якын хис итә идек! Без шуңа өйрәндек: Йәһвә ярдәме белән без, туган авыр хәлне үзгәртерлек көчебез булмаса да, барысын шатлык белән кичереп чыга алабыз. Сузанна, табигате буенча, сәяхәтләр яратучы кыю кеше булмаса да, сынаулар һәм авырлыклар кичергәндә ул һич тә сукранып тормады. Ул көннәр безгә бәхет, фатихалар китерде һәм без күп нәрсәгә өйрәндек.

 Заирда хезмәт иткәндә мине берничә тапкыр кулга алдылар. Бер көн, яла ягып, мине алмазлар сатуда гаепләделәр. Әлбәттә, андый очраклар тормышыбызны күңелсезрәк итте, әмма без үзебезгә болай дип әйтеп тордык: Йәһвә хезмәтне үтәвебезне теләсә, безгә булышачак. Һәм ул булышып торды да!

Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итәбез

 1981 елда безне Киншасадагы Бәйтелдә хезмәт итәргә чакырдылар. Ә бер ел алдарак безнең эшчәнлегебезне кабат рөхсәт иттеләр. Шуңа кардәшләр, зуррак Бәйтел төзер өчен, бер җир сатып алганнар иде. Ләкин, һич тә көтмәгәндә, 1986 елның март аенда илнең президенты безнең эшчәнлекне тыйды. Төзү эшләрен туктаттылар, һәм тиздән миссионерларның күпчелеге илдән башка җиргә күченде.

Берничә ел без Заир иленең Бәйтелендә хезмәт итеп алдык

 Без илдә беразга кала алдык. Вәгазь эшен дәвам итәр өчен көчебездән килгәнне эшләдек. Әмма безне күзәтеп тора иделәр һәм бу безгә билгеле иде. Үземне сак тотарга тырышсам да, бер көн, Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә, мине кулга алдылар. Мине подвалга охшаш тоткыннар тулы бер бүлмәгә урнаштырдылар. Монда кызу иде, сасы ис килә иде. Һава җитми иде. Ут юк иде, яктылык һәм саф һава бер стенадагы кечкенә тәрәзәдән керә иде. Берничә тоткын мине тотып алды да, араларында башлык итеп сайланган кеше янына китерде. Ул миңа: «Илебезнең гимнын башкар!» — диде. «Мин аны белмим»,— дидем мин. «Алайса үз илең гимнын җырла»,— диде ул миңа. «Мин аны да белмим»,— дидем мин аңа. Ул мине стенага таба борып 45 минутка бастырып куярга кушты. Әмма тиздән, кардәшләр ярдәмендә, мин иреккә чыктым.

Замбия иленең Бәйтелендә хезмәт итә башлыйбыз (1987 ел)

 Илдәге хәл яхшы якка үзгәрергә җыенмый иде, шуңа күрә безне күп тә үтмәстән Замбиягә билгеләделәр. Чик аша үткәндә, без боегу да, азатлык та хис иттек. Заирда без тугры миссионерлар һәм башка кардәшләр белән бергә иңгә-иң 18 ел хезмәт иттек. Бу еллар авырлыкларсыз булмаса да, без Йәһвә фатихасын татып тордык. Без белә идек: ул һәрвакыт безнең янда. Без суахили һәм француз телен өйрәндек. Ә Сузанн өстәвенә чак кына лингала телен дә өйрәнгән иде. Хезмәт зур уңыш китерде һәм безнең белән өйрәнү үткән 130 дан артык кеше суга чумдырылу үтте. Нәтиҗәдә, илдәге үсеш өчен яхшы нигез салынды, шуңа күрә без канәгатьлек кичерә идек. Һәм үсеш чыннан да булды! 1993 елда Югары суд эшчәнлегебезне тыя торган 1986 елгы законны гамәлдән чыгарды. Хәзер Конгода 240 меңнән артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә.

 Замбиядә хезмәт иткәндә яңа Бәйтел төзелде һәм киңәйтелде. Без монда 1987 елда килдек, һәм шул вакыттан алып вәгазьчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты.

Замбия иленең Бәйтеле

 Теге егет турында: «Бер ай да булдыра алмас»,— дигәннәр иде, әмма Йәһвә фатихасы һәм кадерле тормыш иптәшем Сузанн ярдәме белән мин инде 65 ел тулы вакытлы хезмәттә катнашам! Бу гаҗәеп хезмәт, без «Йәһвәнең игелеген татый» алдык (Зәбур 34:8).

 Без Сузанн белән башкалар кебек гади генә кешеләр. Без тугры булыр өчен һәм Аллаһыга биргән вәгъдәбезне үтәп яшәр өчен иң яхшысын эшләргә тырыштык. Без һич тә шикләнмибез, Йәһвә безгә моннан ары да ярдәм итеп торачак. Шуңа күрә без чигенмәячәкбез, һәм «үз җаннарыбызны саклар өчен» иманда үсүебезне дәвам итәчәкбез (Еврейләргә 10:39).

Без Сузанн белән Замбия иленең Бәйтелендә әле дә хезмәт итәбез

 «Дэрел һәм Сузанн Шарп. Без Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәргә вәгъдә иткән идек» дигән видеороликны карагыз