МИЛЬТИАДИС СТАВРО | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
«Йәһвә безнең турында кайгыртып һәм безгә җитәкчелек биреп торды»
13 яшьләремдә, күпчелек бала кебек, мин дә урамнан үткән машиналарны күзәтеп йөрергә ярата идем. Триполи шәһәрендә (Ливан) аларның саны әллә ни күп түгел иде. Аларның берсе миңа аеруча ошады. Бу кызыл төстәге Америка машинасы иде. Аның хуҗасы бер Сирия кешесе иде. Әмма, аның хуҗасы Йәһвә Шаһите булганга, православие чиркәвебезнең рухание безгә шул машинага ташлар атарга кушты. Мин шаккаттым!
Без руханига ташлар ялгыш машина хуҗасына да эләгергә мөмкин дигәч, ул болай диде: «Үтерегез аны! Кулларыгыздагы канны минем киемемә сөртегез!» Мин православие динен тотуым белән горурлана идем, ләкин шул ачулы сүзләр мине соңрак чиркәүне ташлап китәргә этәрде. Еллар узгач, мин шуны аңладым: бу миңа Йәһвә турында хакыйкатьне табарга булышкан.
Йәһвә турында хакыйкатьне табам
Мин Триполи шәһәрендә үстем. Ул порт шәһәре иде. Шәһәр тулы кеше иде. Алар чыгышлары, телләре, диннәре һәм культуралары белән аерылып тора иде. Һәр гаилә, шул исәптән безнең гаиләбез дә, үз тамырлары белән горурлана иде. Без абыем белән «Иман гаскәриләре» дигән төркемгә кушылдык. Бу төркем Йәһвә Шаһитләренә a каршы сугыша иде. Безнең бер Шаһитне дә очратканыбыз булмады, әмма рухани аларны Грек православие чиркәвенә каршы сугыша торган банда дип атады һәм аларның башлыгы — Йәһвә диде. Ул безгә кат-кат әйтеп торды: Йәһвә Шаһитен кайда гына очратсагыз да, аңа ташланыгыз.
Соңрак миңа шул мәгълүм булды: өч туганым Йәһвә Шаһитләрен очраткан булган икән, әмма аларга ташланыр урынына, туганнарым алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм шулай итеп аларның ялгышканнарын күрсәтергә җыенганнар. Бер кич өйгә кайтсам, йорт тулы Йәһвә Шаһите! Алар гаиләм белән Изге Язмаларга нигезләнеп фикер алыша иделәр. Берничә күршебез дә кергән иде. «Менә сиңа мә!» — дип уйлап куйдым мин. Ничек инде туганнарым православие диненә хыянәт итә алган?! Мин борылып чыгып китәргә җыенганда, бер күршебез (ул танылган теш табибы һәм Йәһвә Шаһите иде) ашыкмаска һәм утырып тыңларга чакырды. Гаиләбезнең бер дусты минем Изге Язмалар китабымнан Зәбур 83:18 не кычкырып укыды. Шунда мин руханиебыз безгә ялганлаган икәнен аңладым. Йәһвә банда башлыгы түгел, ә бердәнбер хак Аллаһы икән!
Минем Йәһвә турында күбрәк беләсем килде, шуңа күрә мин өебездә үткән Изге Язмалар өйрәнүендә катнаша башладым. Аны Мишель Абуд алып барды. Бер көн, өйрәнү вакытында мондый сорау бирделәр: «Ә Аллаһыны кем барлыкка китергән?» Минем дә бу сорауга җавап аласым килә иде, чөнки мин әле яшь малай гына идем. Абуд кардәш диванда яткан песигә игътибар итеп, ул кеше әйткән сүзләрне дә, кешеләрнең фикер йөртүләрен дә аңлый алмый диде. Нәкъ шулай ук без дә, кешеләр, Аллаһы турында күп нәрсәне аңлый алмыйбыз дип әйтте ул. Бу гади генә мисал ярдәмендә, мин ни өчен Йәһвәгә кагылышлы кайбер якларны аңлап бетермәгәнемә төшендем. Тиздән мин үз тормышымны Йәһвәгә багышладым һәм 1946 елны, 15 яшемдә суга чумдырылу үттем.
