Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕСУС МАРТИН | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Тормышымның иң авыр чагында миңа Йәһвә булышты»

«Тормышымның иң авыр чагында миңа Йәһвә булышты»

Мин Мадридта 1936 елда туганмын. Замандашларым ул елны һич тә онытмаячак, чөнки шул елны Испаниядә канкойгыч гражданнар сугышы башланды.

 Бу сугыш өч ел дәвам итте. Ул күп кенә кешеләрдә тән һәм җан яралары калдырды. Андый кешеләрнең берсе әтием иде. Ул Аллаһыга ышанучы кеше иде, әмма католик руханиларының сугышта катнашканнарын күргәч, аның күңеле кырылды һәм ачуы чыкты. Шуңа күрә ул мине һәм энемне католик чиркәвендә суга чумдырмаска булды.

Франсиско Франко католик чиркәүләре белән тыгыз бәйләнештә торган

 1950 елны ике Йәһвә Шаһите ишекне шакыды. Әтием аларны тыңлады һәм атнасына бер тапкыр Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Мин әле 14 яшьлек малай гына идем, һәм бар уйларым футбол турында иде. Әти миңа Шаһитләр калдырган кайбер басмаларны укырга бирде, әмма минем аларны һич тә укыйсым килми иде. Бер көнне футбол уйнаганнан соң өйгә кайттым. Көн уртасы иде. Әниемнән: «Изге Язмаларга өйрәтүчеләр кабат килделәр мени?» — дип сорадым. «Әйе, — диде әнием. — Алар әтиең белән бергә аш бүлмәсендә утыра». Мин шунда ук урамга чыгып чаптым!

 Әтием минем андый тәртибемә бик түземле булды һәм өметсезлеккә бирелмәде. Мин шаккаттым! Алган белемнәр аңа бик ошый иде. Нәтиҗәдә, ул 1953 елда суга чумдырылу үтте һәм Йәһвә Шаһите булып китте. Аның бу адымы миндә кызыксыну уятты, һәм мин аңа күп кенә сораулар бирә башладым. Мин хәтта үземә Изге Язмалар китабын сорап алдым. Әти Максимо Мурсиа исемле бер яшь Йәһвә Шаһите белән сөйләште, һәм Максимо минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Ике елдан соң, 19 яшемдә, мин Мадридтан көнчыгышта урнашкан Харама елгасында суга чумдырылу үттем.

Франко диктатурасы вакытында вәгазь эше

 1950 елларда вәгазьләү һәм җыелышлар үткәрү бик авыр булды. Испания белән диктатор Франсиско Франко идарә итә иде, ә аның илне католиклар иле итеп кенә күрәсе килә иде. Шуңа күрә полиция безгә тыныч кына яшәргә бирмәде. Без шәхси йортларда җыелдык, һәм, полициягә хәбәр итә алган күршеләрдә шик тудырмас өчен, үзебезне сак тотарга тырыштык. Без шулай ук саклык чаралары күреп йорттан йортка йөреп вәгазьләдек. Без ике я өч йорт сайлый идек тә, тиз-тиз генә йөреп, аларга вәгазьләп чыга идек. Хәбәрне күпләр тыңлады, ләкин кайберәүләргә ул ошамый иде.

Френц кардәш яшерен үткәрелгән конгресста чыгыш ясый

 Бер көн ишекне католик рухание ачты. Мин ни өчен килгәнебезне аңлаткач, ул болай диде: «Сезгә йорттан йортка вәгазьләп йөрергә кем рөхсәт бирде? Мин бит сезнең турында полициягә хәбәр итә алам. Әллә моны белмисезме?» Без беләбез дидек. Мин болай дидем: «Гайсә Мәсихнең дошманнары аны кулга алырга тырышканнар. Шуңа күрә аның шәкертләрен дә кулга алырга тырышачаклар, дип уйлау нигезле түгелме?» Руханига минем җавабым һич тә ошамады. Ул полициягә шалтыратыр өчен өйгә кереп китте. Ә без шул урыннан мөмкин кадәр тизрәк китәргә тырыштык.

