Аллаһы Патшалыгы сугышлар белән нәрсә эшләячәк?
Бөтен дөнья буенча сугышлар бара. Алар аркасында кешеләр газап чигә, якыннарын югалта. Аста китерелгән хәбәрләргә игътибар итегез:
«1994 елдан бирле төзелгән отчетлар буенча, үткән елны сугышлар аркасында иң күп кеше үлгән. Иң күбе Эфиопия һәм Украина илләрендә үлгән булган» (Институт по исследованию проблем мира в Осло, 7 июнь, 2023).
«Украинадагы сугыш 2022 елда көчәя барган конфликтларның берсе генә булды. Гомумән алганда, узган ел дөньяда сәяси көч куллану 27% ка артты. Аның нәтиҗәсе якынча 1,7 миллиард кешегә тәэсир иткән дип исәпләнә» (Проект данных о местоположении и событиях вооруженных конфликтов (ACLED), 8 февраль, 2023).
Изге Язмалар безгә өмет бирә. Анда «күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак» диелә (Даниял 2:44). Шул Патшалык, ягъни хөкүмәт, идарә иткәндә Аллаһы «бөтен җирдә сугышларны туктатачак» (Зәбур 46:9).