Пионер хезмәте тормыш юлымны билгели
1948 елда мин абыем Ханнага фотографияләр белән бәйле эшләрдә булыша башладым. Аның һөнәрханәсе янында Нәҗип Сәлим b исемле кардәшнең буяу һөнәрханәсе урнаша иде. Нәҗип һичбер куркусыз вәгазьли иде. Ул 100 яшенә кадәр, үз үлеменә кадәр, шундый булып калды. Без аның белән авылларга вәгазьләргә йөргәләдек. Каршы килүләргә карамастан ул үзен кыю тота иде. Ул һәртөрле кеше белән, аның диненә карап тормыйча, Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшүләр башлый иде. Аның ашкынуын мин гомерем буе истә тотам.
Бер көн эшкә ливанлы Мария Шаайя исемле апа-кардәш килде. Ул Кушма Штатлардан иде. Ул тырыш әни дә, ашкынучан пионер да иде. Аның бу килүе тормышымны тулысынча үзгәртте. Мария ике сәгать буе вәгазьдә булган очракларны сөйләп утырды. Китәр алдыннан Мария миңа карап алды да, болай диде: «Мильто, син бит өйләнмәгән кардәш. Нигә син пионер булып хезмәт итмисез?» Миңа яшәр өчен акча эшләргә кирәк дидем мин аңа. Шунда ул миңа мондый сорау бирде: «Мин сезнең белән ничә сәгать сөйләштем?» Мин: «Ике сәгать, бугай»,— дидем. Мария болай диде: «Шул вакыт эчендә син әллә ни күп эш башкардың дип әйтмәс идем. Һәр көн якынча ике сәгать вәгазьләсәң, син пионер булып хезмәт итә алыр идең. Бер ел гына булса да, пионер булып хезмәт итеп кара. Аннан соң дәвам итәргәме, юкмы икәнен хәл итәрсең».
Безнең культурада ир-ат гадәттә хатын-кыз әйткән сүзгә колак салмый. Шулай да Мариянең әйткәннәре миңа акылга ятышлы кебек күренде. Ике айдан соң, 1952 елның гыйнвар аенда, мин пионер булып хезмәт итә башладым. 18 айдан соң мине Гилад мәктәбенең 22 сыйныфына чакырдылар.
Мәктәпне тәмамлагач, мине Урта Көнчыгышка билгеләделәр. Бер ел да үтмәде, мин Англиядән килгән шат күңелле бер апа-кардәшкә, Дорис Вуд исемле миссионерга өйләндем. Ул да Урта Көнчыгышта хезмәт итә иде.
Хакыйкать орлыкларын Сириядә чәчәбез
Туйдан соң күп тә үтмәстән, Дорис белән мине Сириягә, Алеппо шәһәренә билгеләделәр. Бу илдә безнең вәгазь эшебез тыелган иде, шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең күпчелеген танышларыбыз аша таптык.
Бер көнне, Изге Язмалар белән кызыксынучы бер хатын янына килгәч, ул ишекне ачып куркудан калтырана-калтырана болай диде: «Сак булыгыз! Әле генә полиция килгән иде. Алар сезнең адресыгызны сорады». Шулай итеп, яшерен полиция безнең Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү урыныбызны белеп алган булып чыкты. Без Урта Көнчыгыштагы эшчәнлегебез белән җитәкчелек итүче кардәшләргә шалтыраттык. Алар безгә илдән мөмкин кадәр тизрәк китәргә киңәш итте. Изге Язмаларны өйрәнүчеләрне калдырып китү күңелсез булса да, без Йәһвәнең яратуын, яклау биргәнен сизә идек.