 Андый хәлләр булгалап торса да, Испаниядә хезмәт итүче берничә йөз вәгазьче хезмәтләрен дәвам итте. Алар илебездә урак өсте җиткән дип саный иде. 1956 елда, февраль аенда, 19 яшемдә мине махсус пионер итеп билгеләделәр a. Күпчелек пионерлар яшь һәм тәҗрибәсез иде. Әмма берничә миссионер безне өйрәтте һәм дәртләндереп торды. Мине һәм башка бер яшь пионерны Аликанте шәһәренә билгеләделәр. Анда вәгазь эше әле оештырылмаган иде. Берничә ай эчендә без күп кенә өйрәнүләр башладык, йөзләгән басма тараттык.

 Әлбәттә, вәгазебез игътибарсыз калмады. Анда килүебездән соң берничә ай гына үткән иде, безне полиция кулга алды һәм Изге Язмалар китапларын конфискация иттеләр. Без 33 көн төрмәдә утырдык, шуннан соң безне Мадридка алып киттеләр. Анда безне азат иттеләр. Әмма бу сынау күпкә зуррак булачак авырлыкларның башлангычы гына иде.

Минем өчен иң авыр көннәр

 21 яшемдә миңа, армия сафларында хезмәт итәр өчен, повестка килде. Ул вакытта Испания Марокко иленең куркынычсызлыгы өчен җаваплы иде. Миңа Марокконың төньягында урнашкан Надор шәһәренә килергә куштылар. Мине бер лейтенант кабул итте. Мин аңа үз карашларымны хөрмәт белән аңлатып бирдем. Армия сафларында хезмәт тә итмәячәкмен, форманы да кимәячәкмен дидем. Хәрби полиция мине Мелилья шәһәрендәге Рострогордо төрмәсенә озатты. Монда мин хәрби трибуналны көтәргә тиеш идем.

Мелильяда урнашкан Рострогордо төрмәсе

 Трибунал утырышына кадәр Мароккодагы испан офицеры мине акылга утыртырга булды һәм мине, үз карашымны үзгәртергә мәҗбүр итәр өчен, кыйный башлады. Мине башта мыскыл иттеләр, 20 минут кыска чыбыркы белән кыйнадылар. Аннан соң мине типкәли башладылар. Ахыр чиктә мин җиргә аңсыз егылдым. Әмма теге офицер тынычланырга уйламый иде, ул минем башыма армия ботинкасы кидерелгән аягы белән тибүен дәвам итте. Ул башымнан кан ага башлагач кына туктады. Шуннан соң мине аның бүлмәсенә алып киттеләр. Ул миңа болай дип кычкырды: «Мин тынычландым дип уйлама. Сине һәр көн шундый, хәтта катырак, җәза көтә!» Ул сакчыларга мине подвалдагы камерага ябарга кушты. Камерада караңгы, һавасы дымлы иде. Киләчәгем өметсез булып күренә иде.

 Камера идәнендә ятканымны әле дә хәтерлим. Башым каткан кан белән капланган, өстемә нечкә генә юрган капланган иде, ә «кунакка» ике күсе генә кергәләде. Мин Йәһвәдән көч һәм чыдамлык бирсен дип сорап тордым. Башкасы өчен көчем юк иде. Шул караңгы, салкын камерада мин кат-кат дога кылдым b.

 Киләсе көн мине кабат кыйнадылар. Бу очракта башка бер офицер кыйнады. Ә теге офицер, барысы да ул теләгәнчә «сыйфатлы» башкарылсын өчен, күзәтеп торды. Шунда мин уйлап куйдым: «Мин моның барысын кичереп чыга алырмын микән?» Камерада икенче төн үткәрдем һәм Йәһвәдән булышсын дип үтендем.

 Өченче көнне мине кабат теге офицер бүлмәсенә чакырдылар. «Кабат кыйнарлар»,— дип уйлап куйдым мин. Бүлмәгә кадәр юлны Йәһвәгә дога кыла-кыла үттем. Бүлмәдә мине хәрби трибунал сәркатибе дон Эстебан көтә c иде. Ул тиздән үтәчәк суд утырышы өчен барысын әзерләргә тиеш иде.

 Бәйләнгән башымны күргәч, ул миннән: «Нәрсә булды?» — дип сорады. Сөйләсәм, хәлемне начарайтырмын гына дип курыксам да, барысын сөйләп бирдем. Шуннан соң ул болай диде: «Сиңа трибунал алдына басарга туры киләчәк, бу яктан мин бернәрсә дә эшли алмыйм. Ә менә сине башка беркем дә кыйнамаячак икәненә мин сиңа гарантия бирә алам».

 Барысы нәкъ ул әйткәнчә булды: миңа инде кул күтәргән кеше булмады. Ни өчен Эстебан минем белән сөйләшер өчен нәкъ шул көнне сайлаган булган? Мин моны белмим. Ләкин миңа шул билгеле: мин догаларыма җавапны шундый гаҗәеп юл белән алдым. Тормышымның иң авыр чагында миңа Йәһвә булышты һәм түзә алмаслык хәлгә юл куймады (1 Көринтлеләргә 10:13). Мин хәрби трибунал каршына бастым. Мин Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә һич тә шикләнми идем.

Оканья төрмәсендә

 Трибунал мине 19 елга хөкем итте. Тагын өч ел «тыңламаучанлык» өчен өстәделәр. Мароккода 15 ай үткәргәннән соң, мине Мадрид янында урнашкан Оканья төрмәсенә күчерделәр. Бу күченү Йәһвәнең фатихасы булды. Рострогордо белән чагыштырганда, Оканья оҗмахка охшаш иде. Камерамда ятарга урын, матрас һәм яту урынына җәяр өчен кайбер әйберләр бар иде. Берникадәр вакыт үткәч, мине төрмәнең акчаларын хисаплаучы итеп куйдылар. Шулай да мин үземне ялгыз хис итә идем. Мин рухи кардәшләр белән бергә очраша алмый идем. Бу сынауларның иң авыры иде.

 Вакыт-вакыт минем яныма әти-әнием килеп китте. Шулай да мин дәртләндерүгә күбрәк мохтаҗ идем. Нейтралитет саклаганнары өчен башка абый-кардәшләр дә хөкем ителде дип әйтте әти-әнием. Мин дога кылдым һәм Йәһвәдән, аларның берсен булса да, мин утырган төрмәгә җибәрче дип, сорадым. Минем үтенеп әйтелгән догаларыма Йәһвә кабат җавап бирде. Бу җавап бик юмарт булды. Мин хәтта алай булыр дип уйламаган идем дә. Тиздән, мин утырган төрмәгә өч тугры кардәшне утырттылар: Альберто Контихоч, Франсиско Диас һәм Антонио Санчес. Мин дүрт ел бер үзем генә төрмәдә утырдым, ә хәзер минем белән бергә кардәшләрем бар иде. Без дүртәүләшеп өйрәндек, дүртәүләшеп башка тоткыннарга вәгазьләдек.

Иреккә чыгам һәм эшкә тотынам

 1964 елны мине азат иттеләр. 22 елга хөкем ителгән булсам да, 6 ярым ел гына утырып чыктым. Азат ителгән көнне үк җыелыш очрашуына эләктем. Бар булган акчамны такси өчен түләргә туры килсә дә, мин Мадридка барып очрашуның нәкъ башына өлгердем. Кардәшләр белән очрашу зур шатлык китерде! Ләкин мин моңа гына шатланып торырга җыенмый идем, мин шунда ук кабат пионер хезмәтенә керешергә булдым. Полиция төрле авырлыклар тудырып торса да, кешеләр яхшы хәбәрне тыңлады. Әйе, башкарасы эш күп иде.

 Шул көннәрдә мин яшь ашкынучан апа-кардәшне Мерседесны очраттым. Ул махсус пионер булып хезмәт итә иде. Бу басынкы апа-кардәш һәр кешегә вәгазьләргә әзер иде. Ул бик игелекле, юмарт иде. Бу сыйфатлар аны бик кадерле итә иде. Без бер-беребезгә гашыйк булдык. Бер елдан соң без өйләнештек. Андый тормыш иптәшенә ия булу минем өчен чын фатиха булды.

Мерседес белән (туйдан соң күп тә үтмәстән)

 Туйдан соң берничә ай үткәч, мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Һәр атна без берәр җыелышка килеп киттек. Кардәшләр белән бергә җыелыш очрашуларында катнаштык, алар белән бергә вәгазьләдек. Бөтен Испания буенча яңа җыелышлар калкып чыга иде, кардәшләр ярдәмгә һәм дәртләндерүгә мохтаҗ иде. Барселонада Йәһвә Шаһитләренең яшерен эш иткән офисы бар иде. Мин алар белән бергә хезмәт итеп, аларга да булыша идем.