Иракта безгә Йәһвә җитәкчелек бирә
1955 елда безне Багдадка (Ирак) билгеләделәр. Саклык чаралары күреп, бар кешеләргә вәгазьләп булса да, без күбрәк христиан гаиләсендә үскән кешеләргә вәгазьләргә тырыштык.
Базарларда я урамнарда без мөселман кешеләре белән дә дусларча сөйләшүләр башларга тырыштык. Дорис еш кына кешеләргә ошаган фикерләр белән уртаклашырга тырышты. Мәсәлән, ул болай дип әйтә иде: «Әтием, барыбыз да Аллаһы каршына килеп басачакбыз, дия иде» (Римлыларга 14:12). Аннан соң ул болай дип өсти иде: «Бу сүзләр миңа гомерем буе булышып тора. Ә сез моның турында нәрсә әйтер идегез?»
Без Багдадта якынча өч ел хезмәт иттек, кардәшләрне, саклык чаралары күреп, вәгазь эшен оештырырга өйрәттек, миссионерлар йортында гарәп телендә очрашулар үткәрдек. Очрашуларга христиан динен тотучы Ассирия этник төркеменнән килгән кешеләрне күрү безне аеруча шатландырды. Очрашуларыбыздагы яратуны, бердәмлекне күреп, алар безнең Гайсәнең чын шәкертләре булуыбызны таныды (Яхъя 13:35).
Тынычлык хәбәрен шунда ук кабул иткән кешеләрнең берсе игелекле һәм басынкы Николас Азиз иде. Аның туганнары арасында Әрмәнстан да, Ассирия кешеләре дә бар иде. Николас һәм аның тормыш иптәше Хелен Йәһвә һәм аның улы Гайсә турында Изге Язмаларда әйтелгән хакыйкатьне шунда ук кабул иттеләр һәм алар бер шәхес түгел икәнен аңладылар (1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Николас белән бергә Евфрат елгасында тагын 20 кеше суга чумдырылу үтте. Ул көн әле дә хәтеремдә.
Йәһвә безгә Иранда булыша
1958 елның 14 июлендә Иракта фетнә купты һәм король Фейсала II не үтерделәр. Безгә Иранга китәргә туры килде. Анда без, саклык чаралары күреп, чит ил кешеләренә якынча 6 ай вәгазьләдек.
Иран башкаласы Тегераннан китик кенә дигәндә, мине полиция участогына допроска алып киттеләр. Безне күзәтеп торганнар икән! Допростан соң мин Дориска шалтыратып барысын да сөйләп бирдем. Без мондый карарга килдек: мин өйгә кайтып тормыйм, һәм без очрашып тормыйбыз.
Дорис яшеренер урын тапты һәм без аэропортта очрашырга сөйләштек. Әмма ничек анда, полиция күзенә чагылмыйча гына, барып җитәргә? Дорис Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган.
Шунда, һич тә көтмәгәндә, коеп яңгыр ява башлаган. Һәр кеше, шул исәптән полиция хезмәткәрләре дә яңгырдан яшеренер урын эзләп качып киткән. Урамнар бушаган һәм Дорис тыныч кына аэропортка барып җиткән. «Шул туфан Аллаһының бүләге булды!» — диде Дорис.
Ираннан безне башка илгә билгеләделәр. Бу илдә без төрле этник төркемнән булган һәм төрле дин тоткан кешеләргә вәгазьләдек. 1961 елда мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр, һәм без Урта Көнчыгышның төрле җирләрендә яшәүче кардәшләргә килеп киттек.
Йәһвә рухының кодрәтен татыйбыз
Урта Көнчыгышта хезмәт иткәндә, күп тапкыр шуңа шаһит булдым: Аллаһының изге рухы кешеләрне берләштерә. Без Палестинадан булган Эдди һәм Николас белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән идек. Без алар белән күп тапкыр җанланып сөйләшеп утырдык. Аларга безнең җыелыш очрашуларына йөрү ошый иде, әмма алар сәяси карашлары аркасында Изге Язмалар өйрәнүен ташларга булды. Мин Йәһвәдән аларга хакыйкатьне кабул итәргә булышсын дип сорадым. Эдди белән Николас Аллаһы Палестинадагы проблемаларны да, бөтен җир йөзендәге проблемаларны да хәл итәчәген аңлагач, өйрәнүне дәвам итте (Ишагыя 2:4). Башта алар үз милләтләрен башка милләтләрдән яхшырак дип санаган иде. Әмма алар үз карашларын үзгәртте һәм суга чумдырылу үттеләр. Николас соңрак ашкынучан район күзәтчесе булып хезмәт итте.
Без бер илдән икенчесенә күчеп йөрдек. Кардәшләр зур авырлыклар кичерсә дә, тугры кала иделәр. Бу безгә бик нык тәэсир итте. Аларга шулкадәр күп газап чигәргә туры килгәнгә, мин, район күзәтчесе булып килеп киткәндә, аларга көч өстәп җибәрергә тырыша идем (Римлыларга 1:11, 12). Моның өчен мин һәрвакыт шуны онытмаска тырыштым: мин үз кардәшләремнән бер ягым белән дә яхшырак түгел (1 Көринтлеләргә 9:22). Мохтаҗ булган кардәшләргә ярдәм күрсәтеп, мин зур канәгатьлек кичердем.
Күп кенә өйрәнүчеләребезнең Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булып китүләре дә безне бик сөендерде. Кайберләре илләрендә башланган тәртипсезлек аркасында үз гаиләләре белән бергә башка илләргә күченгән иде. Ләкин алар Австралия, Канада, Европа һәм Кушма Штатларда гарәп телендә вәгазьләүче кардәшләр өчен чын фатиха булып киттеләр. Соңгы елларда аларның инде үскән балалары Урта Көнчыгышка кайтты һәм кыю вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җирләрдә хезмәт итә башлады. Әйе, безнең рухи балаларыбыз һәм оныкларыбыз бик күп. Без Дорис белән моңа шундый шат!
Йәһвәгә таянып яшибез
Гомер буе без Йәһвәнең кайгыртуын татып торабыз, һәм ул безгә җитәкчелек бирә. Ул миңа яшь чагымдагы тискәре карашларымны һәм милли горурлыгымны җиңәргә булышты. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен. Минем кыю һәм кешеләрне аермый торган имандашларым мине күп нәрсәгә өйрәтте, һәм мин кешеләргә, аларның чыгышына карамыйча, вәгазьләргә өйрәндем. Бер илдән икенчесенә күчеп йөргәндә, без Дорис белән күп кенә авырлыклар кичердек, еш кына иртәгә үзебезне нәрсә көтә икәнен дә белми идек. Ләкин бу безне үз көчебезгә түгел, ә Йәһвә Аллаһыга таянып яшәргә өйрәтте (Зәбур 16:8).
Мин Йәһвәгә хезмәт итүемнең дистәләгән елларын искә төшерәм дә шуны күрәм: мин күктәге Әтиемә шулкадәр бурычлымын! Кадерле тормыш иптәшем Дорис еш кына болай ди: «Безне Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүдән хәтта үлем янавы да туктатмаска тиеш!» Мин аның белән ризамын. Йәһвә безгә Урта Көнчыгышта тынычлык хәбәрен таратырга рөхсәт итте. Без аңа моның өчен һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз (Зәбур 46:8, 9). Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки Йәһвә үзенә таянган кешеләргә җитәкчелек бирә һәм аларны яклап тора (Ишагыя 26:3).
a Бу төркем турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләренең 1980 елның «Еллык басмасы»н карагыз, 186—187 битләр (инглиз).
b Нәҗип Сәлимнең тәрҗемәи хәлен рус телендәге «Күзәтү манарасы»ның 2001 ел, 1 сентябрь санының 22—26 битләреннән укып була.