 1967 елда илдәге хәл яхшы якка үзгәрде. Шул елны хөкүмәт Испаниядә яшәүче бар кешеләргә дини ирек бирүче закон чыгарды. Ә 1970 елда Йәһвә Шаһитләре рәсми рәвештә оешма буларак теркәлде. Ниһаять, без яшеренмичә җыелыш очрашуларын үткәрә башладык, Патшалык Залларына ия булдык. Безгә хәтта үз филиалыбызны ачарга рөхсәт иттеләр.

Яңа билгеләнүләр

 1971 елны безне Мерседес белән Барселонадагы әле генә ачылган Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар. Ләкин бер елдан соң Мерседес балага узды, һәм безнең матур гына кызыбыз Абигаил туды. Безгә Бәйтел хезмәтен калдырырга туры килде. Алда яңа билгеләнү көтә иде: кызыбызны үстерергә кирәк иде.

 Кызыбыз яшүсмер яшьләренә җиткәч, филиал мине кире күчеп йөрү хезмәтенә чакырды. Әлбәттә, без дога кылдык һәм рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән киңәшләштек. Бер өлкән болай диде: «Хесус, әгәр алар син кабат шул хезмәткә кайтырга тиеш дип саный икән, син ризалашырга тиеш». Шулай итеп тормышыбызның тагын бер гаҗәеп чоры башланды. Кызыбыз турында кайгыртырга кирәк булганга, башта без өебез тирәсендә урнашкан җыелышларга килеп киттек. Кызыбыз үскәч һәм үз тормышы белән яши башлагач, без махсус тулы вакытлы хезмәттә катнаша алдык.

 Без тормыш иптәшем белән 23 ел район хезмәтендә катнаштык. Мин үземә зур хөрмәт күрсәтелде дип саныйм. Мин яшьләрне дәртләндереп торыр өчен үз тәҗрибәмне кулландым. Өлкәннәр өчен һәм тулы вакытлы хезмәтчеләр өчен мәктәпләрне үткәргәндә, без Мадридтагы Бәйтелдә яшәдек. Бәйтелдән өч километр ераклыкта Харама елгасы ага иде. Мин бит шул елгада 1955 елда суга чумдырылу үткән идем! Дистәләгән еллар узганнан соң, мин яшьләргә Йәһвә хезмәтендә зуррак җаваплылык алырга булышыр өчен, кабат шушы җирләргә кайттым. Монда кайтырмын дип һич тә уйламаган идем.

Теократик мәктәптә укытам

 2013 елда без махсус пионер хезмәтен дәвам иттек. Район хезмәтеннән соң пионер булып хезмәт итә башлау җиңел бирелде дип әйтмәс идем. Шулай да бу акыллы карар иде. Тиздән мине сәламәтлек белән бәйле проблемалар борчый башлады. Йөрәгемә хәтта операция ясарга туры килде. Шул көннәрдә дә мин Йәһвәдән ярдәм эзләдем, һәм ул миңа таяныч булды. Һәм инде 56 ел минем тормыш иптәшем Мерседес бар теократик эшләремдә миңа тугры ярдәм итеп тора.

 Мәктәпләрне үткәргән көннәрне еш кына искә төшерәм. Яшь кардәшләр игътибар белән тыңлый иде, күзләре ялтырап тора иде. Аларга карап үз яшьлегемне искә төшерә идем, Йәһвәгә рухланып хезмәт итә башлаган көннәремне хәтергә төшерә идем. Әлбәттә, авыр вакытлар да булгалады. Ләкин күп кенә гаҗәеп мизгелләр дә кичердем. Хәтта авырлыклар кичергәндә дә, сабаклар алдым. Иң мөһиме, мин үз көчемә таянмаска өйрәндем. Сынаулар ярдәмендә мин Йәһвәнең кодрәтле кулын күрдем. Аның кулы мине һәрвакыт, тормышымның иң авыр чагында да, ныгытып торды (Филипиялеләргә 4:13).

Без Мерседес белән тулы вакытлы хезмәттә әле дә катнашабыз

a Махсус пионер — тулы вакытлы хезмәтче. Ул үз теләге белән хезмәт итә. Йәһвә Шаһитләренең филиалы аны өйрәтүчеләр кирәк булган җиргә билгели.

b Шушы 4 квадрат метрлык бәдрәфсез буш камерада мин 7 ай яшәдем. Миңа пычрак идәндә йокларга туры килде. Бер юка юрганым гына бар иде.

c «Дон» дигән сүз испан телендә сөйләшкән илләрдә кулланыла. Аны хөрмәт йөзеннән исем алдыннан әйтәләр.